- 24.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №41 (19 октябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Казанның Вахитов районы Җәмәгать суды Хәтер көнендә катнашкан Марат Җәләлиевка бер мең сум штраф салды.
Марат Җәләлиевның «Азатлык» радиосына биргән аңлатмасына караганда, аны Хәтер көненнән кайтып барганда үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныткан, рәсми кием кимәгән ике кеше, документ күрсәтмичә, бер машинага утыртып алып киткән. Нәтиҗәдә, ул полиция бүлегендә 2 тәүлек тоткарланган. Марат үзен, бер гаепсезгә ирегемнән мәхрүм иттеләр, дип саный.
«Бу 15 октябрь, шимбә көн иде. Мин моны Хәтер көнендә катнашканым өчен, дим. Чөнки аларның мине баштан ук күзәтеп йөрүләрен сизгән идем инде», – ди ул.
Ә менә суд утырышы ябык үткән. Анда кызыксынучылар гына түгел, полиция хезмәткәрләре дә кертелмәгән. Чөнки Марат утырышка дип килгән полиция хезмәткәрләрен танымавын, аларның утырышта катнашуларын, шулай ук дини сәбәпләрдән үзенең фотосурәткә һәм видеоязмага төшәргә теләмәвен белдергән.
Марат үзе ни өчен хөкемгә тартылганын белми. Гәрчә, шул ук радиога, кузгатылган эшнең асылын аңлавын әйтеп, миңа күп дигәндә 15 тәүлек ирегемнән мәхрүм итү яный иде, дип белдерсә дә.
БАШБАШТАКЛЫК ҖИТӘРЛЕК
Әлбәттә, закон бозып тоткарлаулар, хокук саклау, суд системасындагы башбаштаклык – адым саен. Хәтта нахакка төрмәгә ябылганнар да җитәрлек. Без бу хакта еш язабыз. Менә «БГ»ның чираттагы санында да шундый язма әзерләнә. Шикле, тикшерелмәгән фактлар бихисап. Әмма кешене ашык-пошык әфтәрләп төрмәгә озаталар…
Маратның полиция бүлегендә 2 тәүлек тоткарлануына Казан хокук яклау үзәгендә дә аңлатма бирделәр. Үзәк җитәкчесе Игорь Шолохов сүзләренчә, Татарстанда хокук бозып тоткарлаулар еш булып тора. Хәтер көнендә тоткарланып ике тәүлек полиция бүлегендә утырып чыккан Марат Җәләлиев белән булган хәл беренче очрак түгел.
«Әгәр кем дә кем Марат Җәләлиев хәлендә калса, ягъни билгесез кешеләр документларын күрсәтмичә, бернинди аңлатусыз тоткарлап машинага көчләп утырта башласа, башта документларын таләп итәргә һәм нигә шикләнүләрен сорарга, таләпләр үтәлмәгәндә, каршылык күрсәтергә кирәк. 15 октябрьдә Җәләлиев белән булган хәл – кеше хокукларын күрәләтә тупас бозу, – ди ул. – Полиция турындагы канун нигезендә полиция хезмәткәре үзенең таныклыгын ачып күрсәтергә һәм аның белән танышу мөмкинлеге бирергә, аннан соң хезмәткәр кешене ни өчен тоткарларга җыенуларын әйтергә тиеш. Тоткарлау өчен ике сәбәп булырга мөмкин: я җинаять кылуда, я тәртип бозуда шикләнү».
ЯСАЛМА КАҺАРМАН
Мин бүген теманың әле яңа гына бәян ителгән өлешенә артык тукталмыйча, икенче ягын искәртмәкчемен.
Хәтер көнен калдырганым юк. Быел аны мин алып бармадым. Әмма шунысы: Марат анда шунда ук күзгә ташланды. Ул кигән каскага тасма бәйләнгән һәм «F…k (сүгенү сүзе) Russia» дип язылган иде.
Бу темага тукталасы түгел идем. Чөнки җитди вакыйгалардан клоунада оештыруга бик каршымын. Әмма аерым форумнарда бу кешедән милли каһарман ясарга ниятләү сизелгәч, дәшми кала алмадым. Әлеге хәл турында «Азатлык» радиосы форумына үз фикеремне белдердем. Чынлап торып, мәйданда сәер каскалы кешене алгы сафта күрүгә, иң элек Бөек Ватан сугышы турындагы киноларда гына күргән фашистлар күз алдыма килеп басты. Мәйданда ук өркеп куйдым. Нигә кирәк иде инде бу күренеш? Ни майтарабыз моның белән, дидем. Һәм ялгышмадым. Татарларда, мөселманнарда болай да илне җимерүчеләрне, террорчыларны танырга күнеккән шовинистик рухтагы мәгълүмат чараларына азык булды бу. Хәтер көненең мәгънәсе дә, ни өчен үткәрелүе дә онытылды: татарлар НАТО каскасы киеп алган… Ярый инде, минем кебек, бу касканы фашистик символ белән чагыштыручы табылмады. Үземнең арттырып җибәргәнемне аңладым, ләкин, нишлим, иң беренче туган тәэсирем шул булды. Ихластан шуны әйттем дә. Бу хактагы репликам «Азатлык» форумында чыккач, мин инде үземнең сырхау, мескен, органнарга сатылган сатлыкҗан, милләткә каршы эшләүче бер адәм икәнемне аңладым. Менә бит, хикмәти кода, диярсең… Каян белер идем әле, кемгә сатылганымны, кемгә хезмәт иткәнемне, Чаллыдан Зөбәер Мифтахов дип исемләнгән, һәм дә тагын үзләренә әллә нинди кушаматлар тагып бетергән форумчылар күземне ачмаса.
Зөбәер әфәнде күптән, җае чыккан саен төрле форумнарда гаепли мине. Сәбәбен бу юлы гына аңладым. Мин аның мәкаләләрен бастырмаганмын. Тик әлеге инсанга аңлата алмадым, газетада мәкалә бастыру өчен, иң беренче чиратта, ким дигәндә, аны редакциягә тапшырырга кирәк. Ә минем Зөбәер әфәндедән, почта аша да, электрон адрестан да хат-белдерү алганым юк. Аннан мин, ул төзегән текстларны тәрҗемә итү, тикшерү программасын да сатып алмаганмын. Чөнки ул миңа кирәк түгел. Менә шуңа күрә мин начар кеше икәнмен. Хәзер аның, үземнең этҗан икәнемне исбатлаган хатларын интернеттан килми торган итеп көйләргә мәҗбүр булдым. Нишлисең, мондыйлар белән еш аралашырга туры килә. Көз бит.
Үземне әйбәт кешегә санамыйм. Әйдәгез, акыллырак, аеграк булсак идек. Һәрнәрсәдән шау ясамыйк, үзебезнең үк адәм көлкесенә калуыбыз бар.
КИЧЕРҮНЕ СОРЫЙК
Тагын шул ук Марат оештырган «каскалы җәнҗал»га кайтыйк. Хәтер көнендә Ирек мәйданында халык елдан ел сирәгәя. Беренчедән, һаман да шул бер балык башы – азатлык дип шаулашабыз. Мәйданны агрессив чыгышларга күмәбез. Икенчедән, менә шушындый сәер каскалы яшьләребез дә куркыта халыкны. Марат үзен динле саный. «Азатлык» радиосына аңлатуынча, фотога төшәргә теләми. Шул рәвешле суд та ябык үткән. Әмма судта болай да фотога төшермиләр. Аңа һәр ике якның да рөхсәте һәм судның килешүе кирәк. Полиция вәкилләре дә кертелмәгән. Нидер аңлашылып бетми. Алдан төзелгән сәхнә әсәренә охшап тора бу. Марат әфәнде фотога төшәргә теләми, әмма мәйданда игътибар үзәгендә ул булды. Фотографлар, сине, мине, башкаларны күрмәде анда. Бар да Маратны төшерде. Ә «Азатлык» радиосы судтан соң да бастырып төшереп алган…
Бу егетне милләтебезне «Болгар» дип атау өчен җан атучы дип тә аңлаттылар миңа. Анысы, әлбәттә, һәркемнең үз ихтыярында. Үзен урыс дип таныткан татарлар булуын да беләм. Ә менә Хәтер көненнән шау-тамаша оештыра алган Маратка афәрин. Инде 1 атна үтте. Хәтер көне, аның әһәмияте, тарихыбызны барлау турында сөйләшмибез, Марат Җәләлиев турында, ул ник башына шундый сәер каска кигән, дип бәхәсләшәбез. Булдырдың Марат. Шулай дәвам итсәк, циркка барасы юк. Фантазияләрегезне эшкә җиксәгез, киләсе елларга кешеләрне куркытмый торганрак тамаша уйлап табыгыз. Ул чагында Хәтер көнен билгеләп үтмәбез, ә бәйрәм итәрбез. Әстәгъфируллаһ. Яздым, һәм шундый көфер сүздән куркып куйдым. Кичер безне, Аллаһым. Кичерегез безне, шундый хәтерсез буынны. Казаныбызны саклап шәһит киткән бабаларыбыз… Кичер Кол Шәриф бабам…
Ихтирам белән ИЛФАТ ФӘЙЗРАХМАНОВ. Каскалы җәнҗал,

Комментарии