Белоруста самолет аулыйлар, бездә хәерчеләрне бетерәләр…

Белоруста самолет аулыйлар, бездә хәерчеләрне бетерәләр…

Безнең җан дустыбызга әверелгән Белорус патшасы белән яңа киеренкелек туды. Якшәмбе көнне Афинадан Вильнюска очучы Ryanair авиакомпаниясе очкычы Boeing 737-800 соңгы ноктага барып җитә язганда гына Литва-Белорус чигендә курсын үзгәртеп Минск аэропортына утырырга мәҗбүр булды. Белорус рәсми мәгълүматларына ышансаң, Хамас Израильнең Фәләстинга каршы утлы һөҗүмен туктатуны таләп итеп, самолетка бомба куйган, ул Вильнюс өстендә шартлатылачак, имеш. Лукашенко приказы белән һавага истребитель күтәрелгән…

Әлеге бортта оппозициядәге журналист Роман Протасевич булып, Минскида кулга алынды. Ул Белорустагы протест акцияләрен яктырткан телеграм-канал редакторы иде һәм Белоруста аны экстремист дип игълан иттеләр. Кайбер чыганакларга караганда журналист Афинада урта яшьләрдәге урыс телле ир тарафыннан үзенә ниндидер сәер игътибар булуын сизгән.

Дөнья илләренең зур күпчелеге әлеге операцияне самолетны кулга төшерү, журналистны кулга алу өчен махсус хезмәтләр тарафыннан оештырылган дәүләт пиратлык акциясе дип бәяләде, журналистны кичекмәстән азат итүне таләп итте.

Әлегә бу шикле операция турындагы хәбәрләр имеш-мимешләрдән ары узмый. Самолетның курсын кинәт алыштырган пилотлар да дәшми, авиакомпания ягыннан да рәсми белдерүләр ишетелми.

Шулай да шик уята торган сораулар күп һәм алар арта бара. Иң элек 4 пассажирның шыпырт кына Минскида калуы, Вильнюска очмавы аптыратты. Аларның урыс телле булулары һәм Русия махсус хезмәтләре белән бәйле булу ихтималлыгы турында хәбәр таралды. Интернетта бу хакта, аның икесе мәгълүм шәхесләр – Петров белән Боширов инде, тагын икесе кем, дигән кинаяле сораулар таралды. Русияле Сапегидан башка (журналист Роман Протасевичның дус кызы. Ред.иск.) бер Русияле дә Минскида калмады, дип белдерде Эчке Эшләр министрлыгының мәгълүмат департаменты директоры Мария Захарова. Әле журналистларны маразмда гаепләргә дә өлгерде.

Белорус һәрьяклап Мәскәү канаты астында булып, күп кенә позицияләрдә отышлы хәлдә иде. Бу халыкара җәнҗалны да имин үткәрер, дип уйлыйм. Белорус Русиягә кертелгән икътисадый чикләүләрдән дә хәйран файда күрде: чит ил товарларын Русиягә уздыру буенча транзит ролен уйнады. Батько пандемиядән дә чикләүләр кертмичә отты: чит илләргә барырга, яисә кайтырга җыенган гражданнар Минск аша рәхәтләнеп сәфәр кылды. Бу процесс әле дә дәвам итә. Ләкин мондый җәннәт тәмамланырга мөмкин. Европа авиакомпанияләре Белорусны әйләнеп уза башласа, ә «Белавиа» самолетларына Европага очу тыелса, бу Белорус икътисадына суга ала торган проблема булачак. Дөрес, Путин Лукашенконы авыр хәлдә калдырмас анысы, чираттагы тапкыр булышырбыз. Тик үз хәлләребез дә алга бармый бит әле. Бәяләр үсә, инфляция ныгый… халыкның кереме, матди хәле кими. Хәлләр инде ел дәвамында мөшкелләнә бара. Халык зур тизлек белән кредитлар чоңгылына чума. Хәзер ул рекордлы күрсәткеч – 1 триллион сумнан артты. РИА «Новости» хәбәренә караганда халык кулында 40 миллион данә кредит картасы йөри. Аңа ия булырга теләүчеләр арта. Шуның белән бергә бурычларын кайтара алмаучыларның саны да ишәя. Бурыч түләү вакыты 90 көннән узганнар соңгы айда гына да 1 процентка арткан. Әлеге тенденция шул рәвешле пессимистик юнәлештә дәвам итсә, якын киләчәккә оптимистик карашка өметләнеп булмый. Кредит карталарыннан нигездә ярлылар файдалана. Бурычлар саны арту социаль киеренкелек белән бәйле күңелсезлекләргә китерә ала. Дөрес, Президент еллык юлламасында да, башка вакытта да, хөкүмәттәгеләр дә һәрдаим хәерчелекне бетерергә, дигән зур бурычлар турында сөйли, максатлар игълан итә. Әмма үзгәреш сизелми генә. Байлар байый бара, ярлылар – бөлә…

Менә Русия Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин да чираттагы тапкыр шундый белдерү ясады: «Известия» газетасына хәерчелекне җиңәргә мөмкин, дип белдерде. Аныңча, хөкүмәт планлаштырганча, хәерчелекне 2 тапкыр 2030нчы елга түгел, алдагы 3– 4 елда киметергә була. Моның өчен аз керемле гражданнарны адреслы социаль яклау, ярдәмне адреслы оештырырга гына кирәк. Моны хәлле тормышы, фатиры, бакчасы, берничә машинасы булганнарга түгел, дөрестән дә мохтаҗларга ярдәм итәчәкләр, дип аңларгадыр.

Хәер, Кудрин иптәш яңалык әйтми. Бу хакта кем генә, нинди генә мөнбәрдән нотыклар тотмады инде. Әмма нәтиҗәсе генә күренми. Миңа калса, бүген хакимияттәгеләр халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү турында сөйләгәндә, «тик торганда сүз булсын, авызым тик тормасын» принцибы белән эш итә бугай. Юкса, елдан-ел берүк максатлар, берүк программа-планнар турында сөйләмәсләр иде. Хуҗа Насретдин әйткәндәй, ул вакытка йә ишәк үлә, йә мин, дип фикер йөртәләрме…

Адреслы ярдәмнең дә мәгънәсезлеге бар бит. Әйтик , мәңге сәрхуш гаилә, дөрестән дә авыр яши, аларга нинди генә ярдәм күрсәтсәң дә алар ул ярдәмне ашап-эчеп бетерәчәк. Бәлкем, вәзгыятькә икенче күзлектән караргадыр: статистиканы матурлаудан туктап, халык нигездә 15 мең сум хезмәт хакы алганда, бездә уртача хезмәт хакы 30–40 мең сум дип шапырынмаска, ә бәлкем эшче куллар җитмәгән тармакларга игътибар итеп, тормыш алып барырлык хезмәт хаклары булдырырга, уртача хезмәт хакын кәгазьдә генә түгел, ә бәлки реаль 30–40 мең сумга җиткерергәдер. Алайса Совет чоры баласы буларак хәтеремдә калган партсъездлар, фәлән елдан фәлән уңышка ирешәчәкбез, һәркемгә аерым фатир, озакламый коммунизмда яши башлаячакбыз, ише шигарьләр хәтеремдә яңара. Шигарьләргә ышанмый хәзер халык, ул үзгәреш көтә. Ә Хисап палатасын җитәкләгән Кудрин әфәндегә совет милкен урлап баеп калган, бүген завод-фабрикалар биналарын базарларга арендага биреп тик торганда миллионлы дивидендлар алып ятучы елгыр байлар-олигархларны барларга, бу байлыкларның каян килгәнен ачыкларга, ни өчен бездәге миллиардерларның-миллионерларның Аллаһы биргән байлык – табигый ресурслар хуҗалары, ә чит ил миллиардерларының җитештерү, ай-ти технологияләр белән эш итеп баюы нечкәлекләрен өйрәнергә кирәктер. Менә шул чакта гаделлек урнашыр, хәерчеләр кимер, ил дә куәтле икътисадын булдырып, коррупцияне җиңеп дөнья лидерына әверелер иде. Ә бу рәвешле тегеләй санасаң да юк, болай да – юк. Авырлык белән яшәүчегә пенсия билгеләсәң дә, барып чыкмас. Әнә шуңа күрә дә гамәлләре белән дөнья дәрәҗәсендә аптырарга мәҗбүр итә торган батьколар белән генә дус булып яшибез дә инде. Дөресрәге, алар безнең аркада шулай яши ала, дөньяны гаҗәпләндерә, аптырата, куркыта ала. Узып баручы самолетны да туктатып тенти ала…

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Р.S. Сүз уңаенда исегезгә төшерәм: 7 – 17нче июнь аралыгында газеталарыбызга ташламалы язылу мөмкинлеге бар. Бары шушы ункөнлектә генә «Безнең гәҗит» 98 сум 94 тиенгә, ә «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите»нең һәркайсы 31 сум 50 тиенгә арзанрак буласы. Мөмкинлекне файдаланып калыгыз.

Комментарии