- 22.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №6 (16 февраль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Илдәге чатаклыкларга, башлыча, журналистлар гаепле икән бит. Көч структуралары, җәмәгать эшлекләре һәм журналистлар катнашында үткән семинар-киңәшмәдән мин шундый нәтиҗә ясап кайттым. “Массакүләм мәгълүмат чараларында экстремизмга каршы тору, патриотизм һәм толерантлык пропагандалау” дип исемләнгән иде ул.
Әлбәттә, сөйли белмәгән тел, яза белмәгән каләм гаять куркыныч корал булып тора. Журналистикада компетентлык җитмәү, һөнәри осталык чамалы булу бар, аны танырга кирәк. Әмма бүген мәгълүмат табу хакында сүз кузгалса, монысы аерым сөйләшерлек олы тема.
Дөрестән дә, гаять киеренке чорда яшибез. Һәм бу киеренкелекне тагын да куертучы журналистлар, ТВ, радио барлыгын инкарь итмим. Әмма семинарда сөйләнгәнчә, хикмәт анда гына микән. Журналист бүген хаклык җиткерергә тиеш. Аның вазифасы шундый. Бик күп гаугалы эшләр, нәкъ менә журналист кызыксынуы, бу вакыйганың киң җәмәгатьчелеккә бәян ителүе аркасында ахырына җиткерелә. Һичьюгында, җинаять эшен тикшерү имитациясе ясала, бу сер түгел. Монда сүз бар дөнья игътибарын җәлеп иткән заказлы үтерүләр турында гына бармый.
Бүген дини экстремизм белән бәйле вакыйгалар да серле пәрдә артында. Кем яман ниятле, ә кем яхшы – аеруы кыен. Әйтик, Нурлатта үтерелгән кораллы рецидивистларның нинди дини төркемгә керүләре барыбер аңлаешсыз калды. Исән чагында кем икәнен ачыкламаган килеш, мәет янына басып, аның нинди дин тотуын бәян итү яраган микән?! Һәрхәлдә, семинарда катнашкан ФСБ вәкиле дә, ниһаять, шушы фикерне куәтләде. Әйе, бу егетләр коралланып, Нурлат җиренә ял итәргә, сәяхәт кылырга, гөмбә җыярга чыкмаган. Әмма алар иманлы микән әле, менә монысы зур симез сорау астында.
Семинарда катнашкан Эчке эшләр министрлыгы вәкиле дә аптыратты мине. Мәскәүдәге “Домодедово” аэропортында шартлаудан соң, “Московский комсомолец” газетасы журналистлары, тикшерү материалларын кулга төшереп, Кавказга барып, үзләре тикшерү үткәргән. Шул рәвешле, вәкил фикеренчә, җинаятьне тикшерү эшенә комачау иткәннәр…
Әмма бу очракта журналистлар закон бозганмы? Бәлкем, тикшерү материалларын читкә чыгарган хокук саклау органнары хезмәткәрләре гаепледер. Ә журналист үз вазифасын башкара. Менә шул каләм осталарының үз хезмәтен тиешенчә башкаруы комачаулык тудыра бугай, дип уйлыйм мин, еш кына. Чөнки ул кирәк чакта эшне йомарга мөмкинлек калдырмаска мөмкин.
Тагын бер чыгыш ясаучы аптыратты. Дискриминация, экстремизм һәм ксенофобияне өйрәнү үзәге вәкиле үзләренең төрле чорларда җәмәгать сораштыруы үткәрүләре турында сөйләде. Абхазия өчен Русия белән Грузия арасында конфликт вакытында халыкта, башлыча, грузиннарга карата негатив караш булган икән. Һәм монда массакүләм мәгълүмат чараларының гаепле булуын ачыклаган эксперт әфәнде.
Соң, хөрмәтле галим оныткан, ахры, без бит “идарә ителә торган демократияле” дәүләттә яшибез. Русиядәге журналистика, башлыча, хакимнәр әйткәнне турыдан-туры трансляцияли генә. Ул чагында Рәсми Мәскәү грузиннарны яратырга куша идемени? Кыскасы, журналист бүген өстән җиткерелгән, оешмаларда әзерләнеп бирелгән текстларны гына таратучы булырга тиеш түгел. Шуны аңларга кирәк, хөрмәтле чиновниклар.
Менә мин дә хәзер мәгълүм сәясәтченең сүзләрен “трансляциялим”. Бүгенге киеренке вәзгыять өчен гаеплеләрне журналистлар арасыннан гына эзлисе түгел. Жириновский кебекләрнең телен кыскарту турында инде күптән уйлыйсы иде. Ул ничә еллар рәхәтләнеп милләтләрне “тынычландыра”. Аның сүзләреннән, ни көләргә, ни еларга белмәссең.
Менә мәгълүмат чараларында таралган чираттагы чыгышы:
“ЛДПР лидеры, Дәүләт Думасы вице-спикеры Владимир Жириновский “Грозный” дәүләт телевидениесендә милли республикаларны бетерү тәкъдимен яңадан кабатлады. “Барлык милли регионнарны, иң яхшысы, географик атамаларга әйләндерү”, – диде ул. Татария (Жириновский сүзләренчә атыйм.–И.Ф.) түгел, ә Казан крае, Башкирия – Уфа крае. Мин моны 20 ел тәкъдим итәм. Әлегә бу Конституциядә дә юк. Ни өчен тәкъдим итәм? Чөнки милли регионнар исеме ишетелмәсә, кешеләрнең хәтере калмас иде.
Ни өчен соңгы елларда мәгълүмат чыганакларында Чечня, Ингушетия, Дагыстан һәм башкалар еш телгә алына? “Эз шунда бара”, “анда террорчылар” дигән сүзләр еш ишетелә? Әгәр Русиянең теләсә кайсы почмагында нидер килеп чыкса, аны эшләүче шуннан булса, аны хәбәр итәләр. Ни өчен? Чөнки бу полиция өчен эзли башларга уңайлы аерым анык билге. Алар һәрчак аерым билгеләрне күрсәтә бит: ир кеше, хатын-кыз, олы кеше, бала һәм башкалар. Әгәр бездә республикалар булмаса, беркем дә милләтне телгә алмас иде”, – дип, Жириновскийның сүзләрен китерә «Интерфакс».
Әлеге хәбәрне сүзен-сүзгә диярлек тәрҗемә иттем. Ул кулыма килеп керүгә, газетабызның интернет сәхифәсенә урнаштырдым. Интернет аша укучыларыбыз да нәкъ менә минем сүзне кабатлады. “Аның барысы да “өйдәдер”?”, “Ни өчен Дума депутаты, һич курыкмый, РФ Конституциясенә каршы килгән белдерүләр белән чыга?!”, “Бу клоун сөйләгәннәр әкренләп кенә тормышка ашырылып килә”, “Бу Жириновский тагын нәрсә уйлап чыгарыр икән, аңа аптырап арыдым инде…” кебек репликалар сибелгән иде укучыларыбыз тарафыннан сәхифәгә.
Чыннан да, кайбер сәясәтчеләребезне тыңлагач, аның аеклыгын нарколог аша белешәсе килә башлый.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Комментарии