СУГЫШ ИСЕ КИЛӘ

СУГЫШ ИСЕ КИЛӘ

Әбиләрнең сугышлар гына булмасын, дип дога кылуларына аптырый идек. Гәрчә, Әфган, Чечен сугышларын кичкәнгә әле генә кебек. Менә тагын дөнья упкын читенә килеп басты. Украина белән Русия арасындагы киеренкелекне шәрехләп, газетабызның 9нчы февраль санында, вәзгыять сугышка барып җитмәячәк, дигән идем. Кызганычка каршы, ялгышканмын ахры. 21нче февральдә Президент Путин Луганск һәм Донецк халык республикаларының бәйсезлеген таныды. Инде килешү дә төзелде, әле шушы юлларны язганда Федерация шурасы хәрби гаскәрләребезне чит илләрдә кулланырга рөхсәт тә бирде. Яңа танылган республикалардан халык Русиягә эвакуацияләнә. Русия илчелеге Киевтан чыгарыла.

Безне яңа, бу юлы моңарчы күрелмәгән санкцияләр көтә.

Нефть бәясе күтәрелә, ә рубль мәтәлә... Кая барабыз, мин җавап эзләргә куркам. Чыкмаган җанда өмет бар дигәндәй, аек акыл җиңәр, дип өметләнәм.

Кичә Путинны тыңладым. Ошамады, шөбхәләнеп тыңладым.

Иң аянычы шул: социаль челтәрләрне актарам, халыкның кәефе ничек янәсе... Минем кебек пошаманга төшүчеләр күп булса да, шул кирәк, ниһаять Бендер фашистларының арт сабагын укытачакбыз һ.б.лар тулып ята, дөрес, мондый аккаунт ияләре ниндидер сәер аноним затлар. Сугыш теләүчеләрдән сорыйсым килә, сезнең улыгыз армиядә хезмәт итмиме, шул Украин халкын акылга утыртырга автомат тотып үзегез барыр, яки якыныгызны җибәрер идегезме? Алга, без патриотлар, дип сөрән салучылар, нигездә, бушбугаз гына бит ул. Низагны яклаучылар да, тудыручылар да үзләре сугышмый, кеше кулы белән утлы күмер тота. Инде 8 тапкыр прививка ясадым дип лаф орган, бүген больницада авыр хәлдә «ковидланып» ятучы Жириновский узган ел ук, 2022нче елның 22нче февралендә Украинаны басып алабыз, дип белдергән иде. Исерекнең телендә, аекның башында, диләр бит, еш кына бу Жириновский мисалына туры килә. Алла сакласын инде. Тик Жириновскиның оныклары да гомерләрен куркыныч астына куеп сугышмаячак...

Ил-йортларыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии