«Мин җырлыймын шырдыйны…»

«Мин җырлыймын шырдыйны…»

Соңгы вакытта Русия, урыс дөньясы белән бәйле шактый шау-шулы киеренке вәзгыять туды. Әлегәчә Белоруссия вакыйгалары иң төп вакыйга саналса, хәзер оппозиционер Алексей Навальныйның агулануы килеп чыкты.

Навальный турында ишетмәгән кеше юктыр, гәрчә, Кремльдә аның исемен телгә алырга теләмәсәләр дә. Ул инде кырыкмаса-кырык судлар аша үтте, ничә тапкыр агуладылар, берничә ел элек битенә дару сибеп күзсез кала язды. Узган-барган янауларны, мәсхәрәләүләрне санап та тормыйм, шунысы гына – Навальныйның тормышына куркыныч тудырган очраклар тикшерелми, аңа һөҗүм иткән бәндәләр кулга алынмый… Россгвардия генералы аны рәсми төстә дуэльгә чакырып, атып үтерергә, дип тә янады. Навальный суд карарлары нигезендә күп миллионлаган сумда штрафлар түләргә тиеш, кыскасы бүген ул бернәрсәсез, байлыксыз… бурычка яшәүче… Ләкин куркыныч оппозиционер булып кала бирә. Кайчандыр президент та булып торган экс-премьер министр Дмитрий Медведевтан башлап, төрле чиннардагы түрәләр, хокук саклаучылар, олигархларның керемнәрен санап, аларның дөньяның артына ничек итеп тибеп яшәүләрен тасвирлаучы, депутатлар, дәүләт түрәләре белән бәйле коррупцион схемаларны фаш итүче Алексей Навальный бернигә карамый эшләвен дәвам итә. Аның күп миллионлаган аудиториясе бар. Телевидение, радиоларда телгә алынмаса да, интернет аша аның каналларына миллионнар язылган. Ул профессиональ дәрәҗәдә пропаганда машинасына әверелгән федераль телеканаллар белән ярыша ала. Навальныйның төбәкләрдә ярдәмчеләре эшли. Кыскасы, бөтен Русияне чолгап алган челтәр булдырды ул. Әнә шуңа күрә дә, һич кенә дә тынгылык бирмәгән оппозиционер тәмам гарык итте, дияргә мөмкин иде. Инде менә алга таба Навальный ничек булыр, сәламәтләнә алса, билгеле.

Оппозиционер тирәсендәге шау-шу абсурд белдерүләр, акланулар, нәтиҗәләр ясау белән дә кызыклы булды бит. Әмма мин аңа гаҗәпләнмәдем. Аңсыз яткан Навальный янына хатынын кертмәүгә, аннан паспортында никахларын теркәү турындагы штамп таләп итүләренә дә, Навальныйны дәвалаучы табиблар янында штат киемендәге махсус хезмәтләр вәкилләре булуына да аптырамыйм. Навальный исерек булган, аның сәламәтлеге шундый, йокысы туймаган, шикәр диабеты белән интекмәгән кешенең кинәт кенә кесәсендә кәнфит булмаганлыктан башы әйләнеп китеп, аңын җуюы, аны агуламаганнар… ише белдерүләр ни көләргә, ни еларга бирми. Безнең медицинаның чит илнекеннән яхшырак булуын да белдем мин бу очрактан соң. Тел сөяксез бит, ни сөйләмәс. Алайса, нигә соң чит ил клиникаларына теләнеп акча җыялар, төрле фондлар булдыралар. Безнең медицинаны мактаучылар бу хакта әйтми, телләрен тешли.

Бүген Навальный Германиядә дәвалана. Әлегә аңсыз. Әгәр аны алып китәргә килгән самолетны 1 тәүлек тоткарламасалар, авыруны коткару җиңелрәк булыр иде. Алман табиплары, оппозиционерның тормышына куркыныч янамый, ләкин бу агулау аның киләчәк тормышының сыйфатына йогынты ясарга мөмкин, дип кисәтә һәм Навальныйның организмында әле дә агулы матдәләр булуын искәртә. Алар организмга ризык белән дә, үпкә, хәтта тире аша да үтеп керә ала.

Навальныйны теләмичә генә биреп җибәрделәр. Мөгаен Франция һәм Германия башлыкларының Путинга шалтыратулары йогынты ясагандыр. Ә бу вакытта авырудан агулы матдәләр эзе калмаска да мөмкин иде.

Навальный үләргә тиеш булгандыр, әмма экипаж командиры самолетны Омскига төшерә, аннан ашыгыч ярдәм һәм Омск больницасы. Менә шундый серле маҗаралы хәл. Путин сүзчесе әлеге язманы әзерләп утырганда, җинаять эше кузгалтырга җирлек әлегә юк, дип белдерде. Алмания табиблары, агулаганнар, дип белдерә, безнекеләр, анализларда агу эзе юк, дип ышандыра. Оппозиционерның үзендә матдәләр алмашы белән проблемалар булган янәсе. Хәер, хәзер бит Навальныйны Алманиядә агулаганнар дип тә шау куптарып була. Яисә, үз араларыннан да агулаганнардыр, рейтингын күтәрү өчен… Шуңа күрә бу көннәрдә туган көне уңаеннан еш искә алынган күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан абый Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен телгә алу урынлы булыр. Әлмәндәр карт Әҗәл янында нинди җыр көйли әле:

Мин җырлыймын бырдыйны,

Бырдый белән шырдыйны,

Җырламас идем шырдыйны,

Тыңлаучысы шыр тиле…

Менә шушы җыр кыл итә дә искә килеп төшә бүгенге вәзгыятьне күзаллагач. Чөнки шушы агулау турында ишеткәч, бер абзый очрады. Ул урыннарда эшләгән, болай Әлмәндәр карт җырын тыңлый торган тиле Әҗәл дәрәҗәсендәге кеше түгел.

– Ишеттеңме әле, Навальныйны агулаганнар. Кара әле, ул Америкага эшләп ятканмыни? Нәрсәгә кирәк булган инде ул аңа?! Ул җиңсә, Америка безгә басып керәсе идемени? Нәрсә җитми инде бу Америкага, гел безнең белән булаша…

Нәрсә әйтим, Әлмәндәр карт җырын җырлап күрсәтә алмадым инде. Минем мондый репликаларны беренче генә ишетүем түгел, хәтта үзем хакында да, Америка тегермәненә су коюым, әле алар акчасына яшәвем турында ишеткәнем бар. Ахмаклыкка чикләр юк, дип уйлыйм. Бу инде почмакта утыручы телевизор яхшы эшли дигән сүз. Димәк, пропаганда машинасы нәтиҗәле югарылыкта, булдыклы кулларда.

Инде БЕЛОРУССИЯ турында берничә сүз.

Тынычланмый бит безнең җан дустыбыз, ут күршебез. Халык, Батько Лукашенко җиңде, дип игълан иткән сайлауларны танымый, яңа сайлаулар үткәрүне таләп итә. Ә шул арада Батько бронежилетлар киеп, кулына автомат тотып, 15 яшьлек улын да баштан-аяк хәрбиләрчә киендереп йөгереп йөри. Шулай шул, 26 ел патша булып утыр да, инде үзенеке дип уйлаган илне 15 яшьлек Колясына тапшырам, дип торганда, менә сиңа мә, сарык-халык аңламый. Протестлар белдерергә ничек җөрьәт итәләрдер… Лукашенко ризасызлык белдергән укытучыларны эшләреннән куарга боерды. Алар дәүләт мәктәпләрендә эшли икән бит, шуңа күрә дәүләт сәясәтенә каршы чыгарга тиеш түгелләр.

Әлеге язманы әзерләгәндә Минскида чираттагы протест акцияләре бара иде. Анда 2 меңләп кеше катнаша. Минск Мәгариф министрлыгы каршында алар «Укытучылар белем бирергә тиеш, кәгазьләрне ялган үзгәртергә түгел», «Сайлаучылар тавышын урламаска, кешеләрне кыйнамаска өйрәтәләр мәктәпләрдә, өйрәтәләр мәктәпләрдә» дигән шигарьләр тотканнар.

Бу бик актуаль чакырулар. Гомумән, Беларустагы хәлләргә карап, без «Кызым, сиңа әйтәм, килен, син тыңла» дия алабыз.

Бүген тагын бер темага дәшми кала алмыйм. Моннан 20 ел элек «КУРСК» АТОМ СУ АСТЫ КӨЙМӘСЕ батты. Экипажның 118 әгъзасыннан 23 диңгезче генә исән калды. Үзебезнекеләр 1 атна тырышканнан соң, чит ил ярдәменә ризалаштылар. Ләкин соң иде инде. Мин телевидениедә эшләгәндә бу теманы бик киң яктырттым, чөнки анда үзебезнекеләр, Башкортстан егетләре дә бар иде. Тик бераздан, туктарга, дигән «киңәш» алдым. Аның сәбәбен тиз аңладым, көймә баткан вакытта ялда булган президент, соңрак журналист соравына бик җайлы гына итеп кыска җавап бирде: «Ул батты». Әйе, батты, тик ни өчен һәм ни өчен диңгезчеләрне коткара алмадык? Бу сорауга җавап бүген дә юк. Гомумән, җавап табылмаган сораулар бихисап безнең тормышыбызда. Менә искә төшкәннәре генә: журналистлар, сәясәтчеләр гомерләрен кем кыйган? Дөреслек эзләүчеләр, аерым структураларга тынгылык бирмәгән кешеләр агулана, атыла… Листьев, Старовойтова, Политковская, Холодов, Немцов… 1993нче елдан 200ләп журналист үтерелгән. Кызганыч, җинаятьчеләр күбесе иректә, әлеге җинаятьләргә заказ бирүчеләр билгесез. Алар шул ук дәүләт структураларында утырмыйдыр, дип мин әйтә алмыйм.

Навальный тирәсендәге вәзгыять тә чираттагы билгесез, серле эшләр исемлегенә язылыр, дип уйлыйм. Мин үзем аның фанаты түгелмен, коррупцияләрне фаш итсә дә, милли мәсьәләләрдә дилбегәне аңа бирү безгә файдага түгел, ул шовинизм рухы сеңгән кеше. Әмма исән-имин терелүен, сәламәтлек телим. Шундый караңгы эшләр белән Русиянең дәрәҗәсен төшерәсе түгел иде инде.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

«Мин җырлыймын шырдыйны...», 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии