- 24.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №29 (25 июль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
19нчы июльдә Татарстанны аяз көнне яшен суктымыни? Ул «Дальний» полиция бүлекчәсе белән бәйле шау-шуны да «бәреп екты». Пәнҗешәмбе көнендә иртәнге сәгать унда Татарстан диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб үзе яшәгән өй подъездында атып үтерелгән. Озак та үтми Казанда Мусин һәм Четаев урамнары киселешендә Татарстан мөфтие Илдус Фәизнең эш машинасы шартлатылган. Илдус Фәиз рульдә үзе булган. Аны яралы хәлдә Республика үзәк клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.
Мөфтигә һөҗүм мин яшәгән йорттан ерак түгел. Шаһидлар мөфтинең машинадан чыгып очкач, янәшәдәге аптекага керүен, аннан соң гына носилкага барып ятуын сөйли. Ә рәсми хәбәрләрдә Илдус Фәизнең аягы сынганлыгы хәбәр ителә. Аяк сынган очракта, аңа басып буламы, дигән сорау калка. Гомумән, бу вакыйгада аңлашылмаган сәерлек җитәрлек.
Шулай булгач, ни язарга? Язмасаң – килешмәс, гражданлык активлыгым булмауда гаепләрсез, язсаң, әнә шикләнелеп ничә йөзләп кеше тоткарланган инде. Кемнәрнең кулга алынуы турында хәбәрләр ишетелсә дә (әлбәттә, игълан ителмәгәннәре дә бихисап), тәгаен саны әйтелми. Татарстан буенча Русия Тикшерү комитеты идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин моны саннар гел үзгәреп тора дип аңлата. «Әйтик, кичә 15 кеше тоткарланды, бүген 10ны җибәрделәр, ләкин тагын 20 шикләнелүче тоткарланды», – ди ул «Бизнес-Онлайн» газетасына. «Эхо Москвы» хәбәренә ышансаң, тоткарланучылар саны 40тан алып 100гә кадәр.
Минемчә, мәчетләргә йөргән һәркем куркып калды. Чөнки бездә гаепсез булуыңны үзеңә дәлилләргә кирәк, киресенчә түгел… Хәзер бик күпләр ихластан дини булуы һәм шәригать кануннарын чын мәгънәсендә тотканы өчен эзәрлекләнә дип уйлыйм, соңгы вәзгыять моның өчен үтә кулай форсат бирде.
Дөньяныкын белеп булмый, көннәрдән беркөнне мин дә террорчы, я наркоман, һичьюгы шул үлем порошокларын сатучы булып куйсам, аптырамассыз дип язгалаганым да бар бит инде. Моннан ел ярымлап элек бер түрә белән сөйләшү булганнан соң шундый нәтиҗәгә килгән идем. «Өеңә маскалы кешеләр килеп керсә, аптырап калмассың», дип дусларча һәм аталарча кайгыртып кисәтте ул мине. Сер бирмәдем, әмма, чынлап әйтәм, күңел түренә шом кереп оялады.
Әмма ни генә булмасын, бүгенге катлаулы чорда да үз сүземне әйтергә уйладым. Мин дә дәшмәсәм, башкалар да авызына су капса, нишләргә генә кала?! Килер бер көн, тарих геройларын барлый башлар. Һәм балаларыбызга безнең бүгенге гамәлләребез өчен оялырга туры килмәсме? Бүгенге дин башлыклары, вәзгыятьне катлауландыручылар шуны аңласын иде.
Әйе, арабызда акылдан шашучылар, ягъни фанатлар җитәрлек. Алар арта. Һәм моңа шул ук дин әһелләре дә булыша. Гыйлемле хәзрәтләребез юк дәрәҗәсендә. Алар гыйбадәт тәртибен белә һәм шуны галимлеккә саный. Ә менә ислам тәгълиматының асылын дөньяви күзлектән аңлатып, тәфсирләп бирә алучы бармы? Күп сораулар бирә башласаң, артыгын белергә ярамый, фетнә чыга, дигән җавап та ишеткәнем бар минем. Һәм бу сүзләрне бүгенге дин әһелләре лидерларының берсе авызыннан ишеттем. Ә мине, фәлән вакытта фәлән нәрсә эшләсәң, 70 рәкәгать намаз укыгандай буласың, фәлән гамәлең өчен 3 ай ураза тоткан савап әҗере алырсың, ише гыйбарәләр канәгатьләндерми. Ни өчен 70 рәкәгать, бәлкем 69 гынадыр… Я 90дыр… Менә шушындый әкият дәрәҗәсендәге вәгазьләрне тыңлап дөньяви гыйлеме җитмәгән адәмнәрнең башлары да китәргә мөмкин. Бүгенге хәзрәтләребезгә надан халык отышлы. Тукай әйтмешли: «Ят та тор, ят та тор, иман төбе тап-такыр…» булганнар барына да ышана.
Ә бу Казандагы соңгы фаҗигане, минемчә, бары тик акылдан шашкан кеше, я булмаса, махсус, мондый ыгы-зыгы файдалы булганнар гына оештыра ала. Беренчесе куркыныч җүләрлек булса, икенчесе… Бүген халык арасында нинди генә сүз йөрми. Гайбәт чыга икән, димәк, нигез бар. Димәк, рәсми мәгълүматлар ышандырмый, алар каршылыклы… Әмма шунысы хак: иманы нык булган, ихлас кеше беркайчан да башкага кул күтәрә алмас. Иң зур гөнаһ – гомергә кизәнү. Ул бары тик Аллаһ хөкемендә генә. Шулай булгач, соңгы вәзгыятьне дә Аллаһның чираттагы бер сынавы дип карарга буладыр, анысы. Әмма мин дөньяви, әле баш-аягым белән исламга чуммаган кеше буларак, башкачарак та уйлыйм. Әгәр бу вәхшилекнең авторы – акылга таман кеше икән, аны дәвалап булыр. Әмма аны махсус оештырганнар икән, без капчыкта ятмас, андый «герой»га тарихта Дзержинскийлар белән янәшә карадан һәйкәл коелыр. Ул гына түгел, әле барыбызның да бу фани дөньяда кунак кына икәнлегебезне онытмыйк. Кыямәт көннәрендә җавап тотасыбыз бар. Әллә динне приватизацияләп, аны кәсеп итүчеләр өчен кыямәт юкмы? Чын гаеплеләр бу дөньяда ук тиешле җәзасын алырмы?
Бу ялда авылыма кайткан идем. Күрше авылдан мәчет тирәсендә йөрүчеләрне алып киткәннәр. Алар да шикләнелүчеләр исемлегендә икән. Массакүләм мәгълүмат чараларында игълан ителгән исемлектә танышларым да бар… Телефоным шалтыраган саен яңа хәбәр: «Ишеттеңме әле, фәләннәрдә тентү булган, алып киткәннәр…» Һәм куркынып үз-үземә сорау бирәм: бәрәкалла, бу да террорчы микәнни?! Ул террорчы булса, чын террорчы нинди була икән соң?! Бу 5 вакыт намаз укыганың өчен эзәрлекләнү акциясе түгел микән?! Бер гөнаһсыз кеше шулай эзәрлекләнеп, тагын да аянычы – (Аллаһ сакласын) хөкем ителеп, ул, һәм аның якыннары, аны белгәннәр бу илне ярата алырмы? Юкса, Русия гражданнары үз илләрен яратмый, патриотлык җитми, дип борчылабыз. Ничек яратырга мөмкин инде үз халкына карата репрессияләр кулланган дәүләтне. Нахакка рәнҗетелгән кеше, нәфрәте ташып, алга таба чын террорчыга әверелмәс дип кем әйтә ала?! Мин курка калдым, Идел буенда моңарчы тотрыклылык белән дан казанган төбәк – Татарстан икенче Кавказга әйләнмәсме.
Әйе, Кавказдагы хәлләрне ишетеп кенә белеп, бездә Аллага шөкер, дип яшәгән Татарстан кырмыска оясына таяк тыккан кебек бүген. Өметләнәм, чын гаеплеләр табылыр. Бәлкем алар бүгенге ыгы-зыгыны, әлегә, читтән генә күзәтәдер, бәлкем инде кулга алынганнар арасындадыр. Шушы урында бер җинаять эше искә төште: 1981нче елның 13 маенда Рим папасы Иоанн Павел II гә төрек гражданины, «Соры бүре» ультрауңнар төркеме әгъзасы Али Агджа атты. Павел атакай очраклылык белән генә исән калды. Әмма Пантифик 1983нче елда төрмәгә килеп җинаятьче белән икәүдән икәү генә сөйләшеп утырды һәм: «Ни турында сөйләшкәнне әйтмим, әмма мин аның белән ир туганым кебек сөйләштем, аны гафу иттем, аңа ышанам», – дип белдерде ул. Соңрак җинаятьчене Испан хакимияте, Иоанн Павел II үтенече буенча ярлыкап, Төрек хокукчылары хөкеменә тапшырды.
Бу мисалны ник китердемме? Бәлкем, католиклар тарафыннан изгеләштерелгән Пантифик гамәлләреннән үрнәк алыргадыр. Бу кеше җир йөзендә тынычлык-иминлек урнаштыру өчен бик күп эш башкарды бит.
P.S. Мөфти больницадан чыкты. Һәм дәүләт карамагындагы мәгълүмат чараларына мөфтинең имзалы рәсми күрсәтмәле яңа хаты да тапшырылды. Дингә кагылышлы сорауларга, бүгенге вәзгыятькә бары тик ул биргән исемлектәге хәзрәтләр генә аңлатма бирә ала. Юкса, әлеге мәгълүмат чарасының да экстремистларны яклаучы оешмага әверелүе ихтималдыр, ахыры…
Ил-йортыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Террорчы кем?,

Комментарии