Саубуллашмыйбыз әле

Саубуллашмыйбыз әле

2025нче ел узып бара. Быелга нәтиҗә ясарга, киләсе елга фаразлар кылыр форсат. Ләкин гадәттәгечә, «Хуш 2025нче ел, төкле аягың белән яңа 2026нчы ел!» дип түгел, «Саумы, тагын да авыррак ел!» дип сөрән салырга мәҗбүрмен. Хәер, мин 2010нче елда да иске ел белән шулай саубуллашканмын. (10нчы биттәге язма). Һәм хаклы булып чыкканмын. 

Бүген Совет режимы дип аталган яшьлек чорыбызны үлеп сагынабыз. Ул чакта да бар иде проблемаларыбыз. Җитмәүчелек, дефицит... Түрә балалары, партком кешеләре арткы ишектән йөри, алардан калса азык-төлек тә, кием-салым да безгә эләгә. 

Әле быел фатирымда ремонт ясарга туры килде. Бик авыр, мәшәкатьле эш бит ул хәзер. Элек бик җайлы иде. Кибеттә чиратың җитеп, ала алсаң, обойлы буласың. Төсен сорап торыш юк. Обоймы – обой – ни бар, шул ярый, эләктер генә. Ә бүген... әй тилмердем, обой сайлый алмыйча, ни генә юк. Муллык. Шулай да күңелдә муллык түгел, бушлык. Ностальгия, үткәнне сагыну.

Яшьлегеңне сагынасың, дияр кемдер... Хаклык бардыр, яшьлек сагындыра, әмма ул чакта бар да риясыз иде. Киләчәк өчен кайгырмый идек. Иртәгәге көн, бүгенгедән яхшырак булачак, дип өмет белән яшәдек. Коммунизм киләсенә ышана яздык. Ни өчен, ышана яздык, дим, мин ул чакта да уйлана идем социализмның һәм коммунизмның төп принциплары турында. Исегезгә төшерәм: безне социализмда «Һәркем сәләтенчә, һәркемгә хезмәтенчә», ә инде коммунизмда «Һәркем сәләтенчә, һәркемгә хаҗәтенчә» булачак, дип өйрәттеләр. Аптырый идем, мөмкин булырмы бу. Чөнки эшләмичә генә муллыкка ирешергә тырышу, башкаларның хезмәтен файдалану гел булган. Хәзер дә дәвам итә. Җитмәсә, безнең буын ул чакта инде Алласыз да иде. Теге дөнья белән дә куркыту юк. 

Белмим, социализм-коммунизм принципларына тагын да ышанучылар булгандырмы, бу хакта сөйләшүчеләрне, бәхәсләшү очракларын хәтерләмим. Сугышта яраланып кайтып, көн-төн колхоз эшендә бушка эшләп, бик иртә безне ташлап, җир куенына кереп яткан әтиемнән сорарга өлгермәдем, ә әнием әйтмәде. Әниемнең кисәтүе генә колак төбемдә һаман ишетелеп тора: «Әгәр кеше әйберсенә кагылганыгызны белсәм, кулыгызны чабып өзәм. Бары тик колхозныкын гына алырга ярый. Әтиегезнең өлеше шунда калды...». Әнием, «Һәркем сәләтенчә, һәркемгә хезмәтенчә», дигән кызыл чакыруны үзенчә аңлаган күрәсең. Бервакыт, ипотекалар хәрам, кеше почмагында яшәү лутчы, дип минем белән бәхәсләшкән бер хәзрәт тә, минем 2шәр-3әр километр ераклыктагы басудагы эскерттән төнлә салам урлап алып кайтуымны белгәч, ай Аллам, хәрам белән шөгыльләнгәнсез балачактан ук, дип нәтиҗә чыгарып куйды. Саламны шулай авылдан еракта эскертлиләр иде, кеше ташый алмасын өчен. Җилкәгә күтәртеп җибәрәләр, юлда туктасаң, күтәреп китеп булмый. Кайтып җилкәңне бушаткач, аяклар шактый калтырап тора... Аннан сукмагыңны җыештырырга чыгасың, салам бөртекләре төшеп калмаганмы... Эз яшерәсең. Урламый кая барасың. 1 сыер, 2-3 сарык, ни белән туйдырасың. Колхоз эшеннән бушаганда, җәй буе бригадирдан, партком-председательдән качып кукуруз арасыннан күкчәчәк йолкыйбыз, күрсәләр, беттең... Югыйсә, чүп кенә утаганбыз бит инде. Бригадирдан качып чокыр-чакырлардан чирәм, кычыткан җыябыз. Колхоздан салам да, печән дә юк диярлек. Аз гына арыш бирәләр. Берәр уч сыерга башакка, бәрәңге кабыгыннан пешерелгән тавык әчеткесенә саласың... Безнең бабайларыбыз, әтиләребез җирендә икмәк үстереп, илне туйдырабыз. Яз көне, безне, мәктәп балаларын басуга чыгарып безгә бирелмәгән саламны яндырттыралар... Нигә шулай булган? Мин бүген дә җавап таба алмыйм. 

Берничә ел элек Киров өлкәсеннән бер төркем бабай килеп керде редакциябезгә. Озаклап тормышлар турында сөйләштек. Алар Кукмара белән чиктәш, татар авылларыннан, әмма Киров өлкәсенә керәләр. «Бездә салам, печәнне олавы белән китереп аударалар иде. Икмәген дә бирәләр. Татарлар (алар үзләре татар булсалар да, безне татарлар дип сөйләшә. Авт.иск.) бездән килеп сатып алалар иде». Бу ни? Үзебезнең татарыбызның куштанлыгымы? 

Сизеп торам, үзе зарлана, шул авыр балачаклы үткәнен сагына. Аңламассың, диярсез. 

Җиңел булмады, әтисезләргә аеруча. Әмма өстә әйткәнемчә, без киләчәкне көтеп яшәдек. Ә бүгенге буталчыкны тудыручылар, безнең шул өметебезне урлады. Әнә шул угрылар, жуликлар булмаса, киләчәк матур буласы иде ул. Мин зарланган балачаклы елларда да тормышның яхшыруы сизелә иде бит, без чынлап та иртәгәге көннең бүгенгедән матуррак буласына инана идек, моңа дәлилләр, шартлар да бар иде. Мин, кияренә рәтле киеме дә булмаган ятим малай, чыгып китеп укырга кердем, максатларыма ирештем... Җитәкләп йөрүче булмады. Бүген балаларны буй җиткәч тә җитәкләп йөртергә кирәк. Фатир, машина, туй ата-ана җилкәсендә... 

Завод-фабрикалар гөрләп эшләде. Урнашасың, тулай торактан урын, өйләнәсең – бүлмә. Бераздан фатирга чиратың җитә. Бушлай... Шулай булгач, гражданнарын кадер-хөрмәттә, кайгыртып яшәткән, бүген киная белән, Совет режимы дип телгә алынган чорны ничек сагынмыйсың, ди. Бүген заводлар да, фабрикалар да юк. 3 кешенең берсе – сәүдәгәр, берсе бюджеттан тукланучы түрә тирәсендә йөрүче, берсе каравылчы. Эшчеләр юк дәрәҗәсендә. Безнең чорда каравылчы кирәкми иде. Ачкыч келәм астында, дигән язу саклый иде ишекне. Син өйдә булмаганда килүче булса дип... 

Мин узган гасырга ук кереп чумганмын икән. Әле 5–6 ел элек кенә дә ничек матур яшәгәнбез бит. Ә үзебез разый булмаганбыз, зарланганбыз. 10нчы биттәге мәкаләләр моңа дәлил. Тормышны Украинадагы хәлләр тамырдан үзгәртте. Әле тиз генә савыгуга фаразлар да юатмый. 

Моннан тыш та халыкның яшәешенә балта белән чапкан харап гамәлләр шактый булды. Башкаларын санап тормыйм, озак яшибез, дип, пенсия яшен арттырып куйдык. Статистика матур, озын гомер турында сөйли. Нишләптер мин юлым төшкән зиратларда яшьләрне бик күп күрәм. Тулы бер аллеяларда балчык өемнәре калыккан, кабер ияләре пенсия яшенә дә җитә алмаганнар... Уртача хезмәт хакы 90 мең сумнан артык дип тә сөйлиләр бит телевизорда. Моның кадәр акча белән типтереп кенә яшисе инде канә. Тик минем танышларым арасында андый типтерерлек акча алучы гына юк. Әнә шулай тормыш дәрәҗәсен матурлый торган статистика гомер озынлыгын да озайтып куя күрәсең. 

Мин быелдан зарланып утырам. Киләсе ел нинди булыр соң? Бер дә шатландыра алмыйм. Бәяләр артачак, бюрократик проблемалар да кимемәс... Чөнки, акча кирәк. Бюджетта акча юк. Оборона хәлләре куандырмый. Юкса, Украинаны җиңә алмаячакбыз. Волонтерлар, халыктан ярдәм җыеп кына башкарып булмый бит бу эшне. 

Инде борчылдыра торган яңалыкларның кайберләренә тукталыйм. 

Барлыгы 11 төр салым күтәрелә. Мәсәлән, НДС 20 %тан 22 %ка арта. Дөрес, бу предприятиеләр алыш бирешендә генә чагыла, димәкче булалар. Ләкин алар җитештергән товарларга, хезмәт күрсәтүгә бәяләр арта дигән сүз. Кибеттә нидер сатып алганда һәркем НДС та түли. 

Болай да хәлләре мөшкелләнеп барган эшмәкәрләр ябылырга мәҗбүр булырга мөмкин. Чөнки алар гадиләштерелгән салым системасы буенча эшлиләр иде. Хәзер, керемнәре 10 млн сумнан артса, алар да НДС түләргә тиеш буласы. Сәүдә һәм йөк ташу эшләре дә үзгәрә. Ә бездә һәр үзгәреш кесәгә суга.

Автомобиль, көнкүреш техникасына бәяләр артачак, чөнки утиль-җыемнар күтәрелә. 

Быел пенсияләр 5–6 %ка индексацияләнде. Ләкин ул 2026нчы елгы «әйбәт» бәяләрнең бер өлешен генә каплый. Хөкүмәт вәгъдә иткән индексацияләр генә коткармаячак. Көн кебек ачык, халыкның кесәсе юкарачак. Чөнки кибеттәге бәяләр, коммуналь түләүләр, салымнар акча янчыкларын ешрак капшарга, тиеннәрне җентекләп чутларга мәҗбүр итәчәк. 2025нче елда гына да коммуналь түләүләр Русия буенча уртача 12 %ка күтәрелде. Татарстанда ул 22,3 %ка кадәр үсте. Ә менә киләсе елда коммуналь түләүләр кәгазендәге саннар 1нче гыйнвардан 1,7 %ка, ә 1нче октябрьдән 13,7 %ка артачак, дип яза «Бизнес онлайн» электрон басмасы. Моңа җәмәгать транспорты, бензин хакларын да өстәргә... Өстәргә дә, өстәргә. Инде өстәлә бит. Бензин хакы әнә күз алдында чүпрә кебек кабара. 

Кыскасы, социаль түләүләр, ярдәм, дип телевизордан күпме генә тәкрарламасыннар, янчык ябыгачак. Мәсәлән, бүгенге пенсионер уртача хезмәт хакының дүрттән бер өлешен генә ала. Моннан 10 ел элек ул өлеш 33 – 35 % иде. Димәк, теләсә дә, теләмәсә дә, ул эшләвен дәвам итәчәк. 

SuperJob сервисы 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 кеше арасында халык сораштыруы үткәргән. Баксаң, халыкның пенсиягә ышанычы түбән. Сораштырылучыларның бары тик 23 %ы гына, мөгаен пенсия хисабына яши алырмын, дип җавап биргән. Һәр дүртенче кеше җавап бирә алмаган. 28 % эшләргә җыена, 14 % үзе җыйган маяга хисап тота, 1 % балаларына өметләнә. 

Соңгылары ник аз? Юкса балалар өлкәннәргә ярдәм итәргә тиеш бит. Бездә бүген киресенчә, өлкәннәр булыша. Чөнки бүген сүз башында әйткән бушлай фатирлар, бушлай белем алу юк. Медицинасы да, үләсең килмәсә – түләргә кирәк. Халык зур процентлы ипотекалар сазлыгында йөзә.

Шулай булгач, хуш киләсең яңа 2026нчы ел, дияргә мөмкинме?! Үткән еллар, сез безне ташлап китәсез, дияргә генә кала. 

Инде 2025нче елның декабрен озатабыз дип язам, чөнки бу елда башка очрашмаячакбыз. Газетабызның киләсе ел беренче саны Яңа ел каникулларыннан соң чыгачак. Җиңел түгел. Әнә бер гасырлык тарихы булган «Татарстан яшьләре» үз укучылары белән хушлаша. Ә без әле эшлибез. Бар чыгымнарны санап, мөмкин кадәр кыскартып эшебезне дәвам итәбез. Чөнки минем максатым, татар сүзен, татарның хак сүзен ирештерү, җирдә гаделлек барлыгына инану, инандыру, бюрократларга дөрес юлны күрсәтү... Шул максатта инде куркусыз 42 ел эшлим. Шуның 23 елы «Безнең гәҗит» белән. 

Почталар бүген юк дәрәҗәсендә. Ул анда-санда калган, нәни генә хезмәт хакына эшләүче хат ташучылар җилкәсендә. Өстәвенә гаделсез конкуренция. Мәсәлән бюджет газеталарына язылу бәясе акланмаган дәрәҗәдә арзан. Хәтта ул почта чыгымнарын гына түгел, типография бәяләрен капларга да җитми. Бу деппинг дип атала. Болай дәвам итсә, алга таба бары тик бер фикер, бер төрле сүз генә калачак. Башка фикер җиткерә алучы калмаячак. 

Әйдәгез, бәйсез фикерле матбугатның гомерен озайтыйк. Аны бары тик язылып кына эшләп була. 

Почта эшләми икән инде, газетабызны редакциябездән килеп алып китәргә мөмкин. Болай ул бик арзан булачак. Чөнки язылу хакыннан бик зур өлешне эшләмәгән почта алып кала. Тик редакциядән алу өчен алдан заявка бирергә кирәк, артыграк чыгару өчен. 

Киләсе елда да бергә булырбыз, дип өметләнәм. Алда ташламалы язылу ункөнлеге. Ул 13нче декабрьгә чаклы дәвам итә. Шартлары беренче биттә. 

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии