- 24.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Миңа соңгы вакытта мөхәррир сүзен язу кыенлашты әле. Тема үзгәрми: «бер үк балык башы» туйдырса да, башкача мөмкин түгел. Соңгы вакытта вәзгыять катлауланды. Һәм якын киләчәктә генә мин, әле күңелләребез тынычланып, иртәгәге көннән курыкмый тынычлап йокларга ята башларбыз, дип өметләнмим.
СУГЫШЛАР КАЙЧАН БЕТӘР ИДЕ?
Инде менә ничә атна рәттән террорчылык турында язам. Күп очракта террорчылыкның сәясәтчеләр хаталары аркасында туганын да кабат-кабат искәртергә туры килә. Әйтик, Сүриядә хәрби хәрәкәтләребез.
Гамәлләре белән чынлап та куркыта торган коточкыч вәхшилекләр кылган ИГИЛга каршы көрәштә без ялгыз түгел, әмма, иң аянычы – башкалар белән килешә алмыйбыз. Илен гражданнар сугышына җиткергән, һәм террорчылар дәүләтенә бүлгәләнеп беткән Сүрия президенты Асадны саклап калдырырга теләп, Асадка каршы баш күтәргәннәрне, хәтта шул ИГИЛга каршы сугышучы баш күтәрүчеләрнең дә һавадан тетмәсен тетәбез. Әле һавадан гына түгел, Сүрия җиренә җир өсте гаскәрләрен кертү тәкъдиме дә Мәскәүдә ешрак яңгырый. Тик, дөньяны канга батыруны максат итеп куюны җиһат дип игълан иткән фанат башкисәр террорчыларга каршы безнең кемнәр барып сугышыр?! Украинадагы кебек, отпуск алучылар тупланырмы? Гомумән, газетабызның узган санында Чечен сугышында гына да 20 меңләп Русия хәрбие үтерелүе, әмма сугыш турында карарлар кабул итүче депутатлар, хакимнәр балаларының әлеге һәлак булучылар исемлегендә булмавын язган идек. Ил агайлары кайнар нокталарга үз балаларын җибәрсә, сугышлар күптән бетәр иде инде.
Инде менә Сүриядәге вәзгыятьнең ЧИРАТТАГЫ КОРБАННАРы барлыкка килде. 24нче ноябрьдә Төркия Сүрия чигендә Русия хәрби очкычын бәреп төшерде.
Төркия үз һава киңлегенә кергән очкычка кисәтүләр ясаганын белдерә. Русия саклану министрлыгы очкычның Төркия һава киңлегенә керүен кире кага. «Очкыч Сүрия һава киңлегеннән чыкмады, бу очышларны контроль итүче җиһазларда да теркәлгән», диелгән Русия белдерүендә.
20нче ноябрьдә Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов Төркиянең тышкы эшләр министрлыгына чакыртылды, аңа Русия һава көчләренең Сүрия белән Төркия чик буенда яшәүче төрекмән авылларын утка тотуына шелтә белдерелде. Октябрь аенда Русия очкычлары берничә тапкыр Төркия һава киңлекләренә кереп чыкты. Төркия шуннан соң аларны бәреп төшерәчәген белдергән иде.
Русиянең СУ–24 хәрби самолеты Төркия чигеннән ерак түгел Сүрия җирендә, баш күтәрүчеләр карамагындагы территориядә һавадан атып төшерелгән. 2 пилот катапультка басып өлгергән. Бу язманы әзерләгән вакытта аның берсе һәлак булган, ләкин ул табылмаган, ә икенче пилот әсирлеккә алынган, дигән хәбәрләр бар иде. Сүрия ягында Асадка каршы баш күтәргән көчләрнең вәкиле белдерүенә ышансаң, пилотны Русия тарафыннан тоткарланганнарга алмаштырырга әзер булулары да мәгълүм иде.
АРАЛАР ЕРАГАЯ?
Владимир Путин бу фаҗигане, Төркия тарафыннан аркага көтелмәгән кадау, дип атады. Төркиянең иң беренче булып НАТО һәм БМО белән киңәшләшергә җыенуын кискен гаепләде: «Әйтерсең, Төркия очкычын без бәреп төшергән», – диде ул.
Әлеге вакыйга ике ил арасында, болай да салкыная барган мөнәсәбәтләрне тагын да суытмасмы соң? Русия Европа, АКШ тарафыннан изоляцияләнгәч, Европага да, Америкага да сак караган Төркия белән дустанә мөнәсәбәтләрен ныгыта да алган иде бит. Әмма Төркиянең НАТО әгъзасы булуын онытмаска кирәк. Бу тиз арада беленер: Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган декабрьдә Русиягә килергә тиеш иде. Матбугат чаралары аның Казанга килү ихтималын да әйтте, әмма ул соңыннан кире кагылды.
Рәҗәп Тайип Эрдоган Казанга 2011нче елның мартында Төркия премьер-министры сыйфатында килгән иде һәм Казан университетында ясаган чыгышында Тукайның «Туган тел» шигырен дә сөйләп күрсәтте. Шулай булгач, алай-болай ике ил арасында мөнәсәбәтләр самолет низагы аркасында суынса, Мәскәү тагын Казанны файдаланырга мөмкин.
БЕРЛӘШЕРГӘ КИРӘК. ӘММА…
Русиянең хәрби самолеты һәлакәтенә кадәр Мәскәүдә үтә җитди сөйләшү булды. ДәүДума белән Федерация Шурасы берләштерелгән утырыш җыеп террорчылыкка каршы көрәшне кискенләштерү турында сөйләште. Бу ике палата бергәләшеп бик еш утырмый. Соңгы утырыш Кырым Русиягә кушылгач кына җыелган иде. Минем карашымча, бу җыелыш әһәмиятле булырга тиеш иде, әмма аның кабул иткән карарларын, андагы чыгышлар белән танышкач, яңалык күрмәдем. Әгәр, халык язмышы өчен борчылучылар шулай җыелышып, илдә коррупцияне авызлыклау, инфляцияне җиңү, илнең икътисадын күтәрү, Русиядән китәргә теләүчеләрнең артуы, капиталның читкә чыгуы турында сөйләшсә, афәрин, дияр идем. Җыелышта болар турында сүз булмады. Террорчылыкка каршы көрәшне көчәйтергә, һәм бу көрәштә бар дөньяны берләшергә чакырдылар. Бу нисбәттән, Русияне ялгыз көрәшүче итеп күрсәтергә тырышу сизелде. Кыскасы, Русия генә нәтиҗәле көрәшә.
Русиянең алга сөргән сәясәте никтер урынлы сораулар тудыра. Әйтик, Мисырдагы 224 кешебезне һәлак иткән самолет шартлавын АКШ, Лондон, һам тагын күпләр баштан ук теракт, дип бәяләде. Әмма без генә бу версияне кабул итмәдек. Тикшерергә кирәк иде диярсез. Кирәк, әмма Лондон белгәнне без белмәдекме, безгә тикшерергә мөмкинлек булмадымы? Ләкин, бу һәлакәтне безнең Сүриядәге гамәлләребез белән бәйләргә ярамый иде: Мәскәүнең бар карары да дөрес икәнне күрсәтү өчен. Париждагы канлы вакыйгалар килеп чыкты, һәм теракт икәнен танырга мөмкин булды. Ә аңарчы самолет иске, аларның очышын тыярга, дип үз кешеләребезне гаепләргә тырыштык…
Дөресендә, терроризмга каршы дөнья берләшкән инде. Шул ук ИГИЛны дөньяның 65ләп иле уртак дошманы дип саный һәм террорчыларны юк итүдә теге яки бу дәрәҗәдә катнаша. Кызганыч, бу нисбәттән координацияле эшчәнлек кенә җитми. Сүрия белән Төркия чигендә Русия хәрби очкычы бәреп төшерелү – моның күңелсез дәлиле. Минемчә, илләр, шул исәптән Русия дә, бернинди алшартлар куймый, уртак килешүләр нигезендә юк итәргә тиеш террорчыларны. Кызганыч, бүген Русиядә тыелган Ислам республикасын дөньяда, шул исәптән Русиядә дә Исламга каршы куярга тырышу омтылышы сизелә. Юкса, Рамзан Кадыйров белән килешәм: ул Ислам республикасы түгел, иблисләрнеке. Бер гаепсез кешеләрне юк итүчеләрне Ислам белән янәшә куярга ярамый.
ЮЛЛАРДА БУНТ
Террорчылык белән бәйле хәлләр, Русиядәге эчке вәзгыятькә игътибарны бөтенләй юкка чыгарды, дияргә була. Әгәр, Мәскәү акыллы гамәлләр кылмаса, ташламаларны акчалаштыру китереп чыгарган 2005нче елгы бунт вәзгыяте кабатланырга мөмкин, дип уйлыйм. Бу көннәрдә, Русиядә ерак юлларга йөк ташучылар баш күтәрә. Авыр йөк машиналары өчен юлда акча түләү кертү барып чыкмады. «Ростех» чираттагы тапкыр эшен оештыра алмады. Экспертлар, дәүләт тарафыннан бу оешмага һәрчак зур эшләр тапшырылганын, һәм рәтле-башлы башкарып чыга алмауларын искәртә. Әйтик, самолетлар белән йөк ташырга алынгач, бурычка батты. «Аэрофлот» әле һаман шул сазлыктан чыгып җитә алмый. Менә бу түләүле юллар проекты буенча да тендер уздырылмаган, проект тикшерелмәгән, иң аянычы: ул сынау үтмәгән. Нәтиҗәдә юлларда озын чиратлар, йөк ташуда өзеклекләр барлыкка килде, бәяләр артты. Икътисадчылар Кремльнең әлеге ялгышы, инфляциянең тагын да югарырак темпта өскә үрләвенә сәбәпче булачак, дип фараз итә.
Менә шушы фонда популистлар да барлыкка килде. Популистларның кайда тупланганын беләсездер инде… Минемчә, бүген популист булмасаң, депутат була алмыйсың. Бер Жириновский үзе генә дә ни тора?! ДәүДума депутаты, «Бердәм Русия» вәкиле Евгений Федоров еракка йөк ташучыларга рәсми мөрәҗәгать белән дә чыкты. Баксаң, алар бу баш күтәрүне АКШ кушуы буенча оештырган икән. 90нчы елларда шул ук АКШ кушуы буенча шахтерлар забастовка оештырып, Горбачевны эшсез калдырдылар, СССРны җимерделәр, янәсе. Юлларда түләү кертү Путинга каршы эшләүчеләр гамәле икән. Ә шоферлар, шулай тузынып, Путинга каршы, булып чыга. Демократия яклы оппозиционерларны авызлыкларга, йөк ташучылар турындагы хәбәрләрне тапшырмаска, информацион блокада булдырырга тәкъдим итә депутат.
Кайчандыр бу депутат, Виктор Цойга да җырларны ЦРУ язып торган, дип белдергән икән. Интернет форумнарда шундый хәбәр бар иде. Мин моны тикшерә алмадым, интернетта казынырга вакытым да, теләгем дә юк. Әмма безнең депутатларыбызга да психолог ярдәме кирәк, дип уйлыйм.
ПУТИН КАЙДА ИКӘН?
Кремль вәзгыятьне кулдан ычкындырмас, тиздән эчке проблемаларыбызны да, юллардагы бунт турында да Путин үзе белер. Һәм мәсьәлә хәл ителер. Вәзгыять тынычланыр. Теге чакта шәһәрара электричкаларны йөртә башлау кебек. Әлегә Путин белми торгандыр юллардагы вәзгыятьне.
ЙОМГАК ӨЧЕН:
«Уңышлы һәм акыллы» сәясәт әнә Кырымны һәм Украинаны бәхетле итте. Кырым бүген утсыз утыра. Ә Русия элекке елларда җыелган мая – резерв фонды хисабына гына яши. Эчке проблемаларны оныттырырга террорчылык, Иблис республикасы – ИГИЛ, Сүрия бар. Ә Украина бүген онытылды диярлек.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии