Хәерчеләр үрчетәбезмени?

Хәерчеләр үрчетәбезмени?

Кеше ышанмаслыкны чын булса да сөйләмә, диләр бит. Безнең илебездә бу гыйбарәне аңламыйлар. Бу атнада игътибарымны «Ведомости» газетасында басылган бер хәбәр җәлеп итте. Хөкүмәт тарафыннан Русиянең 2020нче елга кадәр стратегик үсешен көйләү эше кушылган экспертлар, хөкүмәтнең социаль һәм икътисадый сәясәтен булдыксыз, дип тапкан.

Шуны укыдым да: «Менә сиңа, мә! Хөкүмәт үзе яллаган экспертлары аның эшен юкка чыгарып утыра», – дип тел шартлаттым. Ашыкканмын шул. Сабырсызлыгым бар. Алга таба укыйк әлеге хәбәрне. «Яңа социаль сәясәт яклаучысыз катламны гына түгел, һәртөрле яңалыкларга сәләтле, инновацияләр тарафдарларын да якларга тиеш».

Әйбәт ич инде, диярсез. Әлбәттә, шәп. Тик һаман да шул, динебез кушканча, ният мөһим бит. Ният артына ни яшеренә, мәсәлән… Менә бу ниятне дә мин көпә-көндез «күзгә төтен җибәрү» дип кабул иттем.

Экспертларның борчылулары урынлы, анысы. Бүген илебездә эш башлау, алып бару җиңел түгел. Күп санлы инструкцияләр, бер үк функцияләрне үтәүче тикшерү оешмалары илдә чәчәк ату өчен менә дигән уңдырышлы туфрак. Эшмәкәргә алдашмыйча, законнарны әйләнеп үтмичә генә, димәк, каядыр, кемгәдер акча төртми эшен алып бару мөмкин дә түгелдер.

Шул ук вакытта, экспертларга ышансаң, илебездә бармак селкетми, әзергә-бәзер яшәүче катлам барлыкка килә, һәм социаль ярдәмгә генә өмет итеп яшәүчеләр үрчи бара…

Бу нәтиҗәләр белән мин килешәм. Беренче мисалдагы катламга сәләтләрен гамәлгә кую кыен. Шартлар җитми. Икътисадый гына түгел, сәяси ирек тә чамалы илдә башкача була да алмыйдыр.

Икенче мисалдагы «ялкаулар»га килгәндә дә – дөрестер. Үзем дә һәрдаим очратып торам үзләрен. Мине күрсәләр, танып алып, махмырдан интеккән чырайларына хәл кертеп, бүгенге илебездәге гаделсезлекләр, авыр тормышлары, кыен язмышлары турында сөйләп китәләр… Барына да «эләгә»: хатыннары, я ирләреннән башлап, Путин белән Медведевларга барып җитәләр. Күрше-күлән, илне тараткан үлгән-киткәннәр арада кала…

Юкса, бүген иренмәсәң, чамалап йокласаң, яшәешеңне дөрес көйләсәң, үзеңне генә тәэмин итә аласың инде үзе… Алаен-алай, әмма бар кеше дә эшмәкәр, алыпсатар булып бетә алмый шул. Чөнки бүген нидер җитештерү бөтенләй отышсыз. Сату-алу гына, кәсебенә кереп китә алсаң, табыш китерә ала. Менә шул эшмәкәр булып китә алмаган кеше кая барырга тиеш?! -фабрикалар кая китте? Менә кайда ул, «хикмәти кода», имәндәге чикләвек?! Безнең әти-әниләребез, әби бабайларыбыз кан, күз яшьләре белән тапкан малны, Ельцин ирек бирде, хосусыйлаштырабыз, дип хакимнәргә якын булганнар бүлешеп, үзләштереп бетерде дә кайсы кая тайды: кем чит илдә, кем үзебездә үк типтереп яши. Алар , дип атала хәзер. Сүтелеп бетмәгән калдык-постыкны сүтү әле дә дәвам итә. Һәртөрле «ООО» һәм «ОАО»ларның ниләр белән шөгыльләнгәнен, бу ширкәтләрнең нинди ниятләрен бер кына белә. Чөнки Русиядәге законнарның ниятен, әлеге дә баягы, тагын шул Аллаһы гына чамалый ала. Әле «приватизация»нең яңа дулкыны көтелә, дип сөендерде бүгенге хөкүмәт тә.

«Завод-фабрикаларны – эшче-крестьяннарга!» дигән мәгълүм шигарьләр дә бүген мөмкин түгел. Заводлары да юк, эшче-крестьяннары да калмады. Байлар һәм хәерчеләр генә бар.

Хәерчеләрнең үрчүенә булышучы тагын бер фактор: хезмәт хакларындагы аерма. Түрәләрнең керемнәре нык арта, ә түбән катламныкы, ул эшләсә дә, бер урында таптана. Ә бәяләр коточкыч тизлектә үсә. Моны күрү өчен, АЗСлардагы таблоларга күз салу да җитә. Юкка гына БДБ илләре арасында социаль түләүләр арту үсеше буенча беренче урында тормый. Чөнки төрле революцияләр куркыта, ә болай халык ач та түгел, тук та түгел.

Бәлкем, бу экспертларга, хакимияткә башка төрлерәк киңәш бирергәдер. Пособиеләр бүлеп бирү турында түгел, таланган, ишелгән икътисадны торгызу җаен карарга, дисеннәр. Уенчыктан алып машиналарга кадәр китереп саткан, безне ашаткан, киендергән Кытайга рәхмәт укып утырырга түгелдер. Әле ярый, җир асты байлыгыбыз бар. Юкса, кем әйтмешли, «Аксак карга күтәреп китәр иде илебезне». Ә шул җир маен саткан акчаны, чынлап та, социаль катламнарны тынычландыру өчен сарыф итәбез. Баш күтәрмәсен өчен аз-азлап пенсияне дә арттырабыз, төрле пособиеләр билгелибез. Инде шул садакага яшәү белән миллионнар килеште. Хәзер заводларга, ул булдырылса да, барырга теләүчеләр күп булмас. Русия үлеп баручы авыллары (аның үлемен мәктәпләрен, больницаларын ябып тизләтәбез хәзер), ташландык заводлары, эшсезлек, хәерчеләре, сукбайлары белән кая барыр?! Бу хакта уйламыйбыз. Әлегә бар иҗатыбыз, фантазиябез шул табуга сарыф ителә. Аны ничек күбрәк табарга һәм сатарга?..

Әй, Ходаем, дөньяда нефтькә бәяләр төшә күрмәсен инде, ату бетәбез. Әнә гел куркытып торалар: дөнья илләренә кризисның яңа дулкыны киләчәк. Азык-төлеккә халыкара бәяләр кискен артачак, инде арта да башлаган. Корылык, ачлыктан интегүче зоналар киңәя. Африкада бу нисбәттән инде һәлакәт башланды.

Аның каравы, хакимият янындагыларга, нефть, газ, металл табу тирәсендәгеләргә җылы, рәхәт. Шулар өчен шатланып, аларга иминлек теләп яшәргә дә яшәргә халыкка. Аларга да кыен була башласа, тынычлык бетәр. Социаль пособиеләрне кем бирер аннан?!

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Хәерчеләр үрчетәбезмени? , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии