«Безнең гәҗит»кә язылу хакы 31нче мартка кадәр генә – 339 сум

«Безнең гәҗит»кә язылу хакы 31нче мартка кадәр генә – 339 сум

Бары 31нче мартка кадәр генә «Безнең гәҗит»кә, 2014нче елның икенче яртысы өчен, узган елгы бәядән дә арзанрак хакка, 339 сумга язылып калып була (бу редакциянең үз ташламасы). Өстәмә ташламаларга ия булган абунәчеләр, әйтик, сугыш ветераннары өчен язылу хакы тагын да арзанрак. Кызганычка каршы, бу 1нче апрельдән соң мөмкин булмаячак. 2014нче елның икенче яртысына 6 айга язылу хакы 1нче апрельдән 447 сум булачак. Мондый зур аерма күпләр өчен сизелерлек булганын аңлап, әлеге хәбәрне таныш-белешләрегезгә дә җиткерегез. Арзанлы «Безнең гәҗит»ле булу бары тик 31нче мартка кадәр генә мөмкин.

Димәк, шушы берничә көн эчендә почта бүлекчәләренә ашыгыгыз.

Кызганычка каршы, газетабызга арзан чакта Татарстанда гына язылып калырга мөмкин. Әгәр ел башында ук бәяләрнең шулай арттырылачагы турында кисәтелгән булсак, Татарстаннан читтәге укучыларыбыз өчен дә мөмкинлекләр тудырган булыр идек. Кызганыч, дәүләт һәм почта безгә, шулай ук укучыларыбызга көтелмәгән «сюрприз» ясады.

Әгәр 2014нче елның икенче яртысы өчен Татарстан почта бүлекчәләрендә 339 сумга яздырмау очракларына юлыксагыз, безгә хәбәр бирегез. Турыдан туры элемтә телефоны – 2487040, яисә 89046714090. Без һәрчак мәгълүмат бирергә әзер.

Газетаның Татарстандагы индексы – 16299. Каталогта 68нче бит. 31нче мартка кадәр 2014нче елның икенче яртысы өчен язылу хакы 339 сум, ә 1 апрельдән – 447 сум.

(Русиядә индекс: 60074)

Комментарии