- 26.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №20 (25 май)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Газетабызның узган санында («БГ» 18 май, 2011, 6 бит) даими авторыбыз Мөслим районының Исәнсеф авылыннан Мөҗәһидан Мортазинның «Эшләп баеп буламы?» дигән кечкенә генә мәкаләсе урын алган иде. Ул газетабызда байлар исемлеген бирүебезне ошатмый. «Аларга бу байлыкның кайдан килгәнлеген дә аңлатып языгыз. Күпме авыр хәлле кешеләр, балалар, аларга да өлеш чыгара алмыйлармы алар? Ә авылда бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгән сыер савучы 2 мең сум ала…» – ди ул үз язмасында.
Мөҗәһидан абый белән килешәм һәм «Азатлык» хәбәрчесе язмасын Мөҗәһидан абыйга җавап рәвешендә дәвам итәргә телим.
… Өлкән буын үз гомерендә күпне күрде. Сталин репрессияләрен дә, динсезлекне дә үз башыннан кичерде һәм, рәхәт коммунизм таңын каршылыйм дип торганда, кичәге КПСС әгъзасының Советларны режим дип, партбилетларын утка яндырып, элеккеге коммунистларны сүгүчегә әверелүенә дә шаһит булды ул. Моңарчы аңа партбилет карьера үсешенә кирәк иде. Моннан соң коммунистларны кем ныграк сүгә, шул уңышлырак буласы… Һәм шунысы хак: Русиядә миллионерлар исемлегендәгеләрнең тормышын өйрәнә башласаң, анда үз эшен ачып, я үзенең акыллы булуы белән баеп китүчеләр бик аз (бар микән, анализлап караганым юк). Хакимият тирәсендәгеләр, энергоресурслар җитәкчеләре…
Менә кемнәр безнең илебезнең байлары. 90нчы елларда тулы законсызлык, анархия хакимлек итте. Ил байлыкларын я бандитлар, оешкан җинаятьчел төркемнәр, я шулар белән килешеп эшләүче түрәләр, завод-фабрика хуҗалары бүлеште. Бүген ул заводлар ярым-йорты калды. Ничек булдыралар, шулай таладылар. Инде илне талаучыларның бер өлеше төрмәләрдә, я үзара низагларда үтерелде, я булмаса, депутат булды, я түрәләр сафын арттырды…
Моннан берничә ел элек нәкъ менә шул миллиардерлар турында сүз чыккач, бер якын дустыма шаяртып, уенын-чынын кушып әйткән идем: «Син хөсетләнәсең, дустым. Менә син хезмәт хакыңны аласың да ашап бетереп барасың. Ә болар аны ашамый, киенми, кыйммәтле рестораннарда типтерми, шифалы диңгез буйларына әрәм итми, җыеп барганнар…»
«Хәзер Совет заманы түгел шул», – диде дустым көрсенеп.
Шулай шул, бүген, Совет чорындагыча, кассага җыеп бара алмыйсың акчаны. Элек миллионер булып булмый иде анысы, әмма запаслы булып була иде. Кесәңдәге 1 тәңкәнең кыйммәтен урамда барганда сизә идең. Бүгенге миллиардерлар шул халык акчаларын да «яндырып, көлгә очырды», байлык итеп үз кесәләренә тутырды… Бүген акчаң булса да, иртәгә ул тиенгә кала. Хәер, җыя да алмыйсың, ашыйсы килә ич. Энергия хакы арта, дип нефть өстендә утырган халык һаман кыйммәтләнә барган азык-төлек белән туклана, аның фатир өчен түләүләре дә арта. Элек затлылана барган саен гына арта иде хак. Ә бүген тузган саен кыйммәтләнә бара… Дөньяга халык хуҗа түгел шул.
Моннан берничә ел элек күршем Газзә апамнан гафу үтенгән идем шушы ук газетамда. Инде мәрхүм ул. Урыны оҗмахта булсын. Бик изге күңелле әби иде. Ятимә булды. Сугыш вакытында ач-ялангач килеш, бетләп бетеп торф чыгарган, окоп казыган. Аннан, гомере буена, бер көн калмыйча, колхозда эшләде, алдынгы терлекче булды. Ә аның бәрәңгесен ничек үстергәнен белгәч, миңа Илем, Ватаным өчен оят булды. Күршемнең пай җирләрендә иген игеп байлык җыючы «Вамин» ширкәте Газзә апамның бакчасын сукалаткан өчен ике хак ала икән. Чөнки ул «Вамин»да эшләми, диделәр. Эшләсә, ярты хак кына буласы… Газзә апа бик эшләр иде дә, эшли алмый иде инде. Шушы «Вамин»нар хуҗа булган милек ишәйсен, үрчесен дип сәламәтлеген бетергән.
Ә «Вамин» бүген авыл кешесен сыйфатсыз сыр, сыер мае, майонез, эт-мәче дә ашамаган колбаса белән сыйлый. Хезмәт хакы хисабына. Сыерлы кешеләр дә «Вамин» маен ашый. Ә шул натуралата түләүдән артып калган акчасы баласын мәктәпкә җибәрергә дә калмый. Абзарда мал үстерә алмый. Терлек азыгы кыйммәт. Ә пай салымын ул үзе түли. «Вамин» уңышын гына җыя.
Кем яклар авыл кешесен. Мәктәбе, больницасы ябыла… Менә җанны авырттырган хакыйкать кайда ул, Мөҗәһидан абый?! Президентлар ерак, байларның башка проблема. Ә сезнең кайгы аларныкы белән чагышмый. Чөнки ачның хәлен тук аңламый. Элек-электән акыл ияләре әйткән гыйбарә ул. Минем авылдашларым сыр миллионеры булыр иде дә, сырлары алар кулына килеп кергәнче, инде бозыла язган була. Җыеп барып булмый, үтми торган товар ул. Минем авылдашларыма гына ашарга ярый аны. Бозык сыр ашаган кеше миллионер була алмый, Мөҗәһидан абый…
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии