Тәнкыйть язмасы тирәсендә спектакль

Тәнкыйть язмасы тирәсендә спектакль

Газетабызда «Балыгың нинди, сатучы?» (№27, 9 июль, 2014) мәкаләсе чыккач, шалтыратулар күп булды. Газетабызның интернет форумында бу тема иң кайнар бәхәсләр кузгалткан темаларның берсе. Исегезгә төшерәм, мәкаләдә сүз сыйфатсыз товар саткан кибет турында. Сабадагы «Ильвина» кибетеннән газетабызны укучы 640 сумлык ике балык ала һәм эшкәртә башлагач, аның сыйфатына шикләнеп кире кибеткә килә. Әмма кибеттә сыйфатсыз товарны, гафу үтенеп, сыйфатлысына алыштырасы урында, сатып алучыны төрлечә хурларга керешәләр. Укучыбыз редакциягә шалтыраткач, мин дә элемтәгә чыктым бу кибеткә. Әмма үземне кычытмаган җирне кашып йөрүче, эшлекле, зур дәрәҗәле кешеләрне борчучы итеп хис итәргә мәҗбүр булдым. Проблеманы тыныч кына хәл итәргә теләмәүләрен күреп, мин балыкның сыйфатын лабораториягә биреп тикшерттердем.

Инде кибеттә хаталарын аңлаганнардыр, гафу үтенерләр, бу темага башка әйләнеп кайтмам, дип өметләнгән идем. Тик юк, тапталган намусны эш күрсәтеп түгел, безне хурлап акларга омтылыш яши икән. Ә моның бер юлы – башка журналистларга элемтәгә чыгу, аларның күзенә төтен җибәрү. Һәм күптән түгел «Акчарлак» газетасында әлеге вакыйгага карата безгә нахак һәм мыскыллы аңлатма укып егылып китә яздым. Янәсе, Сабадан шушы «Ильвина» кибетен яклап шалтыратучылар күп булган. «Бер гәҗиттә, 600 сумлык товар өчен намуслы эшләүче «Ильвина» кибетен хурлаганнар. Бу кибет хуҗалары изге кешеләр, күпме кешене эш белән тәэмин итәләр…»

«Акчарлак» газетасындагы коллегаларыбызга аңлатма бирүләрен сорап шалтыраттым. Инде шактый вакыт үтсә дә, аңлатма да, үз газеталарында гафу да күренмәгәч, вакыйгага ачыклык бирелергә тиешлеген аңлап, бу темага тагын бер кат әйләнеп кайтырга булдым.

Мин инде «Акчарлак»лыларга охшатып бер гәҗит дип исемсез язмам. Бер гәҗит дигәннән, миңа «Акчарлак» редакциясендә шалтыратучылар булды, әмма нинди газета икәнен әйтмәделәр, без белмәдек, дип ышандырырга тырыштылар. Ләкин «Ильвина» кибете белән бәйле тема күтәргән бер гәҗитнең «Безнең гәҗит» икәнен кем генә белми икән. Чөнки бу теманы башкалар язмады һәм ул сабак алырлык булып, профессиональ дәрәҗәдә җиренә җиткереп алып барылган журналист тикшерүе иде. Язма авторына, газетабызга гаделсезлектә гаепләп тел теш тидерерлек түгел.

Инде 3 дистә елдан артык журналист булып эшләвем тәҗрибәсеннән чыгып, мин газетабызда башка басмаларга аңлатма, бәя, кайтаваз бирмим. Бу әдәпсезлек булыр иде. Мөрәҗәгать итүчеләрне кире борам. Чөнки теге яки бу язмага кайтаваз бары тик шул басмада гына басылырга тиеш, ә инде бәхәс юридик яссылыкка менә икән, бары тик шул басма вәкилләре белән генә алып барылырга тиеш, дип саныйм. Бу журналистикадагы әдәп төшенчәсе белән бәйле. «Акчарлак»ка шалтыратучы үз исемен генә түгел, аны кайдан укыганын да яшергән, дип әйтүләренә ышанасым килә. Шуңа күрә «Акчарлак» журналистының, әгәр бу темага язарга алынган икән, бездән аңлатма сорап алырга белеме, тәҗрибәсе җитмәгәндер. Монысы башка мәсьәлә.

Әмма мине шалтыратучыларның позициясе аптыратты: янәсе, 600 сумлык әйбер өчен… Минем позициям анык: кибеттә 10 тиенлек әйбер сатылса да, ул сыйфатлы булырга тиеш. «Акчарлак» газетасы редакциясе дә килешәдер моның белән, бу нисбәттән карашларда аерымлыклар юктыр дип беләм. Тик нигәдер, газеталарында басылган мин бәян иткән әлеге аңлатмага ризасызлык белдереп шалтыратучыны гына тыңлаучы булмаган. Дорфа тонда сөйләшеп, телефонны ташлаганнар.

Сыйфатка килгәндә, тагын бер кат искәртәм: лаборатория экспертизасы нәтиҗәләре бар. Укучыбыз сатып алган балык кибеттә сатылырга тиеш түгел. Аның бәясе мөһимме, шулай булгач? Ул сыйфатсыз, кулланырга яраксыз.

Инде 600 сумны акчага хисапламаучыларга килгәндә, «Акчарлак»та яклау тапкан укучылар өчен чүп булса да, ул кемнәрдер өчен зур акча. Әле узган атнада гына бер авылдашым белән сөйләшеп киттем. Фермада эшли ул. Ялы да, бәйрәме дә юк. Атнага 7 көн, ел әйләнәсе эштә. 2 мең ярым сум айлык хезмәт хакы ала. Менә шул ханымга әйтегез сез нибары 600 сум, дип…

Кыскасы, мондый шалтыратуларны Сабадагы «Ильвина» кибете вәкилләре оештырмагандыр да, бәлкем, чынлап та шалтыратучылар бардыр. Бу сорау, болай безнең дәрәҗәне, кемнәрдер бәяләгәнчә, «600 генә сумлык» чүпкә чыгарып калдырмасын өчен дәшми кала алмадым. Чынлыкта «Акчарлак» газетасы үзе төзәтергә тиеш иде хатасын.

Бүген авылларда еш йөрергә туры килә. Кызганыч, авыл кибетләре халыкны сыйфатлы товар белән кинәндерә дип әйтә алмыйм. Киштәдә бозык товарлар тулып ята. Арзанлы, куллану вакыты чыккан әйберләрне кайтарып тутырып сату очраклары җитәрлек. Бу нисбәттән безгә, журналистларга бердәм булып эш итәргә иде. Халык мәнфәгатен чынлап торып кайгырту юлында эшләсәк иде.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии