Кем – кем яклы? Һәм бәрәңге утыртырга әзерләник

Кем – кем яклы? Һәм бәрәңге утыртырга әзерләник

Бүген көндәлек тормышыбызга анализ ясарлык баш мәкалә язу, тема сайлау үтә кыен эш. Ни икәнен дә аңлап бетерә алмаган кануннарны бозу дип гаепләмәсләрме? Социаль челтәрләр дә чикләнә (бу хакта узган санда яздык), тарафсыз мәгълүмат чыганаклары калмады, диярлек. Үз позициясенә ябышып ятучы «Новая газета» гына калып бара. Аңа да кыенлыклар тудырыла. Аны тарату, укучыларына җиткерү проблемасы туды. Узган санын киосклар кире кайтарган, дигән хәбәрләр таралды.

Инде газетабызда урын җиткәнчә берничә темага тукталырга телим.

НАВАЛЬНЫЙ, НИК КАЙТТЫҢ?

Мәскәүнең Лефортово суды оппозиционер Алексей Навальныйның тоткынлык срогына янә 9 еллык кырыс режимлы колония өстәде. Ул 1 миллион 200 мең сум штраф та түләргә тиеш. Судья Маргарита Котова оппозиционерны «мошенниклык»та һәм судны «мәсхәрәләү»дә гаепле дип тапты.

Суд, Навальный 2018нче елгы сайлау алды компаниясендә һәм Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК)* аркылы иганәчеләр акчасын үзләштергән, Навальныйның сүзенә хурланган Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконың шикаятен тикшергәндә Җәмәгать судын мәсхәрәләгән, дип гаепләде. ФБК* белгәнегезчә коррупция мисалларын фаш итү белән шөгыльләнде. Ул олигархларның милке каян килүе, аларның күпме һәм кайда булуы турында фильмнар төшерде. Мондый фильмнар геройлары арасында экс-президент Медведев та, бүгенге президент Путин да бар. Бу фильмнарны караучылар йөзәрләгән миллион белән исәпләнә. Фильмнардагы фактларның дөреслеген инкарь итеп, авторларны яла ягуда гаепләп җавапка тартасы урында ФБК* эше тыелды. Навальный соңгы суды утырышында соңгы сүзендә, бу фондның эшчәнлеге дәвамлы булачагы, аның тагын да зуррак масштабта эш итәчәген белдерде. Ә үзе гомуми режимнан төрмәнең кырысына күчәчәк, срогын тагын 9 елга озайтып.

Агулану сәбәпле Германиягә китеп дәваланган Навальный туган иленә кайтып дөрес эшләдеме, дигән сорау туар. Кайтуга кулга алынды бит. Минемчә, ул ялгышкандыр. Бәлкем, кул сузымыннан читтә торган булса, оппозиция җитәкчесе буларак Русиядәге бүгенге вәзгыятькә ныграк комачау була алыр иде. Әнә бит Навальныйның судтан чыгып килүче адвокатларын да тоткарлаганнар...

БӘРӘҢГЕ УТЫРТЫРГА ПЛАННАР КОРАБЫЗ

Русиянең Украинадагы «махсус операция»се атышлар ишетелә торган урыннардан күп меңнәрчә километрларда да чын гаугага сәбәпче булды. Берәүләр украинлыларның, Американың тетмәсен тетә, икенчеләре Русияне гаепли. Соңгылары артык кычкырып әйтми сүзләрен – куркалар. Чөнки законнар кырыс, фейк хәбәр таратуда, яисә армиянең дәрәҗәсен төшерүдә гаепләп куюлары бар. Әнә публицист Невзоровка да эш кузгалтканнар.

Дөрестән дә ил икегә бүленде. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруларга караганда халыкның 71 %ы Русиянең Украинадагы «махсус операция»сен хуплый икән. Сораштырылучыларның 21 %ы гына каршы булуларын белдергән. Моны ВЦИОМ генераль директоры Валерий Фёдоров АиФ гәҗитенә болай дип шәрехләгән:

– Социологлар байрак янына берләшү күренешен искәртә. Бу барлык илләрдә дә күзәтелә. Хәрби хәрәкәтләр башланганда бар да лидер, армия тирәсенә туплана, җиңү тели. Мәсәлән, 2003нче елда Гыйракта сугыш башлангач, Америкада да шулай булды. Һәм ул чактагы президент Бушның рейтингы күтәрелде. Хәзер ул Украинада да күзәтелә, Зеленский янына берләшү бара.

Икенчесе Украинаны Анти-русия проекты буларак көнбатыш плацдармы итеп күрсәтү берничә ел бар мәгълүмат кырын тутырды. «Мәйдан»нан соңгы Украинага бик күпләрнең мөнәсәбәте тискәре иде. Һәм алар «хәрби операция»не искергән низагны чишү юлы итеп кабул итте.

Өченчесе ДНР-ЛНР республикаларын яклау. Монда күп еллар атышлар булуга русиялеләр болай да бик борчыла иде.

Һәм дүртенче фактор: Русиянең Украинаны басып алу, яисә өлешләргә бүлгәләү нияте юк, ә бәлки фашистик кәефләрне бетерү, безгә куркыныч янарга мөмкин булган хәрби потенциалны юкка чыгару дип аңлый халык, – диде ул.

Әмма халык бер фикердә бердәм: безне җиңел киләчәк көтми. Глобаль чикләүләр нәтиҗәсендә хасил булган икътисадый     кризис байларга гына түгел, гади халык җилкәсенә дә авыр йөк булып төшәчәк. Шулай да шикәр комына тезелгән озын чиратларда, талашып алҗыганнан туктап алган тәнәфесләрдә берләшеп Американы сүгә ул, Украина фашистларын каргый. Кибетләрдә кишер бәясе күтәрелгәнгә дә бездә Америка президенты Байден гаепле бит. Шулай сүгенә-сүгенә тамак кайгысын кайгыртабыз. Инде шәһәрдә яшәп бакчаларын ташландык хәлгә төшергән кешеләр дә, язын бакчаларына кайтырга: бәрәңге, кишер утыртырга планнар кора.

ФЕЙК КАЙДА?

Мин үзем социаль тикшеренү үзәкләре сораштыруларына скептик карашлы кеше. Гомумән, һәр мәгълүматка шикләнеп карыйм. Бигрәк тә бүгенге чорда, вәзгыять киеренке вакытта. Аны төрле чыганаклардан карап тикшерәм, чагыштырам, анализлыйм. Менә бу ВЦИОМның тикшеренү нәтиҗәләренә дә шигем бар. Сораштырган вакытта нинди җавап алырга теләп, сорауны да шул теләктән чыгып куясың – һәм кирәкле нәтиҗәгә ирешәсең.

Хәер, социаль челтәрләрне күзәтәм, аралашам: бу нәтиҗәләр дөреслеккә якын да булырга мөмкин. Бүген теге йә бу як тарафлы кешеләр белән сөйләшү, аңлашу, ышанып бетмә, дип исбатларга тырышу урынсыз. Кеше ниндидер гипноз тәэсире астында кебек тоела миңа. Инде социаль челтәрләргә килгәндә, анда реаль кешеләр дә, ихластан язучымы икәнлеге шик уята торган «блогер»лар да бар.

Бу нисбәттән, «Фонтанка» тикшергән кызыклы мәгълүматка юлыктым. «Фонтанка» Петербургта социаль челтәрләрдә Украинадагы «махсус операция»не яклау белән шөгыльләнүче махсус проект – «Кибер фронт Z» – дип исемләнгән оешмага тап булган, дип хәбәр итә «Новая газета». «Фонтанка» хәбәрчесе Ксения Клочкова әлеге проектта бер көн эшләгән. Эше авыр түгел: 2 көн эшлисең, 2 көн ял. Айлык эш хакы 45 мең сум. Тик көнгә Украинаны, Көнбатышны сүккән, Русияне яклаган 200дән ким булмаган комментарий калдырырга тиешсең. Һәр сменага 100 кеше чыга. Беренче айда бары тик офиста гына булырга кирәк. Ул «Арсенал» машина төзү заводында урнашкан.

Ил-йортларыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

*Мәскәү шәһәр суды ФБКны экстремистик структура дип тапты һәм аның эшчәнлеген Русиядә тыйды. Минюст аны Ят агентлар исемлегенә кертте.

Комментарии