Татар теле тыелгач бәхетле булган танышым

Татар теле тыелгач бәхетле булган танышым

Мин аны бер атна элек кенә очраттым. Һәм менә һаман уйланып йөрим. Көнен дә, төнен дә аның сүзләре эзәрлекли, йөрәгем сызлана. Аннан, әйе шул, беркем түгел, «үземезнең татарымыз», дип нәтиҗә чыгарып куям.

***

Казанда татарларны чаплашка дип атаган, баласына татар телен укыткан өчен миллион сум компенсация сораган, соңрак гаиләсендә баласы катнашында җенси тотнаксызлыгы ачыклангач, суд эскәмиясенә баскан Зыятдинова Ольга Гавриленконың кыланмышларына аптырамаган идем. Мөгаен әтисеме, иреме татар булганлыктан (төгәл белмим, нәсел-нәсәбен тикшермәдем, тикшерергә теләмим дә) фамилиясеннән ояла торгандыр. Мөгаен, ниндидер психологик проблемалары, тайпылышлары булгандыр, аны татарлар аркасында, дип уйлыйдыр, шуннан килә торгандыр шундый нәфрәт. Татарларны мыскыл итү буенча җинаять эшен туктаттылар, гаепсез дип табып түгел, Җинаять кодексының 282нче матдәсен үзгәртү, канунны йомшарту аркасында. Ә менә шул экстремизм белән бәйле эшне тикшергәндә, аның гаиләсендә ниндидер бозык гамәлләр буенча шикләнелүе дә мәгълүм булды.

Шушы татарларны җене сөймәгән Зыятдинова мисалыннан соң, мин татарофобларга шикләнеп карый башладым. Бәлкем, аларның, үзләре телендә әйтсәк, «не все дома»дыр. Ничек инде тулы бер халыкка нәфрәт белдерергә, ничек инде тулы бер халыкка бәя бирергә, аның теленә, гореф-гадәтләренә һөҗүм итәргә мөмкин?! Татарның кеме юк та, урысның – кеме?! Имгәкләр һәр халыкта «буа буарлык», шулай ук горурланырлык шәхесләр дә җитәрлек. Ләкин кайда яшәгәнлегебезне онытмыйк. Бер кеше әйтте, барысы да йөгереп аның сүзен сүз итәргә йөгерде: нәтиҗәдә минем ана телем, шул исәптән Русиядәге бик күп халыкларның үз ана телләре үлемгә дучар ителде. Конституция дә, кануннар да кәгазьдә генә, санга сугылмый… Ә менә мин татар, ник минем татар телемне чиклисез, дип сөрән салсаң, мин экстремист була алам.

Хәйран гына чит илләрдә булганым бар. Тик мин анда үземне бик уңайсыз хис итәм, надан итеп тоям. Бары тик Руссияннәр генә тел белми. Безнең телебез бары тик урыс теле генә. Төркиядә, төрки халыклар яшәгән җирләрдә, яисә шундый халык вәкилләре белән танышкан очракта, әлбәттә, мин «ачтан үлмим» – аңлашам. Ләкин менә урыс телен генә белгән кешегә бик авырга туры килә. Чөнки ул бүтән тел белми. Иң гаҗәбе шул: төрки халыклар белән аралашып китсәм, якын дуслар кебек җылылык, хөрмәт тоям, ә урысча сөйләшкәндә – башкача. Хәтта Чехиядә дә моңа аптырадым. Югыйсә, чех теле урысныкына охшаш, тугандаш халык, алар бары тик көйләп, җырлап сөйләшә, бераз күнеккәннән соң мәгънәсенә төшенеп була. Әмма алар урысчаны аңларга теләми, протест белдерәләр, кырын карарга тырышалар. Ә татар икәнемне белгәч, йөзләре ачылып китә. Моның сәбәбен белмим, мондый күренешләргә бер мин генә юлыкмадым. Тик моның сәбәпләрен шул чит мәмләкәтләрдә яшәүчеләрдән түгел, үзебездән эзләргә кирәклеген бик яхшы аңлыйм. Тик минем ватанымда аны аңламыйлар.

Бүген чит илләрдә урыс теле кысыла, дип, биек мөнбәрләрдән чаң кагабыз, федераль телеканаллардан төкерек чәчәбез. Ә менә минем туган телемне яклау, саклау турында сөйли торган мөнбәрне кайдан табасы?! Юк андый мөнбәр. Татар милләте сабантуйлы, җыр-биюле булса – җиттеме әллә, монысы да әлегә. Тиздән, болай дәвам итсә, урысча җырлый башларбыз. Бер авыз сүз татарча белми, аны өйрәнергә дә теләми урыс телле балалар тәрбияләп, мин татар диюдән ни мәгънә?! Синең җаныңда мин татар дигән буш кына булса да сүз ишетелсә дә, балаңда анысы да булмаячак, оныкларың турында әйтмим дә. Бүген җаным әрнеп бу темага әйләнеп кайтуымның сәбәбе – «сүз башы Шүрәле», дигәндәй, мәкалә башында телгә алган яңа танышым булды.

..Татарстаннан читтә үскән, татар исемен йөртүче татар баласы. Матбугат өлкәсендә эшләүче коллегабыз. Казанны үз итеп монда килеп урнашкан. Ире урыс булган, аерылганнар. Хәзер урыс исемендә малай үстерә. Әтисе вафат. Әнисе монда түгел, кызы әйтүе буенча, монда килергә теләми. Үзләрендә татарлар белән аралашып, абыстай булып, дин сабаклары да укытып яши. Татарча сөйләшә, татар җанлы булып калган. Шуларны сөйләшеп утырганда, әнисе шалтыратты. Кызым, исәнме, сау бул, дигәннән кала бар да урысча булды аралашу. Әнисе урысча акцент белән сөйләшә. Телефонны куйгач, мин күтәрелеп карадым, минем әнием дә, әтием дә безнең белән гел татарча исәнләшә, саубуллаша, диде ул горурланып, татарлыгын кәпрәйтергә тырышып.

– Ә өйдә татарча бер дә сөйләшмәдегезмени?

– Әти белән әни үзара татарча, ә безнең белән урысча. Аларга шулай ипле иде бугай, чөнки без аңламыйбыз, ни турында сөйләшкәннәрен.

Стоп… ата-ана һәм бала аңламый ни турында сөйләшкәннәрен. Менә тормыш… Бу фаҗига түгелме? Бүген бу баланың әнисе ак яулык бәйләп, ак әби булып йөридер, тик аның Коръән мәҗлесләрендә түрдә вәгазь сөйләп йөрүеннән ни файда?! Ул вәгазьнең ни икәнен дә аңламаган балалар үстергәннән соң…

Ни өчен мин шундый тирән кинаяле итеп язам бу гаилә турында, диярсез. Дусларым белә, шаяртырга яратам. Бу уртак тел табарга да булыша. Әлеге ханымга да татарча эндәшеп карадым карадым да, аңламагач, ай, син марҗа икән бит, озакламый чын татар ясарбыз, синнән, дип куйдым елмаеп. Ә ул үпкәләде. Мин татар, минем татарлыгым җанымда, аны кычкырып йөрмиләр, дип аңлатырга тырышты бөек телдә. Гафу ит, мин начар сүз әйтмәдем, татарлар урыс хатын-кызларын марҗа дип атыйлар, ул яман сүз түгел, дидем. Ләкин бераз сөйләшә торгач, татар теленең язмышы турында сүз иярә сүз килеп чыкты.

– Наконец то запретили, татарский язык. Зачем он нужен. Только мучении было от него… – дип куймасынмы бу.

Менә шунда инде мин елмаймадым. Ачу белән сорап куйдым:

– Теперь ты счастлива небось?! Как же тебе мешала этот язык?

– Ну ведь сын мучился в школе…

– Он живой остался, не сдох?

– Но тяжело было, мы же не знаем языка…

– Өйрәнергә ярамыймы? Татарлыгың күңелеңдә, җаныңда дисең дә, кайда соң ул?! Мин күрмим. Тамырларыңа элементар хөрмәт тоймыйм. «Яхшы» тәрбия биргән сиңа әти-әниең, үзләре дә бик бәхетледер… Башка сөйләшер темам юк, синең белән, – дип, кырт итеп китеп барырга туры килде яныннан. Чөнки мәгънәсез аралашу. Чиста урыс милләте кешесеннән минем мондый нәфрәт, ачу ишеткәнем юк. Бары тик катнаш кешеләр шундый.

Менә шулай манкорт тәрбияләү, манкорттан манкорт тудыру, ул телне генә түгел, кавемне юкка чыгарадыр. Бу ханым бәхетле булырмы?! Белмим, шикләнәм. Ул урысмы? Юк, ул Аллаһы Тәгаләнең адашкан бер бәндәсе. Аның иманы да, теле дә, ата-бабасыннан калган тәрбия, гореф-гадәтләре дә, йолалары да юк.

Ай, күңелсез аның дөньясы, ай, ямьсез аның тормышы, ай, караңгы аның киләчәге. Кызганам аны. Аллам Сакласын, Раббыма рәхмәт укыйм, ярый әле мине татар итеп, ярый әле мине мөселман итеп яралткан. Мин татар, мин мөселман. Халкым, иманым белән горурланам, аның белән бәхетлемен. Шул ук вакытта башка халыкларны да, аларның гореф-гадәтләрен, диннәрен хөрмәт итәм. Чөнки безне җир йөзенә бизәк булсын өчен төрле төстә итеп, төрле телдә сөйләшә торган күп кавемнәр итеп яралткан Аллаһы Тәгаләбез. Кемнедер рәнҗетергә, түбәнсетергә, телен, мәдәниятен тыярга, чикләргә беркемнең дә хакы юк. Бу хакыйкатьне татарлыгы коры сүздә һәм исемендә генә калган теге татар марҗасы аңлый алырлык халәттә түгел инде.

Югалган буын, югалып килүче кавем. Шул күңелсезлекләр белән ахырзаман да килеп җитәр, мөгаен.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии