Ташламаны ташламагыз!

Ташламаны ташламагыз!

Редакциябезгә социаль ташламалар турында сораулары белән мөрәҗәгать итүчеләр бихисап. Русиядә ташламалар аз диеп булмый – күп, әмма аларны белеп, барын да куллансаң, социаль яктан яклануыңны бик күпкә яхшырта аласың. Тик бер генә бәла – Русия кануннары шундый: «суга батучының суга батуы үз эше», ягъни син белергә тиеш, белмәсәң, үзеңә үпкәлә…

5 ЕЛГА СОҢАРГАН ПЕНСИЯ

Әле бер классташым турында хәбәр ишеттем. Пенсиягә яңа гына чыкты. 55тән. Ул зарарлы цехта эшләгән, һәм пенсиягә дә 50 яшьтән чыга алган. Алган, тик кайчандыр сәламәтлеген какшатып зарарлы цехта эшләгәнен исеннән чыгарган. Һәм эшләгән дә эшләгән. 55е тулгач кына пенсия фондына баргач, бу хакта белгән. Юкса, пенсия фонды үзе кисәтергә тиеш кебек. Тик юк, үзе сорамаган, димәк, кирәкми.

КҮП БАЛА ӨЧЕН «РӘХМӘТ»

Минем гаиләмдә 3 бала анасы – хатыным да, укытучы буларак, хезмәт стажы тулу белән пенсия ала ала иде. Тик беренче балалар белән декрет ялында булганы стажга саналды, ә калганнары саналмады. Суд аша дауларга була иде дә, шулай эшлиләр, тик аның алай мәшәкатьләнеп йөрисе килмәде. Нәтиҗәдә ул башкаларга караганда 3 елга соңрак алды стаж пенсиясен.

ЗАРАРЛЫ ЭШНЕ ИСБАТЛАП БУЛМЫЙ

Тагын бер танышым гомер буе штукатур-буяучы булып сәламәтлеген, күзен бетерсә дә, 50 яшьтән пенсиягә чыга алмый. Үзгәртеп кору дип аталган анархия-буталыш чорында кадрлар бүлегендә бутап язганнар. Судларда йөреп карады, әмма пенсия фонды чәчрәп тора: районнан Югары судка, тагын районга кайтып бәхәс шулай ел буе бара. Әле генә сораганым юк, тик мәсьәлә һаман да урыныннан кузгалмаган иде.

Менә шундый хәлләр булмасын өчен, бүген русиялеләр нинди ташламалардан файдалана ала дигән сорауга, кыскача гына эзләнү үткәрдем. Аларны истә тотып, Социаль яклау бүлекләренә, пенсия фондларына барырга киңәш итәм. Анда да җавап таба алмасагыз, юристларга мөрәҗәгать итүегез дә үзен аклар. Хәзер инде бар сорауларга җавапны интернетта да табарга була. Аннан белгечләр каршында шул җавапны терәп куярга гына кала. Юкса, дәүләт үзенә тиешлесен эзләп кычкыртып табып ала, ә үзе тиешлесе турында дәшми. Чөнки бездә ташламаларның күпчелеген сорап алырга кирәк. Әле гаризасын язу вакытлары да чикләнгән. «Миңа фәлән ташламаны бирүне сорыйм», дисәгез, тиешле хезмәтләр аны карап хәл итәргә мөмкин. Әлбәттә, еш кына белешмә өстенә белешмә таптырып та интектерерләр. Ә белмәгәнне ничек сорарга?!

ТАТАРСТАНДА ЮК

Русия төбәкләрендә сорау тәртибе дә, ташламаларның үзләре дә күпчелек очракта төрлечә. Мәсәлән, 50 төбәктә 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрдә балага 3 яшь тулганчы аерым пособие түләнә. Кызганычка, күрше Мари иле, Чувашия, Мордовия республикалары бу исемлектә бар, әмма Татарстанны, Башкортстанны мин анда тапмадым. Бу пособиенең күләме дә кечкенә түгел, ил буенча уртача 10 мең сум туры килә, кайда күбрәк, кайда азрак. Ләкин пособиене сорап балага 3–6 ай булганда Социаль яклау бүлегенә язып калырга кирәк. Соңарсаң, бу ярдәмнән колак кагасың.

БУШЛАЙ ДАРУ

Тагын бик азлар гына белә торган ярдәм: 3 яшькә кадәрле балаларга дарулар бушлай бирелергә тиеш (күп балалыларда ул 6, ә инвалидларга 18 яшькә кадәр). Дөрес, бушлай бирелергә мөмкин булган дарулар исемлеген һәр төбәк үзе раслый. Һәрхәлдә, үзегезнең табибыгызга бу хакта әйтеп кую кирәк. Әйтеп кенә түгел, таләп итү кирәк. Чөнки һәр даирәдә ташламалар турында дәшми калуны кулай күрәләр. Мөгаен, хезмәткәрләргә бу хакта тиешле күрсәтмәләр бирелә торгандыр.

НДФЛ КИМЕТЕЛӘ АЛА

Бала туганнан соң әти-әниләр салымнарын кимрәк түләү хокукын ала. Бу хокуктан әти дә файдаланырга мөмкин. Балага 18 яшь тулганчы (укуын дәвам итсә, 24 яшькә чаклы), аның хезмәт хакыннан 1400 сум чигерелеп, калган суммадан гына 13 процент салым алына. Ә тегесе хезмәт хакы итеп бирелә. Балаларыгыз өчәү булса – ташлама 3 мең сум. Моның өчен дә ана яисә ата кеше тиешле белешмәләрен җыеп эш урынына илтергә тиеш. Синең өчен беркем дә кайгыртмас.

ТҮЛӘҮЛЕ МЕДИЦИНА

Бүген бездә медицина шартлы рәвештә генә бушлай. Чат саен түләүле клиникалар – ихтияри-мәҗбүри шунда керергә мәҗбүрсең. Рецептлар белән алынган даруларга, түләүле медицина хезмәте өчен дә салым ташламасы бар. Аны түләнәсе НДФЛ аша кайтарып була. Шулай ук пенсионерлар 1 фатирга һәм гаражга милек салымы түләүләрдә салымнан азат ителә ала. Моның өчен салым инспекциясенә гариза язарга кирәк. Бу ташламадан эшләүче пенсионерлар да файдалана ала. Әгәр сезнең исемдә ике фатир икән, берсе генә исәпкә алына.

БҮЛӘКЛӘРЕҢ БЕЛӘН МАКТАН

Ташламаларның күпчелеге Пенсия фонды аша эшләнә. Ташламага ия булган 50 категория айлык өстәмә түләү, 7 категория айлык өстәмә матди ярдәм, ә 12 категория өстәмә матди ярдәм ала ала. Бу категорияләр дәүләт бүләкләре ияләренә кагыла. Ләкин үз казанышларыгыз турында Пенсия фондына сез үзегез җиткерергә тиешсез. Соңарсагыз, шул мөрәҗәгать иткәннән генә түләнәчәк бу ярдәмнәр. Уздырган вакытка салават кына укырга кала. Шуңа күрә иренми, бар бүләкләрегезне дә җыеп алып барып үзегезгә нинди ташламалар тиешлеген тикшертегез. Бу нисбәттән тәгаенләп сорый аласыз: «Менә минем шушындый бүләкләрем бар, мин нинди категориягә керәм?», шулай иткәндә фонд хезмәткәре сезнең соравыгызны игътибарсыз калдыра алмас.

Сүз башында әйткәнемчә, безнең илдә пенсиягә чыгу да кешенең үзенең гариза язуына бәйле. Соңарган ай өчен пенсия түләнми. Әйтик миңа 60 1нче мартта тула ди, ә минем пенсиям март ахырында гына исемә төште. Димәк, март пенсиясе югалды дигән сүз. Зарарлы цехта эшләгәнен оныткан танышым нәкъ менә шундый очрак була да инде.

ЯШЬЛӘРГӘ – ФАТИР
Ташламалы ипотека бетте. Әмма балалы 35 яшькә кадәрге яшь гаилә «Торак» дип исемләнгән федераль программадан файдаланырга хокуклы. Әлбәттә, бу хокук бар халыкка да тәтеми. Бу яшь галимнәр, хокук сакчылары, Төньяктан күчерелгән гражданнар һ.б.лар. Русиядә 2016нчы елда әлеге программа буенча 21 мең гаилә тораклы булган. Моның өчен җирле хакимияттә, үзләре эшләгән оешмаларга гражданнарның гаризаны үзләре язуы кирәк. Тиешле документлар әзерләнгәннән соң, хөкүмәт торак сертификаты буенча социаль түләүләр җибәрә.
ЮЛДА

Ерак араларга йөрүче поездларда, аерым урын биләмәгәндә, 5 яшькә кадәрле балаларны бушлай алып барырга, ә 5 яшьтән 10 яшькәчә булганнарына 65 процентлы ташламалы билет сатып алырга мөмкин.

ЭШТӘ

Менә монысы проблема. Хәзер эшен югалтудан куркып, күпләр белә торып үз хокукларыннан файдаланмый. Хәтта авырып, бюллетень алырга да шүрлиләр. Эш бирүчеләр дә бу хокуклар турында әйтүне кирәк санамый. Шулай да хезмәткәр менә ниләр белеп торырга тиеш:

Әгәр сезнең эш сәгате нормаль түгел икән, сезгә өстәмә, ким дигәндә, түләнә торган 3 көн отпуск тиешле. Әгәр 14 яшькә кадәрле балагыз бар икән, сез тулы булмаган эш көненә күчә аласыз. Балага 3 яшь тулганчы әни кеше командировкалардан, өстәмә эш сәгатьләреннән, төнге сменалардан, бәйрәм һәм ял көннәрендә эшләүдән баш тарта ала.
Кыскасы, бу ташламалар темасы бик катлаулы. Әгәр сезгә пенсия фондында һәм Социаль яклау бүлекләрендә җавап бирергә теләмиләр икән, безгә мөрәҗәгать итегез. «Безнең гәҗит» һәр очракта булышырга, җавап табарга тырышачак. Әмма кая гына мөрәҗәгать итсәгез дә, соравыгызны дәлилләп, тулы мәгълүмат бирерлек итеп әзерләнергә кирәк. Чөнки һәр очрак үзгә, һәм аларга да җавап үзенчәлекле булачак.

Бүгенге язманы уйланып йөри торгач, интернет чыганакларга таянып әзерләдем.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии