Күңелләр шом эчендә

Күңелләр шом эчендә

Ил бүген таяк тыккан кырмыска оясыдай гөжли. Аналар улларын, хатыннар ирләрен, балалар әтиләрен Украина җиренә, махсус операциягә озата. Хәрби хезмәткә чакырылудан качып китүчеләр чит илләр чикләрен штурмлый. Күп кенә илләргә виза алу кыенлашты, визасыз китә алырга мөмкин илләр чик буйларында озын чиратлар хасил булды. Төркия, Казахстан, Грузия, Кыргызстан, Азербайҗан, Әрмәнстан аеруча популяр юнәлешләр. Шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Монголиягә, Индонезия, Сербия, Аргентина, Белоруссия һәм Венесуэлага да бездән виза кирәкми. Чит илләргә китеп өлгерә алмаганнар военкоматлардан повестька көтә. Республикабыз районнарыннан, шәһәрләреннән беренче төркемнәр китте инде. Мобилизация буенча сораулар бик күп, бүген аларның кайберләренә җавап бирергә булдык.

МОБИЛИЗАЦИЯ ВАКЫТЫНДА ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ КЕМНӘР ЧАКЫРЫЛА?

Запас составы

 

Запастагы чакырылучы затларның яше

 

 

Иң беренче чиратта

 

Икенче чиратта

 

Өченче чиратта

 

Солдатлар, матрослар, сержантлар, старшиналар, прапорщиклар һәм мичманнар

 

35 яшькә кадәр

 

45 яшькә кадәр

 

50 яшькә кадәр

 

Кече офицерлар

 

50 яшькә кадәр

 

55 яшькә кадәр

 

60 яшькә кадәр

 

Майорлар, 3нче рангтагы капитаннар, подполковниклар, 2нче рангтагы капитаннар

 

55 яшькә кадәр

 

60 яшькә кадәр

 

65 яшькә кадәр

Полковниклар, 1нче рангтагы капитаннар

 

60 яшькә кадәр

 

65 яшькә кадәр

 

 

Өлкән офицерлар

 

65 яшькә кадәр

 

70 яшькә кадәр

 

 

МОБИЛИЗАЦИЯГӘ КЕМНӘР ЭЛӘКМИ?

* Федерация Шурасы әгъзалары һәм ДәүДума депутатлары;

* Русия хөкүмәте билгеләгән аерым төркемнәрдәге затлар (мәсәлән, дәүләт идарәсендәге хезмәткәрләр, саклану сәнәгатендә эшләүчеләр һ.б.);

* Хәрби хезмәткә вакытлыча (6 айга кадәр) яраксыз булган затлар;

* Инвалид туганнарын караучы затлар;

* 18 яше тулмаган бертуганын тәрбияләүче затлар;

* Тулы гаиләдә 16 яше тулмаган дүрт балалы затлар; ялгызы 16 яше тулмаган кимендә бер баласын тәрбияләүче затлар;

* Хатыны кимендә 22 атна йөкле булган һәм 16 яше тулмаган өч баласын тәрбияләүче затлар;

* Ялгыз әнисенә үзеннән башка тагын дүрт бертуганын тәрбияләргә ярдәм итүче затлар (балаларның һәркайсы 8 яшькә кадәр булса);

Русия Саклану министрлыгы мобилизациягә нинди һөнәр ияләре эләкмәячәген аерым язып чыкты:

* IT, мәгълүмат, элемтә өлкәсендә эшләүчеләр;

* Медиада эшләүчеләр;

* Акча, финанс системаларын тотрыклы эшләвен тәэмин итү өлкәсендә эшләүчеләр;

УКЫТУЧЫЛАР БАРАМЫ?

Путин фәрманында укытучылар аерым төркем буларак телгә алынмый. Димәк, мобилизация аларга да кагыла. Ләкин аерым категория укытучыларга да бронь бирү тәкъдимнәре ишетелә. Хәзергә бу профессия вәкилләре мобилизация таләпләренә туры килү-килмәүгә карап алына. Бигрәк тә моңарчы хәрби хезмәттә булганнар, аеруча кайнар нокталарда тәҗрибәсе булганнар беренче чиратта чакырыла ала.

МОБИЛИЗАЦИЯ ХАТЫН-КЫЗЛАРГА ДА КАГЫЛАМЫ?

Мобилизациягә запаста торган һәм хәрби билетлары булган хатын-кызлар эләгә ала.

Запаста торган хатын-кызлар өченче разрядка карый. Офицер дәрәҗәсе булганнар запаста 50 яшькә кадәр, башкалар 45 яшькә кадәр тора. Аннан соң алар хәрби исәптән төшерелә һәм мобилизациягә эләгергә тиеш түгелләр.

16 яшькә кадәр баласы булса яки кимендә 22 атналык йөкле булса, запастагы хатыннарны мобилизациягә чакырмый торалар.

КОТКЫ ТАРАТЫРГА ЯРАМЫЙ

Сүз уңаеннан кисәтим, бүген интернет та гөжли. Социаль челтәрләрдә дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат та күп. Шуңа укучыларыбызга да сак булырга киңәш итәм. Теләсә нинди хәбәрне таратуда катнашу закон каршында җаваплылыкка тартылу белән төгәлләнергә мөмкин.

Масса күләм мәгълүмат чаралары да инде февральдән бирле аерым режимда эшли. «Безнең гәҗит» тә вәзгыятькә бәя, комментарийлар бирми, бары тик булган мәгълүматны җиткерү белән генә шөгыльләнә. Ә нәтиҗәне һәркем үзе ясый ала торгандыр. Роскомнадзор тагын бер тапкыр медиа вәкилләрен мобилизация турында ялган хәбәрләр таратмаска, бары тик рәсми хакимият тараткан мәгълүматны гына кулланырга кушып кисәтте. Башка очракта медиа чарасы ябылачак. Мондый өндәмәне язын алган идек инде.

Шулай да, законнар гаять катгыйландырылса да, мобилизациягә каршы протест чаралары турында мәгълүматлар ишетелә. Инде протест акцияләрендә катнашучыларны тоткарлау турындагы хәбәрләр дә күп.

Украинадагы хәлләр ил башына төшкән уртак авыр хәсрәт итеп кабул ителгән чакта, Ижауда коточкыч хәл булды. 34 яшьлек ир кайчандыр үзе укыган мәктәптә атыш оештырды. 17 кеше һәлак булды, 24 – яраланды. Ижауда 3 көнлек траур.

Иркутск өлкәсе Усть-Илимск каласында исә 25 яшьлек Руслан Зинин мобилизациягә чакырылучыларга инструктаж вакытында военкомга аткан, военком авыр хәлдә.

Ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

P.S. Сүз уңаенда газеталарыбызга киләсе ел өчен язылу компаниясе баруын да искәртәм. 3 – 13нче октябрьдә ташламалы язылу ункөнлеге үтә. Ташламалар саллы, уңайлы форсатны кулдан ычкындырмагыз. Үтә киеренке чорда да без бары тик дөрес мәгълүмат кына тапшыручы булып калачакбыз. Тулырак мәгълүмат 1нче биттә.

Комментарии