Почтаны эшләргә өйрәтик

Почтаны эшләргә өйрәтик

Бу көннәрдә телефоннарым тынып тормады. Сәбәбе язылу кампаниясе. Аның да ташламалы язылу буенча абунәче декадасы. Урыннардан газеталарыбызга яздыруда кыенлыклар тудыруда шикаятьләр килә. Вакыт кысан булу сәбәпле, мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кирәк булганлыктан, шәхси кесә телефоннарымны газетабызда игълан итәргә туры килде.

Беләсезме, мине аптыраткан вакыйгалар шактый булды. Бүгенге почтаның ничек эшләвен күреп аптырашта калдым. Бик күпләрнең артык түләнгән акчаларын кире кайтарттырырга туры килде. Урыннардагы операторлар, бездә программа газеталарыгызны күрсәтми, редакция хәл итәргә тиеш моны, дип мине аптыратты да. Гомумән, почта эшчәнлеге бик күпкә яхшыртуны таләп итә. Газеталарның вакытында килмәве, югалу очраклары турында да шикаятьләр чиксез. Редакциягә укучыларыбызга газеталарның вакытында китерелмәве буенча проблемаларны көн саен хәл итәргә туры килә. Урыннарда, әгәр сезгә газетаның килмәвендә редакцияне гаепләсәләр, ышанмагыз. Редакция почта белән төзелгән килешүне үти һәм басманы шул килешүдә каралган график буенча тарату оешмаларына тапшыра. Һәм без бу графикка бик тыгыз бәйләнешле. Безгә аны үти алмау финанс ягыннан кыенлыклар тудырырга мөмкин. Шуңа күрә почта бүлекчәләрендә газета килмәде, дисәләр ышанмагыз, таләп итегез, кирәк булса, почта хезмәткәрләренә шушы мәкаләне күрсәтегез. Алар газета килмәгән очракта, үзәк почтамтларына, ә тегеләре өскә таба шалтыратып таптырырга тиеш. Димәк, газета килмәде, редакция җибәрмәде дигән акланулар дөреслеккә туры килми. Бу искәрмәне мин инде ничәнче кат җиткерәм. Кызганычка каршы, шикаятьләр кимеми. Редакциянең почта хезмәтен башкарырга мөмкинлеге, вакыты җитмәсә дә, ул моны эшләргә мәҗбүр.

Әгәр таләп итеп тә газетаны китермәсәләр, кулыгызда язылу турында квитанция бар, килмәгән газетаның акчасын таләп итегез. Ярар инде, дип кул селтәмәсәгез иде. Ничәдер сум өчен димәгез. Эш анда түгел, хикмәт бит принципта.

Ә инде газеталарыбызга яздыруда кыенлыклар тудырылса, шулай ук редакция һәр очракны тикшерергә әзер. Кемнәрнедер ташламалы яздыру чорында кыйммәт бәядән яздырганнардыр, Сез дә редакциябезгә, турыдан туры үземә шалтыратыгыз.

Киләчәктә дә бергә булырбыз, үз хакыбызны таләп итә алырбыз, дип өметләнеп Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Почтаны эшләргә өйрәтик, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии