«Сегодня адидас, завтра родину продаст»

«Сегодня адидас, завтра родину продаст»

Бүген газетабызда язучы Вахит Имамовның «Яшерелгән тарих» китабын тулысынча бастырып бетердек. Аны тиз арада тәкъдим итү өчен газетабызның 9нчы октябрь санында махсус кушымта да тәкъдим иттек. Максатыбыз суд башланганчы документаль тарихи әсәрне укучыларыбызга җиткерү иде. Моңа безнең тулы хокукыбыз бар: китап әлегә тыелмаган бит. Таныш-белешләрем арасында, бу сиңа кирәкме, үзеңә начарлык булып кайтыр, дип кисәтүчеләр дә булды. Тик, мин курык, син курык – алда безне нинди язмыш көтә?!

Мин бу китапның зур тиражлар белән таратылганын хәтерлим. Кулыма килеп кергәнен дә. Ләкин, ни сәбәптәндер, укымаганмын икән. Хәзер брошюралар, китаплар күп тараталар бит, барын да укып өлгерә дә алмыйсың, арада чүп-чар дәрәҗәсендәгеләр дә җитәрлек – ә вакыт ягы чамалы, барын да күздән кичерергә өлгермисең. Шул сәбәпле игътибарсыз калдырганмындыр. Әгәр махсус шау-шу тудырылмаган булса, шундый китап барлыгы җиде ятып бер төшемә дә кереп карамаган булыр иде. Хәтер көнендә очрашкан Вахит абыйның үзенә дә әйттем: бу китап шулай онытылыр, бүгенге буын аның хакында белмәс тә иде. Менә бит кайбер көчләр шулай эш-гамәлләре белән файда да китерә, реклама ясап кызыксынуны арттыра, дидем. Вахит Имамов, минем үземне дә каян алып була, дип аптыратып бетерделәр инде, дип көлде.

Чынлап та китап тирәсендә шау купкач, суд башлангач, безгә укучыларыбыз шалтырата башлады, хатлар да килде. Бары бер сорау: каян табарга. Минем кебек укымыйча калганнар бихисап булган икән. Укыганнар да, кабат укырга теләп, эзләүләрен әйтәләр. Менә бит нинди ажиотаж, нинди реклама!

Китапның урысчасын интернеттан табарга була, ә менә татарчасын – юк. Вахит Имамовның үзенә мөрәҗәгать итәргә туры килде: ничек инде шундый кызыксыну уяткан әсәрне укымый каласың. Укыдым да, аптырадым: моның кай җирендә икән экстремизм, кайсы сүзе милләт-ара ызгыш чыгаруга сәбәпче була ала?! Китап бит уйлап чыгарып язылмаган, инде моңарчы бәян ителгән, мәгълүм булган фактларны, тарихи вакыйгаларны берләштергән, бер калыпка салып, эзлеклелектә тезеп чыккан. Тарихи чыганаклар да күрсәтелгән. Шул чыганакларның авторлары да экстремист буласы микән аннары? Тарих ничек бар, шулай кабул ителергә тиеш бит, юкса. Без ничәнче кат тарихны дөреслибез соң инде?! Ник андагы аерым битләрне яшерәбез, яисә матурлыйбыз?! Явыз Иван җитәкчелегендәге вәхшилекне бер халыкка карата та кылмаганнардыр, дөнья тарихы андый геноцидны хәтерләмидер. Ә без бүген Русияне алга җибәргән дип шул Явыз Иванга, миллионнарның җанын койган Петр патшаларга һәйкәл куябыз. Әле Казанда куйдырмакчылар. 1552нче елда Казанны басып алганда һәлак булган илбасарлар һәйкәлен казна акчасына тәрбиялибез, анда искә алу чаралары оештырыла. Ә ирек өчен шәһит киткән бабаларыбыз рухына һәйкәл юк. Имеш, Колшәриф мәчете бар. Мәчет һәйкәл дә, музей да түгел, ул гыйбадәтханә. Алай дисәң, әби-бабаларыбызның кабер ташлары өстенә салынган чиркәүләр дә һәйкәл була ала, нәкъ менә тарихи чыганакларны искә алып сөйләгәндә, кол Шәриф мәчетен дә, чиркәүләрне дә музей буларак та кулланырга мөмкин дип саныйм, нигезендәге кабер ташларындагы язуларны да укытып.

Тагын бер мөһим нәтиҗә: бүген татар белән башкорт арасына чөй кагыла, тугандаш бу халыкларны бер-берсенә каршы котырталар. Юкса, В.Имамовның китабыннан күренгәнчә: татар башкорт азатлык өчен бердәм булып көрәшкән. Бер-берсен яклаган, бер-берсен саклаган. Татарның да башкортның каһарман уллары азатлык өчен көрәшкә милләттәшләрен күтәреп бер көч булып тупланган. Чуваш, мари, удмурт халыклары кебек үк, татар-башкорт та изүләргә, көчләп чукындыруга түзә алмый баш күтәргән. Ул чакта алар арасында каршылык булмаган, һәр халыкта да була торган аерым сатлыкҗаннарны исәпкә алмаганда.

Татар-башкортны каршы кую сәясәте ясалма ул, ниндидер көчләр тарафыннан идарә ителә торган курчак уены. Аны «разделяй и властуй» принцибы өчен файдалы, дип уйларга җирлек туа, әлеге китапны укыганнан соң.

Инде тарихны барлауга килгәндә, тарихын белгән халык әле милләт санала, ул телен дә, рухын да җуймый. Ә менә үткәнен, бабаларының кемлеген белмәгәннәр – манкорт: аңа кем булса да барыбер.

Мин инде журналистикада дүртенче дистәмне тутырам. Совет чорында язарга өйрәндем, үзгәртеп кору чорында дөньяны танып белергә, вәзгыятьне аңларга, вакыйгаларны анализларга өйрәндем – актив позицияле гражданин булып җитештем. Шул позициям аркасында хәйран кыеннар ашадым, алда ни көтәсен дә бер Аллаһ кына белә.

Илнең байлыгы ничек бүлгәләнүе, үзләштерелүе минем күз алдымда булды. Анархия, бандитлар законы хөкем сөргән чорларны кичтек. Һәм күңелемне иң телгәләгәне, әлбәттә, мине телсез, имансыз итәргә тырышу булды.

Хәтерләсәгез, телебез өчен иң кулай графика – латинга кызыккач, Татарстанны, чираттагы тапкыр, сепаратизмда гаепләделәр. Без язуыбызны алыштырып, Русиянең бөтенлегенә куркыныч тудырабыз, булып чыкты. Мәктәпләрдә имтиханнарны урыс телендә генә бирү, аннан мәктәпләрдә татар телен укытуны прокуратура тикшерә башлагач, татар телен укыту җинаятькә тиңләнгәч тә аптыраган идем. Бу ни, Русия сәясәтчеләренә болай урыслаштыру нигә кирәк, ник болай, дип гаҗизләндем. Бүген бөтен тулылыгы белән аңладым. Русиядә бик акыллы сәясәт алып барыла. Моңа Барселонадагы вәзгыять күземне ачты.

Испаниянең бер автономиясе саналган Каталониядә бүген баррикадалар корыла, халык урамда – кан түгелә. Халык суверенлык алырга тели, моны референдумда раслады. Бүген шул референдум чорында Каталония башында торган җитәкчеләр хөкем ителгән. Бу исә халыкны урамнарга чыгарга, тыныч митинглардан, агрессив кәефле тонга күчәргә, баррикадалар корырга мәҗбүр итте. Дөнья җәмәгатьчелеге Испания гамәлләрен тәнкыйтьли.

Ә эш онытылып барган каталан телен торгызу, милли мәгарифне, югары институтны булдырудан башланды. Без дә Каталон үрнәге дип күп яздык, аларга сокландык. Әнә ни килеп чыкты: баксаң, халыкның милли үзаңын торгызырга һич тә ярамый икән бит. Һәм Русиядә сәясәт авторлары моны аңлап эш итә: аларча, милли аң, тел үсеше өчен шартлар минималь булырга тиеш. Русиядә бары бер масса – руссияннәр яшәгәндә генә бу ил бөтен булачак. Әнә ни ята илебездәге милли сәясәт астында. Чит илләрдә урыс теле кысыла, дип чаң какканда, инде үз ватаныбызда бик күп милләтләр үз ана телләрен югалту алдында. Шул исәптән татар теле дә моңарчы күрелмәгән тизлектә онытылу ягына мәтәлә.

Мин совет чоры баласы. Безне патриот итеп тәрбияләделәр. Бары безнең илдә генә бәхетле тормыш, дип ышанып үстек. «Сегодня носит адидас, завтра родину продаст» дигән гыйбарәне һәрдаим ишетеп тордык. Ләкин шул адидас дигәннәрен, джинс чалбарларын кияргә хыялланып яшәдек. Бүген инде шул яссылыктан үз ана телен белергә теләгән, аның югалуына борчылган кеше дә милләтче, экстремист саналырга мөмкин. Димәк, ул ватанын сатучы булып исәпләнә ала.

Әнә шуңа күрә дә татар Вахит Имамовның «Яшерелгән тарих» (урысчасы «Затерянная история татар») китабын укырга, тарихын белергә, аңлы булырга, теле өчен ут йотарга тиеш түгел. Ул бит иртәгә суверенлык таләп итәргә мөмкин… Шовинизм сөреме белән томаланган сәясәт авторлары шулай уйлый. Тик заман алга бара: ялганның, ясалмалыкның гомере озын була алмый. Илләр имин, тормышлар гына тыныч була күрсен.

Бәхет теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

(Шушы көннәрдә китапның тулы варианты сайтыбызга эленәчәк)

«Сегодня адидас, завтра родину продаст», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии