Пандемия барын да тезләндерә

Пандемия барын да тезләндерә

Утюгтан да коронавирус турында сөйләрләр кебек хәзер. Менә безнең дә төп темабыз шул. Дөрес, сөйләм белән сөйләм арасында аерма бар. Бүген иртән «Эхо Москвы» радиосына чит илләрдән кайтучыларны кабул итүче больницада эшләүче табиб шалтыратты: махсус киемнәрдән эшләсәләр дә, киенү-чишенү бүлмәләренең аерым булмавы, табиблар өчен дә чир йоктыру куркынычы зур булуын әйтте ул. Бүгенге рәсми статистикага, пандемиягә каршы көрәш турындагы мәгълүматларның дөреслегенә ышанасызмы, дигән журналист соравына, радиога кайда эшләгәнен әйтмәгән табиб, кискен итеп – юк, дип җавап бирде, саннар кечерәйтелеп күрсәтелә, диде.

АНДА НАЧАР?

Масса-күләм мәгълүмат чараларында ситуацияне тасвирлау дәрәҗәсе аерыла шул. Бүген без Европада да, Америкада да пандемиягә каршы көрәшә белмәүләрен, эгоистларча кылануларын беләбез. Кешеләрнең бәдрәф кәгазьләре өчен талашуларын күрсәтеп үзебезгә дә зыян салганбыздыр. Кеше кибетләргә ябырылды, кирәксә-кирәкмәсә ярма, тоз ташый башлады… Аеруча Украинадагы хәлләр мөшкел. Ә бездә бар да ал да гөл. Әле ярдәм дә итәбез. Әнә бит Италиягә хәрби медикларыбызны аппаратуралары белән озаттык.

Үзебез гаять куркыныч вәзгыять алдында торганда, бу ни хәл инде, дип аптыраучылар да бар. Мин үзем алай уйламыйм, булдыра алганда, ярдәм итәргә кирәк. Чөнки бүген иң авыр хәлдә калган ил – Италия. Ләкин… ләкин дә бар бит әле. Нигә, ни максат? Әллә олигархларның андагы йөзем бакчалары кызганычмы? Үзебезнең хәлебез хәл бит, юкса. Италия безгә караганда бик күпкә баерак. Без үзебез шушы Италиядән дә авыррак хәлдә калмабызмы?

ҺӘРВАКЫТТАГЫЧА КИЛЕП ЧЫКМАСА…

Бүген беркем әйтми, больницаларыбызда күпме үпкә вентиляциясе аппараты бар? Илебездә ничә реанимация бүлеге вирус йоктыручыларны кабул итәргә әзер? Яңа премьер Мишустин медицина җиһазлары сатып алырга, әзерләнергә, җитештерергә акчалар бүлеп бирелүе турында белдерде дә ул, тик, мәрхүм Черномырдин әйткәндәй, «Хотели как лучше, а получился как всегда» булып чыкмасмы. Мондый сатып алу, җитештерү күрсәтмәләре бирер өчен соңармадык микән инде?! Дөньяны яулап алган пандемиядән без генә качып кала алмабыз бит. Минем шулай борчылуыма дәлил: элементар медицина битлекләре дефицит. Хәер, проблемаларыбыз турында тәфсилләп язып тормыйм, журналистыбыз Фәнзилә Мостафина аларны җентекләп өйрәнеп 6, 7нче битләрдә язды. Шуны гына әйтергә телим: «алдан кычкырган күкенең башы ярылмасын…» – бар дөнья яман, бездә генә тәртип, дип масайган пропаганда уңаеннан әйтәм моны.

ЧҮП ПРОБЛЕМА ТҮГЕЛ…

Әллә шушындый җентекле анализ булмагангамы, хакимиятнең сүзенә ышанмаска күнеккәнгәме, вәзгыятьне халык та җитди итеп кабул итми әле. Тик мин, юкка, дип әйтер идем. Бик еш ишетергә туры килә: гадәти грипптан күпме кеше үлә, рактан кырылалар. Моннан бит үлем проценты аз… диләр. Моны ниндидер максатларда махсус уйлап чыгарылган эпидемия, паника ул, махсус таратыла, дип фаразлаучы «аналитик»лар бар. Бәлкем, анысы да хактыр, ләкин бу мәсьәләгә җитдирәк, аеграк карарга киңәш итәр идем. Әле Кытайда гына авыру йоктыручыларның саны кими башлады, дигән хәбәр бар. Пандемия таралу географиясе гаять зур тизлектә киңәя. Эпидемия җиңелгәч кенә аның корбаннарының төгәл саны ачыкланачак. Иң аянычы шунда, бу зәхмәт гаять мәкерле, кеше сәламәт, ләкин ул чир таратучы була ала. Аеруча яшьләр, балалар вирусны сизми генә өләшеп йөрергә мөмкин. Бу вирус өлкән яшьтәгеләрне кыра. Һәркемнең гаиләсендә өлкән кешеләре бар. Алар өчен куркыгыз, аларны саклагыз. Вирус кинәт үпкәгә китеп, кеше гаять авыр михнәтләр кичереп, газаплы үлемгә дучар ителә. Аның хәлен җиңеләйтүче дарулар юк. Бары тик кеше үз иммунитеты ярдәмендә генә аңа каршы көрәшә ала. Әгәр аның тыны кысыла башласа, аны бары тик ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырып саклап торып кына була. Ә ул аппаратларны ничек җиткерәсе?! Италиядәге фаҗига дә нәкъ менә шул аппаратлар җитешмәве аркасында бит. Бездә хәзер байлар шул аппаратларны сатып ала, дип сөйлиләр. Дөрес, моны рәсми мәгълүмат чаралары инкарь итә, янәсе, ул аппаратны махсус стационарда гына кулланып була. Әмма байлар кирәкле табибын да, стационарын да таба алмасмыни?! Бу эпидемия гади халык өчен куркыныч. Шулай булгач, саклык чараларын күрүгә игътибар итсәк иде. Кулларны кер сабыны белән ешрак юарга, урамга чыкканда, кеше белән аралашканда битлектән булырга, өлкәннәрне, мөмкин кадәр урамга чыгармаска. Мөмкинлек бар икән, бакчаларга, авылларга озатырга үзләрен, аралашу даирәсен чикләргә.

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ОНЛАЙН ЭШЛИ

Редакциябез дизайнер, корректорлар белән генә калды. Калганнар өйдә. Аралашу телефон аша гына. Шуңа күрә, әгәр зур ихтыяҗ булмаса, укучыларыбызны да редакциябезгә килми торырга чакырам. Гозер бар икән, аларны телефон аша тапшырырга. Бу вакытлы күренеш, бер-беребезне саклыйк. Мин паника куптармыйм, әмма әлегәчә вәзгыятьне бик җиңел кабул итүчеләрне кисәтәм, Илфат язган иде, шулай килеп чыкты, дияргә калмасын. Ә мин үземнең ялгышуымны, куркытуым юкка булуын телим. Кытай белгечләре, мәсәлән, Италиядәге фаҗиганең сәбәбен, кешеләрнең битлек киюгә салкын карауларыннан күрә.

Әле генә укыдым, Испания башкаласы Мадридта боз сараен морг итеп файдаланмакчылар. Үлүчеләрне җирләп өлгермиләр. Җирләү хезмәтләренең махсус саклану киемнәре җитешми. Испания вирус корбаннары саны буенча Италиядән соң икенче урында. 33 мең зарарланган кешенең 2 мең ярымга якыны үлгән. Димәк, бу гына да, дөнья нинди масштабтагы афәт алдында тора, дигән сорауга җавап табарга ярдәм итәр. Моны аңласак, социаль челтәрләрдә барын да мәзәккә борып көлешеп утырмас идек. Чит илләрдә бик кискен карантиннар эшли. Әмма тоннель очында яктылык күренми. Вирус таралса, пенсия алырлык өлкәннәребез калмаска мөмкин.

Пандемия гаять тирән икътисадый кризис китереп чыгарачак. Карантинда бар тормыш тукталып кала. Өйдә утырырга мәҗбүр булучылар ни хисабына яшәр… Әлеге вирус тизрәк җиңелеп Русияне әйләнеп үтсен дип теләргә кала. Әлегә аның дәһшәтен гади халык кына түгел, хакимият тә аңламый бугай. Бу эпидемия икътисадый кризис белән тоташты. Аны вирус тагын да көчәйтеп җибәрде. Русиядә дә бик күп меңләгән ширкәтләр банкрот хәлендә калды яисә шуңа әзерләнә. Кече эшмәкәрлек сынау алдында. Кешеләрнең ссудалар, бурычлар түлисе… Рубль мәтәлә, бәяләр үсә… Ә кеше өйдә утырырга мәҗбүр.

ҮЛЧӘМЕБЕЗ БАШКАЧА

Бу озак дәвам итсә, Путин үлчәме белән исәпләгәндә дә, урта сыйныф тагын да хәерчеләнергә мөмкин. Ул бездә уртача хәлле кешеләрне Америка, Франция үлчәме белән билгеләмәскә кушты. Бездә кешенең кереме минималь хезмәт хакыннан 50 процентка артык икән – ул уртача хәлле кеше, ягъни әйбәт яши, диде Путин. Әле күптән түгел генә Питерда аннан бер ханым 10800 сумга ничек яшәргә мөмкин, дигәч, авырдыр, дип җаваплаган иде аңа югыйсә. Ә менә хәзер 17 мең сум да «ничава» икән. Андыйлар халыкның 70 проценты. Путинча исәпләсәк, иң бәхетле, иң җитешле халык күплеге буенча Русия беренчеләрдән булырга тиештер… Тик нигәдер барысының да шул безнеңчә «үлчәнмәгән» Франциядә, АКШта яшисе килә.

Росстат та хәерчелек чиген 15 мең сум дип исәпләгән иде, юкса. Андыйлар бездә 20 млн. Путин горурланып әйткән 17 мең бүгенге доллар белән чутлаганда 200 доллар чамасы.

Эпидемия җиңелер. Дөнья аякка басар. Нефть энәсенә кадалып утырган Русиягә генә бик кыен булыр. Путин әйткән урта сыйныф алга таба чит илгә билет сатып ала алыр микән?! Доллар аның буй җитмәс хыялына әйләнер.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Пандемия барын да тезләндерә, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии