Коронавирус, хәерчелек һәм ышаныч

Коронавирус, хәерчелек һәм ышаныч

Коронавирустан җайлы гына котыла алмабыз ахыры. Чынлап торып ярдәм итәрлек вакцина таба алмасак әгәр. Афәтнең икенче дулкыны бөтен дөнья буйлап үрмәли. Дөрес, язгы кебек тулаем карантин режимы кертелмәс кебек, чөнки аның икътисадый яктан зыяны бик зур. Ил җитәкчелеге дә, республикабызның яңа сайланган иске президенты Рөстәм Миннеханов та ышандыра: әле паникага бирелерлек дәрәҗәгә җитмәгәнбез. Ләкин куркынычның борын төбендә генә икәнен аңларга була. Чөнки медицина ярдәме тиешле югарылыкта түгел. Вирусның авылларда киң таралуы турында хәбәрләр бар. Кызганыч, саклану турында да безнең халык әллә ни кайгырмый… Беркөнне шушы афәт турында сүз чыккач, туган авылымда да инде авыру йоктыру очраклары бар, әлегә күрше-тирә авыллардан гына шомлы хәбәрләр ала идек, дигәч, янымда торган бер танышым: ул вирус бар дип уйлыйсыңмы, димәсенме?! Янәсе ул уйлап чыгарылган сәясәт кенә…

Мин аңа ни дип тә җавап бирә алмадым. Инде ярты ел ил белән шул афәткә каршы көрәшәбез. Ничә айлар үзизоляциядә яшәдек. Танышларыбыз арасында авыручылар гына түгел, үлүчеләр дә җитәрлек… Тик һаман ышанмыйбыз икән. Язын шулай ук, минем, сакланырга кирәк, дип тукыганыма, битлектән йөрүемә, юк әйбер, миңа көлке ул, дип киселеп төшкән танышым беркөн таныды: мин авыртып алдым, әле ярый җиңел төре белән булдым. Эштә бар да авырып алды, димәсенме…

Юк, бу ышанмас «Фома»ларны гаепләмим мин. Шундый уйга килдем: без пропаганда продукты. Хәтерләсәгез, үз изоляция режимында халык ничек интекте. Битлеген салып балык тотып утыручыларга кадәр штраф салынды. «Росгаврдия»нең «баһадир» тәртип сакчылары авылларга рейдлар оештырды, терлек фермаларына кереп сыер савучыларның битлекләрен тикшереп йөрделәр… Һәм нәтиҗәдә Татарстан алдынгы – иң күп штраф бездә җыелган. Мин үзем дә ДПС хезмәткәренең ничек мине туктатуын, битлексез, перчаткасыз минем документларымны тикшерергә азаплануын, бәйләнергә сәбәп эзләвен, ахыр чиктә минем таләбем буенча битлеген дөресләп киеп, мин биргән перчатканы киеп эш итүен яздым. Эчке эшләр министрына журналист соравын юлладым. Алдым җавапны, бар да әйбәт икәнен белдем, һәрхәлдә министр шулай уйлый, дип сөенергә туры килде.

Больницаларда озын чиратлар, әле вируслы булулары расланмаганнарның да, вируслыларның да бер бүлмәдә чират көтүләре, урамнарда, кибетләрдә таләп ителгән социаль дистанцияләрнең нәкъ менә больницаларда үтәлмәве турында барыбыз да хәбәрдар.

Һәм статистика. Бездә кеше үпкә ялкынсынуыннан, йөрәк өянәгеннән, бавыр, бөер проблемалары белән үлә. Коронавирус сәбәпле үлемнәр аз. Юкса, йөрәк өянәге ихтималы булганнар да, үпкәләре белән проблемалы кешеләр дә бу афәт килеп чыкмаса яшәрләр иде. Коронавирусның нәкъ менә шундый проблемалы кешеләр өчен куркыныч икәнен гел ишетеп торабыз, югыйсә. Әмма ник төгәл статистика юк, табибларга компенсация түләмәс өченме?

Әнә шуңа күрә дә бу афәтне җитди кабул итмәүгә аптырыйсы юк. Күрше авылдагы табиб шуннан үлгәч тә, ул бит рактан үлде, дип минем белән әллә ничә кеше бәхәсләште. Әйтерсең, яман шеш авырулы кеше йөгереп йөргән җиреннән температурасы күтәрелеп капыл гына китеп бара. Моны бит медицинадан бик ерак булган адәм заты да беләдер…

Минем уемча, пандемиядән күрелгән саклану чараларының төп максаты – аны булдырмау түгел, киресенчә штрафлар бәрабәренә казнаны баету. Шуңа күрә дә сакланырга, сакланырга һәм сакланырга!!!

ЫШАНМАУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА, соңгы көннәрдә авыручылар саны бик зур тизлектә арта. Русиядә быел үлүчеләр рекордлы күрсәткечкә җиткән. Инде берничә ел андый дәрәҗә күзәтелмәгән. Гомер озын дип пенсиягә чыгу яше озайтылды, әмма рәсми статистика, русиялеләрнең бары тик 5 проценты гына картаеп үлә, бәхетсезлек очракларыннан 7,39 процент, ә калганнар авырулардан вакытсыз бу дөнья белән хушлаша, дип таный. Быел июнь аенда былтырның июненә караганда 25 мең кеше күбрәк үлгән. Шуның 5448е генә коронавирустан диелә. Үлем-китем 20 процентка якын арткан. Димәк, коронавирус статистикасы ышандырамы? Мине юк. Әнә шул статистикага карыйсың да, ялганны көндәлек чынбарлык, тормышыбыз өчен кирәкле чара итеп кабул итәсең. Сайлаулар булсынмы ул, башкасымы… Әнә бит биек мөнбәрләрдән иң шәп медицина бездә, бар да әйбәт, озак яшибез, матур тормыш көтәбез, дип сөйлиләр. Ә без тыңлыйбыз. Әнә шуннан чыгып якыннарыбызны югалтканнан соң да, бармы ул коронавирус, ул сәясәт кенә түгелме, дип яши бирәбез. Көтмәгәндә үзебезнең арт шәрифебезгә китереп типкәнче, һәрхәлдә.

Әле якын киләчәктә генә рәхәт тормыш көтелми. Үз изоляция режимы русиялеләрнең матди хәлен сизелерлек какшатты. Рәсми статистика да моны таный: апрель – июль аенда гына да Русиядә 1,3 миллион кеше хәерчеләр сафын тулыландырган. Хәзер очын-очка ялгап яшәүчеләр 20 миллионга җитә. Бу бар халыкның 13,5 проценты дигән сүз. Бу бит әле рәсми статистика. Мин инде аның дөреслек дәрәҗәсе никадәр икәнен аңлаттым өстәрәк.

Кыскасы, тагын бер үзизоляция режимын халык күтәрә алмас. Кануннар кырыслыгы, штрафлар белән генә имин калып булмастыр. Чөнки предприятиеләрнең хәлләре мөшкел, хезмәт хаклары белән авыр, ә хакимият чын-чынлап ярдәм итәргә ашкынмый, бу максатта Милли иминлек фондындагы запасларны кызгана. Бүген минималь яшәү акчасыннан да кимрәк алучылар сафы арта. Росстат санаган 20 миллион кеше шул минималь яшәү күләменнән дә кимрәк акча ала. Ә ул 11 – 12 мең сум… Шул акчага яшәп, гаиләңне тәэмин итеп буламы? Иң мөһиме 12 мең сумлык дару белән коронавирустан дәваланырга мөмкинме, ә ул 3 төргәк кирәк?

Бүген авылларда гаиләләрендә пенсионерлар яшәгән гаиләләр күптән инде байга санала. Шуңа күрә ул вирус бармы, сәясәттер, дип әйткән кешеләргә аптырамыйм… Русия үзенчәлекле ил һәм анда шундый үзенчәлекле халык яши. Ул федераль телеканаллар ярдәмендә Украинадан фашистлар эзли, Американы сүгә, үз халкын дөмбәсләгән батько – Лукашенконы жәлли, ә гаиләсенең хәлен аңламый, зарланса да, ул шулай булырга тиеш, дип саный…

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии