«БГ» җан һәм рух азыгы булырга тырышыр!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сез бүген «Безнең гәҗит»нең гадәти булмаган санын кулыгызга алдыгыз. Ул моңарчы айга бер тапкыр калынаеп ала иде, моны без үз мөмкинлекләребезне барлап, язылу хакларын арттырмый, укучыларыбызга бүләк булсын, дип эшләгән идек. Кызганычка каршы, почта, типография чыгымнары арта бара, ә редакция язылу хакын арттырмас өчен Сез түләгән акчадан үз өлешен киметә тора. Әле бу чик түгел, чит ил буяулары, җиһазлары белән эшләүче типография долларга бәйле. Һәм ул бәясен арттырырга мәҗбүр. Почта исә ягулык-энергетика кыйммәтләнүгә ияреп үз хезмәтенә хакларны арттыра. Ә без – редакция, укучыларыбызны истә тотып, бәяләрне мөмкин кадәр авызлыкларга тырышабыз. Чөнки укучыларыбызның күпчелек өлеше пенсионерлар. Хәер, эшләүчеләрне дә бүген бай дип әйтеп булмый. Коммуналь түләүләр, азык-төлек, көнкүреш техникасы, дарулар ничек кыйммәтләнә… Ә хезмәт хаклары арту түгел, кимергә дә мөмкин. Пенсияләр дә тиеннәргә генә арта. Шулай булгач, без укучыларыбызны бик яхшы аңлыйбыз: бүген кешедә гәҗит түгел, тамак кайгысы… Менә шуңа күрә дә эчке резервларны исәпләп без айга бер калынаеп алу гамәлен чикләп, ярты елга бер тапкыр гына газетабызның бер санын шулай калын итәргә булдык. Киләсе ярты еллыкта да мондый калын сан булачак. Ул сентябрь аенда тәкъдим ителер.

Бернигә дә карамый без бергә булырбыз, тормышыбызны бергәләшеп дөресләү, гаделлекне табу, дөрес яшәү, иманга килү өчен һәм кешелек өчен мөһим булган башка сыйфатларны пропагандалау буенча армый-талмый эшләрбез, дип ышандырам. Кыю булырга, имансыз бәндәләрне фаш итәргә, түрәләр башбаштаклыгына каршы көрәшергә Сез дә ярдәм итәрсез, дип өметләнәм. Шуңа күрә, инде хәбәр иткәнемчә, 12нче май белән 22нче май аралыгында «Безнең гәҗит»кә һәм редакциябез тәкъдим иткән «Серләр гәҗите» белән «Шифалы гәҗит»кә дә язылып калырсыз, дип уйлыйм. Бары шушы 10 көн эчендә генә «Безнең гәҗит»кә Татарстанда 2016нчы елның 6 аена язылу хакы 479 сум 34 тиен (16299 индексы буенча (МАП каталогында), яисә 479 сум 04 тиен (П2559 индексы буенча (ПАП каталогында) булачак. Башка вакытта бу газетага язылу хакы 514 сум 92 тиен.

Мавыктыргыч хикәяләр, гыйбрәтле хәлләр турында сөйләүче роман-газета – «Серләр гәҗите» дә, шулай ук, ничек авырмаска, халык медицинасы ярдәмендә ничек дәваланырга, дару үләннәрен җыю-куллану, йорт-бакча эшләре турында сөйләүче «Шифалы гәҗит» 12–22нче май арасында 6 айга 135 сум 90 тиен булачак. Башка вакытта аларга язылу хакы 145 сум 68 тиен. Шунысын да искәртәбез: айга 1 тапкыр 16 битле булып чыгучы бу газеталар шул темага һәм шул форматта нәшер ителүче газеталар арасында иң арзаны. Әгәр аннан да арзанлырак, кызыклырак һәм файдалы газеталар табасыз икән, аларга язылырга киңәш итәбез.

Бу яшь газеталарга бары тик Татарстанда гына язылырга мөмкин. Читтә яшәүчеләр аларны редакциядән почта аша соратып ала ала. Моның өчен чәршәмбе көннәрендә иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр Казанга (843)2724217 телефонына шалтыратып алырга гына кирәк.

Русиядә таралучы «Безнең гәҗит»нең индексы 60074, һәм аңа барлык төбәкләрдә дә үз төбәкләрендәге яки шәһәрләрендәге каталог, яисә «выпиши.ру» интернет сәхифәсе аша язылырга була. Бәясе дә һәр төбәктә төрлечә. Чит төбәкләрдә дә 12нче –22нче май аралыгында аңа ташламалы хактан язылып була.

Аңлашылмаган сораулар туса, редакциягә турыдан туры элемтә көнендә шалтыратып сорашыгыз һәм 12нче майдан соң, почтага керми калмагыз.

Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булырбыз дип өметләнеп, ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии