«Ник пылау ашамыйбыз?»

«Ник пылау ашамыйбыз?»

Кемгә җиңел яшәргә? Бу сорау ничә гасырлар актуаль. Аны беренче тапкыр бөек рус классигы Николай Некрасов 1866нчы елда сораган. Аның шул исемдәге поэмасыннан соң ул канатлы афоризм булып, бүгенгәчә яши. Мөгаен, аңа җавап бик озак эзләнер. Минем «Безнең гәҗит»тә бу нисбәттән уйлануларым шактый еш бирелде. Бәлкем кабатланам да дыр инде, һаман бер балык башы бит. Менә Путин белән бәйле бер вакыйгадан соң шушы тапталган темага кабат әйләнеп кайтырга булдым. Һәм җавапны таптым: Русиядә 10800 сумга яшәү җиңел түгел икән. Ил хуҗасы Путин да, кистереп килешмәсә дә, авыр булуына шикләнми әнә.

Путин Петербугта шәһәрнең беренче мэры Анатолий Собчак һәйкәленә чәчәк салганнан соң шундагы халык белән очрашканда Зинаида Беликова исемле бер хатын ил башыннан «10800 сумга бер ай яшәп буламы?» – дип сорады. «Бик авырдыр дип уйлыйм», – дип җаваплады Путин. Әлеге хатын бик кыю булып чыкты: Президентның үз хезмәт хакы белән дә кызыксынды. 2014нче елда матбугат конференциясендә Русия нефте олигархы Сечинның хезмәт хакы белән кызыксынгач, Президент үзенең дә күпме алуын белмәвен, китергән хезмәт хакын санап тормый гына саклык хисабына күчерүен әйткән иде. Владимир Путин аны кабатлап тормады, тик үзеннән дә күбрәк алучылар булуын гына искәртте.

Әмма ханым, чынлап та 10800 сумга яшәве авыр булуын исбатлап, президентны ышандырырга, дәүләт билгеләгән яшәү минимумын азык-төлеккә җиткерергә кыен булуын аңлатырга тырышты. Мондый хәлдә ялгыз аналар ничек яшәргә тиеш, дип сорады. Ил башы хакимият гаиләләрне яклау буенча тулы бер программалар эшләтә, дип акланырга тырышты.

Соңрак президент сүзчесе Песков авызыннан да шушындый ук аклану яңгырады. Бу очракны аерым карарга кирәк, әлеге ханымның акчасы минималь хезмәт хакы күләменнән дә азрак бит, дип аптырады ул.

Әйе, программалар бар. Без алар турында ел саен ишетәбез. Кат-кат тыңлыйбыз, киләчәккә планнар корабыз. Әмма Петербургтагы ханымның 10800 сумга яшәвенә аптырыйбыз. Дөресрәге, моңа халык гаҗәпләнми, күпчелек шулай яшәгәч, Путин каршына очраклы рәвештә килеп чыккан ханым зарын кабул итү, шәрехләү реакциясенә карап, Кремльдә аптырыйлар кебек тоелды миңа. Соң, эшләнә, программалар бар бит… Әмма Кремльдә нәтиҗәләр белән кызыксынмыйлар күрәсең.

Узган ел туган көнендә Путин үзенә дә, ул чактагы Премьер Медведевка да хезмәт хакларын 4,3 процентка күтәргән иде (акчаң күп булса, 1 процент та зурайта, ә менә 10800гә ул сизелми дә). Нәтиҗәдә РБК чутлавынча, Путинның хезмәт хакы 773 400 булган. Ә Дмитрий Медведев узган елның октябреннән 618 700 сум алды. Бүгенге хөкүмәт рәисе Мишустин шул акчага разый булып килгәнме, бу хакта мәгълүмат таба алмадым. Моннан тыш та дәүләт чиннарының хезмәт хаклары узган көздә сизелерлек артты.

Ләкин Президент дөрес әйтә. Президент акчасы Русиядә иң зурысы түгел. Яндекс Игорь Сечинның көнлек хезмәт хакын (бутамагыз, айлык та, еллык та түгел!) 4 миллион ярым сум дип күрсәтә.

«Forbes» журналы мәгълүматларына караганда 2019нчы елда иң бай түрәләр арасында, Владимир өлкәсеннән Дума депутаты Павел Антов лидер – 10 миллиардка якын эшләп алган. Чиләбе депутаты Константин Струков 4 миллиард ярым тапкан. Барын да санап тормыйм. Миллиардерлар, миллионерлар арасында Татарстан депутаталары да, түрәләре дә җитәрлек. Тик 10800 сумга аптырап калган президент сүзчесе Дмитрий Песковның керемен генә әйтәм дә – ул аз түгел, 44 миллионга җитә яза – айлыкка күчергәндә 3 миллион 600 меңнән артык.

Әнә шул космик саннарны күргәннән соң, аларның аптыраганнарына мин гаҗәпләнмим. Сакаллы мәзәк бар бит: үзбәк ханына зарланганнар: «Анда халык ачлыктан кырыла, ярдәм кирәк», – дигәч – «Алар ник пылау ашамый?» – дип аптыраган хан. Бүгенге Русиядә байлар баей бара, ә хәерчеләр – хәерчеләнә. Песков уйлаганча, 10800 сум гайре табигый хәл түгел. Ил халкы тоташ диярлек шул пенсиягә яши. Беркөнне «Татмедиа» коллегиясендә почтаның бүгенге гаять авыр хәле турында чыгыш ясадым һәм мисалга авылымдагы почтальонның хезмәт хакын китердем. Минем авылымда почта ташучы, пенсияләр өләшүче, башка түләүләр җыючы, тагын олы сумка күтәреп кибеттәгегә караганда кыйммәтрәк товар сатучы, тагын әллә нинди страховкалар һ.б. эшләр, планнар йөкләнгән вазыйфалы Зөлфия 5200 сум айлык хезмәт хакы ала. Менә шул хезмәт хакына яшәп була микән?! Әгәр балаларың кечкенә булып, ялгыз да булсаң… Шуңа күрә бүген Русиядә хәерчеләр саны рәсми статистика күрсәткәнчә 20 миллион гына түгелдер, дип уйлыйм. 10 мең сумлык та айлык кереме булмаган кеше нәкъ менә шушы төркемгә керә дә инде. Күбрәк алучылар берничә эштә, яисә сменасын арттырып хезмәт куя. Беркөнне яңарак кына лаеклы ялга чыккан пенсионерны очраттым: минем әйбәт чыкты, 14 мең сумга якын, дип шатлана бу. 14 мең сум теге 10800дән күпмегә артык соң?

Инде бүгенге сөйләшүгә этәргән темага әйләнеп кайтсак, Путинның юлына килеп чыккан теге хатынның киләчәге өметле. Санкт-Петербургның Приморье районы хакимияте башлыгы Николай Цед ул сөйләшүдән соң Президентка сорау бирүче Зинаида Беликованың фатирында булган. Зинаида Беликовага клиникада эш тәкъдим иткәннәр. Шулай ук аның хәрби хезмәттән кайтып эш табалмый йөргән 22 яшьлек улына да эш табылган. Фатирларын да төзекләндерергә ышандырганнар. Димәк, проблемалар хәл ителә ала. Моның өчен күп тә кирәкми, тик Владимир Путинның күзенә генә чалынырга кирәк. Менә монысы инде ай-һай мөмкин микән?! Әле теге ханымның Путин юлына килеп чыгуы өчен, аның кәефен тикшермәгән, килеш-килбәтләрен белешмәгән махсус хезмәтләргә эләккәндер.

Инде теге халыкчан программаларга килгәндә, алар кабул ителә. Ләкин алар эшләсен, чынлап та нәтиҗә бирсен өчен продукция җитештерергә, ягъни ил казнасына керем кирәк шул. Ләкин бүген производство ярым үле хәлендә. Совет чорында завод-фабрикалар гөрләп эшли иде, өстәвенә табигый байлыклардан керем казнага керә иде. Ләкин бүгенге вәзгыять башка: табигый байлыклар аерым ширкәтләр кулында, алар бюджет хисабына ташламалардан файдаланып керемнәрне кесәләренә сала. Җитештерү юк. Димәк, казнаны баетуның бердәнбер юлы – салымнар кала. Социаль программалар рәвешендә күпмедер бирелгәндә, дәүләт салымнар, өстәмә хезмәтләргә түләүләр рәвешендә артыгы белән тартып та ала. Әнә юллар өчен түләү – «Платон» системасы, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар, түләүле парковкалар, чүп реформасы… халыктан акча җыюга корылган соңгы реформаларны санап чыгарга гына да күп вакыт кирәк булыр иде. Ләкин бу тармаклар да аерым ширкәтләр кулында. Димәк, ул акчалар турыдан туры казнага барып керми…

Финанс министры Антон Силуанов та салымнарның аеруча хезмәт өчен артык авыр булуын таныды. Хәзер эш бирүче взносларын гына да 30 процент түли. Моңа физик затлар керемнәренә салына торган 13 процентны кушарга кирәк. Онытмагыз, без әле кибетләрдә 18 дән 20 процентка күтәрелгән НДС та түлибез. Кыскасы, эшләп алган акчаның 70 процентлабы салымнар рәвешендә кире дәүләт казнасына алына. Хөкүмәттә проблеманы аңлыйлар, әмма гаделлек кенә ерак тора.

Песков Путин юлына килеп чыккан Зинаида Беликованың түбән хезмәт хаклары турындагы соравын шәрехләгәндә, русиялеләрнең кереме бик тиз артып китүен көтү мөмкин түгел, дип белдерде. «Ләкин халыкның яшәү дәрәҗәсе эзлекле күтәрелсен өчен күп эшләнә. Русиялеләрнең түбән кереме турында әйткәндә, президент Федераль җыенга юлламасында да бу хакта сөйләде. Керемнәрне арттыруга тулы бер программа юнәлтелгән» – диде ул.

Әйе, программалар яңартыла, яңалары кабул ителә… Ләкин кайчан булыр икән күтәрелеш? Русия табигый байлыклар энәсеннән котылып, савыгып, алга киткән технологияләрне эшкә җигеп промышленностен кайчан торгыза алыр икән? Кызганыч, бу сорауга җавап ишетелми, диярлек. Санкцияләр чолганышында калуыбыз шартларында эш программабыз да анык түгел… Реформа бары тик салым тирәсендә бөтерелә. Әлегә халыкның салым түләргә мөмкинлеге бар. Ә иртәгә?

Дәүләт программаларына халыкның тормыш дәрәҗәсе төшә, нишләргә дигән сорауга, ник алар пылау ашамыйлар, дип киңәш итәр дәрәҗәгә җитәбез бугай. Шунлыктан 10800 сумга яшәп буламы, дигән сорауга – бу гайре табигый хәл, мондый сорауны аерым карарга кирәк, дигән җавап яңгырамас иде. Тоташ ил шул акчага яши. Авылларда тулысы белән шундый керем, кайбер гаиләләр пенсионер әти-әниләре, әби-бабайлары акчасына көн күрә.

Әнә шуннан чыгып, Некрасовның «Кому на Руси җить хорошо?» дигән соравына, Сечиннарга, депутатларга, байлыкларга хуҗа булып алган олигархларга, дип җаваплыйм. Ә калганнар, болары халык – салым түләүчеләр, казна баетучылар… шул депутатларны, олигархларны, ягъни хуҗаларын, «ой, пардон» халык хезмәтчеләрен асраучылар гына – хуҗалар түгел…

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии