Гаугалы Русия

Гаугалы Русия

Татарстан республикасының элеккеге экология министры Әгъләм Садретдинов заказлы үтертүдә гаепләнә һәм тоткарланган, дип хәбәр ителә. Ул, 2000нче еллар башында, Буа районы башлыгы булып эшләгән чорда шул районда яшәүче эшмәкәр Рәшит Садыйковка һөҗүм оештырган, дип фаразлана. Тикшерү комитеты хәбәрендә әйтелгәнчә, 68 яшьлек ир Казандагы «Кварталлар» оешкан җинаятьчел төркеменә мөрәҗәгать итеп, аларга үтерүгә заказ биргән, тегеләре бу эшне 180 мең сум бәрабәренә башкарган. Садыйков 2003нче елда үз йорты бусагасында атып үтерелгән.

2010нчы елда бу эшнең башкаручысы һәм арадашчысы Югары мәхкәмә тарафыннан хөкем ителеп, озак елларга ирегеннән мәхрүм ителгән иде, диелә хәбәрдә.

Рәшит Садыйков ул елларда Русия Думасы депутаты Сергей Шашурин ярдәмчесе булган. Аңа кадәр Буа районы кулланучылар хокукларын яклау җәмгыятен дә җитәкләгән. «Зыян күрүченең актив позициясе, аның шикләнелүче гамәлләренә шикаятьләр белән төрле инстанцияләргә гел мөрәҗәгать итеп торуы үтерү өчен сәбәп булган» диелә тикшерү комитеты хәбәрендә.

Әгъләм Садретдиновны мин хакимият башлыгы булып эшләгән чорыннан яхшы беләм, дустанә аралашырга туры килмәде, әмма телевидение журналисты буларак, эш буенча бер генә тапкыр очрашмадык. Ул беренче президент Минтимер Шәймиев командасында, президент тарафыннан хөрмәт ителгән җитәкчеләрнең берсе иде. Соңрак ул Экология министры итеп тә билгеләнде. Әмма 2010нче елда аны эшеннән алдылар.

Башка бик күп очраклар, шәхесләр белән бәйле вакыйгалар кебек үк, Садретдинов тирәсендәге вәзгыять бер кузгалып, бер сүнеп торды. 2003нче елдагы җинаять эшен тикшерү дә шулай ук серле булып калды миңа. Хәтерлим әле ул чакларны. Сергей Шашурин гаять зур суммада урлашуларда гаепләнеп үзе дә утыртылды. Ә аңарчы ул депутатлыкка үтеп, республика җитәкчелегенең башларын тимер тарак белән шактый кашырга мәҗбүр итте.

2003нче елда җинаять эшен тикшерү вакытлыча туктатыла, 2009нчы елда аны карау дәвам итә һәм 2010нчы ел башында Әгъләм Садретдиновка читкә китмәү шарты куела, аны сорау алуларга чакырталар. Ләкин ул министр кәнәфиен бушатканнан соң тынычлыкта калдырыла. Моны озын телләр арасында, «тыныч пенсионер вазыйфасы бүләк ителде», дип сөйләделәр. Моннан соң 2014нче елда хокук сакчылары аны тагын искә төшерә: Садретдинов бу юлы 5,8 миллион сумлык дәүләт килешүе актына кул куйганда хәрәмләшкән, дип шикләнелә һәм вәкаләтен арттыруда гаепләнә, әмма тагын җәзага тартылмый.

Бездә җинаять эше кузгатылган хакимнәр белән бәйле очраклар җитәрлек. Арчаның элеккеге башлыклары Вагыйз Минһаҗов белән Алмас Нәзировка да җинаять эшләрен тикшерүчеләр белән очрашырга туры килгән иде. Ул чактагы баш прокурор, хәзер мәрхүм Кафил Әмировның журналистлар алдында, башкаларга сабак булсын өчен эшне ахырынача суд хөкеменә җиткерергә дә вәгъдә иткәнен хәтерлим. Прокурор Әмировның вәгъдәләре сүздә генә калды, Казансу ярын бозуы өчен экологик проблема тудырган Вәгыйз Минһаҗовның чираттагы хан сарае Казансу күпере янында пәйда булды. Бу бар республиканы колачлаган «Вамин» ширкәтенә «амин» килеп яткан чаклар иде. Минһаҗовның миллиардлаган сумдагы кредитлары турында бүген сүз юк, ул гафу ителде. Татарстанның уңышлы эшләгән авыл хуҗалыгы ширкәтләрен дә мәҗбүри үзенә кушкан гигант бөлгенлеккә төшкәннән соң, хуҗасы Татарстан мәнфәгатьләрен Федерация Советында яклады, аннан экс-сенатор үзебездә депутат булып торды. Ә җинаять томнары, мөгаен, шкафларга алып куелгандыр, кирәк чакта искә төшерергә, Әгъләм әфәнде очрагы кебек. 5 миллион ришвәт алуда гаепләнгән Югары Ослан районының элеккеге хакиме Александр Тимофеев кына 300 миллион сум штрафка тартылды, аны түләмәгәч утыртылды. Инде ул да чыкты бугай. Кыскасы, хокук тирәсендә журналистлар да казып чыгара алмаган серләр күп ул.

Менә тагын бик зур сер Хабаровск губернаторы тирәсендә хасил булды. Сергей Фургалга Хабаровск крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005нче елларда заказ белән үтерүләр сериясе оештыру турында гаепләү белдерелде һәм ул сак астына алынды.

Фургал Хабаровск краен 2018нче елның сентябреннән җитәкләде. Ул ЛДПР кандидаты иде һәм икенче турда сайлаучыларның 70 процент тавышын җыйды. «Бердәм Русия» кандидаты Вячеслав Шпорт 28 процент алды. 1990нчы елларда Фургал табиб булган һәм бизнес белән шөгыльләнгән. 2005нче елда Хабаровск крае депутаты, соңрак Русия Думасы депутаты булды, сәламәтлек саклау комитетын җитәкләде. Бүген ул Мәскәүнең «Лефортово» Тикшерү изоляторында утыра.

Бу көннәрдә Хабаровск крае шаулый. Санкцияләнмәгән күп меңләгән кеше катнашучы протест акцияләре уза. Хабаровск шәһәрендә 18нче июльдә үткән урам чарасында гына да, төрле мәгълүматларга караганда, 15тән алып 50 меңгә кадәр кеше катнашкан, дип хәбәр ителә. Түрә өчен халыкның шулай күтәрелүе, губернаторның чынлап та өстәгеләргә ярарга тырышкан җитәкче булмавы турында сөйли. Бүгенге Русиядә халык абруен казанган, популяр булган түрәне табу кыен. Фургал шундый булган күрәсең. Ә инде аның җинаять эшендә катнашы бармы – юкмы, дигән сорауга җавапны, һаман да шул күрәзәлек ысуллары белән ачыкласак кына инде… Русиядә рәсми белдерүләргә ышаныч зур түгел бит. Юкса, Фургал төрле дәрәҗәдәге парламентларда, җитәкче даирәләрдә эшләгән. Ник аның кыңгыр эшләре бүген генә калкып чыккан, Хабаровск крае Путин тәкъдим иткән Конституция үзгәрешләрен бертавыштан хупламагач кына. Хабаровск бу нисбәттән бик сүлпән булды бит.

Путин губернатор вазыйфасын вакытлыча башкару өчен яңа губернатор билгеләде. Ул да Фургал кебек үк ЛДПР вәкиле. Ләкин яңа түрә төбәктәге вәзгыятьне җайга сала алырмы, бу сорауга да әле җавап бирү кыен. Чөнки Русияне дә СССР язмышы көтә, дип фаразлаучылар бар. Һәм бу сепаратизм милли республикалардан түгел нәкъ менә шул – Мәскәүдән ерак төбәкләрдән, бай регионнардан, себердән чыгарга мөмкин, дигән фикерләр яши. Чөнки Русия Федерациясе дип аталсак та, безнең ватаныбызда федерализмның исеме генә калды. Мәскәү белән төбәкләр арасындагы багланышларны гадел дип атарга мөмкин түгел. Хабаровскидагы чуалышлар ул Фургалны яклау гына түгел, Мәскәүгә каршы чыгу, аның сәясәтенә протест белдерү, дип тә кабул ителергә мөмкин.

Ризасызлар артыр өчен шартлар җитәрлек бүгенге Русиядә. Әнә 1нче августтан газ бәясе уртача өч процентка артачак. Гомумән алганда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 1нче июльдән дүрт процентка артты.

Бәяләр күтәрелә, моны Үзәк Банк та яшерми, таный. Дөрес, ул бу күренешне вакытлыча гына дип фаразлый. Ләкин минем әле күтәрелгән бәянең кире төшкәнен күргәнем юк. Әлбәттә, сезонлы азык-төлек, яшелчәләрне исәпкә алмаганда. Тик ул русиялеләрнең төп чыгымы түгел.

Кыскасы, Русиядә промышленность җитештерү 90нчы еллар дәрәҗәсенә төште. Росстат мәгълүматларына караганда, җитештерү күләме икенче ай инде рәттән 10%ка кими. Монда, әлбәттә, пандемияне гаепләячәкләр, әмма гаеп анда гына микән?!

Росттатның икенче мәгълүматлары да сөендерми, русиялеләрнең реаль кереме рекордлы күрсәткечләр белән төшә. Соңгы 3 айда ул 8 процентка кимегән. Бу 90нчы еллардан соң, 1999нчы елгы мәтәлүне дә уздырып, иң тирән югалту дип табылган. Пандемиядән ярдәм күрсәтелсә дә, чит илләр белән чагыштырганда, Кремль казна акчасын юмарт өләшмәде һәм җыенмый да бугай. «Работа.ру» сервис үткәргән сораштыруда русиялеләр пандемиядән соң 74 мең сум уртача хезмәт хакы алырга теләүләрен белдергән. Рус мәкален татарчалаштырып, хыяллану зыянлы түгел, дияргә генә кала. Шул ук Росстат мәгълүматына караганда, 19 миллионга якын кешенең реаль хезмәт хакы 12 мең сумга да тулмый. Бу барлык халыкның 13 процентка якыны дигән сүз. Әле хәерчеләрне киметү өчен санау, анализлау тәртибен үзгәрткәннән соң игълан ителгән саннар бу.

Димәк, социаль киеренкелек алга таба да тирәнәер дияргә нигез бар. Бүгенгедәй, закон буенча тыелмаган аерым пикетка чыгып басучыларны да көч кулланып җыештырып алу, полиция башбаштаклыгы гына бу киеренкелекне авызлыклый алмаска мөмкин. Котыртучы хокук яклаучыларны эзәрлекләү дә иминлек урнаштырырга булышмас. Әнә бит, Алексей Навальный Коррупциягә каршы көрәш фонды ябылуын игълан итте. Ләкин аның лидеры белдергәнчә, ул ябылмый, башка юридик затка күчә. Көрәш дәвам итә, ди ул.

Әлеге ФБКның ябылуы Путинга якын дип саналган кеше – Евгений Пригожинның «Московский школьник» ширкәте белән бәйле.

«Московский школьник» башкала мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына ризык әзерләп китерү белән шөгыльләнә. Навальный һәм аның фикердәшләре ширкәтнең ризык әзерләүдә санитар таләпләрне үтәмәве, ялган документлар куллануы, мәктәпләр һәм балалар бакчаларына сыйфатсыз ризык китерүе турында видео чыгарган иде.

Ширкәт бу видео аркасында «Социальное питание Центр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән килешү өзелде, ширкәт зыян күрде, дип белдерде. Ләкин журналистлар ачыклаганча, бу ширкәт үзе дә «Конкорд» һәм «Московский школьник» белән бер үк ширкәтләр төркеменә керә.

2019нчы елның октябрендә мәхкәмә, Навальный, Любовь Соболь һәм ФБК тарафыннан «Московский школьник» ширкәтенә 88 миллион сум күләмендә акча түләнергә тиеш, дигән карар чыгарды.

Менә шулай, ризасызлар җиңелми, үзләре әйткәнчә, аларны авызлыклау мөмкин түгел.

Барыбызга да иминлек, исәнлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии