- 22.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №16 (23 апрель)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Дөньяны үзгәрергә мәҗбүр иткән шәхес Владимир Ильич Ульянов туганга да 144 ел. 1870нче елның 22нче апреле аны бу дөньяга бүләк итә, тагын 54 елдан гыйнвар ае алып та китә. Үзенә Ленин кушаматын алган Алласыз бу бәндә дөньяны болгатучымы, әллә аны алга этәрүчеме, бүген бу сорауларга һәркем үзенчә җавап бирер. Ялганга корылган Совет илендә ул Алла урынына табыну идолына әйләндерелде. Аның хакында уйлап чыгарылган биография ярдәмендә, бала чактан ук Ленин бабабызны әүлия итеп күрдек. Без җир кешеләре, ә ул изге, балачактан ук тәртипле, аңлы булган…
Дин әһелләрен эзәрлекләгән, Сталинны сәяси репрессияләргә өйрәтеп калдырган, менә шушы бөек Ильич һаман да мавзолеенда ята бирә. Инде аңа табынучы бик сирәк. Мавзолейда да янына, көннәр буе чират торып кермиләр. Ул бары тик музейдагы бер экспонат булып кына ята. Мәет – экспонат… Сәер һәм куркыныч булып китте. Бу кешене дини кануннар белән күптән җир куенына иңдерергә кирәк иде инде, дин әһелләре догалар белән озатса, ә аның гөнаһларын кичерү, кичермәү – Аллаһ карамагында. Кызыл мәйдандагы каберлекләрне дә, СССР җитәкчелегенең җәсад көлләрен дә күптән аннан алып, зиярадка урнаштырырга вакыт.
Хәер, сүзем бу хакта түгел. Бу нисбәттән Совет иленең язмышы, Русиянең бүгенгесе турында уйланып йөрим, насыйп булса, газетабыз битләрендә бер фикерләшербез әле. Бары шуны гына әйтәм: җан иясе туфрактан һәм бер тамчы судан бар була, һәм бу дөньяда үз миссиясен үтәгәч, кабат туфракка әверелә. Бу катгый канун. Башкача була алмый. Әгәр без кануннарны үзгәртәбез икән, ул яхшыга түгел. Бүген Русиянең нинди байлыкларга ия булып та, мантымавында, дөнья җәмәгатьчелеге алдында абруй казана алмавында, бәлкем, музей экспонаты булып ятучы Ленин бабай мәете дә сәбәпчедер. Бүгенге яшьләр аның кемлеген белмәсә дә, инде аның туган көннәрен күптән бәйрәм итмәсәк тә, ул әле безнең белән яши. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Һәм без авыр хаталарга сәбәпче булган Алласызлык шаукымыннан чистарына алмыйбыз.
Өсте өстенә ахмаклыклар кылабыз. Әнә Жиринивоский бу эштә лидер. Тагын авырлы хатын-кызны ничек итеп мыскыл итте?! Бу беренчесе һәм соңгысы түгел. Дума шундый ук имансыз, акылсыз түбән катлам шовинистлар белән тулган.
Әле Путин да дөнья урысларының адвокаты ролен үз өстенә алды. Баксаң, дөньяда урысларны бик нык кыерсыталар икән. Тик мин, урыс түгел, татармын, әмма «Россия для русских» дип искәртелеп торган урыслар ватанында яшәргә мәҗбүр, һәм мине һәрдаим кимсетәләр, телем, мәдәниятем үсеше өчен мөмкинлекләрне чиклиләр. Мин татарча сөйләшергә телим, дисәм, мин – сепаратист милләтчегә әвереләм…
Әлеге репликам белән янәшә куелган «Азатлык» радиосы язмасын да укырсыз, дип өметләнәм. Кем кемне кыерсыта, кем кемне, кайда җәберләгән… бары да аңлашылыр. Әле бу Русия эчендәге соңгы еллар вәзгыяте түгел.
Ихтирам белән, ИЛФАТ ФӘЙЗРАХМАНОВ.
«Путин доктринасы» дөньядагы барлык русларны яклый: колонизация җимешләре
Путин Балтыйк буеннан Казахстанга кадәр җәелгән урысларның барысын да яклаячагын белдерде. Алар анда кайчан һәм ничек барып урнашкан соң?
Соңгы атналарда Русия хөкүмәте «Путин доктринасы» дип аталырга лаек бер программа кабул итте. Аның нигезендә Мәскәү үзен дөньяда яшәгән барлык урысларның яклаучысы дип белдерде.
Соңгы берничә гасырда Русия империясе һәм Советлар берлегендә булган тарихи вакыйгалар нәтиҗәсендә миллионнарча урыс кешесе һәм үзләрен «урысча сөйләшүче» дип атаучы башка милләт вәкилләре хәзерге Русиядән читтә яши. Днестр буе һәм Көнчыгыш Украинада яшәгәннәре Путиннан «яклау» сорады. Донецкида Русия яклы көчләр басып алган хөкүмәт бинасына «Русия, безне коллыктан сакла» дигән язу эленде.
«ЯҢА РУСИЯ» ҺӘМ УКРАИНА
Русия Кырым һәм Украинаның көньяк-көнчыгышындагы гамәлләре белән үзенең сәяси позициясен ачык итеп белдерде.
Александр Дугин исемле рус милли идеологы бу төбәкне империя чорындагы төсле «Яңа Русия» дип атарга чакыра. «Яңа Русия» (Новороссия) Русиянең дә берничә көньяк төбәген (Ростов, Ставрополь һәм Краснодарны) үз эченә ала. Бу җирләр Русиягә ХVIII һәм ХIX гасыр башында Кырым ханлыгы һәм Госманлы империясе белән сугышлар нәтиҗәсендә кушыла. Әби патша заманында бу җирләр урыс дворяннарына бүләк ителә, андагы җирле халык аларга крепостной хәлендә хезмәт итә. Бер яктан, патша гаиләсе бу якларга Европадан да байларны килеп урнашырга чакыра, чынбарлыкта исә, төрле милләт вәкилләренең туган ягы булган бу җирләрне урыслаштыру максаты куела.
Бүгенге көндә «Яңа Русия» җирләрендә биш миллионнан артык урыс яши. Кырымда алар 1944нче елгы кырымтатар депортациясеннән соң күпчелекне тәшкил итә. Хәзер генә кырымтатарларның саны депортациягә кадәр булган санга якынлаша.
МОЛДОВАДАГЫ ДЕПОРТАЦИЯЛӘР
Новороссия чигендәге Молдованың Днестр буе төбәгендә кимендә 150 мең кеше Русия паспортына ия. Бу төбәк Русиягә 1790нчы елда кушылган. Аның башкаласы Тираспольгә генерал Александр Суворов нигез салган. Ул елларда төбәккә Русиянең башка төбәкләреннән дә крепостной крестьяннар китерелгән. Октябрь инкыйлабыннан соң Днестр буе Молдова совет социалистик республикасына кертелгән. 1944нче елда бирегә Совет гаскәрләре кереп, меңләгән кешене, бигрәк тә авыл җирендә яшәүче хәлле крестьяннарны, нацистлар белән хезмәттәшлек итүдә гаепләп, Себер һәм Үзәк Азиягә куган. Биредә «Көньяк операциясе» исеме белән билгеле иң зур депортация 1949нчы елның 7нче июленә каршы төндә булган.
Советлар берлеге таралгач, Молдова бәйсезлек игълан итте. Кайбер милләтчеләр урысларны, украиннарны һәм гагаузларны илдән чыгарып җибәрергә чакырды.
1990нчы елда Днестр буе Молдовадан бәйсезлек игълан итте. Ике ел барган сугыш тынычлык килешүе белән тәмамланды, әмма киеренкелек бүгенгә кадәр саклана. Кырым артыннан, Днестр буе төбәге дә Русиягә кушылу теләген белдерде.
БАЛТЫЙК БУЕНДА ЭТНИК ЧИСТАРТУЛАР
Балтыйк буендагы өч республикада барлыгы бер миллионнан артык урыс яши. Элек бу җирләр Русия империясенеке булган. Әмма әлеге илләрдә яшәүче урысларның барысы да диярлек бирегә совет чорында гына килеп урнашкан.
Литва, Латвия һәм Эстония Советлар берлегенә 1939нчы елда кабул ителгән Молотов-Риббентроп килешүе нәтиҗәсендә кертелгән. 1941нче елда бу өч республикада этник чистартулар башланган. Сталин әмере белән, 200 мең эстон, латыш һәм литвалы депортацияләнгән, төбәкне урыслаштыру сәясәте алып барылган. Бүгенге көндә иң күп руслар Латвиядә (27%) һәм Эстониядә (24%) яши. Литвада алар 5% тәшкил итә.
ҮЗӘК АЗИЯНЕ УРЫСЛАШТЫРУ
Бу төбәктәге элекке биш совет республикасында иң күп урыслар – Казахстанда. Алар илнең төньягында яши (3,5 миллион). Казахстан җирләрендә урыслар XVI гасырда яши башлаган. Астана, Алматы кебек зур шәһәрләр Русиянең чик буе ныгытмалары буларак төзелгән.
Иң күп руслар, шулай ук татарлар да, Казахстанга XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында килеп урнашкан. Русия империясе бай уңыш китергән бу җирләргә күбрәк урысны җибәрү сәясәтен алып барган. 1917нче елга биредә урыслар инде 30%ны тәшкил иткән булган.
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Русиянең үзәк өлешеннән казах далаларына эре җитештерү ширкәтләре күчерелгән. Чираттагы зур дулкын Советлар берлеге чорында чирәм җирләрне үзләштерү өчен җибәрелгән. 1960-1970нче елларда Казахстанның җир асты байлыклары булуы ачыклангач, аларны үзләштерергә һәм эшкәртергә тагын бер дулкын – Русия белгечләре җибәрелгән.
СӘЯСИ МӨҺАҖИРЛӘР
Яңа буын мигрантлардан тыш ерак чит илләрдә Русиядән узган гасырларда сәяси сәбәпләр белән киткәннәрнең балалары һәм оныклары да яши.
1917нче елгы Октябрь инкыйлабыннан соң, Европа илләренә һәм АКШка Русиядән күп кеше китә. 1980нче еллар азагында, яһүд иммиграциясе дулкынына ияреп, урысча сөйләшүчеләрнең тагын бер өлеше Русиядән Израиль һәм АКШка китеп урнаша.
Алсу КОРМАШ.
azatliq.org
Ленин һаман яши ахыры,
Комментарии