Бала рецидивистлар

Бала рецидивистлар

Дөньяның асты өскә килә ахыры. Балаңны мәктәпкә дә җибәрергә куркыныч. Узган атнадагы бер-бер артлы булган коточкыч канлы вакыйгаларны аңлау гына да мөмкин түгел. Газетабызның 6нчы битендә бу вакыйгаларга тәфсилле анализ бирелә, кабатланып тормыйм: бары тик тормышыбызның ни өчен шушы хәлгә кала баруына карата үз фикерләремне генә әйтеп каласым килә. Элек тормышларыбыз да авыррак булган, җитмәүчелекләрне дә күрдек. Әмма тормышка карашлар башка иде. Бүген зарланырга яратсак та, муллык бит. Һәр өйдә һәр табында теләсә кайчан туй сые, ни ашыйсыбыз килә – шул бар. Заманында төшләребездә дә күрмәгән ризыкларны ел әйләнәсендә ашыйбыз. Кыскасы бар да яхшы булырга тиешле. Ә рәхәтлектән акылдан шашабыз… Кансызлык каян килә? Әле буыннары да ныгып җитмәгән балаларның гаять куркыныч рецидивистлар гына эшли ала торган вәхшилекләр кылулары сәбәбе нидә?

Бу системаның авыру булуы нәтиҗәсе, минемчә. Мәгариф өлкәсендәге күп төрле реформалар, уку программаларының катлаулы булуы, балаларны БДИ өчен генә укыту… Өстәвенә әти-әниләренең тәрбия өчен вакытлары булмау… Менә хикмәт нидә. БДИ аркасында хәзер бала, ата-ана мәктәптән курка. Мин аңламыйм, белем үзләштерү сәләте төрле кешедә төрлечә. Ник соң мәҗбүриләп баланы математикадан имтихан бирдертәләр?! Математиканы аңлаган бала гуманитар фәннәрне авыр үзләштерергә мөмкин. Билгеле бер сыйныфка җиткәч, психологлар ярдәме белән ачыклап, баланы сәләте кушканча профильле юнәлештә тәрбияләсәләр начар булыр идемени? Ә бүген бала 9ны тәмамлап БДИдан куркып үзе дә белмәстән кая булса да китеп бара. 11не тәмамлый, кая барырга белми.

Дөрес, балаларның мәнфәгатьләрен яклау буенча кануннар эшли. Сәяси каршылыклар яссылыгына күчереп, АКШ санкцияләренә үч итеп, безнең ятим авыру балаларыбызны чит илләрдән уллыкка ала алмыйлар әнә. Шул да булдымы гуманлык… Бүген балаларны яклыйбыз, дип телетапшыруларга, язмаларыбызга плюс тамгасы сугабыз. Бу канунның нәтиҗәлелеге юклыгы билгеле бит инде. Телевизор экранында күренгән санга кем игътибар итә икән?! Бүген шул саннарны исәпләп, тикшереп утыручы тулы бер оешмалар эшли. Шул ук вакытта балалар интернетта үлем төркемнәре әгъзалары булып торалар. Бүген кемнәрдер интернетта ниндидер сылтама биргән өчен генә дә экстремист ярлыгы тагылып озак елларга төрмәгә ябыла. Ә балаларның интернетта ни белән шөгыльләнгәннәрен белмибез.

Соңгы вакыйгалар мине тетрәндерде. Ашыгыч рәвештә киңәшмәләр җыелыр, бар хокук оешмалары мобилизацияләнер, шикле интернет сәхифәләр табылыр, гаеплеләр хөкем ителер, дип уйладым. Әмма алай булып чыкмады. 19нчы гыйнварда фаҗига булган көнне телевидение Путинның хач мануын, бәкедә су коенуын күрсәтте. Иң зур вакыйга шул булды. Юкса, балаларның кулларына балта-пычак күтәрүләре, гаять куркыныч җинаятькә планлы барулары, ни өчен 14–15 яшьлек балаларның алкоголик, җүләр булулары турында сөйләшү юк. Бар да яхшы. Украинадагы хәлләр, Сүрия проблемасы, АКШ президентының дуамаллыгы безне күбрәк борчый.

Алла сакласын! Бүгенге яшьләрнең дуамаллыгы чынлап та куркыта. Мәктәптә серияле үтерүчеләр тәрбияләнү шулай уйларга этәрә. Әле тагын ниләр буласын кем белә?..

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии