Коммунизм шәүләсе күренәме әллә?

Русиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов депутатлар алдында чыгыш ясаганда, кризис аркасында алдагы тормыш тагын да авыррак булу ихтимал дип таныды. “Бүгенге резервлар хөкүмәткә вәгъдә ителгән социаль гарантияләрне гамәлгә куярга мөмкинлек бирә. Ләкин экспертлар хисабынча, бу кризис 3 елга сузылырга мөмкин”, – диде ул.

ЯКТЫЛЫК КАЙЧАН КҮРЕНӘ?

Экспертлар фикеренчә, нефтькә халыкара 2011 елда гына тотрыкланыр кебек. өчен иң уңышлы хак – нефтьнең бер мичкәсе 90 доллар. Ул әле 2011 елга гына булырга мөмкин, диде РИА Новости агентлыгына Conference Board тикшерү төркеменең баш икътисадчысы Кен Голдштейн.

Билгеле булганча, бу экспертлар төркеме узган елның җәендә, нефтьнең бер мичкәсе 147 доллар булган чакта ук, нефть хакы кискен очсызланачак дип фараз иткән иде. Голдштейн сүзләренчә, киләсе елда нефть хакы 80 долларга чыгачак.

Гомумән алганда, бу кризис бөтен дөньяны чолгап алды һәм моңарчы күрелмәгән авырлыклар китерде. Эшсезлек, ризасызлык АКШта һәм Көнбатыш илләрдә радикаль үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Инде Европада социаль протестлар башланды. АКШта үз-үзенә кул салучылар арткан. Хөкүмәт эш урыннарын саклап калу чараларын күрмәсә, вәзгыять киеренкеләнергә мөмкин, дип белдерә Голдштейн.

“Мин Русия җәмәгатьчелеге озакка сузылачак икътисадый киеренкелеккә тиешенчә әзер түгел дип уйлыйм һәм бу социаль шок тудырырга мөмкин”, – диде ул Русия турында да.

ДӨНЬЯНЫ НИ БОРЧЫЙ?

Дөнья матбугатының, экспертларның, галимнәрнең төп темасы – халыкара вәзгытьнең киеренкеләнүе, икътисадый проблемалар, кризисны җиңү омтылышы. Инде АКШның үзендә дә кризис сәбәпле, капитализмны социализм алыштырырга мөмкин, дип чаң кага башладылар. “Эхо Москвы” хәбәренә караганда, Колумбия университетында “Дөньяның киләчәк финанс моделе” дигән темага ябык клуб очрашуы үткән. Күренекле финансистлар, икътисадчылар һәм аналитиклар, конференциягә җыелып, дөньяның кай тарафка юнәлешен аныкларга омтылган. Сөйләшү тоныннан күренгәнчә, дөньяны “ шәүләсе” куркыта.

Экспертлар либераль икътисадның йөрәге булган АКШта социаль чуалышлар килеп чыгарга мөмкин дип курка һәм шул нисбәттән конференциядә катнашучылар заманында Карл Марксның “череп таркалучы һәм һәлакәткә килүче капитализм” турындагы фаразын искә төшерә. Америкада башланган революциянең дөньяга таралу ихтималы зур бит…

“Бу ахмаклык. Коммунизм булмаячак”, – дип белдерә РИА Новости агентлыгына исемен күрсәтергә теләмәгән Нобель премиясе лауреаты. Аның сүзләренчә, СССРның таркалуы коммунистик модельнең булдыксыз икәнлеген исбатлады инде.

АКШның иң яхшы акыл ияләре бүген икътисадый упкынга тәгәрәүдә гаеплеләрне эзли. Берәүләр Ак йортка төртеп күрсәтә, икенчеләре банкларны һәм Финанс министрлыгын гаепли, өченчеләре гади американлыларның үзләрен сүгә. Алар фикеренчә, американлылар эшләп алганнан күбрәккә ияләнеп, кесә мөмкинлеген хисапламый җавапсыз рәвештә яшәргә күнекте.

Тик шунысы: дөньяда икътисадый чуалышлар башланганнан соң, Европада Карл Марксның “капиталын” сатып алучылар арткан.

Чынлап та, коммунизм идеяләре куркытамы? Ул, дөрестән дә, куркыныч фаразмы? Аңа кайту мөмкинме? Америка галимнәренең җыелышып бу хакта сүз кузгатуы шушындый сорауларга җавап эзләргә мәҗбүр итте.

АЕРМАНЫ ТАП!

Инде коммунизм идеясе белән коралланган СССРның булдыксызлыгына килгәндә, ул булдыксызлык аркасында ишелде микән, әллә аерым түрәләрнең шәхси амбицияләре сәбәплеме?! Алайса, нигә коммунизм идеяләреннән баш тартмаган Кытай чәчәк ата, дөньяда лидерлыкны үз кулына төшерә бара? Югыйсә заманында Кытай вариантын тәкъдим итүчеләр дә булган Мәскәү Кремлендә. Тик башкалар җиңгән. Финанс кризисыннан да Кытай барыннан да иртәрәк һәм җиңелрәк чыгачак. Анда әлегәчә икътисадның артка тәгәрәве күзәтелми, ә бары тик үсеш темплары гына кимеде.

“РИА Новости”га аңлатма биргән, исемсез булып калырга теләгән Нобель премиясе лауреаты СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачев булырга мөмкин, минемчә. Чынлап та, нефтедолларларга яшәргә күнеккән Советлар Союзы 80нче елларда халыкара бәяләрнең төшүе сәбәпле, икътисадый упкынга чумды. Өстәвенә, властьтагыларның кәнәфи өчен талашы, угрылык, коррупция гадәте буенча халык байлыгын, хәтта ил территориясен бүлешү мөмкинлеге туды.

Ә инде бүгенге Русиядә капитализммы, дисәң? Моңа анык кына җавап бирүе кыен. Дөнья икътисадында башланган кризис Русиягә дә таякның юан башы белән кизәнде. Моңа әзер булмаганбыз. Тотрыклылык, алга китәбез дип күпме генә шапырынсак та, һаман да нефтедолларларга бәйле икәнлегебезне тагын бер тапкыр күрдек. Җир асты маен сатып алсалар – без бай, ә юк икән – хәерче. Җитештерү, сәнәгать, авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге үсеше ташка үлчим. Үзебездә эшләнгән продукция чит илнекеннән сыйфаты белән күпкә калы ша. Монысы инде бүгенге икътисадый халәтебезнең чорындагысыннан аерылмавы турында сөйли.

СӘЯСИ ЯССЫЛЫККА КҮЗ САЛСАК

Бу көннәрдә Русиядә ризасызлык акцияләре үтә. Күп кенә төбәкләрдә үтүче алдыннан халык ризасызлыгы шактый гына җирле хакимиятләргә, хәтта Мәскәү Кремленә борчу-мәшәкатьләр дә тудырды. Торак-коммуналь хуҗалыгы бәяләре үсеше, сәнәгать, азык-төлек товарларының кыйммәтләнүе, хезмәт хакларының кимүе, тоткарлануы, эшсезлек Русиядә социаль шартлау тудырырга мөмкин. Байлар белән ярлылар арасындагы аерманың артуы да социаль тигезсезлек тудырып, ризасызлыкны арттыра. Бу көннәрдә үткән каршылык акцияләрендә хәтта сәяси таләпләр куйган митинглар да булды.

Алтай республикасында үткәненә тукталыйк әле. Таулы Алтай шәһәрендә 22 февральдә үткән митингта катнашучылар Алтайда аучылыкны 5 елга тыюны һәм барлык рөхсәтсез ау очракларын тикшерүне таләп итте.

Әлеге митингка ел башында булган фаҗига сәбәпче. 9 гыйнварда Алтай тауларында төшеп җимерелгән вертолетта 7 кеше, шул исәптән Русия Президентының Думадагы вәкиле Александр Косопкин һәлак булды. Кайбер мәгълүматларга караганда, алар “Кызыл китап”ка кертелгән тау сарыкларын вертолет белән куып аулаган. Әмма прокуратура рөхсәтсез ау турындагы бу хәбәрне тикшерүдән баш тартты.

Митингтагыларның мөрәҗәгате Русия җитәкчелегенә, ЮНЕСКОга тапшырылачак. Мондый Мәскәүдә дә үтте.

ПРОКУРАТУРА ТАГЫН ХУРЛЫККА КАЛДЫ

“Новая Газета” хезмәткәре, Чечняда кеше хокуклары бозылу турында күп язган журналист Анна Политковскаяны үтерүчене табу эшенең дә очы-кырые күренми. Журналистны үтерү эше яңадан тикшерү өчен, судтан кире прокуратурага җибәрелде. 12 әгъзадан торган җәмәгать утырышчылары суды хөкем ителүче 4 гаепләнүченең барысын да аклады. Политковскаяның туганнары һәм элекке хезмәттәшләре үтерүчене һәм үтерүгә яллаучыны тотып хөкемгә тартмый торып, гаделлек булмаячак, ди. Алар бу суд карарын хуплау белән бергә, чын үтерүчеләрнең хөкемгә тартылачагына шикләнә.

Гомумән, Русия – журналистларның иреге кысылган һәм журналистлар өчен иң куркыныч илләр исемлегендә. Инде шау-шу тудырган никадәр җинаять кылынды, тик әлегә аларның берсе дә ачылмаган. Хокук саклаучылар киллерларны эзләү белән генә мәшгуль. Ә заказчыларның кемлеген без беркайчан да белә алмабыз, ахрысы.

ЭЛЕК ТӘ, ХӘЗЕР ДӘ…

Инде менә әлеге вакыйгалардан чыгып, Советлар чорындагы тормыш белән бүгенге вәзгыять арасында аерма бармы дигәндә, мин үзем әллә ни аерма тапмыйм. Совет чорында да түрәләр үз күңелләрен күреп яшәгән. Хәзер дә әнә “Кызыл китап”ка кертелгән киекләрне вертолетлар белән аулап ял итәләр. Алтай фаҗигасе ул меңнән бер генә. Фаҗига белән тәмамланмаса, без аны да белми калыр идек. Ә Америкада бу мөмкинме?

Әле күптән түгел генә “Финанс” журналы илебез миллиардерлары исемлеген бастырды. Губернаторлар, президентлар балалары иң байлар исемлегендә. Никтер, Америкада президентларның балалары гына бу яктан ялтырамый.

Шулай булгач, АКШтагы галимнәргә, сәясәтчеләргә коммунизм шәүләсе йөри дип борчылырга нигез юк. Барып чыкмас ул социализм. Чөнки яши белмиләр анда. Анда коррупция юк чөнки. Ә без әле капитализмга җитмәгән, тыштан караганда, социализмнан киткән кебек, ә кая җиткәнбез – әлегә билгесез.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Коммунизм шәүләсе күренәме әллә?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии