«КАМАЛ» «ЯПУНЧА»га ӘЙЛӘНӘМЕ?

«КАМАЛ» «ЯПУНЧА»га ӘЙЛӘНӘМЕ?

Узган атнада татар өчен, гомумән Татарстан өчен үтә мөһим, әһәмиятле вакыйга булды. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына яңа бина проекты расланды.

Камал театрының яңа бинасының архитектура концепциясе бәйгесенә барлыгы 357 эш килгән. Төрле галимнәр, архитекторлар, җәмәгать эшлеклеләре, театр белгечләре кергән экспертлар советы шулардан 8 проектны сайлап алган, һәм шул финалга эләккән проектларны 16нчы февраль көнне Казан мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри аралап, җиңүчене билгеләде. Жюри составында мин фәкыйрегезгә дә эшләргә насыйп булды. Моны дәрәҗәле вазыйфа дип әйтмәс идем, чөнки бу гасырларга кала торган тарихи бина буласы, һәм ошаса, ошамаса да, әнә теге бинаның язмышында Илфат Фәйзрахманов та роль уйнаган дип әйтәселәр бит. Инде бина корылганчы ук, бу рәнҗү-каргаулар күренә: социаль челтәрләрдә генә түгел, хәтта рәсми мәгълүмат чараларында да, исемнәребезне телгә алып типкәләү башланды. Тик төпле анализ, аек фикер бик күренми, төп принцип – «Ашап караганым юк, әмма тәмсез». Әнә шуңа да мин бүген Камал театрының яңа бинасы проекты ничек сайланды, жюри ничек эшләде – тәфсилле аңлатма җиткерергә булдым. Минем һәм тагын зыялы шәхесләрнең исемнәрен яман рухта телгә алган «Интертат» мәгълүмат агентлыгында, авторы, мөгаен үзе уйлаганча, аналитик дип саналган, әмма анализны табып булмый торган, тоташ зарланулар, гаепләүләр белән тулы мәкаләдә, «ун татар татарга япон театры бүләк итте» диелгәч... җитди аңлатма кирәклеген аңладым. Әнә шул «кабып карамадым, тәмсез» принцибы аңкып торган ул мәкаләгә мин аерым җавап юллармын. Журналист, канун нигезендә, аннан-моннан йолкып язма җыярга тиеш түгел.

Бүген Камал театры ни өчен күчәргә тиеш, ни өчен бүген сайланган урынга, дигән сорауларга тукталып тормыйм. Риза түгелмен, күчү белән дә, урыны белән дә...

Инде карар кабул ителгән, яңа бина сайлау нияте уйланылган икән, анда татар рухы аңкысын, гасырлык тарихы булган йөзек кашыбыз Камал театрының яңа бинасы да Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә балкып торырга тиешле, дип жюри эшенә зур җаваплылык белән килдем. Жюриларда талантларны барлау эшчәнлегем монысы беренчесе түгел, соңгысы да булмас. Әмма һәрчак берәү белән дә килештерелмәгән үз сүзем, фикерем булды. Ул субьектив та булырга мөмкиндер. Шул субьектив фикерләр тупланмасыннан гадел хөкем чыга бит. Дөрес, моңарчы сәнгать, журналистика белән бәйле конкурс-фестивальләрдә генә эшләдем. Ә монда гыйлемем, тәҗрибәм җитәрме, дип борчылып килдем. Жюрида 33 кеше, кемнәр генә юк. Журналистлардан икәү генә: мин һәм Римма Бикмөһәммәтова. Тарих фәннәре докторы, бик хөрмәтле кеше Искәндәр Гыйләҗев һәм Халык шагыйре, күренекле шәхес Разил Вәлиев та жюрида икәнен белгәч, эчкә җылы керде. Әмма жюридагы Камал театры вәкилләреннән башка коллегаларны белми идем. Шуңа күрә алдымда гел исемлек торды. Ул шәхесләр белән бәхәсләшергә дә җөрьәт итү кыен кебек булды башта. Әмма жюри бик яхшы эшләде дип саныйм. Проектларны тәкъдим итү, авторларга сорау бирүләр төгәлләнгәннән соң, турыдан туры эфир камералары сүндерелгәч (жюри эшен интернетта күзәтергә мөмкин иде), кызып-кызып бәхәсләштек. Русча, инглизчә генә түгел, татарча да сөйләргә була иде, өч телдә синхрон тәрҗемә алып барылды.

Камал театрының яңа архитектура концепциясе конкурсы чынлап та халыкара масштаблы. Жюри әгъзаларының географиясе дә гаять киң. Ә конкурсантлар турында әйтеп тә торасы юк. Австрия, Лондон, Япония... Мәскәү, Казан да актив.

Кара, ничек анык, гадел эшли дип мөкиббән китеп эшләдем мин жюрида. Кыска гына тәнәфес вакытында шул хакта Инстограммдагы аккаунтыма хәбәр дә юлладым. Мондый гадел атмосфера ахыргача, 8нче конкурсант «Bespoke»ны тикшерә башлаганчыга кадәр дәвам итте. Мин, дөресен әйткәндә, силикат кирпечкә охшаган биек стеналы бу ак корылманың финалга кадәр җитүенә аптырадым. Һәм аны җиңүче итәргә омтылышны күреп бөтенләй югалып калдым. Мин генә түгел, камаллылар да коелып төште сыман. Бер төркем жюри әгъзаларында аны беренче күрүгә үк негатив фикер туды. Разил Валиев, чит илдәге сәфәре вакытында экскурсовод шундый бер бина янына алып килеп, үзләреннән «имтихан» алуларын да исенә төшерде. Бу нинди бина дип сорагач, берәүләр китапханә, театр, дип тә әйткән. Ә ул чүп яндыру заводы икән. Менә бу бинаны күргәч тә, аны театр дип күз алдына китерү кыен. Хәтта төрмәгә охшап тора, дип шәрехләүчеләр дә булды. Регламент буенча 20 сәгатькә төгәлләнәсе жюри утырышы төнге 11гәчә дәвам итте. «Bespoke»ны тәнкыйтьләргә маташучыларның үзләре кискен тәнкыйть утына тотылды. Мин үзем дә, халык аңламас бит, дигән репликама, халык исеменнән сөйләргә хакым юклыгын, аның өчен президент яки мэр булырга кирәклеген аңладым. Аннан соң инде бу проектның ни дәрәҗәдә шедевраль булуын хәйран аңлаттылар, хәтта башта бер төрле фикер йөрткәннәр дә, аның шедевраль икәнен ахырга таба «аңлый» башладылар. Ә мин ахыргы сүземдә, инде яшем шактыйга таба барса да, бераз олыгайгач, тагын белем дә туплагач, әлеге шедевральның да шедевр икәнен аңлый башлармын, тамашачылар да күнегер, ә камаллыларга сабырлык телим, тизрәк ияләнерләр, дип өметләнәм, дидем. Чөнки жюрида хасил булган атмосфера бу бинаны җиңүче итәсе иде. Төнге 12нчедә җанымны кая куярга белми иң беренчеләрдән булып кайтып киттем. Бары икенче көнне генә ниндидер могҗиза аркасында аның икенче урынга калуын, аңа каршы булучылар яклаган «Wowhaus» үтүен ишеттем.

Камалның бүгенге бинасы да, һай, дип әйтерлек түгел иде инде, анысы. Хәтеремдә, ул 70нче елларда дистә еллар ташландык сакаллы төзелеш бинасы булып таралып ятты. 80нче еллардан соң гына куллануга тапшырдылар. Әмма тамашачылар аны шактый вакыт кабул итмәде. Инде менә Камалны аннан күчерәсе дә килми.

Гомумән алганда, безнең хозурыбызга тәкъдим ителгән 8 проектның берсе дә минем рухыма туры килмәде. Мин шулар арасында ярашлырагын сайларга кирәклеген аңлап кына «Wowhaus» өчен тавыш бирдем. Дөрестән дә аның тышкы кыяфәтеннән япон стиле аңкый. Ләкин авторлар, татар тарихы, милли үзенчәлекләр искә алып эшләнде, дигәч, дәлилләп тә күрсәткәч,  күңелгә җылы керде. Өстәвенә, бу әле соңгы вариант түгел, үзгәртергә, яраклаштырырга мөмкин, дип тә искәрттеләр. Димәк, миллилекне торгызу үзебездән дә торачак.

Тыштан ул татарныкы дип кычкырып тормаса да, эчке мохиты үзебезнеке кебек тоелды миңа. Орнаментлар, зал корылышы... Кызганыч, бүген «фу», дип әйтүчеләр бу проектның рәсемен генә түгел, чын функциональ бина итеп тасвирлаган күләмле форматлы режимдагы сурәтләрен, фильмын күрми тәнкыйтьли. Ә ул искиткеч зәвыклы. Әгәр уйланган ният гамәлгә куелса, төзүчеләр аны сыйфатлы итеп башкарып чыга алса, ул туристларның игътибарын җәлеп итә торган бина булачак, иманым камил.

Миллилек дигәндә, нәрсәне күз алдына китерәбез соң, дигән сорауга да җавап эзләп карыйк әле бу нисбәттән. Шушы бина түбәсенә түбәтәй киертеп куыйкмы, нигезләрен читеккә бастырыйкмы, өчпочмак рәсемнәре белән бизикме?.. Минемчә, татарны түбәтәйле, читекле, кыстыбыйлы итеп күрсәтүче стереотиплардан китәргә кирәк.

Миллилек дисәң, Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры бинасында татарлык кайда? Ул аның эшчәнлеге эчтәлегендә дә юк бит. Шул ук бүгенге Камал театры бинасына күзлек киеп карасак, аның татарлыгын кайдан күрәбез?! Әгәр шундый ук «Камал»ны Мәскәүдә бастырып куйсак, аны кем, бу татарныкы, дияр икән? Болай дигәч, уйлап та куйдым, Мәскәүдәге МХАТлар ише ассамблеяга яраша ала микән әле бүгенге бинасы?!

Мин үзем проектлар арасында матур колонналары булган олпат зәвыклы бина эзләдем. Бәлкем 537 эш арасында андыйлар булгандыр, без бит сайлап алынган сигезен генә карадык. Мөгаен хәзерге театр ул мәдәни үзәк булырга тиешледер. Моның белән килешәм. Аның ял итә торган зәвыклы матур бакчасы, иркен мәйданы булырга тиештер. Мин тавыш биргән проект шул таләпләргә тулаем җавап бирә. Һаман да аерым кешеләр тарафыннан макталучы башка бер проект җиңде дигәндә генә, икенче көнне гаделлекнең өскә чыгуына мин бик канәгать. Ул жюриның гадел сайлап алуы, тавыш бирүе нәтиҗәсендә кабул ителде. Хәрамләшү булмады.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии