Русиядә рөхсәтсез чебеннәр генә очмый...

Русиядә рөхсәтсез чебеннәр генә очмый...

Русиядә 20 ел хакимият вертикале урнаштырыла. Илдә Путин күз уңыннан читтә чебен дә очарга тиеш түгел кебек инде югыйсә. Әмма... соңгы вакыттагы вәзгыять үзәкләштерүнең дә көрчеккә килеп терәлүен күрсәтә. «Чебен»нәрне Путиннан сорап та тормыйча очыра алалар икән. Хәтта президент сүзчесе дә ышанмады, бу фантастика, дип бәяләде.

Нижгарда яшәүче Чечняның югары суды экс-судьясы Сәид Янгулбаевның фатирына гражданнар киеменнән бер төркем бәреп керә. Грозныйдан көч структурасыннан икән, максатлары – гаилә башлыгын һәм аның хатынын Зарема Мусаеваны Грозныйга тикшерүчегә шаһит статусында илтеп җиткерү. Экс-судьяның кагылгысызлык иммунитеты аркасында аны калдырырга мәҗбүр булалар, ә менә олы яшьтәге ханымны, әле яңа гына таҗлывируска тест тапшырган кешене, шикәр диабеты белән авыручыны өстенә дә кидертмичә, ялан аяк өстерәп алып чыгып машинага утыртып алып китәләр. Инсулинын, башка даруларын да алдыртмыйлар. Урындагы прокуратура, көч структуралары, ФСБ бернинди реакция белдерми. Кая, нигә шушындый һөҗүм, бар да аптырашта кала. Чакырылган адвокатка, гаилә әгъзаларына карата көч кулланыла. Шунысы гаҗәп, Заримә Мусаева белән бәйле вакыйганы Кремль сүзчесе Дмитрий Песков: «Бигрәк фантастик вакыйга. Без расланмаган хәбәрләргә ышанмаска тырышабыз, бик үк дөрес булмаган заманда яшибез», – дип шәрехләде журналистларга. Соңрак Сәид Янгулов үзенең экс-федераль судья кенәгәсен күрсәтеп, бу вакыйганың дөреслеген әйтеп видеомөрәҗәгать тараткач та, Кремль шактый вакыт дәшмәде. Инде соңрак, гадәттәгечә, бу вакыйгада хокук саклау оешмалары шөгыльләнергә тиеш, дип сүзен япты.

Әлеге вакыйганың шаһитлары сүзләренә караганда, Заримә баскычта ук аңын җуйган, анда ковид авыруы да булырга мөмкин. Һәм урамдагы камералардан алынган видеокадрлардан күренгәнчә, аны башларына капюшон элгән курткалы ирләр ялан-өс колготкидан гына кар өстеннән өстерәп кара машинага утыртып алып китә. «Ят агент» дип билгеләнгәннән соң юридик агент итеп теркәлүдән баш тарткан иҗтимагый оешма – «Җәзаларга каршы комитет» ашыгыч рәвештә Европа кеше хокуклары судына, БМОның Европа Кеше хокуклары советы комиссарына мөрәҗәгатьләр юллаган. Шул ук вакытта Нижгар өлкә прокуратурасында да полиция тарафыннан реакция булмауга тиешле чаралар күрүне таләп итәләр. Президент каршындагы Кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова да Чечня прокуратурасына әлеге инцидентның законлымы икәнен тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Чечнядагы кеше хокуклары вәкаләтле вәкил Мансур Молтаев белән Грозныйдагы Тикшерү изоляторында утыручы Заримәнең әңгәмәсе күрсәтелә, анда тоткын үзен җәберләмәүләрен, дарулар алуларын, яхшы мөнәсәбәттә булуларын әйтә. Ләкин ул көч-хәл белән генә телен әйләндерә, күзләре йомылып китә. Урындыкта хәлсез утырганлыгы күренеп тора.

Бу гаиләнең Чечнядагы туганнары да бүген элемтәгә чыкмый, диелә хәбәрләрдә. Экс-судья үзе кызы белән Русиядән чыгып качкан.

Әлеге гаилә, аларның балалары Чечняда Рамзан Кадыровка оппозициядәге телегармм-канал оештыруда гаепләнә. Чечня башлыгы: «Алар террорчы, кулга алынырга, каршылык күрсәтәләр икән, атып үтерелергә тиеш, аларның урыны төрмәдә яки җир астында», – дип белдерде. Чечня башлыгы моның белән тукталып калмады, хокук яклаучы Игорь Кляпинны һәм «Новая газета» журналисты Елена Милашинаны да «террорчылар» дип белдерде. Аларның да урыны ирекле җир өстендә булырга тиеш түгел икән. Дөрес, бу сүзләрне дә Песков чынга алырга киңәш итмәде. Бу федераль үзәк фикере түгел, бактың исә, Рамзан Кадыровның шәхси фикере. Әгәр кемгәдер яла ягылган икән, шәхесеңне судта якларга мөмкин икәнен искә төшерде Кремль сүзчесе.

Менә шушындый детектив кино. Тик кино түгел, бүгенге тормыш.

Тулаем дотациядә утырган Чечня башлыгы Чечняда гына түгел, Русиянең теләсә кайсы почмагына барып шулай махсус операцияләр оештыра ала икән, бу аның кодрәте киң, вәкаләтләре чиксез, дигәнне аңлата. Инде шактый вакыт Русиядә ике кешенең сүзе сүз: берсе – Путинныкы, икенчесе – Кадыровныкы. Путин сүзе бөтен Русиядә сүз итеп кабул ителә һәм йөгереп үтәлә, әмма Чечняда түгел. Ә Кадыровның Чечняда үз кануннары, теләсә, аны теләсә кайсы төбәктә үтәтә дә ала.

Чечня Мәскәү акчасына яши. 33 млд сум акча бирелә бу республикага. Русиянең 72 төбәге, шул исәптә Чечня да 13 донор-төбәк хисабына яши. Донорлар арасында Татарстан беренче урында. Димәк, безнең акчабызга Чечня башлыгы безгә килеп безне кыйнап яисә безне урлап та алып китә ала, булып чыга. Соңгы елларда Чечня турында дәүләт эчендә дәүләт, дип бәяләнгән шәрехләмәләрне еш ишетергә туры килә. Халык-ара мәсьәләләрдә дә Кадыров барыннан да узып сөйли, хәтта яный да. Әнә Путинны да тәнкыйтьли, баксаң, ул Путин урынында булса, Украинаны әллә кайчан басып алган буласы икән инде. Урынында булсам, дигәннән, Алла сакласын. Владимир Путин алга таба президент канәфиендә буласымы, юкмы – әлегә анык түгел, яше дә бара. Ә Рамзан әле яшь... Тик, Алла сакласын, дип сискәнеп китәргә кирәк аның амбицияләреннән. Көпә-көндез кеше урлау, күрәләтә торып кешеләрнең югалуы, ачыктан-ачык янаулар белән эш итүче кеше, гомумән, хакимият тирәсендә булырга тиеш микән. «Живем по понятиям»нең тамыр җәя баруы куркыта мине бу илдә.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии