Депутатлар акчадан баш тарта

Депутатлар акчадан баш тарта

Тәнкыйть күп язасыз, диючеләр бар безгә. Әнә бүген дә 5нче биттә бер укучыбыз тарафыннан тәнкыйтьләндем. Матур эшләр турында да язасы бик килә анысы…

Урра! Таптым шатлыклы хәбәр: Русия ДәүДумасы рәисе Сергей Нарышкин хәбәр иткәнчә, Дума Президентка депутатларның хезмәт хакларын киметүне сорап мөрәҗәгать итәчәк. Спикер сүзләренчә, хәзер Думадагы барлык 4 фракция дә бу мәсьәләне тикшерәчәк һәм тәгаен тәкъдимнәр Путинга ирештереләчәк. Ә Президент инде аннан килешсә, депутатларның хезмәт хакын киметәчәк. Нарышкин артыннан Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко да чыгымнарны кыскартулар булачак, дип белдерде.

Депутатларыбызның илебездәге авыр чакны аңлауларына рәхмәт әйтеп, ниһаять, дип сөенәсе инде шушы урында. Тик күңелдәге ышанычны никтер ниндидер корт кимерә бит. Русиянең икътисадый кризис баткаклыгына кереп батуында шушы мәртәбәле халык хезмәтчеләренең өлеше биниһая зур түгелме соң?! Мәгънәле, мәгънәсез кануннарны барлап, анализлап тормыйм, ә менә тышкы сәяси вәзгыятьне куертуда, географик амбицияләрдә чама хисен югалтуда, кабалануда, шуның нәтиҗәсе буларак икътисадый блокада да калуыбызга нәкъ менә шушы депутатларыбыз гаепле бит чынлыкта. Тик аларның йөзләре кызармас шул бу нисбәттән. Алар моңарчы ярты миллион сум чамасы айлык хезмәт хакы алып килделәр. Оялмадылар. Алга таба да алырлар иде, мөгаен, өстән әйткәннәрдер. Хәзер бит һәр оешмада кыскартулар бара. Мәскәүдәме ул, авылдамы, эреме, вак оешмамы… аерма юк. Менә депутатларыбыз да өстән кушылган фәрманны астан чыккан инициатива дип күрсәтеп, яхшы атлы булып калмакчы түгел микән. Хәер, төшерерләр аларның акчаларын беразга, аннан тагын күтәрерләр. Өстән кушсалар, бар да эшләнә. Депутатларыбыз безнең инде күптән бәхәсләшеп тормый, «баш өсте, боерыгыз гына әфәндем», дип торалар сыман тоела миңа. Хәзер без бер кеше уе белән генә яшибез.

Алай булгач, нигә соң безгә парламент? Минем кодрәтемдә булса, мин шул ук ДәүДуманы да, Федерация Шурасын да таратыр идем дә, янга калган акчаны бюджетка тыгып куяр идем. Моның өчен сайлаулар институтын бетерергә, Русиядә монархияне торгызырга кирәк. Барын да патша хәл итсә, ул акыллы булса – яхшырак, арзанрак булмасмы?! Юкса, болай да бар да ил башлыгына бәйле, ул ишетсә бар да җиңел хәл ителә, электричкалар да йөри, самолетлар да оча, краннардан су да килеп тора, өйләребез җылы, якты булыр. Сайлаулар үткәрәбез дип театр оештырасы да булмас. Илдә патша һәм ул теләгән варисларга бүләк ителәсе тәхет. Моңарчы алай булмады дип кем әйтә?! Исемнәр, атамалар гына төрле иде, ә гамәл шул ук.

Иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии