Газеталарыбызга арзанлы чакта язылып калырга онытма!

Газеталарыбызга арзанлы чакта язылып калырга онытма!

Бу көннәрдә 2020нче елның беренче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе бара. Русия почтасының гаять начар дәрәҗәдә эшләвенә, газеталарның вакытында килмәвенә, хәтта бөтенләй югалуына зарланулар булып торса да, газетабыз укучыларыннан аерылмас, дип өметләнәм. Һәр югалу очрагын без тикшертәбез, югалган, яисә вакытында килмәү сәбәпләрен ачыклап, почта хезмәткәрләрен эшләргә мәҗбүр итәбез. Көн саен эш сәгатебез яңа язмалар әзерләү генә түгел, югалган газеталарны таптыру белән башлана. Инде күнектек. Шунысы гына аңлашылмый: почта хезмәткәрләре без элемтәгә чыккач кына селкенә, моңарчы эзләмәгән газетаны табу хәстәрен күрә башлый. Кызганыч, аларны да аңлап була, хезмәт вазыйфаларын өсләренә өяләр, әмма хезмәт хаклары артмый, киресенчә кими генә. Ләкин, алынган эшне җиренә җиткереп үтәү һәркемнең изге бурычы. Хезмәт хакларының аз булуында редакция хезмәткәрләренең дә, абунәчеләрнең дә гаебе юк бит. Шактый гына авылларда инде вакытлы матбугатны өләшергә кеше дә таба алмыйлар. Кемнең җил-яңгырда тиеннәргә почта өләшеп йөрисе килсен?! Әле ул кибеттәгегә караганда кыйммәтрәк бәягә товар да сатарга, пенсиясен дә өләшергә, түләүләрне дә җыярга тиеш.

Пенсия өләшү дигәннән, Казанда пенсия өләшүче социаль хезмәткәрләрне кораллы сакчылар озатып йөри, ә авылда почта ташучы апа сумкасына акчаларын салып, күрше авылдан ни туры килә шуңа утырып, яисә җәяүләп тәпили. Аны саклаучы да, кайгыртучы да юк. Нишлисең, илдә менә шундый битараф, болганчык вәзгыять хакимлек итә. Ул җитештерү, кору, торгызу турында кайгыртмый, булганны җимерү, кемнәрнеңдер шәхси мәнфәгатьләре максатында акча эшләү, талау ниятен генә күздә тота бугай.

Русиядә, тулаем алганда, абунәчеләр саны кими, дип чаң кагалар. Татарстан әлегә иң күп санлы укучысы булган төбәкләр исемлегендә. Ләкин ел саен тиражлар кими. Монда редакцияләр генә гаепле түгел, әнә шул почтаның бары тик акча эшләүгә корылган вәзгыять артыннан чабулавы гаепле. Минем уемча, кайда кайда, мәгариф, медицина, почта акча табу максатын беренче планга куярга тиешле тармак түгел. Хәер, уйлап куям, бу бүгенге хакимияткә файдалы да бугай, почтаны шул рәвешле эшләтеп, газеталарның тиражын бетереп, илдә укымый торган, федераль каналлардан ялган сафсата сату һәм аны ышанып кабул итә алган аңсыз масса тудыру кирәктер. Бер-берсен кабатлап язучы, бюджет акчасына яшәүче басмалар ясалма рәвештә яшәтелә, ә менә «Безнең гәҗит» шикелле үзгә, туры сүзле, дөреслекне җиткерергә тырышучы бәйсез басмаларга кыенгарак туры килә. Инде болай да почта, типография тарафыннан туктаусыз күтәрелгән бәяләрне редакция һаман да үз мөмкинлекләре хисабына киметеп, язылу хакын күтәрмәскә тырыша. Юкса, грантлар, дәүләт ярдәме бар мәгълүмат чарасына да тигез күләмдә булырга тиеш тә бит. Ләкин хакимияткә кесәсендәге мәгълүмат чарасы кирәк, ул әйткән сүзне генә халыкка җиткерергә, халыкны миңерәйтергә, алдарга…

Шулай да редакциябез, укучылары өчен ел саен оештырыла торган абунәче ункөнлегендә катнаша, гәрчә ул шулай ук редакция өчен отышлы булмаса да. Менә 2020нче елның беренче яртысына да АРЗАНЛЫ ХАКТАН ЯЗЫЛЫП КАЛЫРГА МӨМКИН, тик бу мөмкинлек бары тик 3нче октябрьдән 13енә кадәр генә бирелә.

Бары шушы ункөнлектә генә газеталарыбызга ташламалы хактан язылырга мөмкин. «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»кә 2020нче ЕЛНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЯРТЫСЫНА ЯЗЫЛУ ХАКЫ 87 СУМГА АРЗАНРАК – 642 СУМ (БАШКА ВАКЫТТА 6 АЙГА ЯЗЫЛУ ХАКЫ 729 СУМ), «ШИФАЛЫ ГӘҖИТ» БЕЛӘН «СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ»нә 6 АЙГА – 249 СУМ УРЫНЫНА 220 СУМ 80 ТИЕН. Уңайлы форсатны кулдан ычкындырмаска киңәш итәбез. Искәртәбез, БУ БАРЫ ТИК 13нче ОКТЯБРЬГӘ КАДӘР ГЕНӘ. Башка вакытта бары тик тулы бәясенә генә язылырга мөмкин булачак.

Алга таба да шулай саллы басма булып, бергәләшеп яши алырбыз, дип өметләнәм. Һәм тагын бер кат кисәтәм: әгәр газетабыз вакытында килмәсә, яисә югалса, почтада сезгә, «килмәде» дип торырга тиеш түгелләр, табарга, соратырга, эзләргә тиешләр. Редакция газеталарны график нигезендә, вакытында почтага тапшыра. «Безнең гәҗит» һәр сишәмбе төнендә нәшрияттан почтага илтелә. Чәршәмбе иртәсендә ул адресатларын эзләп, юлга чыгарга тиешле.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии