Байлык кем кулында һәм киләчәккә планнар…

Байлык кем кулында һәм киләчәккә планнар…

Русия Премьер-министры 2018нче ел өчен ДәүДума алдында хисап тотты. Ул хәзерге вакытта илдә гамәлгә куелучы милли проектлар, шулай ук Русиядә хәерчелек, яман шеш авыруларына каршы көрәш, санкцияләрдән имин саклану турында сөйләде.

Медведев илдәге тормышның идеал булу дәрәҗәсеннән ерак торуын таныды. Илдә 19 миллионга якын хәерче чутлануын да тагын бер тапкыр искәртте. Димәк, 19 миллион алай яшәргә тиеш булмаган шартларда көн күрә, диде ул ачынып.

Менә шушы хәерчелекне бетерү, демографик, сәламәтлек, мәгариф белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен 2 триллион 600 миллиард сум акча каралган икән. Ләкин бу акча русиялеләрне алай яшәргә ярамый, дигән шартлардан коткара алырмы? Премьер-министр, минемчә, бу сорауларга анык җавап, яңалык тәкъдим итә алмады, сыман. Хәерчелек өчен кемдер үзе гаепле, кемдер башка сәбәптән шундый хәлдә, диде ул. Шуңа да, киләчәктә дәүләт ярдәмен чын мәгънәсендә адреслы итүне яклавын белдерде. Дәүләт ярдәмен генә көтеп торасы түгел, кешеләрнең үзләренә дә керемнәрен арттыру өчен шартлар тудырырга кирәк, аныңча.

Әлбәттә, бик хак сүзләр. Ләкин бүген реаль тормышта ничек соң?

Беркөнне бер танышым шалтырата: авыл җирендә эшли, йорт сала. «Хакимият башлыгы гына хәл итә ала, диделәр, авыл кешесенә грантлар, төзелештә ярдәм бар, шуны алырга булыш», – ди. Тик сорау туа: әгәр андый закон бар икән, ник бу бәлешне хаким генә бүлеп утыра соң? Менә коррупциянең очы кайда?

Демографик кризисны да хәл итәргә кирәк. Күбрәк үләбез, азрак туабыз. Ләкин бүген балаңны ясле-бакчага урнаштыру мөмкинме? Ул балага гына да күпме акча кирәк, ә әнисе эшкә дә чыга алмый, баланы куярга урын юк… Авырып китсәң, сине больницаларда көтеп торалармы? Авыл җирләрендә алар инде калмады да. Шәһәрләрдәгеләр дә коммерция оешмасына әверелеп бара.

Медведев 3 елдан яслеләргә чиратлар калмаячак, дип тә белдерде белдерүен. Тагын шактый вәгъдәләр юллады. Кыскасы, хөкүмәт, Президентның Май указларын гамәлгә кую өчен армый-талмый хезмәт куя.

Әлбәттә, эш күрсәтергә кирәк. Ә эшне күрсәткечләр күрсәтә. Шуңа да күптән түгел Росстат оешмасы алдына да күрсәткечләрне яхшырту бурычы куелган иде. Росттатның статистлар икәнен беләсездер. Алар реаль чынбарлыкны өйрәнеп, шуннан нәтиҗә ясый. Ә ул нәтиҗә ил башларына, икътисадчыларга нәтиҗәле проектлар, реформалар эшләр өчен кирәк… Нәтиҗәләрне матурласаң, яхшы… чынбарлык – монысы башка. Әнә бит Медведевка ышансаң, бар да әйбәт. Ләкин хөкүмәт хисабыннан соң берничә көн үтүгә, гөнаһ шомлыгына каршы, Росстат 2019нчы елның беренче кварталына йомгак ясады. Һәм ул күрсәткечләрне шомартырга тиешле булса да, хакимият сурәтләгәннән икенче төрлерәк нәтиҗәләр бирде. 2018нче елның беренче кварталы белән чагыштырганда промышленность, авыл хуҗалыгы, йөк ташу, ваклап сату һ.б. кайбер күрсәткечләр буенча аз гына үсеш булса да, чит илләр белән сәүдә багланышлары кимегән. Хезмәт хаклары да үсмәгән диярлек. Гомумән, үсеш динамикасы тулаем узган елга караганда сүлпәнрәк. Димәк, бер урында таптанабыз, яисә позицияләрне какшатабыз. Бу халыкның акча керемендә ачык чагыла. Узган ел ул үсештә булса, быел 2,3 процентка кимегән дә. Әйткәнемчә, Росстат хәзер күрсәткечләрне яңа методика буенча хисаплый, искечә, алар бигрәк күңелсез килеп чыгар иде. Тик менә яңача да барып чыкмый икән бит… Инде нинди методика эзләп карарга. Тик ул методикалардан халыкның яшәү дәрәҗәсе яхшырырмы?

Ул яхшырыр иде, әгәр ил башлыклары депутатлар алдында гына түгел, халык алдында хисап тотса, коррупцияне җиңүдәге, суд, хокук яклау өлкәсендә гаделлекләр урнаштыру, демократияне торгызу буенча уңышлар белән уртаклашса.

Ә хәзергә илдә 19 миллион хәерче яши. Бу санап санап та әйтми кала алмый торган хисапка охшап тора. Вице-премьер Ольга Голодец белдергән иде бит, илдә бүген 5 миллионга якын кеше минималь хезмәт хакыннан артмаган акча ала. 1 ай эшләп нинди җитештерүчәнлек турында сүз алып барырга мөмкин, дигән иде ул. Димәк, Русия уникаль ил – анда кеше эшли-эшли хәерчеләнә бара. ДәүДумада КПРФ вәкиле Алексей Куринный сүзләренчә, соңгы 5 елда русиялеләрнең реаль кереме 11 процентка кимегән. Ә менә кибетләрдәге иң кирәкле товарлар һәм азык-төлеккә бәяләр 27 процентка үскән. Ул илдә 19,3 миллион халык хәерчелектә көн күрә, дип саный. Безнең хәерчелек алга киткән илләрдәге хәерчелектән бик нык аерыла, бездә ул көч-хәл белән җан асрауга кайтып кала. Депутат раславына ышансаң, илдәге халыкның 57,6 проценты хәерчелек шартларында яши. Нәтиҗә буларак, кеше кредитларга чума. Бүген халык банкларга 16 триллион сум тиеш. Бу чик түгел, коммуналь түләүләр, башкалары кыйммәтләнә. Инде әйткән идек, Русиядә гаиләләрнең 35,4 процентында бар кешегә дә сезонга кирәкле 2 пар аяк киеме сатып ала алмыйлар. Росстатның бу мәгълүматларында күрсәтелгәнчә, Русия гаиләсендә очын-очка ялгап яшәү өчен айга 58 мең ярым сум хезмәт хакы алу кирәк. Күп балалы гаиләләргә бу акча – 82 мең сум, яшьләргә – 62, пенсионерларга 39300 сум кирәк. Шул ук вакытта Русиядә 90 процент халыкның реаль эшләп алган акчасы 25475 сум.

Акча санаулы олигархлар кесәсендә. Русиянең 89,3 процент милли байлыгы 2018нче елда халыкның 3 проценты кесәсендә булды. Байлар баей бара, ә ярлылар сафы арта. Иң аянычы шунда, байлар – җитештерү белән түгел, табигый байлыклар белән эш итүчеләр. Һәм алар акчаларын читкә чыгару җаен карый. tsargrad.tv белдергәнчә, бер Лондонда гына да Русиянең 200 чиновнигы гаиләсе яши. Андагы һәр бишенче утар Русия гражданиныныкы. Безнең олигархлар Алманияне, Италияне, Испанияне, АКШны, Израильне ярата: бездә эшлиләр, әйбәт акча алалар, чит илдә яшиләр.

Русия хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин 2017нче елда 1,865 триллион сум финанс чатаклыклары булуын искәртте. Бу 2016нчы елда бюджеттан урланган акчага караганда 2 тапкырга артык, ә 2015не бөтенләй 3,5 тапкырга уздыра. Байлар шәп хезмәт хакы ала, шәп урлый да. Әлегә халык түзә, бюджетны пенсия реформасы, салымнар, бәяләр арту белән үз кесәсеннән тутыра. Берочтан ел саен кабатланучы хисапларны, вәгъдәләрне тыңлап яши тора…

Исәнлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии