Хуш 2012!

Хуш 2012!

Кем ничектер, мин һәр елны моңсуланып озатам. Монысы шулай булды, киләсесе ни күрсәтер? Чөнки соңгы елларда Русия шовинизм авыруы белән торган саен ныграк сырхаулана бара. Русиянең руслар өчен генә икәнлегенә торган саен инана барасың. Ник алай, ягъни, мин татарча, башка милләтләр үзләренчә рәхәтләнеп сөйләшергә, белем алырга тиештер, дисәң, син милләтче буласың һәм Русиянең бөтенлегенә куркыныч тудыручыга әйләнәсең. Күптән түгел патриах атакай Кавказ халкына төртеп, сез урыс халкы аркасында гына бәхетле, дип аңлатты. Путин да татар конгрессыннан соң ук, ана телемне белергә теләвемне – Русия иминлегенә куркыныч тудыру ихтималы дип тасвирлап бирде. Аңарчы да һәрдаим, хәтта югары мөнбәрләрдән дә Русиянең урыс дәүләте икәнлеген аңлатып торалар. Медведев та, башка милләтләрне, шул исәптән татарларны да урыстан үрнәк алырга чакырды. Баксаң, иң зыялы культура урысныкы икән.

2012нче ел Русиядә урыслаштыруның яңа эпохасына нигез салды дип саныйм. Инде менә Русияне урыс иле итеп кенә калдыруны максат иткән стратегик план эшләнеп, ул кабул да ителде. Милли мәгариф канунсыз калсын өчен бары тик урыс телен генә гарантияләгән Мәгариф кануны булдырылды. Милли республикаларның, шул исәптән татарларның да сүзе ишетелми. Хәер, аны ишеттерерлек итеп әйтә алучы да юк бугай инде хәзер.

Мондый вәзгыятьтә, әлбәттә, мин үземне демократик илдә дип хис итә дә, үземне бәхетле гражданин дип саный да алмыйм. Ил кая бара, мине шул борчый. Коррупциягә каршы көрәшәбез, ә ул тамыр җәя. Әнә саклану министрлыгындагы хәлләрне белдек, баксаң, министр Сердюков гаепле түгел икән бит. Ул белмәгән урлашуларны. Туктагыз, бу бит көлке булып чыга түгелме? Чынлап та белми калгандыр диик, әмма андый булдыксыз түрә барыбер җаваплы булып чыга түгелме?! Димәк ул җитәкчелек итә алмаган…

Һәм әлбәттә, үтеп баручы ел ни белән истә калды, дип сораганга, Татарстандагы җәйге мәхшәр белән, дияр идем. Татарстан диния нәзарәте тирәсендәге фаҗигале вакыйгалар, әле һаман да серле булып кала бирә. Мөфтигә һөҗүм дә, Вәлиулла Ягъкубның үтерелүе дә, әле күптән түгел генә Казандагы Химиклар урамындагы бер йортны штурмлау да… Вакыйгалар күп, гел булып тора, әмма тикшерү нәтиҗәләре юк. Татарстанны тотрыксызлык хөкем сөргән төбәк итү кемгәдер бик кирәк. Хәер, кемгә икәне аңлашыла. Болар Русиядә шовинистик, коррупцион режим булдырырга, ныгытырга теләүче көчләр. Алар биредә үз экспертларын булдырып, төрле сафсата тарата. Әнә шундый экспертларның берсе Рәис Сөләйманов безнең урманнарыбызда 3 мең сугышчы террорчы булуын санаган. Белмим, Татарстан урманнары бик кечкенә. Мин үзебезнекенә генә түгел, күршебез Мари Иле урманнарына да йөрим. Җиләк-җимеш, гөмбә җыйганнар бар. 3 мең кеше кайда качып кала икән, ник берсе очрасын?! Безнең урманнар, минемчә, 300 кешене дә яшерә алмый. Ә коткы таратыла. Җавап бирүче юк. Инде мөҗаһидларның яңа белдерүе дә таратылды. Мине ышандырмый ул видеомөрәҗәгатьләр. Театр-спектакль уйныйлар, дигән уемны тармар итәрлек дәлилләр, аңлатмалар бирелми чөнки. Рәис Сөләйманов кебекләрнең ялганнарын күп тапкырлар фаш иттек. Аны урыс галимнәре фаш итә, Татарстандагы вәзгыятьне болгатулары өчен урыс милләте вәкилләре борчыла. Урамнарга чыгып урыс милләте кысыла дип шау куптаручылар берничә данә генә бит алар…

Әгәр Рәис кебекләр сыман без шулай коткы таратсак, белмим, инде әллә кайчан хөкем ителгән булыр идек. Беркөнне «Күп йөзле Русия» (Многоликая Россия) конкурсында (мин анда жюрида эшләдем) йомгаклау тантанасында Татарстан дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бездә толерант дигән сүз популяр, әмма аны алыштырырга вакыт. Толерант түзем дигән сүзне аңлата, диде. Тигез хокуклы, дус, тату яшибез, дигән термин кертергә кирәк диде». Афәрин, килешәм спикер белән. Тик ул сүздә генә калмасын иде.

Менә шуңа күрә дә мин, и Аллам, быел күңел төшенкелегенә китергән күп вакыйгаларны күрдек, инде киләсе елга ни булыр, дип борчылам. Һаман да шулай тотрыксызлана барырбызмы, һаман да шулай телебездән ваз кичәрбезме? Һаман да шулай бәяләр артырмы, юкса бүген фатир өчен түләүләр, дару хаклары, азык-төлек, бензин… сатып алырга бик күпләрнең хәленнән килмәслек дәрәҗәгә җитеп килә.

Ә инде газетабыз эшчәнлегенә килгәндә, ул уңышлы. Тиражыбыз даими рәвештә арта бара. Яңа елны да укучыларыбызны берничә меңгә ишәйтеп каршылыйбыз. Интернет сәхифәбез дә популяр.

2013нче ел безнең өчен юбилей елы. Безгә 10 яшь тула. Юбилей елы тамырдан үзгәрешләр елы да. Газетабыз атна саен, гадәттәгечә, 16 битле булып чыкса, айга бер тапкыр 32 битлегә әйләнә. Һәм калын газетада сезгә мавыктыргыч хикәяләр, могҗизалы хәлләр, укучыларның кызыклы хатлары урын алачак. Без иң калын һәм шул ук вакытта иң арзан да газета булып калабыз. Кемнәрдер, тормыш мәшәкатьләре белән язылырга өлгермәгәндер. Инде почта бүлекчәләрендә соң дисәләр, борчылмагыз, газетага февральдән килә торган итеп язылырга була.

Киләчәктә дә бергә-бергә тынычлыкта яшәргә язса иде.

Исәнлек, иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Хуш 2012!, 4.6 out of 5 based on 9 ratings

Комментарии