- 23.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №38 (24 сентябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Мине еш кына ватанпәрвәрлек җитмәүдә гаеплиләр. Безнең илебездә сүз иреген яклауны һәм демократик карашларны аңлап та җиткермиләр бугай шул. Үз мәнфәгатьләре өчен генә яшәгән түрәләрнең, халык хезмәтчесе буласы урында, халыкны хезмәтче итеп тойган хакимнәрнең ялчысы булмаганым аркасында мин туган илебезне яратмаучы булып чыгам. Коррупция, ришвәтчелек белән чирле хакимнәрне, гаделсезлекләрне никтер кабул итә алмыйм шул. Ярдәмгә мохтаҗларга да битараф түгелмен. Дөреслекне җиткерергә тырышам. Ә дөреслекне табу ай авыр икән безнең илебездә. Гади халыкны мескен кол итеп карарга, аны мыскылларга да мөмкиннәр. Инде мондый мәсхәрәләү, кем-кем белән, минем белән булыр дип күз алдына да китерә алмый идем. Дөнья икән бу. Күрдем мин мәсхәрәләүне. Әле дә исәңгерәп, бу ни соң, дип аптырап, үз үземә аңлатма-җавап бирә алмый яшим. Менә шушындый башбаштаклыкларга юл куелган илне, әхлаки яктан череп таркалган система булдырган органнарны ничек итеп хөрмәт итәсең инде… Хәзер сөйлисе хикәятем, кем беләндер түгел, минем, минем гаиләмнең башыннан кичкән вакыйга. Бер арттыру юк.
ШОМЛЫ ИРТӘ
Мәхшәр 22нче сентябрь көнне иртәнге 6да башланды. Ишектә кыңгырауга бастылар. Өзмиләр дә, куймыйлар да. Бер өзлексез яңгырый кыңгырау. Әллә янгын чыкты микән?! Хатыным куркуыннан караватыннан егылып төшә язды. Ул кабаланып торып киенеп ишекне ачканчы ишектә кыңгырау тынмады. Аннан ул күгәренеп кире керде.
– Анда суд приставлары сине алырга килгәннәр…
Мин аптырап, берни аңламый, киенеп каршы чыктым. Миңа формалы ике кеше үзләрен суд приставлары дип таныштырды һәм мине, качып йөрүче буларак, алып китәргә килгәннәрен әйттеләр. Һич аңламыйм, кемнән качам, кем эзләгән… Кулыма ниндидер карар тоттыралар, кул куярга кушалар. Ә мин күчермәсен таләп итәм. Бары шул чакта гына документларны имзалыйм. Өйдәгеләрне тынычландырып, канун шулай куша икән, ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыккандыр, ияреп китәм инде. Кулымны да, баргач, күчермәсен биргәч куярмын.
– Мин киенәм, чыгып торыгыз, – дим. Ә егетләр стенага сөялгәннәр, чыкмыйлар. Өйдә 1 яшьлек һәм 4 яшьлек оныкларым бар. Икесе дә авырыйлар. Алар уянып елый. Өйдәгеләр, барлыгы 7 кеше, паникада. Бар да аяк өсте…
– Егетләр, коридорда көтегез, өйдәгеләрне күрәсез бит, ни хәлдә!!!
– Не имеем право, – ди судлар эшчәнлегендә тиешле тәртип тәэмин итү буенча суд приставы Марат Фәрит улы Гайозов.
– Егетләр, мин инде өлкән кеше. Аз гына булса да хөрмәт кирәктер. Урындык чыгарып бирәм, тамбурда утырып торырга, бәдрәфне саклап торасыз бит. Бу кадәр кешелексез булырга ярамый. Моның ахыры яхшы тәмамланмаячак, гарантия бирәм, – дим. Хатыным да:
– Егетләр, безнең бәдрәфкә кергәнне карап торасызмы инде, шуны да аңламыйсызмы?! –дигәч кенә коридорга чыгып басты бу егетләр.
– Мин киенеп, чәй дә эчми, тынычландыргыч даруларымны каптым да, «Яраппым, бу мәсхәрәгә кызып китмәскә сабырлыклар бир!» дип теләкләр теләп, урамга чыктым, әмма үз машинамда барам дип белдердем. Егетләр ризалашырга мәҗбүр булды. Берсе минем машинага утырды. Иртәнге 7 тулганчы без Мәскәү районы суд приставлары бинасында идек инде. Коридорда идән юучы ападан башка беркем юк. Мин аптырап, болар тәүлек буе эшли микәнни дип, мине алып килгән егетләргә карадым һәм кая керәсе, дидем. Егетләр, эш сәгате 9дан гына башлана. Коридорда көтеп торасын әйттеләр. Мин алайса, мин дә шул вакытка әйләнеп килермен дигән идем дә, җибәрмәделәр. Мине алып килгән приставлар чиратлашып янымда утырдылар. Мине саклыйсызмы әллә, дигән идем, әйе диделәр. Мине качып йөрүче буларак мәҗбүри алып килү турындагы карарның күчермәсен биргәннән соң аңа кул куйдым һәм дәгъваларымны язмача белдердем.
