- 22.08.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023, №33 (23 август)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Газетабызның узган санында рубльнең доллар-еврога карата мәтәлүен, долларның безгә йогынтысы юк, дип аңлатырга тырышуны күзгә төтен җибәрергә маташу дип аңлаткан идем. Дөрестән дә, үз гомерендә бер генә тапкыр да долларны кулына тотып карамаганнар да валюта базарындагы хәлләр йогынтысын сизә. Үзебезне бөек держава дип атарга күнеккән илебез кайсыдыр чит илләр валютасына бәйле икән, димәк, эшләр телевизордан сөйләнгәнчә, алай ук шәптән түгел. Бәйсез экспертлар сүзләренчә, рубльнең очсызлануы халыкның реаль кереме кимүгә китерә, чөнки арзан рубль инфляцияне үстерә. Ел башыннан рубль 40 процентка арзанайды. Ә аның 10 процентка мәтәлүе бәяләрнең 0,5 – 0,6 процентка күтәрелүенә китерә. Макроикътисадый анализ һәм кыска вакытлы фаразлар үзәге (ЦМАКП) русиялеләрнең керемнәре 3,9 процентка артты, хәерчелек дәрәҗәсе тарихи минимумга җитте – 9,8 процентка кимеде, ягъни 14,3 млн кешегә калды, дип хәбәр итә. Бу хакта «МК» яза.
Ләкин, реаль чынбарлыкны, тормыш-яшәешне «капшап» караганда, шатланырлык берни дә юклыгын күрәсең. Бөек мөнбәрләргә менү дәрәҗәсенә ирешкән кайберәүләр аңлатканча, русиялеләр яхшырак яши башламады. Чөнки рубль хәлсез, инфляция югары.
Шул ук ЦМАКП, күрсәткечләренә караганда быел гыйнвардан майга чаклы хезмәт хаклары 6 процентка үскән. Мондый күрсәткеч җайлы 2021нче елда гына теркәлгән. Ә 2022нче елда халыкның реаль керемнәре 1,5%ка төшкән.
Ләкин, әйткәнемчә, шатланырга форсат күренми. Бу күрсәткечләрне больницадагы авыруларның уртача температурасы дип аңлап була, ягъни берәүләрнең хәле бик яман, икенчеләре сәламәт. Русиянең бары тик 4 тармагында гына, мәсәлән финанс секторында, казылма байлыклар табу, мәгълүмат һәм элемтә, фәнни-техник эшчәнлек тармакларында гына хезмәт хаклары зарланырлык түгел. Шул ук вакытта мәгариф, авыл хуҗалыгы тармагы һәм башка күп кенә өлкәләрдә эшләүчеләр яхшы хезмәт хакы белән мактана алмый. Тагын шунысы: Русиядә хезмәт хаклары җитештерүчәнлекне арттыру хисабына түгел, акча басу станогы эшләве нәтиҗәсендә арта.
Телеэрканнар аша югары мөнбәрләрдән куанычлы фаразлар ишетелсә дә, аларга ышанырга нигез зур түгел. Русия беркайчан да күрелмәгәнчә алга бара, икътисадый үсештә дип тәкрарлаучылар күзгә төтен җибәрә. Үсешнең нинди юнәлештә икәнлеген кибетләрдә күрәбез. Мин узган атнада машинам багын 47 сум 85 тиенлек бензин белән тутырган идем, инде якшәмбе көнне шул АЗС таблосындагы язуны 48,30 сум, дип алыштырганнар иде. Быел ел башыннан бензин 6 процентка кыйммәтләнгән. Ә безнең башларны 4 процентлы инфляция дип инандырмакчылар. Бензин-соляр икътисадның тотнагы, домино принцибын хәрәкәткә китерүче бәяләрнең башы... Шунысы аңлашылмый, ул бит чит илдән сатып алынган продукция түгел, үзебезнең территориядәге Аллаһ биргән табигый байлык. Чит ил товарлары бәясе артуга аңлатма табып була: халыкара базарда рубльнең хәлләре мөшкел дияр идек... Үзебез нефть-газ өстендә утырып, бернинди табигый байлыклары да булмаган илләрдәге халыкка көнләшеп көн күрәбез. Менә шул аңлашылмый. Мин телевизордан мин аңламаган шушы сорауга җавап ишетергә теләр идем. Ә болай, ниндидер математик алымнар уйлап табып исәпләнгән хисаптагы стабильлек ул тотрыклылык дигән сүз түгел әле. Әнә Русиядә 4,8 млн кеше бер минималь хезмәт хакына яши. Бу рәсми статистика. 2024нче елның беренче гыйнварыннан «минималка» 3 сең сумга артып – 16 мең 240 сумнан 19 мең 240 сумга җитәргә тиеш. Ә 2030нчы елга – ике тапкырга артырга. Бүгенге Русиядә 19 мең сумга җан асрап буламы? Бу сораулар бик катлаулы.
Гомумән, минималь хезмәт хакының ничек билгеләнүе аңлашылмый, ул сан түшәмнән алып куела. ДәүДумада бүген «минималка»ны исәпләү механизмы турында сүз кузгалталар. Хәер, җитештергән продукциясен сата алмаучы эш бирүче, минималь хезмәт хакын никадәр куйсаң да, хәлдән чыгачак: хезмәткәрне ярты, хәтта чирек ставкага калдыра һәм аның эше закон кысаларына туры килә. Мин авыллардагы хат ташучыларның хезмәт хакын юкка гына даими телгә алмыйм. Ул 6 мең сум алган вакытта почтадагы почтальонның хезмәт хакы 30 меңнән артык, дип хисап бирәләр. Бар да законлы, чөнки почтальонның ставкасын 0,2 коэффициентына калдырдылар, эше шул ук булса да. Һәм аның эш хакы 30 мең сум дип хисап тотыла, гәрчә 6 меңнән артмаса да...
Менә шундый башваткычлы, аңлаешлы, әмма аңлатучыны табу кыен булган сораулы илдә яшибез.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии