- 25.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №38, (26 сентябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Хезмәт хакын тагын арттырдылар бит әле… Халыкныкын түгел, түрәләрнекен. Русия Президенты хакимияте чиновникларының хезмәт хакы сентябрьдән күтәрелде. Моның өчен бюджетта акча каралмаган, президетның резерв фонды кесәсенә керергә туры килде, дип хәбәр итә «РБК daily». Ә белгәнегезчә, бу фондта кирәкмәгән артык акча юк. Ул, гадәттә, белем программаларын финанслый. Әмма Президент Владимир Путин хезмәткәрләренең авыр тормышын күреп жәлләгәнме, бюджет формалаштырганны көтеп торасы итмәгән. 2нче августта ук Кремльдә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын хәрбиләрнеке белән тәңгәлләштереп куйган. Әйтик, хәзер, эчке сәясәт буенча идарә департаменты начальнигы сентябрьдән, ай саен 200 мең сум окладта утыра…
Кремльдән башланган түрәләр хезмәт хакы реформасы дәвамлы булыр кебек. Инде башка ведомстволар да үзләренә чиратны ачыктан-ачык көтә. «РБК daily» хәбәренә караганда, хөкүмәт аппараты түрәләре инде Кремльдәге коллегаларына хәзер үк кырын карый, хәтта «үз теләкләре» белән моннан китеп, Кремльгә урнашу хәстәрен дә күрәләр. Димәк, озакламый хөкүмәт кешеләренең хезмәт хакы да күтәрелер, инде бу хакта сүз булган.
– Хөкүмәт һәм президент аппараты кешеләре миллиардлаган доллар тора торган карарлар кабул итә… Әлбәттә, хакимият чиннары әйбәт яшәргә тиеш. Әйтик, Газпромның ниндидер бүлегендә эшләүче PR хезмәткәре 10–15 мең доллар алганда, президент аппараты кешесенең 2 мең долларга йөрүе дөрес түгел. Шуңа да аннан китүчеләрнең күп булуы гаҗәп түгел, – дип аңлатма бирә шул ук агентлыкка Югары икътисад мәктәбе профессоры Олег Матвейчев. Профессор үзе дә берничә ел элек президент аппаратында эшләп алган.
Сүз дә юк, чиновникның ашы әйбәт булырга тиеш. Әмма ни өчен бу ашны бүген, кризислы бюджеттагы тишек-тошыкларны ямаганда арттырырга кирәк иде.
Иптәш профессорның, аппаратта эшләргә теләүче юк, эштән китәләр, дип аклануы белән дә һич килешә алмыйм. Түрәлектән качарга теләп интегүчеләрне әлегәчә очратканым юк. Зарларын тыңласаң, эшләре дә авыр, хезмәт хаклары да җитми, югыйсә…
Хәер, кемгә җиңел соң? Түрә булу да кыен. Яхшы яшәгәнеңне яшерә дә белергә кирәк бит. Елына ничә тапкыр ял итәргә барганыңны да, бушлай ташламаларыңны да, өстенлекле раса вәкиле икәнеңне дә… Һәм шул өстенлекләргә туры килүеңне дә. Ә халык зарлана инде ул. Пенсия җитми, эш бирүчеләр акча түләми диләрме?
Минем бер танышым бар иде. Уйламаганда түрә итеп куйдылар үзен. Хәзер танып булмый. Элеккеге дусларын да онытты. Бүген аның янында түрәләрнең махинациясе турында сүз башларга ярамый. Мин, мәсәлән, шәхсән, демократияне яклаучы буларак, искелеккә кайтырга теләүче, дөньяны болгатучы. Түрә канәфие йомшак шул ул. Бер утыргач аны югалтасы килми. Аңа тиенгәнсең икән, шул урынны акларга кирәк…
Менә шул дөреслек даулаучылар комачау итә дә инде түрәләргә. Бүген хакимият халыктан ерагая бара. Хәтта дәүләт структураларыннан аерым булырга тиешле оешма лидерлары да түрә канәфие тәмен тоемлап, үзләрен чиновникларча тота. Аларга да халык комачау итә башлады.
Күптән түгел Идел буе Федераль округында Русия Президенты вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә оештырылган җыенда мөфтиләр корал йөртергә рөхсәт сорады. Аллаһ колы, чынлап та Аллаһ колы гына булса, кемнән сакланырга тели икән соң? Инде түрәләр артыннан муллалар да халыктан аерылмакчымы? Юкса, безнең илебездә дин дәүләттән аерылган. Һәм дин әһелләренең дәүләт акчасына аерым сак хезмәтеннән файдалануы аптырата да. Газетабызның 29нчы август санында «Патриархны сакламаска» дигән кыска гына хәбәр бирелгән иде.Исегезгә төшерәм: Уфада яшәүче хокук яклаучы Евгений Кареев Русия Президенты Владимир Путин һәм Русиянең православ чиркәве башлыгы патриарх Кириллны судка бирде. Ул федераль сак хезмәтенең Кириллны саклавы канунлы түгел дип исәпли. Аныңча, федераль сак хезмәте югары дәрәҗәдәге хакимият җитәкчеләрен генә сакларга тиеш. Ә Кирилл – илдәге иң бай кешеләрнең берсе. Чиркәүләрдә 15-20 сумга сатылган шәмнәрнең үзкыйммәте 1,50 сум гына. Кирилл шәмнәрдән генә дә мең ярым процент табыш ала. Бу наркотиклар сатудан алган табыш белән бер. Мин аның башка керемнәренә тукталмасам да, бер генә – тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр сатуда салымнан азат ителүен телгә алам. Матбугат туксанынчы елларда тик тәмәке сатудан гына кергән керемнәрнең күләме дүрт миллиард сумга җитүен хәбәр иткән иде, дип белдерә Кареев.
Менә шушы Патриарх 28–30 сентябрьдә Казанга киләчәк бит әле. Бу уңайдан Эчке эшләр министрлыгы казанлыларны үзәккә бармый торырга чакыра. Иминлек тәэмин итү өчен кайбер юллар ябылачак, диелә министрлык матбугат үзәге хәбәрендә.
Менә бит халык тагын комачау итә. Гомумән, урамнарга баш тыгарлык түгел. Якшәмбе кичендә үзем дә Совет районыннан кварталга сәгать ярым килдем. Ә авылдан килеп җиткәч, Казанга керә алмый 2 сәгать азапландым. Юлларны эш барса да, бармаса да, тоташ ябып куйганга, халык разый түгел, димәк, тагын аңа ярап булмый…
Хәтта судка мөрәҗәгать итүче ризасызлар да барлыкка килде. Казан адвокаты Лаврентий Сичинава шәһәр башкарма комитетын юллардагы бөкеләр өчен судка бирде. Адвокат фикеренчә, Казан юлларындагы хәлләр торган саен катлаулана. «Юл тыгыннарында торып вакытымны исраф итеп сәламәтлегемне куркыныч астына куеп ардым. Шуңа судка мөрәҗәгать иттем. Исполкомның вазифасы – юлларны көйле тоту», – ди ул.
Шулаен шулай да, нишләп кенә бетсен инде җитәкчеләр. Әллә халык турында уйларга вакытлары юкмы аларның…
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Рәхәт тормыш кем өчен? ,

Комментарии