Соңгы айларда умыртка сөягендә бүсер табылу аркасында дәваланып йөри идем, ә биредә тимер урындык. Йөреп карыйм, утырып карыйм… 2 сәгатьтән артык вакытны көчкә үткәрдем.
Ниһаять пристав үзе дә килеп җитте. Фәридә Рафик кызы Минуллинаның «Пойдемте» – дигәненә, мин:
– Беренчедән, исәнмесез, икенчедән, сез нишлисез, нинди канунсызлык бу? – дип артыннан ияргән идем, аның җавабына хурланып аздан гына шартламый калдым.
– Иртәдән кәефем әйбәт иде, сез минем кәефемне кырмакчы буласызмы? – дип башлады ул сүзен.
– Минекен сезнең карар буенча иртән 6да ук кырдылар, минекен генә түгел имчәк балалы гаиләмнекен дә… – дип кенә әйтә алдым тагын бер кат Ходайдан сабырлык сорап.
СӘЯСИ ЗАКАЗ ТҮГЕЛМЕ?
Кәгазьләр белән таныша торгач, аңладым. Язын Хәләл комитеты рәисе Садыков Динар Илсур улы редакциябезгә мәхкәмә эше кузгалткан иде. Искәндәр Сираҗи мәкаләсе буенча белдерелгән дәгъва өлешчә канәгатьләндерелде. Редакция дә Искәндәр Сираҗи да Садыковка акча күчерергә һәм фактларның өлешчә туры килмәве турында хөкем карарында бирелгән текстны газетада урнаштырырга тиешле. Бүген бу суд карарын шәрехләп тормыйм. Килешмәсәм дә, ул канун көченә кергән, үтәлергә тиеш. Әмма ничек? Без шушы көнгә кадәр акчаны кая күчерәсен белмәдек, ул суд карарында юк. Аннан соң «Безнең гәҗит» бары тик татар телле газета. Ул урыс телендә мәкалә чыгара алмый. Ә хөкем карары урыс телендә. Суд та урыс телендә үтте, безнең протестларыбызга карамастан. Бу хакта әле язачакмын. Сүзем бу хакта түгел. Мин судта хөкем карарының татарча бирелергә тиешлеген әйттем, югыйсә. Чөнки аны тәрҗемә итә алмыйм, тагын дәгъва белдерергә мөмкиннәр.
Әмма төнлә уятып алып чыгып китәр өчен минем чакыруларга колак салмый качып йөрүем кирәк. Ләкин бернинди чакыру алганым юк, телефон номерларым приставларда булган икән, әмма миңа шалтыратулар да булмады. Мине каршы алган Фәридә Рафик кызы Минуллина бер тапкыр шалтыраттым, ди, элемтә булмаган. Нигә тагын шалтыратмадыгыз, дигәч, ул берүзе, ә без күп икән. Ә почта? Почтага да хатлар салдык, диләр? Редакциябез дистәләп хат ала, шуның берничәсе заказлы да була. Мондый чакырулар югалган очракта заказлы итеп җибәрелергә тиештер һәм баш тарткан документ булырга тиешледер… Кыскасы, минем бик ышанасым килә, бу минем газетамдагы эшчәнлегем белән бәйле, ягъни сәяси заказ түгелдер. Чөнки шушы хәлләр алдыннан гына сайлаулардагы хәрәмләшүләр турында бик саллы мәкалә чыккан иде. Мондый язма башка мәгълүмат чараларында күренмәде. Мәскәү районы суд приставларының эшчәнлеге шушы вакытка туры килгән генәдер дип ышанам. Бу редакторның нервыларын бераз какшатып алыйк, дигән ният булмагандыр…
КАНУННЫ КЕМ БОЗА?
Ә шулай да таң тишегеннән зур гаиләнең тынычлыгын алу, анда күкрәк балалары булуын күрә торып дорфалык күрсәтү бу приставларның вазыфаи эшчәнлекләренә туры килә микән?! Беләм, төрле кешеләр белән очрашырга туры киләдер, әмма монда мин басып торам, егетләр мине таныдылар да хәтта. Гаиләм дә, андагы кешеләр дә яман тәэсир калдыра торган сурәттә түгел… Миңа инде 54 яшь. Шушы яшьтә әтием сугыш яраларыннан бик вакытсыз, безне, 6 баланы ятим итеп китеп барды. Миңа 7 яшь иде ул чакта. Минем канун бозучы түгеллегем битемә язылгандыр бит инде. Чакыру кулыма эләккән булса, яисә телефон аша гына шалтыратсалар да, йөгереп барып җитә идем бит. Чөнки Садыков әфәндегә акча күчерергә исәп-хисап счетын таба алмадым гына. Аны мин эзләргә дә тиешле түгел. Ул суд карары белән берлектә миңа тоттырылырга тиешле иде. Бу проблема әллә кайчан онытылган була иде. Кире кагу мәкаләсен дә миңа канун кушканча, татар телендә кулыма тоттырсалар, аны да әллә кайчан игълан итә идек.
Шулай булгач, кем монда канун бозучы, минме, әллә иртәнге 6да дөбердәп килеп кергән приставлармы?
СӘЛАМӘТЛЕГЕМ КАКШАДЫ
22нче сентябрь көнендә мин кеше була алмадым. Хәтта умыртка сөяген дәваларга да барырлык хәлдә түгел идем. Ничә тапкыр гына йөрәк даруын кулланырга туры килде. Хурлыкка, мәсхәрәләнүгә, канунсызлыкка гаҗизләндем. Бу приставлар минем эш урыныма, ягъни редакциянең юридик адресына килә алалар иде. Шунда гына килергә тиешләр иде дә. Юкса, мин хатыным фатирында теркәлмәгән дә. Авылымда яшим. Бу судка бирелгән документларда күрсәтелгән.
Хөрмәтле приставлар, эшегез авыр, аңлыйм. Әле күптән түгел генә эшли башлаган, мине алырга килгән сакчы белән дә сөйләшеп тордым. Төрле кешеләр белән очрашасыздыр… Әмма тигез урында сезгә проблема эзләү, кешеләрне нахакка кимсетү, рәнҗетү кирәкме? Моннан тәм табасызмы? Әллә бу сезгә дәрәҗә өсти дип уйлыйсызмы? Минем очракта, мин бандитмы? Болай барса, минем тынычлыгымны алу очраклары әле булыр дип фаразларга гына кала. Көннәрдән беркөнне өемә тентү белән килеп керергә дә мөмкиннәр. Мин бу илдә үземнең бөтенләй дә хокуксыз һәм якланмаган икәнемне аңладым. Төрле хәлләр көтәргә була: ирекле сүзне яратмыйлар бит бездә. Мине ватанпәрвәрлек булмауда да гаепләүләрне еш ишетәм, юкса. Гәрчә мин мондый бәя белән килешмәсәм дә… Фикер төрлелеген, ирекле сүзне, демократияне хөрмәт иткән кеше патриот дип саналмый шул бездә.
НАМУСЫМНЫ ПЫЧРАТТЫЛАР
22нче сентябрьдә иртүк килеп өемә кереп гаиләмнең тынычлыгын алып, канун бозып, минем ирегемне чикләү минем белән булды. Моңа һаман ышана алмыйм… Мондый очраклар бихисаптыр һәм алар барысы да шулай шома гына үтә торгандыр дигән фикер калды миндә. Мин бу эшкә нокта куймыйм. Канунсызлык, кеше хокукларын чикләү, кешене кимсетү шома гына узарга тиеш түгел. Бу хәлгә журналистлар аптырашта. Форумнарда шау купты. Инде берничә мәгълүмат чарасы бу хакта язды. Мине алып чыгып киткәннәрен күргән күрше-күлән, таныш белеш борчылып шалтырата һәм тел шартлата. Мин үземнең качып йөрүче, канун бозучы түгеллегемне исбатларга тиешле дип саныйм. Юкса, таныш-белешләрем алдында да мин хәзер бандит булып калдым бит. Вакытым кызганыч, билгеле. Нишлисең, хокукларны шулай әрсезләнеп кенә даулап була бездә.
Урыс әйтмешли, да-а-а-а, булмас димә, дөнья бу. Бу бит Русия. Һәм мин бу илне ватаным дип саныйм һәм мин аны яратырга, аның патриоты булырга тиешле. Ватаным мине яратамы? Әйдәгез бу сорауга да җавап эзлик. Яратмый бугай, яратса, шулай органнар аша минем тынычлыгымны алмаслар иде. Кануннар үтәлешен тәэмин итү, хокук яклау органнары карательләр алымнары белән эш итмәс иде.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии