Байлыкны саклау кыен

Байлыкны саклау кыен

Бу арада дөньяда тагын бер буза купты бит әле. Бигрәк тә русиялеләр өчен дөнья бетте дип торам. Кипрда кризис. Акча яна. Банклар эшләми. Моңарчы виртуаль тормышта яшәгән, капитал юу өчен үзендә бик кулай шартлар тудырган ил – банкрот. Әгәр ярдәм булмаса, дефолт игълан ителәчәк…

Кипр җитәкчеләре Русиягә дә килде ярдәм сорап. 2 ел элек Русия 2,5 млрд евро биргән иде инде. Әлегә Русия җитәкчеләренең акча бирмәскә башлары җитте. Әмма яхшылык та эшләнде: Кипр бурычы кичектерелеп торыла. Евросоюз да 10 млрд евро бирергә булды. Әмма катгый шартлар белән. Кипрдагы икенче зурлыктагы Laiki Bank банкы ябылачак. Андагы 100 мең еврога кадәрге кертемнәр Bank of Cyprus – Кипр Банкына күчереләчәк. Бу банктагы 100 мең евродан артык акча ияләре үз кертемнәренең 40%ка кадәрен югалтачак.

Менә шундый усал гамәл.

Моны ник язасың инде, дип уйлап куйгандыр мине укучы гади «Безнең гәҗит»че. Әйе, әйтик, минем авылдашыма, гади халыкка Кипрдагы хәлләр кызык түгел, чамасын белми ашаганнар икән, азрак билбауларын да кысарга өйрәнсеннәр, әллә без бик тук яшибезме, дип нәтиҗә чыгарырга мөмкин.

Эш шунда: баксаң, Кипрда акчаларын саклаучылар арасында русиялеләр алдынгы икән. Шуңа күрә Евросоюз карарына да иң беренче булып Русия сәясәтчеләре каршы чыкты. Хәтта илбашы Владимир да моны гаделсез гамәл дип бәяләде. Премьер Министр Медведев исә, Владимир Ильич Ленинның 1918нче елдагы данлыклы чыгышыннан өземтә китерде: «Анда таланганны талыйлар, минемчә». Килешәм. Медведев фикере белән минеке тәңгәл килмәсә дә, минемчә дә таланганны талыйлар. Мәсәлән, мин аралашкан кешеләр даирәсендә акчаларын чит илләргә урнаштыра алучылар юк. Чөнки алар намуслы тормыш белән яши. Бездә урламый, таламый гына мантып булмый бит. Бүгенге олигархлар, «Форбес» журналларына кергән долларлы миллиардерлар, миллионерлар үз малын маңгай тире белән эшләп тапкан, дисәгез, шартлап үләм. Шуңа күрә Кипрдагы хәлләр иң элек хакимияттәгеләрнең һәм… халык хезмәтчеләре – депутатларның башына капты.

Инде чит илләргә ярдәм күрсәткәнче ил агалары үз халкыбыз турында да уйласын иде. Башта үзең бай булырга кирәктер, кемгәдер биреп торыр өчен. Ә без мактана алмыйбыз әле. Кеше бүген ашау һәм фатирга коммуналь түләүләр өчен генә дә көн-төн эшләргә мәҗбүр. Иң элек үз халкыбызны жәлләсәк иде…

Халык хезмәтчеләре дигәннән, Думада да тыныч түгел. Депутатларга да кыен. Чит илләрдәге мөлкәтеңне дә сакларга кирәк, берүк вакытта хакимияттән дә читләштермәслек итеп яраклашырга, шулчак намуслы да булып күренеп азапланасы. Намуслы булырга димәдем, күренергә дидем. Газетабызның узган санында «Депутатлар начар яши»мәкаләсендә әйтә башлаган идем: намус төшенчәсен саклыйбыз дип, депутатлар журналистларга каршы ачыктан-ачык сугыш ачты. газетасында чыккан «Сәяси фахишәлек җенесен алыштырды» дип исемләнгән мәкалә бик күпләрнең күңеленә тиде. Мәкалә аерым депутатларның бер фиркадән икенчесенә сикергәләп йөрүе, сәяси умырткалары булмау турында, төп максат – теләсә нинди юл белән булу икәнен фаш итә. Думага бензин сиптеләрмени?! «» һәм Жириновский тирәсендәгеләр буза куптарса да, берәү дә судка бармады, шунда ук йодрык күрсәтергә кереште. Прокуратураларга газетаны тикшерергә дигән шикаятьләр китте… Янәсе, газета әхлакый кануннарга туры килмәгән рекламалар бастырып, фахишәлекне пропагандалый, журналистлар салым түләми, ришвәтләр ала… Ришвәтләр ала торгандыр, журналистлар да, бәхәскә кереп, Газинур Гафиятуллин кебек амбразура капларга җыенмыйм. Табиблар, хакимияттәгеләр, шул ук депутатлар кебек үк, журналистлар да акчадан баш тартмас. Гәрчә, бу миңа хезмәттәшләрем өчен хурлык булса да.

Ә менә фахишәлеккә килгәндә… Монда инде озаклап сөйләшергә була. Бүгенге депутатларыбызның кайсылары заманында коммунист булмады икән. Карьера перспективалары өмет итеп компартиягә керделәр, аннан аны саттылар. Минем гомердә нинди генә фиркаләр булмады. Бүгенге «Бердәмрусияле»ләрнең шәхси сандыгында , , , тагын әллә нинди партбилетлар сакланадыр. Әле дә майлы калҗа артыннан бер фиркадән икенчесенә сикерүчеләр җитәрлек. Хәер, депутатлар корпусындагы бүгенге ыгы-зыгыга мал-мөлкәтне саклау, хакимият тирәсендәге тагарак яныннан китәсе килмәү генә түгел, ә бүгенге данлыклы «Бердәм Русия»нең абруе төшү, һәм шушы фонда үзеңне акларга маташу да сәбәпчедер сыман тоела миңа. Ялган купшылык-абруйны алга таба саклау тагын да кыенлашачак: бу фиркане икенчесенә алыштырыр чак җитсә, әзер торырга кирәк… Русиялеләрнең яртысына якыны «Бердәм Русия» эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерә. «Җәмәгатьчелек фикере» фонды үткәргән тикшерү әнә шундый нәтиҗә биргән. Бу атна ахырына фирканең рейтингы 39% тәшкил иткән. Март аенда «Бердәм Русия»нең иң түбән күрсәткечкә ия булуы теркәлде, рейтинг 37%ка төште. «Газета.ру» хәбәр итүенчә, моннан да түбән күрсәткеч 2011 елның ноябрь аенда думага сайлау алдыннан гына булган. Февраль аенда «Левада-үзәк» сораштырулар үткәрде. Русиялеләрнең 40%ы «Бердәм Русия»не караклар һәм жуликлар фиркасе буларак бәяләде. Мондый тапны юу ай-һай мөмкин микән?!

Өсте-өстенә бит. Илебездә абруй юк. Чит илләрдәге мөлкәтнең дә игелеген күрү мөмкинлеге чикләнә. Әнә Кипрда янган акчаларын нишләтер икән инде бай русиялеләр?!

Бай булу да, депутат булу да кыен шул. Тыныч йоклап булмый… Югалтыр нәрсә бар.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии