Уртача хезмәт хакы 47 мең сумлы илне эзлим, булышыгыз табарга!

Уртача хезмәт хакы 47 мең сумлы илне эзлим, булышыгыз табарга!

Алда зур вакыйгалар көтә: Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә хәрби парад һәм Ельцин Конституциясен Путинныкына алыштырасы. Мин газетабызның узган санында, республикабызда авыл Сабантуйларын уздырырга рөхсәт бирелүен дә исәпкә алып, бу чараларны «Пир во время» чумы», дип атаган идем. Чөнки афәтле чорда яшибез, гаять куркыныч авыруның кайда сагалап торганын беркем белми. Әле шушы юлларны язып утырганда (авылымда яшәп эшлим, редакциябезнең башка хезмәткәрләре дә үз өйләрендә, аралашу интернет аша гына), күрше авыл больницасында бик күп еллар баш табиб булып эшләгән, бик күп кешеләрнең гомерләрен саклап калган Сафин Дамир Нуриевичның коронавирустан үлүе турында хәбәр килеп иреште (әлегә халык телендэ вирус кына, рәсми хәбәр юк) Казанга алып китсәләр дә, үзе һәм улы күренекле табиб булса да, коткарып кала алмаганнар. Шикләнәм, мөгаен тиешле ярдәм дә җитешмәгәндер. Чөнки аның болай да сәламәтлек белән проблемалары җитәрлек иде, ә таҗлы вирус нәкъ менә андыйлар өчен куркыныч. Ул гаять тиз арада кискенләшеп, кешене ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырырга өлгермәсәләр, тончыгып үлә.

Дамир Нуриевичны шәхсән беләм, бик хөрмәт итә идем, аңа рәхмәтле булдым. Күп санлы авырулар да аңа рәхмәт укый. Ул бит минем бертуган абыемны да теге дөньяга киткән җиреннән кире тартып алган кеше. Аның тарафыннан беренче ярдәм тиешенчә күрсәтелү, ашыгыч рәвештә Казанга илтүне оештыруы аркасында гына бүген абыем безнең арада.

Дамир Нуриевичның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Урыны җәннәт түрендә булсын!

Арча районы Яңа Кенәр авылы участок больницасы табибының шушы зәхмәттән үлүе бу афәтнең инде авылларда да таралуына дәлил. Димәк, арабызда авырулар җитәрлек. Дамир Нуриевич та ничә көн дәвамында авыруларны кабул иткән бит. Аңа аны кемдер «бүләк» иткән, табиб үзе дә күпме кеше белән бүлешкәндер…

Менә шушындый вәзгыятьтә парадлап аласыбыз, конституциябезне алыштырасыбыз бар. Чынлап та «Пир во время чумы» дип атамыйча булдыра алмыйм. Илдә әле һаман да 8 мең тирәсе авыру очрагы теркәлә. Әле күпмесе билгесездер. Интернет чыганакларга ышансаң, һәр дүртенче русияленең туганы яисә якынында коронавирус табылган. Социаль челтәрләрдәге аралашуларны укысаң, авыруны медицина учреждениеләрендә йоктыру, тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәү очраклары турындагы хәбәрләрне даими ишетү – рәсми саннарга шикләнеп карарга җирлек тудыра. Парадлар, сайлау участоклары инфекция таралуга китермәсме? Мәскәүдә генә дә парадта 15 мең хәрби катнашачак бит.

Мәсьәләнең икенче ягы да бар әле. Бәя, акча? Бу гади халыкка кирәкме? Белмим. Хәтта үзебезнең милли бәйрәмебез Сабантуйларыбыз да килгән кунаклар өчен аерым мәйдан җыеп оештырыла башлаган иде бит инде. Парадларга да гади кеше керә алмый.

Инде бәяләргә килгәндә, zen.yandex.ru чыганагына ышансаң, Мәскәүдәге парадның бәясе 800–900 миллион сум булыр дип фаразлана. Шуның 180 миллионы хәрбиләрне ташуга, 300 – 400 миллионы болытларны тарату өчен тотыла. 50 – 60 миллион сумга Кызыл мәйданны бизиләр, 10 – 13 миллион сум «үлемсез полк» бәясе, 30 – 40 миллион сум һавада очучы самолетлар парады, 15 – 20 миллион сум фейерверк өчен тотылса, тагын кунаклар өчен акча – 10 – 20 миллион сум. Бу узган елгы чыгымнардан чыгып фаразланган саннар. Быелгы парадның төгәл бәясе әлегә бәян ителми. Фаразлар буенча, төбәкләрдәге 20 – 50 миллион сумлык парадларны да исәпкә алсак, кичектерелгән Җиңү көненең ил казнасына 1 миллиард сумга төшәчәген әйтәләр. Кайбер төбәкләр, эпидемиягә сылтау итеп, парадтан баш тартты. Татарстан бу исемлеккә кермәде – Казанда парад үтә.

Әгәр шушы парад акчасын халыкка өләшсәң, әлеге өлешкә конституцияне үзгәртү буенча тавыш бирү өчен сарыф ителәсе акчаларны да кушсаң… Бүгенге коронавирус пандемиясеннән зыян күрүчеләргә ярап куяр иде.

Хәрби парад бәясен төгәл саный алмыйбыз, дидек. Интернет чыганакларга таянып фараз гына иттек. Ә менә сайлаулар бәясе мәгълүм. Ул 2018нче елгы сайлаулар бәясеннән арзанрак булмаска тиеш, диелде. Әле инфляция дә исәпкә алынасы. Путин шундый фәрман бирде. 2018нче елдагы сайлаулар казнага 14 –15 миллиард сумга төште. Экспертлар реклама, пропаганда чыгымнарын да исәпләп, быелгы чыгымны 20 миллиардтан да ким булмас, дип фаразлый. Путин тавыш бирү өчен эшне тиешле югарылыкта оештырырга кушты бит. Димәк, акчасы да кызганылмаячак.

Эпидемия аркасында бик күп предприятиеләр бөлгенлеккә чыкты. Эшмәкәрлек көчкә сулыш ала. Авиакомпанияләр, туризм банкрот хәлендә. Дәүләт авиакомпанияләргә 3 миллиард, туроператорларга 7 миллиард сум субсидия бирде. Моны парад һәм сайлау чыгымнары белән чагыштыру өчен математик булырга кирәк түгел. Кризистан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелә, ләкин аны алу өчен шактый киртәләрне үтәргә кирәк.

Тиеннәрен санап яшәргә мәҗбүр булган өлкәннәр, инфекция йоктыручыларга ярдәм күрсәтүче, ләкин үзләренә саклану чаралары җитмәгән Дамир Нуриевич кебек фидакарь табиблар, клиникалар ишек төбендәге чиратларда авыру йоктырып торучы медицина ярдәменә мохтаҗлар, чит илләрдә дәвалану өчен халыктан теләнеп акча җыючы авырулар кызганыч. Мине мәйданга чыгарып тезгән куәтле техникалар сөендерми, ватаным өчен горурлык уятмый. Куәтле, бар халык та мул тормыш белән яши торган гадел системалы, бар да тигез хокуклы, коралы белән түгел, медицинасы, мәгарифе, икътисады белән кодрәтле бөек державада яшәргә телим

Росстат нәтиҗәләренә караганда, Русиядә уртача хезмәт хакы 47867 сум, ә быелның беренче кварталында – 48390 сум булган. Әлбәттә бу чиновниклар, депутатларныц зур хезмәт хакы һәм Мәскәүдәге бәяләрне дә исәпкә алып чыгарылган уртача күрсәткеч. Вице-премьер Татьяна Голикова «Познер» телепрограммасында, бу керемне җитәрлек түгел, дип бәяләде. Инде үзегезнекен исәпләп карагыз, Голикова 47 мең сумны азсына. Аны кемнәр ала икән? Мин 47 мең сумга бик риза булыр идем, шуңа шул хезмәт хакын ала торган илдә яшисем килә. Кайда икән ул? Голикова ул илнең адресын әйтми, никтер… Башка түрәләр дә, федераль телеканаллардагы Соловьевлар да мондый хөр илнең адресын яшерә…

Барыбызга да иминлек, исәнлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии