- 27.02.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №09 (28 февраль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Русиядә иң төшемле урын кайда дисезме? Шуны да белмәскә, диярсез. Беләбез. Әйе, хакимият янында. Чөнки җиңел генә бирелүче акчаны үзләштерер өчен дәүләт заказына ия булырга шул хакимияткә якын булу мәслихәт. Ә моңа шәхси танышлык, туганлык бик нык булыша.
Дәүләт заказы дип аталган иң зур калҗаларга ия булучыларның беренче унлыкка кергән исемлеге быел яртылаш яңарды, дип хәбәр итә Forbes журналы.
Яңа лидер – «1520» компания төркеме. Хуҗасы Русия тимер юллары (РЖД) башлыгы киңәшчесе булган Андрей Крапивин улы Алексей Крапивин. Әлеге компаниягә шушы булдыклы малайның партнерлары да керә. Ә заказлар нигездә, Русия тимер юллары ширкәтеннән һәм 218 миллиард сум белән бәһаләнә.
Беренче өчлектә шулай ук Дмитрий Пумпянский җитәкләгән ТМК һәм Аркадий Ротенбергның «Стройгазмонтаж» оешмалары да. Беренчесе 173 миллиард сумлык, икенчесе 88 миллиард сумлык эш алган. Бу олигархлар да АКШның яңа «Кремль доклады»нда Путинның дуслары итеп күрсәтелә.
10 иң эре подрядчылар дәүләт структуралары аша, җәмгысы, 800 миллиард сумнан артык бәяле заказларга ия булган. Заказчылар үтә эре компанияләр, арада «Газпром», Русия тимер юлчылары һәм «Роснефть» тә бар.
Әлеге майлы, саллы калҗалы унлык исемлегеннән Рубен Варданян һәм Владимир Лисин структуралары, шулай ук Вадим Якунинның «Протек» компаниясе ни өчендер төшеп калган. Бу затлар да Кремльгә якын санала.
Сүз уңаенда, беренче урындагы «Дәүләт заказы короле»н тулырак шәрехләп китү кызыклы булыр.
РЖД башлыгы киңәшчесе Андрей Крапивин 2015нче елда үлеп китә, әмма аның элемтәләре белән яхшы таныш улы бар эшне үз кулына ала. Заманында Mossack Fonseca панама компаниясеннән хакерлар тарафыннан урланган документларда әлеге фамилия дә фаш ителә. Сүз гаделсез тендерлар үткәрү, заказларны канун бозып бүлешү, офшор зоналарда акча юу, ягъни бюджет акчаларын үзләштерү турында бара. mzk1.ru интернет сәхифәсе атасының эшен дәвам итүче Алексей Крапивинның бүген дә унлап офшор (акча юу өчен булдырылган ялган оешмалар. Авт.иск.) компаниясе бар дип фараз итә.
Хәзер мондый фаш итүләр дә мөмкин булмас ахыры: 2017нче елдан дәүләт сатулары процедуралары үтә күренмәлелеген җуйды. Премьер-министр Дмитрий Медведев карары белән, дәүләт заказчылары эш фронты мәгълүматлары турында игълан итеп, аны сатып алу ысулын һәм бәясен генә күрсәтә ала. Сатып алучылар, ягъни эшләүче подрядчылар турында мәгълүмат игълан ителмәскә дә мөмкин. Хөкүмәттә моны Русия бизнесын чит ил санкцияләреннән саклау дип аңлаталар. Ләкин бу коррупцион билгеләрне фаш итүне кыенлаштыра торган гамәл булды.
Инде Путин тарафыннан яхшылап өеп куелган вертикальнең түбәнрәк баскычларына төшеп карасак та, һәр баскычта да дәүләт калҗалары теләсә кемгә тоттырылмаганлыгын күрәсең. Бар да ышанычлы кулларда, ягъни туган-тумачаларда. Шуңа күрә дә эреле-ваклы түрәләрнең, дәүләт эшлеклеләренең декларациясен караганда, жәлләп куясың үзләрен: чөнки хатыннары, балалары үзләренә караганда яхшырак һәм төшемлерәк эшли. Ә менә гаилә хуҗасы үзе алай ук булдыра алмый…
Шулай булгач, мәгълүм җырдагыча: «Булмый инде булмагач…», ягъни «Мин дә айга менәр идем, булса арттан төртүче…» Максим Горький нәкъ безнең чорны фаразлап әйтеп калдырган ахыры, аны әдипнең үз телендә китерәм: «Рожденные ползать летать не могут». Кемнеңдер кеме була алу бүген бәхетнең төп нигезе, иң мөһиме – югары профессиональлек түгел. Коррупция чоңгылына кереп бата баручы җәмгыятьтә башкача була да алмый… Бүген торгынлык, режим, дип борыныбызны җыерып сөйли торган совет чорында гөрләп эшләп торган һәр завод генераль директорын, партия комитетлары җитәкчеләрен, гади колхоз рәисен генә алсаң да, бар да хезмәт юлын гади эшче, гади колхозчыдан баскычлап башлаган. Ул чагында, кадрлар мәктәбе, дигән төшенчә бар иде. Булдыклы егет һәм кызларны аралап алып җаваплы постлар өчен тәрбиялиләр иде. Мин үзем моның шаһиты булдым. Ә бүген… кайсы гына түрәне алып карама, ул кемнеңдер кеме? Ул станок, гади эш урыны дигән төшенчәне белми дә… Олигарх бары тик олигархтан гына туа ала.
САНКЦИЯНЕ КӨТӘСЕ ИДЕМЕ?
Русия вице-премьеры Дмитрий Рогозин Көнбатыш санкцияләре Русия өчен мәңгелеккә, дип белдерде. Ләкин бу, аныңча, Русия өчен иң яхшы милли төсмерләрен күрсәтү өчен бирелгән шанс.«Санкция – бу безнең дошманнарыбызның көчлеләнүебезгә реакциясе. Без хәлсезләнсәк – ул алыначак», – диде ул.
Белмим инде, безнең ил башында утыручылар, ил язмышы өчен җавап бирүчеләр мәгълүм риваятьтәгечә үзбәк ханына ошап баралар бугай. Хан да, халык ачтан кырыла, дигән хәбәргә, ник алар пылау ашамый, дип аптырап сораган. Рогозин иптәш санкцияләргә кадәр ник ил икътисадын бар куәтенә эшләтеп җибәрмәгән соң? Менә шул чагында санкцияләр безгә «Нипочем» дисә дә, мин аптырамас идем.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии