Акча кирәк...

Акча кирәк...

Әйе акча кирәк инде ул. Сөйләшә дә белмәгән сабыйларга хәтле акча төртсәң – күзләре яна... Шулай кемдер тора-бара акча колына әверелә, ә кемдер, нәфесен тыеп, чама белән, намуслы гомер кичерә. Акча кирәклеккә кирәк, шул акча табу өчен яшибез бит барыбыз да. 
Акча кешегә генә түгел, дәүләткә дә кирәк. Җитми бит ул. Тишек-тошыклар күп. Бернинди кертем бирмәүче чыгымнардан гына торган җитештерү тармаклары, оешмалар җитәрлек. Мәсәлән, оборона өчен корал... Аның икътисадка файдасы юк, шартлый да күккә оча, әле җаннарны кыя... Тагын даими артып-үрчеп торучы бюджет оешмалары. Бюрократия ягыннан Русия дөньяда беренчелекне бирми торгандыр. Әле кем әйткәндәй, эте дә, бете дә урларга тырыша. Монысы коррупция дип атала, бу яктан да Русия калышмый. Бездә түрәлеккә үрмәләүчеләрнең эшчәнлеген күзәтсәң, бар да урларга гына омтылып, шул максатка тырышып эшли, яши, дип уйлыйсың. 
Әлеге газетабызның 22нче битендәге «Җирне ничек саклап калырга?» дигән мәкаләне укыгач, бүгенгедәй вәзгыять кайнаганда нинди әкият язып ята бу «Безнең гәҗит», дип уйлаучылар да булыр. Әйе, авторыбыз шулай хыяллана. Ләкин ул матурлык турында хыяллана. Дөнья шул юнәлештә хәрәкәт итәргә тиеш тә бит, кораллану белән, сугыш телендә сөйләшеп түгел... Авторыбыз хыялы юнәлешендә хәрәкәт итсәк, акча да җитәр иде, минемчә. Бәхетле дә булыр идек. Җирдә бу фани дөньяда ук кеше оҗмах тудырыр иде... Тик бүген бу хыял гына. 
Акча кирәк. Аны каян табарга? Дәүләт әһелләре бүген көн-төн шул хакта баш вата. Салымнарны реформаладык, халык файдасына түгел. Юлларны да түләүлегә әйләндереп барабыз. Әнә Казанда машинаң белән бушлай туктап тору өчен тыкрык калмады. Чүп реформасы да халыкны талауга корылган булып чыкты. Коммуналь түләүләр арта, нефть өстендә утырып иң кыйммәт бензин, газ ягабыз... Ләкин акча җитми. Әле тагын да фантазияләрен эшләтсәләр, табылыр чыганаклар. Әнә таптылар. Хәзер судка мөрәҗәгать итәсең булса, башта кесәңне капша. 
Дәүләт Думасы суд түләүләрен арттыруны хуплады. Әйтик, дәүләт органнары гамәлләрен шикаять итү өчен физик затлар 300 сум урынына 3 мең сум пошлина түләячәк. Гражданлык һәм административ эш өчен минималь түләү 400 сумнан 4 мең сумга артты. Мәсәлән, ДАИ инспекторы төзегән, яисә парковка буенча протоколлар белән килешмәү 4000 сумга төшәчәк. 
Суд пошлинасының максималь күләме 15 тапкыр артып 900 мең сумга кадәр җитә. 
Физик затларның банкротлык гаризасын карау 33 (!) тапкырга кыйммәтләнгән: 300 сум түгел, 10 мең сум буласы. Урында чыгарылган суд карарына югары инстанциягә шикаять итәргә теләсәң дә 150 сум урынына 3000 сум түлисе. Икътисадый эшләрне карау өчен судка 300 сум урынына 10 мең сум, ә юридик затларга 2 мең урынына 60 мең сум түләтәчәкләр. Аерылышу турындагы гаризаны карау да 600 сумнан 5 мең сумга кыйммәтләнә.
Исемлек зур, дәвам итү мөһим түгелдер. 
ДәүДумада мондый сәер һәм аптырашта калдыра торган законны «Бердәм Русия» фиркасеннән 313 депутат яклады, башка фиркаләрдән 92 депутат каршы тавыш бирде. Закон икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде. Хәзер аның язмышы сенаторлар һәм Русия Президенты карамагында.
Ни әйтим: ишеткәч тел шартлаттым. Законны хуплаган депутатлар һәм инициаторлар, күрәсең, җирдә басып торуларын чамаламый ук башлаган. Ни кыланганнарына адекват аңлатма да бирә алмыйлардыр сыман тоела миңа. Бу закон гади халыкка орачак. Хәлләре торган саен катлаулана барган эшкуарлар нишләр?!
Ә олигархлар, шул ук депутатлар бу кыйммәтләнүләрне сизмәячәкләр дә.
Уйлап карыйк, коммуналь түләүләрне генә алыйк: анда болай да тыгылып нидер исбатлау кыен иде. Бигрәк тә судларыбызга ышанычның ни дәрәҗәдә икәнен исәпкә алганда... Ә хәзер ниндидер түләүләрнең дөрес түгеллеген исбатларга маташу нәтиҗә бирерме? Кеше суд пошлинасын түләгәнче, хаксыз булса да, коммуналь түләвен генә түләрмен, дип гаделсезлек белән ризалашачак. 
Депутат «Үсеш» фиркасе җитәкчесе Оксана Дмитриева белән килешәм. Закон проекты гражданнарны суд яклавыннан сизелерлек мәхрүм итәчәк, диде ул РБКга. Аның фикеренчә, бөтен торак һәм коммуналь хезмәтләр системасы суд карарларына нигезләнгән.
КПРФ депутаты Алексей Куринный сүзләренчә, бу кыйммәтләнгән пошлина депутатлар өчен бик кечкенә булып тоелса да, халык өчен сизелерлек. Мәсәлән, минималь хезмәт хакы 2005нче елдан 5 тапкырга, ә дәүләт пошлинасы 50 тапкырга күтәрелә, диде ул РБКга. 
«Дөреслек өчен Гадел Русия» (СРЗП) фиркасе депутаты Валерий Хартунг, яңа пошлинаны оброк, дип бәяләде һәм хөкүмәтне, җәмәгать бәхәсеннән качу өчен, Дәүләт Думасы регламентын бозуда гаепләде. Закон проекты бик тиз кабул ителде бит. 
Аклаучыларның фикерен дә искәртәм:
Финанс министры урынбасары Алексей Сазанов гади генә аңлата: судка барганда гражданнар юристларга түли, ул 100әр мең сумга төшә. Ә бу пошлина аның бик кечкенә проценты гына.
Бюджет комитеты рәисе Андрей Макаров күктән торып сөйләшә: депутатлар гражданнар белән бернәрсә дә тикшерергә тиеш түгел, чөнки гражданнар аларны сайлаганнар инде.
Дәүләт казнасын пошлиналар гына баета алмас билгеле. Хәл киеренке. Украина проблемасы хәйран чишендерә. Мөгаен контракт төзергә теләүчеләр дә кимеп бара торгандыр. Контракт төзүчеләр Татарстанда миллион ярым сум, ә Мәскәүдән киткән контракт иясе беренче елда 5,2 миллион сум, тагын контракт төзегән өчен дә 1,9 миллион сум өстәмә түләү алачак. 
Финанс хәле Татарстанда да сөендерми. Республика финанс һәм салым органнары киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңниханов, агымдагы икътисадый хәл киеренке, дип белдерде. 2024нче ел бюджеты авырлык белән тормышка ашырыла, диде ул. Узган ел белән чагыштырганда, табыштан салым керемнәре 5,4 %ка кимегән. Бу Республика бюджетын тулыландыручы төп керемнәрнең берсе. 2025нче елдан НДФЛ һәм гадиләштерелгән салым (УСНО) тәртибе үзгәрәчәк, дип искәртте Рәис. Димәк, алар арта. 
Әйе, акча кирәк. Аны каян табасы. Эшмәкәрләр дә бик маемлап яшәми. Олигархларда бар инде ул акча. Әнә Оборона тармагын түтәрәмгә калдырган Сердюковлар һәм Шойгулар командасында да бар. Урланганны тапсалар, кайтарсалар, Украинадагы махсус операциягә дә акча-ярдәм җыясы булмас иде... 
Акча кирәк. Әлегә аны халыктан гына җыеп була.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии