Алдатмагыз, «Безнең гәҗит»кә ышаныгыз!

Алдатмагыз, «Безнең гәҗит»кә ышаныгыз!

«Безнең гәҗит»нең 3нче санында (№3, 2024 ел) мөхәррир Илфат Фәйзрахмановның «Алданырлык беркатлы булмыйк» дигән язмасы чыгып бер атна да үтмәгәндер, нәкъ ул язганча, бер танышыбызны чын мәгънәсендә алдап кына түгел, сихерләп, акчасыз калдыра язганнар.

Беркөнне танышыбызның телефоны шалтырый. Таныш булмаган номер булса да, телефонны ала. «МТСтан шалтыратабыз, сезнең килешүегезнең срогы чыга», – диләр элемтәнең теге очындагылар. Ул үз чиратында: «Минем номер үз исемемдә түгел, балалар исемендә», – дигәч, «Без үзебез сезнең исемгә күчерәбез», – дип, снилс номерын сорыйлар. Номерын әйткәч, «Госуслуги»дан шалтыраталар, шул арада Мәскәүдән дә шалтыраталар. Полициядән шалтыратып: «Нигә сез документларыгызның номерларын чит кешеләргә әйттегез. Хәзер банктагы акчагызны, булган милкегезне югалтасыз. Әйдәгез, җыеныгыз, такси җибәрәбез, банктагы акчагыз әле югалмаган, акчагызны алып икенче банкка салырсыз, без сезгә булышырбыз. Кая барасыгызны балаларыгызга, күршеләрегезгә әйтмәгез», – диләр. Тагын телефон шалтырый: «Такси килде, чыгыгыз», – ди бер егет. Таксига утыра да банкка китә бу. Анысы үзләреннән ерак түгел. Банкка килгәч, акчасын алырга тәрәзәгә килә. Бәхетенә, анда танышы утыра икән, нишләп йөрүе белән, ни өчен төсе китүе белән кызыксына. Тәҗрибәле кеше апаның сөйләвеннән эшнең нидә икәнен бик тиз төшенеп ала. Әгәр танышыбыз шул чакта акчасын бу банктан алып икенче банкка илтеп салса, бөтен булган акчасын югалтасы икән. 

Бу язманы олыларга сабак булсын дип кенә яздым. Сак булыйк, таныш булмаган номерлар белән сөйләшмик. 

Вакыйф КЫЯМОВ, 

Казан шәһәре

 

Даими авторыбыз Вакыйф абыйга бик зур рәхмәт игътибары, искәртүе өчен. Мин банклардан андый шалтыратуларны даими алам. Ни өчендер гел Сбербанк исеменнән шалтыраталар. Бар шәхси мәгълүматларны белеп сөйләшәләр. Тик картамда күпме акча барлыгын гына белмиләр, ә ул анда юк. Чөнки ипле банкка санамыйм аны. Ә телефонда, сездән фәлән кешегә фәләнчә сум акча күчкән, дип сөйли башлауга ук «куркып калам» һәм сөйләштерә башлыйм. Аңлыйлар, мине алдап булмасын, трубканы куялар. Ә менә мондый алдауның монысына бирелә яздым. 

МТС элемтә операторы дип таныштырып шалтыраттылар. Баксаң кемдер минем шәхси кабинетыма кергән һәм түләүле хезмәтләр тоташтырганнар. Шуны тикшерәселәр һәм дөреслиселәр. Шул кадәр ныклап кайгырталар, миңа шалтыратучыларның киңәшләрен үтәмәсәм, ыштансыз калачакмын икән. Даими рәвештә смслар килеп торган (дөресен әйткәндә, «хәерле иртә»ләрдән, открыткалардан, җырулардан туйдым. Ачмыйм, укымыйм, кем мине белә, юллый. Мин бөтенләй белмәгән кешеләр дә телефонымны чүпли) телефонымның нормаль эшләвен беләм инде. Сөйләшә торгач кына, эшнең бик үк дөрес түгеллеген аныкладым. Һәм артык төпченүем белән «операторның» ачуын кабарта башладым. Өзде ул элемтәне. Аннан соң да башка операторлар исеменнән, башка номерларыма 3 тапкыр шалтыраттылар. Элемтәдә өзеклек булган, хәзер системаны торгызалар икән... Һәм миннән, элекке тарифта калуым, яисә үзгәртү ихтималы белән кызыксыналар. Сөйләшеп торырга вакытым юк иде, соңгысында оялтырга, намус турында аңлатырга тырыштым. Каты гына матур итеп сүгенделәр дә, өзделәр.

Бүген телефон мошенниклары нигездә Украинадан торып эш итә. Элек төрмәчеләрнең яраткан шөгыле иде ул. Аларын тоталар, хөкем дә итәләр иде. Әмма алдану, алдау бетми. Ә хәзерге Украинадан күмәк төстә оештырыла торган мошенниклыкка чик кую мөмкин дә түгел. Чөнки анда кул җитми. Бу хакта гел сөйләп торабыз, торалар. Шуңа күрә алданмау һәркемнең үзенә бәйле, игътибарлы булыгыз. 

Бу язманы әзерләгәндә 1нче апрель киче иде. 1нче апрель шаярту көне бит. «Безнең гәҗит» 1нче апрельдә әзерләнеп бетеп, басмаханәгә тапшырыла. Ләкин бездә ялган юк, хәтта 1нче апрель шаяруы да. Чөнки без хаклык өчен, демократия кысылган бер чорда тарафсыз мәгълүмат җиткерү өчен, кыерсытылганнарны якларга, ваемсызларны айнытырга тырышабыз. 

1нче апрель шаяруы түгел, искәртәбез: 2024нче елның икенче яртысына язылу компаниясе башланды. Газетабыз июль аеннан өегезгә килеп торсын, дисәгез, аңа язылып куярга онытмагыз. «Безнең гәҗит»нең Татарстанда тарала торганының индексы П2559, 6 айга язылу хакы 765 сум. Ә Русиядә тарала торганының индексы П3320, бәясе шулай ук 765 сум. 

Мавыктыргыч хикәяләр тәкъдим итүче, язмышлар турында сөйләүче «Серләр гәҗите»нең индексы П3320, сәламәт яшәү рәвеше, халык медицинасы, бакча-көнкүреш турында сөйләүче «Шифалы гәҗит»нең индексы П3321. Аларның бәяләре берүк: 6 айга 312 сум. 

БЕР ШАТЛЫКЛЫ ХӘБӘР: бары 8нче апрельдән 18енә кадәр генә газеталарыбызга ташламалы хактан язылып була. Шушы абунәче ункөнлегендә Татарстанда тарала торган П2559 индекслы «Безнең гәҗит»нең бәясе 82 сум 80 тиенгә арзаная һәм 682 сум 20 тиен була. Ә Русиядә тарала торган «Безнең гәҗит Россия» газетасының хакы 76 сум 50 тиенгә арзанрак. 

«Серләр гәҗите» белән «Шифалы гәҗит»ләр 36шар сумга арзанрак – 276 сум буласы.

Арзанлы чакта язылып калыгыз. 8нче апрель белән 18нче апрель арасында булачак ташламалы язылу форсатыннан файдаланыйк. Ункөнлек үтәр дә китәр, өлгерсәк – аз булса да, экономия булыр.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии