Акланасы һәм акланмаган өметләр

Акланасы һәм акланмаган өметләр

Хөрмәтле укучым! «Безнең гәҗит»нең бу 2019нчы елдагы соңгы саны. Без сезнең белән кабат киләсе елда – 9нчы гыйнварда очрашачакбыз. Кем беләндер, бәлкем, аерылышабыз да дыр. Әле кичә генә редакциябез телефонына укучыбыздан килгән бер смс хәбәрне күреп алдым: «Газета ул журнал түгел, ник аны «яшерелгән тарих» белән тутырасыз, мин башка язылмам инде», – дигән ул. Мин бу укучыбызның телефонына шулай ук смс хәбәр җавапладым: «Хәбәрегезне әле күрдем. Гафу. Язылмагыз. Яшерелгән тарихны яшерешергә өлеш кертегез!» – дидем.

Вахит Имамовның бу китабын экстремистик китап дип бәяләргә тырышып, тыю өчен суд-мәхкәмә эшләре бара. Суд киләсе елда эшен дәвам итәчәк. Ә әлегә документаль әсәр экспертиза уза. Әлеге китапны ни сәбәпледер, мин дә үз вакытында укымый калганмын. Укучыларыбыз да бастыруыбызны сорап мөрәҗәгать иткәч, аны тәкъдим иттек. Әсәр әле тыелмаган, моны эшләргә мөмкин. Әгәр тыелса, аны шәхси китапханәдә саклау да тыелыр иде. Минем кебек күпмеңләгәннәр аның белән «Безнең гәҗит» аша танышты, кемнәрдер кабат исенә төшергәндер. Күп санлы укучыларыбызның рәхмәт әйтеп шалтыратулары, хатлар язулары бу гамәлебезнең изге эш булганын раслый. Аннан соң без аны безгә хәбәр җиткергән укучыбыз кебекләрнең мәнфәгатьләренә кагылмый үтәдек. Газетабызның бер санын 24 битле итеп чыгарып, шул китапны бастырдык. Бу редакциябезнең үз хисабына башкарылган эше.

Әлеге китапта татарның ачы язмышы, халкыбызга карата күрелгән геноцид сурәтләнә. Аңсыз, тамырсыз, телсез халык кирәк киләчәк өчен. Моның өчен чынбарлыкны, чын хакыйки тарихны яшерергә, тыярга, ялган таратырга кирәк. Ә бу китапны укыгач, чынлап та ата-бабаларың өчен горурлану, соклану һәм гаделсезлекләргә нәфрәт хисләре барлыкка килә. Кызганыч, әлеге китапны укырга теләмәгән кешеләргә, хаклыкны белергә теләмәүчеләргә бер ни дә әйтеп булмый. Аларны кызганам һәм алар өчен йөрәгем авырта. «Папа-мама» булып манкорт тәрбияләүчеләр шулар инде.

Әле яңа гына Арча районы Яңа Кенәр авылындагы туган мәктәбемдә ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүгә багышланган, мин укыганда директор булган, күренекле педагог Рәгыйб Халитов исемендәге фәнни-гамәли конференция булды. Укучыларның хезмәт җимешләренә, булдыклылыкларына сокланып жюрида эшләдем. Бәйрәмгә күрше Мари Иле һәм Пермь краеның Барда районы мәктәпләреннән дә укытучылар килгән иде. Мари мәктәпләре укытучыларыннан татар һәм мари телләренең язмышы белән кызыксынам. Татар теле әлегә эләгеп калды, ә менә мари теле урынына хәзер марилар да, татарлар да урыс теле укый. Элек ул дәүләт теле буларак мәҗбүри иде. Тел тирәсендәге вәзгыятькә ата-аналар сөенде генә, әйтерсең, мари, татар телләрен укып балалары надан кала, дип сөйләде уфтанып укытучылар.

Ахмаклыкка чикләр юк шул. Надан ниндидер тел өйрәтмәгәннән генә галим булып китми. Менә шушы хакыйкатьне аңлый алмаган ата-анага ни дисең инде. Чит илләрдә булгалыйм: бары Русиядән килгәннәр генә бер тел дә белми. Мин исә төрки халыклар белән ачтан үлмәслек дәрәҗәдә булса да аңлаша алам әле.

Әнә шулай телсез калдыру буенча 2019нчы ел да элеккеләреннән аерылмады. Үзе татар булмаган педагог Шмаковның Казандагы «СОлНЦе» мәктәбендә генә татар мәгарифе сакланып калды бугай инде. Моның өчен Шмаков прокуратура эзәрлекләвеннән гаҗиз булып, катлы-катлы штрафлар билгеләгән суд карарларын үтәргә, судлашырга мәҗбүр булса да.

2020нче ЕЛДАН НИ КӨТӘБЕЗ?

Тел мәсьләсендә, сүз иреге тирәсендәге вәзгыятькә килгәндә мин ак өметләр күрмим. Әле ел ахырында гына физик затларга да «ят агент» ярлыгы тагарга мөмкинлек бирә торган канун кабул ителде. Аның үзгә фикерлеләрнең авызын каплау максатын куйганлыгын аңлау кыен түгел. Мин инде 2020нче елны эчке бер шомлану белән каршы алам: киләсе елда миңа үземнең «чит ил шпионы» булмавымны исбатлап мәшәкатьләнергә туры килмәгәе. Чөнки кыю сүзле басма булуыбыз өчен кайбер даирәләрдә эч пошуларын һәрдаим сизеп торам.

Ә инде икътисадый өлкәгә килгәндә быелны анализласак: уңышларыбыз сөенерлек түгел. Дөрес, рәсми саннарга ышансак, инфляция дәрәҗәсе зур булмады – 3,5 процент. (Рекорд – 2017дә иде – 2,5). Әлеге санга ышансаң, халыкның бөлгенлеккә төшү процессы сүлпәнәйде дияргә мөмкин. Тик хаклыкта бу шулаймы соң, халыкның сатып алу мөмкинлеге түбәнәюгә бәйле түгелме?! Үлем арта: ил халкы быел гына да 300 мең кешегә кимеде. Демографик кризисның сәбәбе авыр 90нчы елларда балалар аз туу белән генә аңлатылмый. Сәламәтлек саклау реформасының көрчеккә терәлүен бүген тешен кысып кына булса да рәсми хакимият тә таный. Даими кыскартулар, оптимизация бүген җимешләрен бирә. Үлем арту шуның белән дә аңлатыла. Бу исә озын гомерлегә әйләндек дип пенсия яшен арттырып кую фонында бөтенләй мәсхәрә булып тоела.

Иминлек ягыннан да 2019нчы ел тыныч булмады. Террорчылык шомландыра. Аеруча телефоннан шалтыратып янаулар артты. Ноябрь ахырында гына да Мәскәүнең 170 мәктәбеннән кешеләр эвакуацияләнде. Мондый шалтыратулар Русиянең башка шәһәрләрендә дә күп. Казанда да ешайды (бу хакта 7нче биттән укыгыз). Кызганыч, күпләрнең тынычлыгын алган, күп миллион сумнарга төшкән бу күңелсез күренешнең гаеплеләре ачыкланган очраклар турында ишеткәнем юк. Рәсми булмаган чыганакларда, бу хәл көч структуралары тарафыннан махсус оештырыла, дигән фаразлар да бар. Моңа ышанасы килми, әлбәттә. Ачыклык булмаганда имеш-мимешләр төп версия була шул.

Һәм бу мәхшәр күмәк психозга сәбәпче була ала. 19нчы декабрьдә Мәскәүнең Лубянкасында ФСБ бинасы янында Евгений Манюров атыш оештырган. 1 кеше һәлак булган, 5 кеше яраланган, җинаятьче үзе дә атып үтерелгән. Җинаятьче бүгенге психоз корбаны булырга мөмкин. Ул бит чекистларның профессиональ бәйрәме көнендә ФСБ бинасын штурмлаган. Янәшәдә кибетләр, тормыш кайный… Бүген ФСБ хисапларында бик күп терактларны кисәтү турында мәгълүматлар ишетелә. Кораллы кешенең ФСБ бинасына якын килүе никтер беленми калган. Евгений НОТ оешмасы әгъзасы булган диләр. Ә бу оешма – митингларда провокацияләр, протест активистларын гаепләрлек акцияләр оештыручы, буяулар атучы, махсус оештырылган патриотизм төркеме.

Бүген мин балаларым белән урамда, өйдә тыныч, имин була аламмы? Хәер, бу нисбәттән көч структуралары кая гына җитешсен?! Аннан соң бүгенге вәзгыятькә күз салсаң, җәмгыятебезгә Манюров кебек коралланган психлар куркыныч түгел кебек тоела, бүгенге хакимият эшеннән канәгать булмаган либераллар, протест акцияләрен оештыручылар, чүп яндыру заводларына каршы көрәшүче экоактивистлар куркынычрак бугай. Аларны куып тарату, кулларын ялгыш юнәлештә болгап, яисә пластик стакан атып көч структуралары вәкилләренә чиксез физик авыртынулар, әхлакый зыян салган протестчыларны утыртып бетерәсе бар. Бу хәлне Президент В.Путин да шәрехләде: бүген пластик стакан атар, иртәгә таш һәм алга таба… Законнарны үтәргә кирәк.

Килешәм: тик шул ук росгвардиячеләрнең хатын-кызларны чәчләреннән өстерәп йөрүе, күсәкләр белән кыйнау, бер гаепсез кешеләрне утырту, нахак гаепләр тагып суд эзәрлекләүләре закон буенчамы?

Путин чираттагы матбугат конференциясен уздырды. Ул чираттагы рекорд дип шәрехләнде. Әйе ул инде менә 15нче тапкыр шулай итә. Монысы – юбилей очрашуы да үзгә булмады. Сораулар арасында алдан әзерләнмәгәннәре булганы да сизелде. Путин бик дөрес сөйли. Тормышны яхшыртасы, тәртип урнаштырасы… Путин шундый киләчәк вәгъдә итә. Мин дә шундый киләчәк телим. Әмма без аңа таба барабыз кебек түгел миңа. Премьер-министр Медведев журналистлар белән үз очрашуында илгә аяусыз һәм мәгънәсез бунт янавыннан шикләнүен белдерде.

Аллага тапшырдык. Илләребез тыныч, имин булса иде. Яңа еллар яңа куанычлар, яңа шатлыклар алып килсен һәркайсыбызга!

Иң изге теләкләр белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии