- 26.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №47 (27 ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Тиздән Русиядә чукындырылырга мөмкинбез. Үзенең мәгънәсез тәкъдимнәре, белдерүләре белән данлыклы Елена Мизулина христиан кыйммәтләрен яклап тырыша торгач, РФ Конституциясен үзгәртергә чакырды. Анда «Правослау дине – Русиянең милли һәм мәдәни үзенчәлеге нигезе» дип язарга кирәк икән.
Мизулинаның держава өчен борчылуы көчле булгандырмы, әллә Михаил Прохоровның «Гражданлык платформасы» фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән Дини кодексы ошамаганмы, йә булмаса, чираттагы тапкыр үзен күрсәтәсе киләме… Анысы өчен баш ватмыйм, ә менә Мизулина ханымның теләге гамәлгә куелса, түбәндәге картина күз алдыма килде. Әгәр хакимият чиркәүне һәм православиене төп таяныч, нигез дип кабул итә икән, без бөтенләй икенче илдә уянып китәчәкбез. Һәр дөньяви чиновник янында поп-чиновник барлыкка килер, җәмәгать урыннарын видеокамералар күзәтә: чукынмаучыларга чара күрү өчен, тәртип бозучыларны язып бара. Русия христианнар өчен бит! Мизулина яңарткан Конституцияне кемнең генә бозарга хакы бар?! Тик нефть хисабына яшәгән илнең тагын бер чиновниклар армиясен ашатырга акчасы җитәр микән?!
Әнә шулай бу ханым болай да таркау илебезне, ахырынача таркатырга тели ахыры. Ә Прохоров тәкъдим иткән Диннәр кодексы динне властьтан чынлап торып аерырга, бер-берсенең эшләренә тыкшынмаска, чиновникларның динилеген, теге яки бу дингә өстенлек биргәнен рекламаламаска өнди. Иң мөһиме, дин әһелләре сайлау вакытларында агитация алып бармаска тиешләр. Икенче төрле әйткәндә, тулы нейтралитет сакланачак. Прохоров чиркәүләрдәге сәүдә эшләре өчен дә борчыла. Анда да, сәүдәдән салым түләнергә тиеш. Дөрес, дин атрибутикасы белән бәйле инвентарь – башка мәсьәлә, ә менә чиркәүдә азык-төлек, бизәнү әйберләре, хәтта бриллиантларга кадәр сату, шушы уйларга этәрә, ди ул. Аннан Мәскәүдәге кебек, шәһәрдә 200 гыйбадәтханә төзеләчәк, дип планнар кабул итү дә тамырдан дөрес түгел. Дин дәүләттән аерылган икән, чиркәүләр төзү өчен бюджеттан акча тотылырга тиеш түгел. Ә бүген алар, нигездә, бюджет хисабына корыла.
Инде ДәүДуманың гаилә, хатын-кыз һәм балалар эшләре буенча комитет башлыгы Елена Мизулинаның депутатлык эшчәнлегенә килсәк, мин аның тагын бер белдерүенә игътибар итми кала алмыйм. Ул абортларга һәм суррогат аналарга каршы: «Русиялеләрдә моңа карата тискәре фикер тәрбияләргә кирәк», – дип белдерде. Җәен ул аборт ясаучы табибларга штрафлар билгеләгән канун өлгесен дә әзерләгән иде. 4-7 атналык көмәнле вакытта мөрәҗәгать итүче аборт алдыннан пациентка уйланырга 48 сәгать, ә 8-10 атналык вакытында – 7 көннән дә ким булмаган вакыт бирелә. Бары шуннан соң гына аборт ясарга рөхсәт ителә. Депутат фикеренчә, бу норманы кайберәүләр боза. Аборт дигәннән, кызык инде депутатлар, хәзер ДәүДума өстәлендә бушлай абортларны тыярга дигән канун өлгесе дә ята. Анысын Самара өлкәсе депутатлары тәкъдим итә. Алар, аборт буенча дин таләпләрен дә исәпкә алырга кирәк, ул җәмгыятьнең әхлаки нигезләрен җимерә, дип саный. Әгәр канун кабул ителсә, абортларны медицина ягыннан ихтыяҗ туганда гына ясарга рөхсәт ителәчәк. Депутатларның абортлар өчен борчылуы ярый. Әмма аны дин белән бәйләп тыярга тырышу, монысы аңлашылмый. Бездә дин кирәк чакта һәрчак искә төшә. Репрессияләр оештырганда да дин гаепле, абортны тыйганда да ул кирәк. Абортлар булмасын өчен халыкның аңын, тормыш-яшәү дәрәҗәсен күтәрергә кирәк икәнен генә берәү дә белми ахыры. Русия абортлар саны буенча дөньяда иң «алдынгы» бит.
Яшәү дәрәҗәсен күтәрергә дигәндә, депутатлар бик ашкынып тормый. Кабатланмыйм, бу хакта 3нче биттән «Азатлык» радиосы язмасын укырга киңәш итәм. Русиядә халык «ничава» яши, аларның минималь хезмәт хакы, хәтта яшәү минимумыннан да түбән була ала, дип саный алар. Аның каравы сентябрь аеннан соң безнең бик игелекле һәм булдыклы депутатларыбыз ай саен ким дигәндә 253 мең сум хезмәт хакы ала («Рәхәт яшәсен, депутатлар!!!» (2013, №45 13 ноябрь). Аларның акчасы быел 60%ка якын күтәрелде.
Депутатларыбыз кеше кайгысын уртаклашырга да өйрәтә халыкны. Дәүләт Думасында социаль челтәрләрдә Казандагы авиаһәлакәттән мәсхәрәле кинаяләр авторларын кулларына сәнәк-көрәк тоттырып мәҗбүри эшкә җигәргә чакырдылар. «Бердәм Русия» фиркасе депутаты Валерий Трапезников тәкъдиме булды ул. «Эшче кеше буларак әйтәм, җәмгыятькә хөрмәт белән карамаучыларны хосписларга, ветераннар йортларына, төзелешләргә җибәрергә. 8 сәгать эшләгәннән соң аларның интернетта уйнап утырырга теләге калмас», – диде ул. Әлбәттә, бәгырьсезлек яши җәмгыятьтә. Һәлакәттән соң телевидениедәге күңел ачу программаларын алыштырганга да көенүчеләр күп булды. Тик аларны мәҗбүри эш белән генә дәвалап буламы соң?! Элеккеге токарь, хәзер депутатның җылы канәфиендә утыручы Трапезников Сталин лагерьләрен сагына ахыры. Хәер, бу тәкъдим шул ук депутатларның үзләре өчен дә ярашлы булса, мин каршы түгел. Әнә Жириновскийга, тулы бер халыкларны мәсхәрәләгәне, шовинизм таратканы өчен гел җир казытыргадыр. Башкаларга да, эштән куркып торулары комачау итмәс. Бәлкем, халык мәнфәгатьләре турында да уйлый башларлар. Аннан соң, VIP залларны ябарга, халык белән бергә булсыннар, самолетларның, көймәләрнең төзеклеген тәэмин итәрлек, коррупцияне җиңәрлек система турында уйласыннар… Ул чагында һәлакәтләр дә кимер, русиялеләрнең дә тормышлары яхшырыр иде. Ә бүген, алар бу халыкны тагын ничек итеп кыйнап карыйк икән, дип кенә яши бугай.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Чукынабызмы?,
Комментарии