Вакыт алышына, йөрәк кысыла

28 мартта төнге икедә сәгать укларын бер сәгатькә алга күчерә. Шул рәвешле илебездә 31 октябрьгә кадәр җәйге вакыт урнаштырыла. Бу көнне территориясе ике сәгать поясына кыскарачак та. Самара өлкәсе һәм Удмуртия, шулай ук Чукотка белән Камчаткада вакыт үзгәрешсез кала. Шул рәвешле Самара белән Удмуртия Мәскәү вакытына күчә, әлегә аларда җирле вакыт бер сәгатькә алдарак иде, ә Чукотка белән Камчатка Мәскәү белән булган 9 сәгатьлек аерманы бер сәгатькә киметеп, Магадан вакытына күчә. Шулай итеп Русиядә барлыгы 9 сәгать поясы кала.
Узган ел ноябрьдә Русия Президенты илнең федераль җыенына еллык юлламасында җәйге вакытка күчүнең файдасы, мәгънәсен һәм сәгать поясын киметү мөмкинлекләрен тикшерергә кушкан иде.
Өстә әйтелгән өлкәләр үз вакытын алыштырып, башкала белән чынлап торып якыная алырмы? Бу аларга файда бирерме? Анысын вакыт күрсәтер. Ә менә сәгать телен язын һәм көзен бөтен ил белән күчерүгә карата фикерләр бәхәсле.

Хәтеремдә: бервакыт көзен дуслар белән Камал театрына барасы иттек. Спектакль көндезге 12 сәгатьтә. Билетлы дусларыбыз соңга калды. Безне болай гына керттеләр. Чөнки ул көнне ярты зал буш, ярты зал спектакльгә соңга калды. “Елга ике тапкыр шулай, халык бутала”, – диде безгә билет ертып торучы апа. Әйе, бу вакыт алыштыру галәмәте. Җәйге һәм кышкы вакытлар ыгы-зыгысы моның белән генә бетми, әйдәгез шул хакта сөйләшик…

Вакыт алыштыруга карата фикерләр, чынлап та, бәхәсле. Икътисадый өстенлекләрен дәлилләүчеләр зур саннар әйтсә дә, аны шик астына куючы белгечләр дә бар. Хәер, вакыт алыштыруның сәламәтлеккә зыяны бәхәссез бит, ә бу икътисадый дәлилләүләрне, кем әйтмешли, “бәреп ега”.

Энергетиклар вакыт алыштырып, ел саен 2 миллиардтан артык киловатт сәгать электр энергиясе янга кала, дип исбатлый. Бу, алар сүзенчә, 1 миллион тонна ягулыкка тиң. Ләкин күпчелек русиялеләр, бигрәк тә табиблар, укытучылар вакыт алыштыруга каршы. Дәлилләре дә ышандырырлык: аеруча авырулар һәм балалар яңа режимга күнегә алмый.

Хәер, кыенлыклар сәламәтлек белән генә бәйле түгел. Вакытны рәсми төстә алыштыру өйдәге сәгать укларын күчереп кую кебек кенә җиңел түгел икән. Әйтик, илебезнең төп сәгате – Мәскәү Кремленең Спасс башнясы сәгатен инде менә 20 ел рәттән берничә мастер җыелып, кул белән күчерә. Моның өчен башта сәгатьне йөртә торган борынгы механизмны һәм курантларны бөтенләй сүндерәләр. Аннан соң махсус ачкыч белән 6 метрлы цифрблаттагы телләрне хәрәкәтләндерәсе генә кала. Башка шундый зур сәгатьләрне дә шулай кул белән күчерәләр.

Вакыт күчерүне сәгать мастерлары гына түгел, әйтелгәнчә, бик күпләр авыр көнгә саный. Бөекбритания галимнәре үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, бу көндә җитештерүчәнлек яртылаш кими. Халык якшәмбедә генә яңа режимга ияләшеп өлгерә алмый. Дүшәмбе болай да авыр көн санала, ә монысы да өстәлгәч, хәлләр чиктән тыш авырлаша. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, бу көндә хезмәткәрләрнең 52%ы үз вазифасын көч-хәл белән башкарып чыга. Сораштырылучыларның 14%ы җитәкчеләренә хәлсезлектән зарланган. Ә 8% бөтенләй авырып, эштән кайтып киткән. Бу сораштыруда 2 мең кеше катнашкан.

Яңа вакытны кабул итә алмаган балаларымны балалар бакчасына күтәреп илткәнемне, көчкә “айнытканымны” да хәтерлим әле. Ә кичен арыган, йончыган тәрбиячеләр каршы ала иде… Хатыным Зөлфия – укытучы, ул балалар атна буе чукрак кебек йөри дип зарлана.

Кайбер табиблар вакыт алмашканнан соң, кешенең иммун системасы өч атна дәвамында рәткә килә алмый, кеше көчле стресс кичерә дип исәпли. Алар фикеренчә, кешенең бу вакыттагы халәте яңа туган сабыйларныкына охшаш. Аларның көн тәртибе тышкы мохиткә туры килгәнче, бер елга якын вакыт үтә, соңрак бала әйләнә-тирәдәге көн тәртибенә яраклаша. Төнлә йокларга, көндез ашарга һәм уйнарга кирәген аңлый. Бер ел тулганчы бала көйсезләнә, көннәр буе йоклый, ә төнне керфек какмый үткәрә.

Организмның эчке цикллары бозылуы хроник авырулар кискенләшүенә дә китерергә мөмкин. Бигрәк тә астма, югары кан басымы, язва, нерв системасы бозылган кешеләргә авыр тәэсир итә бу, дип исәпли табиблар.

Ә менә Русия Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе урынбасары Александр Чухраев белдергәнчә, әлегә сәгать телләрен күчерүнең сәламәтлеккә зыян салуы турында рәсми мәгълүматлар юк. Тик хөрмәтле депутатыбыздан сорыйсым килә: бәлкем, безнең илдә бу проблеманы махсус өйрәнмиләрдер?! Халык сәламәтлеге тагын да таушалсын өчен… Өйрәнелми икән, димәк, рәсми мәгълүматлар да юк. Рәсми мәгълүматлар булмау проблема юк дигән сүз түгел бит әле.

Британия галимнәре вакыт күчерү экспериментын хайваннар белән дә сынап караган. Аның психологик аспекты белән бергә аңлы эшчәнлеккә бәйле булмаган башка йогынтылары да бар дип ачыкланган. Аңлатып кара син абзарыңдагы малга вакыт алышуның мөһимлеген?! Әниемнең карт сарыгы бар иде. Аның үз расписаниесе, ашарга вакыт җитүгә кычкырырга тотына. Кычкыруы да, Әминә, Әминә, дип ишетелә иде. Әнием (Әминә исемле) вакыт җитте дип абзарга ашыга аннан…

…Шулай итеп, шимбә көнне йокларга ятар алдыннан сәгать укларын 1 сәгатькә алга күчереп куярга онытмагыз. Һәм ияләшкән дип онытылмагыз: иртәрәк ятыгыз. Чөнки күнегелгән вакыттан 1 сәгатькә иртәрәк уянасы. Шул яктан язгы күчеш – иң авыры. Өстәвенә, хәзер организмның таушалган чагы да. Иң дөресе, яңа вакытка бүгеннән үк күчә башлагыз, хәзер балаларыгызның язгы каникуллары да бит…

Ил агайлары өчен икътисадый табышлар безнең сәламәтлектән кадерлерәк икән, нишлисең, җайлашырга гына кала. Якын киләчәктә, вакыт алыштыруның 3 тиенлек куян, 5 тиенлек зыян икәнен, халык сәламәтлеге белән шаярырга ярамаганлыгын аңлау – депутатларыбыз башына да барып җитәр дип кенә өметләнәсе кала.

P.S.Тарихка күз салсак, сәгать телләрен күчерү уе беренчеләрдән булып Бенджамин Франклинга 1874 елда Франциядә чагында килә. Ул халыкка шәмнәрне экономияләр һәм нәтиҗәлерәк эшләү өчен җәй көне бер сәгать иртәрәк ятарга һәм бер сәгать иртәрәк торырга дигән аноним тәкъдим белән чыга. Бу хөкүмәткә барып ирешми. Соңрак әлеге ачышны Уильям Уиллет ясый. Ул иртән атта йөргән чагында, йокыга талган Британия авыллары аша узганда, җәйге вакытны уйлап таба. Аның уйлавынча, кояш чыкканнан соң урында яту зур хата. Бу фикерен ул ике елдан соң Бөекбритания хөкүмәтенә җиткерә. Әмма мондый вакыт күчешеннән көтелгән икътисадый файда хөкүмәт җитәкчеләренә аз тоела. Шул сәбәпле сәгатьне алмаштыруны даими итү карары елдан-ел кичектерелә.

Беренче тапкыр анда сәгать телләрен 1908 елда күчергәннәр. Русиядә исә беренче тапкыр җәйге вакытка 1917 елда күчкәннәр, ләкин 1930 елда ул бетерелгән. Аннан соң кабат 1981 елдан даими рәвештә җәйге-кышкы вакытка күчү башланган. (Русиядә бары тик бер генә җирдә – Космик очышлар белән идарә итү үзәгендә җәйге вакытка күчмиләр). Хәзер сәгать укларын күчерү системасы дөньяның 110 илендә кулланыла.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии