Гел бергә булырбыз, дип ышанам!

Хөрмәтле укучым! Менә тагын 1 елны тарих сәхифәсенә кертеп куйдык. 2003нче елдан бирле чыгучы «Безнең гәҗит»нең быелгы соңгы санын кулыңда тотасың бүген. 12 еллык эшчәнлегебез нәтиҗәсе шул: газета чын яклаучы, ярдәмчегә әверелде. Нахакка рәнҗетелүчеләр, түрәләр башбаштаклыгы безнең күз уңында. Журналистларыбыз командировкалардан кайтып керми. Гомумән, «Безнең гәҗит»не бүген чын мәгънәсендә кеше хокукларын яклау оешмасы дип тә атап була торгандыр. Гаделлекне табу җиңел түгел. Ләкин курку белмәс, чын профессиональ журналистларыбыз үз вазыйфаларын тиешле югарылыкта башкарып, иң туң йөрәклеләрне дә уянырга мәҗбүр итә. «Безнең гәҗит» проблеманы бәян итеп кенә калмый, аның чишелешен дә тәэмин итә. Газетабыз сүзен төрле инстанцияләргә ишеттерә ала. Эреле-ваклы түрәләр, җаваплы оешмалар хаталарын төзәтергә мәҗбүр ителә.

«Безнең гәҗит» халык өчен эшли, шул халык турында сөйли, дигән принципны өлге итеп алып яши. 50ләп даими авторыбыз языша аны. Укучыларыбыздан килгән гыйбрәтле язмалар, газетабызны тагын да кызыклы, мавыктыргыч итә. Кыскасы, мин бүген ышанып әйтә алам: «Безнең гәҗит» киңәшче, ярдәмче, ял иттерүче басмага әверелде.

Дөрес, кемнәрдер быел саубуллаша да торгандыр безнең белән. Кыйммәтчелек, кырыс базар кануннары акчаны санап тотарга мәҗбүр итә. Кемгәдер күңелсез газета булып та күренәбездер. Безнең белән саубуллашучылар да, тора-бара әйләнеп кайтыр, дип өметләнәм. Без күп булуыбыз аркасында көчле бит.

2015нче елда Сезгә безнең белән күңелсез булмагандыр, дип ышанам. Чөнки вакыт-көн сулышын тоеп эшләргә, ил-көн вакыйгаларын анализлап, Сезнең киңәшләрегезгә таянып кызыклы газета булдырырга тырыштык. 2015нче ел ни белән үзенчәлекле булды да, киләсе елга нинди өметләр бар? Әйдәгез кыскача гына шул хакта дә фикерләшеп алыйк.

ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЛЫ БУЛА АЛЫРМЫ?

Русия Думасы кабул иткән канун буенча, Татарстанда Президент атамасы 2016нчы елның гыйнварыннан гамәлдән чыгарга тиеш.

Русия Президенты Владимир Путин 17нче декабрьдә үзенең 11нче тапкыр узган матбугат очрашуында «Бизнес Online» журналистының Татарстан Президенты атамасы турындагы соравына җавап биреп, урыс мәкален китерүдән башлады.

«Чүлмәк дип атасагыз – атагыз, тик мичкә генә куймагыз, диләр. Бу – Татарстан эше. Мин бу ниндидер милли хисләргә кагыла дип уйламыйм. Кавказ халыклары өчен дә милли хисләр бик четерекле, әмма хәтта Чечня да «юк» дип әйтте икән… Бу Чечня халкының ихтыяры иде һәм без Татарстан халкы фикеренә дә ихтирам белән караячакбыз. Шуңа сез моны үзегез хәл итегез, яме», – диде ул.

Узган ел Селигер очрашуында бу хакта сорау биргән Казан егете Тимур Вишневскийга Путин шундый ук җавап кайтарган иде.

Безнең илебездә хакимият вертикаленең текә, ягъни бер фикер булуын исәпкә алганда, Путинның белдерүе өметләндерә. Әмма президентлар исемен юкка чыгаруның инициаторы Чечняны телгә алуы, «Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла» мәкален хәтерләтми микән?! ТР Президенты Рөстәм Миннеханов та үзенең вазыйфасын бу срокта президент буларак төгәлләячәген әйтсә дә, бу мәсьәлә ябык ишекләр артында хәл ителергә мөмкин. Татарстанда референдум үткәрү турында фикерләр куерса да, эш моңа барып җитмәстер. Ә кабинетларда кабул ителгән теләсә нинди карар да, бездә, халык фикерен белдерә, дип аңлатыла. Ә референдумның уңайсыз карар кабул итәргә мәҗбүр итүе бар.

ЖИРИНОВСКИЙ ТАТАРЛАРНЫ САНЫЙ…

Мәскәүдән түбәнсетелгән караш һәрдаим сизелеп тора. Бу нисбәттән Жириновский алдынгы. ЛДПР фиркасен җитәкләүче бабай Татарстан Президенты атамасын Төркиядәгечә, башкан дип атарга тәкъдим итте. Нигә киреләнәләрдер, президент инглиз сүзе бит, ят исем, дип аптырый ул. Аннан Жириновсийга Татарстанның исеме дә ошамый икән. Аныңча, Татарстанны Татария, яисә Казан өязе дип атарга кирәк. Чөнки Татарстан сүзендә республика атамасын белдерүче стан сүзе дә бар. Юкса, татарлар республикасы килеп чыга. Ә Татариядә татарлар башка халыкларга караганда азрак, дип тә белдерергә җөрьәт итте сәясәтче.

Хәер, Жириновскийның татарларны Монголиягә сөрергә теләгән чаклары да минем хәтеремдә әле. Бу сәясәтче клоунада белән шөгыльләнеп, искитмәле, ахмак белдерүләрне күп ясаса да, аңа сүз әйтелми. Һәм аның күп кенә ахмак тәкъдимнәре, тора бара гамәлгә дә ашырыла.

Инде президентлы булып калган бердәнбер төбәк Татарстанны якын көннәрдә нинди яңалыклар көтә?

БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫ КЫЙММӘТЛӘНӘ

2015нче елның 1нче гыйнварыннан Татарстанда сабые балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар уртача сигез процентка күбрәк түләячәк. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, түләүләрнең артуы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын финанслауга чыгымнарың үсүе, шул исәптән туклануга бәя арту, бакча хезмәткәрләренең эш хакы артуы белән бәйле.

Ата-ана түләве оешманың төренә, эш вакытына һәм сабыйның яшенә бәйле. Әйтик, бүген балалар бакчасында өч яшьтән зуррак баланың 10,5 сәгать булуы өчен ата-аналар 2563 сум түләсә, киләсе елның гыйнварыннан ул, 207 сумга артып, 2770 сум тәшкил итәчәк, дип яза «Татар-информ».

Шул ук вакытта ата-аналар өчен барлык ташламалар һәм компенсация түләүләре саклана.

Татарстанның Зәй районыннан Диләрә Медведева балалар бакчасында түләүне киметүне таләп итеп Change.org cәхифәсендә Русия Президенты Владимир Путин исеменә петициягә имза җыя башлаган иде. Бер атнада аны 26 меңнән артык кеше имзалаган.

ПАССАЖИР БУЛУ КЫЙММӘТ

Киләсе елдан шәһәр яны тимер юл электр поездларына йөрү хакы 22 процентка күтәрелә. Бүген 2 зона арасында билет хакы 18 сум булса, ул 22 сумга күтәрелә. Ә 3нче зона – 18, 4нчедән 8нчегә кадәр – 16, 9нчыдан 13нчегә кадәр 14 сум түләргә кирәк булачак. Ә бүгенгә кадәр һәр зона өчен билет хакы 12 сум иде.

Күптән түгел Казан шәһәре пассажир транспорты хезмәткәрләре дә Казан эчендә билет хакын 25 сумга кыйммәтләндерүне сорап мөрәҗәгать белән чыкканнар иде. Әлегә җавап булмады, әмма бу кыйммәтләнү дә озак көттермәс, дип уйлыйм.

Шунысын да билгеләп үтик: Татарстан юл йөрү, коммуналь түләүләр, балалар бакчалары хакы буенча иң кыйммәт төбәкләр исемлегендә.

ИЛ БЕЛӘН КАЙЧАН МАНТЫРБЫЗ?

2016нчы ел ниләр алып килер икән дип уйламаган кеше юктыр. Әйбәт булсын иде инде ул. Әмма алга таба ни күрәсен бер Аллаһ кына белә бугай. Чөнки Путин чираттагы тапкыр өметләндерде: 2016нчы елдан Русиядә икътисадый үсеш башлана икән. Моны Медведев та әйтә. Мондый өметле фараз беренче тапкыр гына әйтелми. Тик никтер үсә башлау елы гына гел кичектерелеп килә. Менә киләсе Маймыл елына өметләник, диделәр. Ә бу вакытта 15нче елны үтә түбән күрсәткечләр белән төгәллибез. Кризис тирәнәя. Резерв фонды запасы 1–2 еллык кына калды, диләр. Кырымга, Украинага чыгымнар гаять дәрәҗәдә итәктән тарта. Ә бу вакытта доллар 1998нче елдан бирле булмаган бәягә күтәрелде – 70 сумны узып, 80 ягында тирбәлә. Йөк машиналары йөртүчеләре юллар өчен акча җыйган «Платон» системасы белән канәгать түгел. 2016нчы елга бюджет нефть бәясе мичкәсе 50 доллардан саналган, бүген аның бәясе 36 доллар.

Илдә коррупция авызлыкланса, гадел суд, хокук саклау системасы урнашса, реаль икътисадый реформалар үткәрелсә, 16нчы ел чынлап та уңышлы булыр. Тик әлегә мин андый борылышка омтылышны сизмим. Һаман тышкы дошман эзлибез, санкцияләргә үч итеп, үзебез дә кертәбез. Тик аннан үзебез үк зыян да күрәбез.

Менә шундый заманда бер-беребезгә таяныч булырга язсын: без укучылы, ә Сез «Безнең гәҗит»ле булсак иде. Язылмаган булсаң, санаулы көннәр калды. Почтада Сезне «Безнең гәҗит»ле итәр өчен көтәләр.

Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын! 2016нчы ел һәркайсыбызга шатлык-бәхетләр генә алып килсен. Илләребез, көннәребез имин, тыныч булса иде.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

P.S. Газетабызның чираттагы 2016нчы елның беренче саны 1нче гыйнвар датасы белән почтага 30нчы декабрь көнне, быел тарала.

Комментарии