«Безнең гәҗит» халыкныкы

«Безнең гәҗит» халыкныкы

Менә тагын бер яртыеллык төгәлләнде. Ел уртасы булса да, нәтиҗәләр ясарга нигез бар: чөнки язылу кампаниясе вакытлы матубгатны һәр ярты ел саен «кыздырып» ала. Дилбегәне бушатырга, эленке-салынкы йөрергә вакыт юк. Юкса, тиражың кимүен көт тә тор. Бүген бит теләгән газета-журналыңны яздырырга, укырга мөмкин. Җитдие дә, сарысы да җитәрлек.

«» газетасы –үз сүзен ишеттерә ала торган саллы басма. Язмаларыбызга битараф калучы юк. Без мәкаләләрне язып кына калмыйбыз, төрле инстанцияләргә җиткереп, мәсьәләнең чишелешен дә тәэмин итәбез. Шулай итеп халык турында уйламаган түрәләргә тынгылык бирмибез. Мин бүген хыялымдагы үргә ирештем – санлаштыра торган, кыю, тыелган темалардан курыкмаган редакция булдырып, аның продуктын укучыларга җиткерәбез. Журналистларыбызга башка редакцияләрдә тар булыр иде. Әйтик, Искәндәр Сираҗи, нәкъ менә иҗат киңлеге, сүз иреге җитмәгәнлектән, «»кә башка редакциядән һәм телевидениедән бөтенләйгә күчте. Гомумән, телевидениедә, башка газеталарда игълан итәргә җөрьәт итмәгән яки тыелган темаларга бездә урын түрдән. Бу нисбәттән бик талантлы һәм кыю телеҗурналист, якын дустым Рәмис Латыйпов та безнең белән якыннан хезмәттәшлек итә. Сез яратып өлгергән, газетаның беренче көннәреннән үк эшли башлаган, бездә чыныгып, тормыш тәҗрибәсе туплаган Эльвира Фатыйхова исә бүгенге көндә баш редактор урынбасары буларак, авторлар белән эшли, газетаның юнәлешен күз уңында тота… Кыскасы, «» журналистларының һәркайсын иң талантлы, булдыклы дип бәяләп, бездә эшләүче бер хезмәткәр берничә кешене алыштырырлык дип һич арттырусыз әйтә алам. Минем янда башкача эшләп тә булмый. Көн үтсенгә эленке-салынкы йөрүчеләрне өнәмәдем. Төп таләбем – югары профессионализм һәм иҗат иреге бирү. Башка бер генә редакциядә дә шундый киңлек, сүз иреге юк дип әйтә алам. Бездә өстән кушып, телефоннардан шалтыратып темаларны тыя алмыйлар. Әгәр берәр хезмәткәребез чиновник я хокук саклау органнары тарафыннан эзәрлекләнсә, яклауга бар редакциябез кузгала. Без шуның белән дә бердәм һәм көчле. Хәер, сез булмасагыз, без алай батырая алмас идек. Тиражыбыз арткан саен, безнең сүзебезне ишетүчеләр саны, безнең белән хисаплашу дәрәҗәсе дә күтәрелә. Бүген без республикабызда тираж буенча 4нче урында. Аллаһы боерса, Сезнең ярдәм белән тагын да югарырак үрләрбез.

Тагын шунысы: бәйсез газеталарга хөкүмәттән ярдәм килми. Алар булганны җиткереп, юкка-барга исраф итми яши. Ләкин чыгымлы булса да, «Безнең гәҗит» журналистлары туктаусыз юлда – командировкаларда, халык арасында. Башкача була да алмый, без бит халыкчан газета: халык өчен эшлибез, шул халык турында сөйлибез, гади кеше, җир баласын яклыйбыз.

Сез беләсез, газетабызга киләсе гыйнварда 10 яшь тула. Шул юбилей – 2013 ел тамырдан үзгәрешләр елы да булачак. Инде «Безнең гәҗит»нең телевидениесе дә оештырыласын һәм аны якын киләчәктә интернеттан карап буласын хәбәр иткән идек. Газетабызның интернет сәхифәсе бүген үк иң уңышлы эшләүчеләр исемлегендә.

Кулыгызда – бу ярты еллыкта нәшер ителгән соңгы сан. Кемнәрдер белән саубуллашабыздыр, ә кемнәрдер яңа дусларыбыз исемлеген тутырыр. Киләсе яртыеллыкка язылу кампаниясе төгәләнеп килә. Әгәр почта бүлекчәләрендә июль ае өчен инде яздырмыйлар икән, һәр айның 25енә кадәр почтага сугылсагыз, «Безнең гәҗит» киләсе айдан өегезгә килә башлар. Тагын шунысы – якын киләчәктә газетабызны почта аша яздырып алу отышлырак булачак. Киоскларга таралучы тиражыбыз зур анысы, ләкин анда бәяләр артырга тора.

Безнең белән саубуллашучылар булса, ни өчен икәнен хәбәр итсәгез иде. Гомумән, газетаның кыйбласы, юнәлеше, эчтәлеге, формасы Сезгә ошыймы? Сезнең киңәшләр безгә алтын бәһасенә тиң.

Барыбызга да иминлек, сәламәтлек, күңел көрлеге, иҗат үткенлеге бирсен Аллаһы Тәгалә. Бергә-бергә озак яшәргә, иҗат җимешләребезнең милләтебезгә файда китергәнен күреп шатланырга насыйп итсә иде.

Киләчәктә дә бергә булырбыз дип өметләнеп, ихтирам белән, Илфат Фәйзрахманов.

«Безнең гәҗит» халыкныкы , 5.0 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии