- 24.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №25 (25 июнь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Башкалар, гадәттә, еллык хисапны ел ахырында ясаса, ә вакытлы матбугат хезмәткәрләре елга ике тапкыр хисап тота. Менә 2014нче елның икенче яртысы өчен язылу кампаниясе төгәлләнеп килә. Ә ул бик авыр булды.
Гомумән, Русиядә журналист булып эшләү елдан-ел кыенлаша. Илдәге сәясәт журналистлар өчен әледән әле яңа сынаулар уйлап таба тора. Сүз иреген чикләү, төрле кануннар уйлап табып журналистлык эшчәнлегенә комачаулыклар тудыру турында кабат сөйләп тормыйм. Болар «Балаларның иминлеген саклау» дигән сылтау белән язмаларга, телетапшыруларга яшь тамгасын билгеләү, дисеңме (минем карашка, моннан да формаль, ахмак канун юктыр), журналистка мәгълүмат табуда киртәләр тудыру һәм ул үз хаклыгын дәлилли алмаганда, җинаять җаваплылыгы кертелүме… Кыскасы, бар да бар. Инде менә 2014нче елның икенче яртысына язылу хакларының кинәт күтәрелүе… Монысын, почтага язылу кампаниясе өчен дәүләт дотация бирүне туктатты дип аңлаталар. Кыскасы, демократия, сүз иреге чикләнгән дәүләттә ЖУРНАЛИСТ КӨЧЛЕ БУЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ, мәгълүмат чаралары бәйсез эшли алмаска тиеш. Русиядә шуны истә тотып журналистиканы тезләндерер өчен бар да эшләнә, дип әйтә алам. Әнә Русия Дәүләт Думасында яңа канун өлгесе ята дип ишеттем. Һәм әлеге ахмак канунны кабул итеп куйсалар, журналист булып махсус белемлеләр генә эшли ала. Редактор булу өчен дә махсус белем кирәк буласы. Димәк, миңа башка эш эзләргә туры киләчәк. Мин бит белемем буенча укытучы, журналист түгел… Әгәр ул закон гамәлгә куелса, редакцияләрдәге кадрлар бүлегендә ревизияләр үтәчәк, һәм «белем»ле кешеләр генә калдырылачак. Тик шунысы, һәр дипломлы кеше белгеч була дигән сүз түгел бит әле. Ә Русиядә моны искә дә алмаска мөмкиннәр. Дипломсызлардан арыну эше уңайсыз журналистлардан чистарынырга ярдәм итү чарасы булачак. Болай дәвам итсә, язучыларга нишләргә? Аларга да махсус белем кирәк булмасмы? Минем уйлавымча, журналистлыкка, шулай ук язучылыкка да институтлар, университетлар тәмамлап кына өйрәнеп булмый. Ул сәләт Аллаһы тарафыннан бирелә, табиблар, укытучылар, инженерлар арасында да чын журналистлар, теләсә кайсы редакциягә җитәкче итеп билгеләрлек кешеләр бар бит.
КУРКЫНЫЧ ҺӨНӘР
Икътисадый кыенлыкларга баткан 90нчы елларда сүз иреге бар иде. Әмма сүз иреге белән бергә журналистларны үтерү дә башланды. Бүген журналистика иң куркыныч һөнәрләр исемлегендә. Ельцин вакытында башланган һөҗүмнәр Путин килгәч тә бетмәде, бүген дә дәвам итә. Соңгы 10 елда гына да Русиядә 200ләп журналист үтерелде. 100ләрчә журналист суд ярдәмендә эзәрлекләнә. Тирәндә казыну, көчлене фаш итү үтә авыр һәм куркыныч эш. Журналистны вәхшиләрчә файдаланалар, ул пычрак сәяси уен коралына әверелде һәм сәяси заказ үтәүче булуы аркасында дәрәҗәсен югалта бара. Бу бигрәк тә Украинадагы соңгы вәзгыятьтә ачык беленде.
Украинада ЧЫН СУГЫШ, гражданнар сугышы бара. Әмма бу теманы яктыртучы битараф, тарафсыз журналистика гына юк. Бер үк тема, капма-каршы полюслы мәгълүмат. Хәтта берүк видеокадрлар күрсәтелә, текст эчтәлеге генә башка. Бу нисбәттән «Азатлык» радиосының интернет сәхифәсендә Русия дәүләт карамагындагы мәгълүмат чараларын фаш иткән видео сюжетлар урнашкан. Хәтта «Азатлык» радиосы әзерләгән видео кадрларга икенче төрле фикер ягып, рәсми Киевка каршы борып тасвирлап, Русия халкына тараталар. Билгеле, информацион сугышта корбаннар да була. Әле яңа гына Бөтен Русия дәүләт телерадиокомпаниясе журналистлары Игорь Корнелюк һәм Антон Волошинны югалттык. Мин Украина, Кырым буенча дәүләт телеканаллары биргән мәгълүматка ышанмыйм. Фактларны ачыктан-ачык берьяклы борып күрсәтергә тырышу сизелә, әмма журналистларның үлеме, тагын бер кат борчуга салды. Табибларга, журналистларга корал төбәргә ярамый. Табиблар кешеләрнең гомерен коткара, журналист мәгълүмат җиткерә… Журналистның кулында каләм һәм фото-видео камера гына. Солдат, полицейский үзен коралы ярдәмендә яклый, ә журналист һәм табиб нишли ала? Хәтта Чечняда да журналистка бу кадәр куркыныч булмады: анда боевиклар журналистларны саклады, аларга үзләре өчен мөһим булган хакыйкатьне сөйләргә кирәк иде. Украинадагы сугыш, моңарчы күрелмәгәнчә, информацион яссылыкта бара. Биредә дөреслекне яшерергә тырышалар. Шуңа журналистка корал төбәргә дә күп сорамыйлар. Ялган булган җирдә иминлеккә тиз генә ирешү кыен…�
ПРОПАГАНДА МАШИНАСЫ УҢЫШЛЫ ЭШЛИ
Бүген социологлар тикшеренүләр үткәреп, Русиядә оппозициянең булмавын ачыклый, бу гына түгел, русиялеләр бүген аны кирәк тә санамый. Әле кайчан гына мәйданнар тулды. Ниндидер маршлар үтте, кешеләр меңәрләп протест акцияләренә җыелды. Мәскәүдәге Сазлык мәйданындагы күтәрелешләрне күреп, якын илләрдәге әфлисун инкыйлабына барып җитәбез дип котлар калмаган иде бит. Кремль чарасын күрә алды. Кануннарны катгыйландыру, протест акциясенә чыгучыларны юридик эзәрлекләүләр аркасында протест белдерү мәгънәсез эшкә әйләнде. Дәүләт карамагындагы мәгълүмат чаралары да яхшы эшләде, оппозиция фашистлар белән чагыштырылды. Өстәвенә форсат та чыкты: Кырым һәм Украинадагы вәзгыять. Бүген без чит илләрдәге урысларны яклыйбыз. Ура, патриотизм дип лаф орабыз. Башка кайгыбыз юк, иң мөһиме – Кырым безнеке һәм без Украинада тәртип урнаштырырга тиешбез. Шулай өскә-еракка төбәлеп, аяк астына да карарга кирәк икәнне оныттык. Бүгенге мәгълүмат кырына күз салгач, бездә коррупциянең, гаделсезлекнең эзе дә юк сыман. Кешеләр тиешле медицина ярдәмен дә тиешенчә ала, бюрократик структураларда интекми, торак түләүләре артмый, азык-төлек, бензин, газ, электр кыйммәтләнми… Тормыш, яшәү шартлары түбәнгә тәгәрәми, кыскасы без чәчәк атабыз. Бездән дә бәхетле кеше юк. Украина фашистлары, АКШ империализмы, Европада бездән көнләшеп, үз пычракларына буылучы хөсетләр булмаса, бәхетебез тагын да тулырак булыр иде әле. Менә шул дөнья җәмәгатьчелеген ничек итеп тынычландырасы?! Барып җиттеләр, Литва Президенты Путинны Сталин һәм Гитлер белән чагыштырды. Аңа кадәр Бөекбритания принцы әйткән иде шул ук фикерне. Яратмыйлар безне, бигрәк күрә алмыйлар. Ни өчен икән?
ОҖМАХНЫ ЧИТТӘ ТАПКАННАР
Күптән түгел бер мәҗлестә Татарстанда туып үсеп, картлыкларын АКШта үткәрүче бер гаилә белән очрашырга туры килде. «Бу дөньяда да оҗмах барлыгын Америкада гына күрдек. Без тулысынча дәүләт тәэминатында: бушлай ашаталар, ай саен тулы медицина тикшеренүе үтәбез, атнага ике тапкыр шәфкать туташы өйгә килә, социаль хезмәткәр өебезне җыештыра. Бер мәшәкатебез, кайгыбыз юк», – дип сөйли, әле бездә булса, балаларына, оныкларына ярдәм итәр өчен каядыр урнашып эшләргә, бакчасында бәрәңге үстерергә мәҗбүр буласы өлкәннәр яшендәге ир белән хатын. Туган яклары да сагындырмый икән аларны. Рәхәт тормыштан кем туйсын соң?! «Сездә банклар да талый бит халыкны. Процентлар коточкыч зур. Бездә 0,1 – 0,7 процентны алыгыз инде дип ялынып йөриләр. Фатирлар очсыз. Сездә алтыннан коралар бугай ул йортларны», – дип аптырыйлар Русиянең элеккеге ватандашлары.
АКШтан килгән әлеге кунаклар белән аралашкач, мин дәүләт журналистларга да гаять нык бурычлы, дип куйдым. Әгәр читтә нинди тормышлар барын без күбрәк тасвирласак, халыкта ризасызлык ныграк артыр иде. Ә болай мин бик бәхетле, сугышлар гына булмасын, дип телибез. Шуны аңлаганга күрә Кремльнең яраткан журналистлары бар: Кырым, Украинадагы вакыйгаларны яктыртуда аерылган журналистларны бүләкләде бит. Ләкин бу исемлек яшерен булып калды.
БЕЗНЕ КАРГЫЙЛАР
Журналистларның тарафсыз эшләмәве сәбәпчеме, пропаганда машинасы җимешеме, журналистны власть кына үз контроленә алып калмый, гади халык арасында да аңа хөрмәт белән карамаучылар җитәрлек. Хәзер сүземне куәтләп, редакциябез почтасыннан бер хат урнаштырам. Аның стилен мөмкин кадәр саклап, сүгенгән урыннарны гына кистем.
***
Илфат Фәйзрахманов, җавап бирегез әле, кая китте, кая куйдыгыз: Эльвира Фатыйхованы????? Искәндәр Сираҗины?????
Кайчан туярсыз икән сез, кеше рәнҗетүдән, кеше күз яшеннән. Киләсе газетның 2 битендә бу хакта язып чыгыгыз! Моны халык сорый, газетаның тәме-яме бетте, нуры юк, мәгънәсе юк. Алла теләсә тиз көннән ябылыр бу газет. Ә син кая барырсың икән, синең бит бу газет семьяны, балаларыңны, авылда өеңне туйдыручы, чит илдә сәяхәт иттерүче. Бөтенегез шушы газетта эшли, шуның акчасына көн күрә, әле хаҗ кылырга да җыенасыңдыр, Зөлфияңне җитәкләп. Алла кабул итәр микән син укыган намазларны! Арча юлында иномаркада җилдерәсең бит, бик еш күрәм мин сине, ул да газет акчасы. Искәндәргә ни әйттек без, «Акчарлак»тан китмә, шуның тасма теленә ышанма дип. Искәндәр белән синең ара җир белән күк арасы, шуны бел, ул югалмас, ул халыкныкы.
Гонорар да түләмисең бит син, бар да синең кесәдә. Синең бит кулыңнан башка эш килми, кеше таларга, баерга, кайчан төртелерсең, күрсәк иде бер. Алла бар ул, ул белә, синең кеше рәнҗетүеңне. Так что, скоро таерсың авыл өенә, бал сатарсың, акча эшләрсең. Син бит акча колы.
Обязательно язып чык, кая куйдың Эльвира белән Искәндәрне?
Тизрәк яп, тизрәк тай бу газеттан.
***
Редакциягә сүгенеп шалтыратучылар да җитәрлек. Узган ел шундый бер кешене таныдым да хәтта. Гозер белән килде ул. Ә 1 ел элек, мине эттән алып эткә салган иде. «Мин бик начар кеше бит, ник килдегез?» – дигәч, күзләрен аска төшереп: «Мин түгел идем ул», – дип кенә әйтә алды. Бернигә карамый ярдәм иттек. Дөнья бит ул, бу хат авторы да, башына төшсә, килер әле. Ул аны иренмичә, редакциянең абонемент тартмасы торган почтага китереп салган. Яшереп калды, дип сөйләп йөрмәсен өчен, менә укучыларыбыз хозурына куйдым… Нәрсә әйтим, җүләргә җүләр сүзләре өчен җавап, хисап биреп утырмыйм. Аллаһы Тәгалә бар. Намусым чиста, шулай ук укучыларым алдында да. Хәләл белән хәрәмне аерып яши белдем. Кеше хакына кергәнем юк. Ришвәт хисабына ялган таратмадым. Редакциябездәге төп кагыйдә: «БГ» журналисты тарафсыз эшләргә тиеш. Ул заказ үтәми. Ришвәт алу очрагы беленсә, сөйләшү катгый була… Заказлы журналистлар бездә озак эшли алмый, чөнки акчага сатылу кешенең абруен кайчан да булса бер упкынга ата. Ә Э.Фатыхова белән И.Сираҗига килгәндә, аларның айга бер чыга торган үз газеталары бар. Бу хакта бар да белә, без дә газетабызда бушлай дусларча реклама бирдек.
САУБУЛАШАБЫЗМЫ, ИСӘНЛӘШӘБЕЗМЕ?
Инде бу саныбыз 2014нче елның беренче яртысында соңгысы. Кемнәрдер бездән аерылгандыр, кемнәрдер белән күрешергә, танышырга гына җыенабыздыр. Язылу хаклары артса да, укучыларыбыз газетабызга тугырлыклы булуларын исбатлады. Киләчәгебез алга таба да анык: газетабыз хәләл белән хәрәмне аерырга, гаделлек табышырга тырышыр, чын журналистика үрнәген күрсәтү вазыйфасын намус белән башкарыр, дип вәгъдә итәм.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Журналист өчен хисап тотар чак,

Комментарии