Тарих барын да дөресли...

Тарих барын да дөресли...

Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев Указы нигезендә, ил башкаласының атамасы Нур-Солтаннан Астанага алыштырылды. Шунысы кызык, Астананы Нур-Солтан дип исемләүне, ул чакта Назарбаевны алыштырган Токаев 2019нчы елның язында үзе тәкъдим иткән иде. Һәм менә шул ук кеше шәһәрнең исемен кире алыштыра: Нур-Солтан исемен сызып ташлый. Башкала үзәгендәге «Нур-Солтан» дигән язуны указ чыкканның икенче көнендә үк сүтеп атканнар. Нурсолтан Назарбаев Казахстанны 30 елга якын җитәкләде.

Калаларның исемнәрен алыштыру кемгә ни өчен кирәк һәм шәхес культы белән бәйле исемләүләрнең ахыры ни белән бетә? Астананың кабат Астанага әверелүе турындагы хәбәр бу сорауга җавап бирергә булыша. Гомумән, шәхес культы, диктатура иртәме-соңмы җиңелә һәм тарих аңа тиешле бәясен бирә.

1830нчы елда нигез салынган кала ничек кенә аталырга өлгермәгән. 1961нче елга кадәр ул Акмола. 1961нче елда Төньяк Казахстанда чирәм җирләрне үзләштерү бөтенсоюз үзәге буларак Целиноград дигән яңа атама бирелә. Ләкин 1992нче елда шәһәргә беренче тарихи исеме Акмола кире кайтарыла. Казахчадан ул Ак кабер дип тәрҗемә ителә, чөнки шәһәрдән 20 км ераклыкта урнашкан Тайтүбә үрендә Абылай-хан тарафдары – танылган җирле кыпчак Нияз-би күмелгән. Кабер белән бәйле исем ошамый һәм 1998нче елда аңа Астана (тәрҗемәсе башкала) исеме бирелә. Чөнки Казахстан башкаласы шушы шәһәргә күчә. Инде 2019нчы елдан Казахстанның беренче президенты Назарбаев хөрмәтенә Нур-Солтан исемен ала.

Бу әлбәттә, һәрвакыттагыча, халык соравы буенча дип аңлатылды. Ә Нур-Солтан әфәнде тыйнаклыкның ни икәнен оныту чигеннән үткән кеше буларак, каршы килмәде, үзен мәңгелеккә килгән, инде бакыйлыкка киткәч тә Ленин бабабыз кебек күргәзмәгә мавзолейга куеп тотарлык шәхес итеп аңлаган иде. Әмма үзе исән чакта ук аңа да тәхетеннән китәргә генә түгел, дан-шөһрәтләрдән дә мәхрүм калырга туры килде. Инде менә кала, тарихи исеме булмаса да, элгәреге исемен йөртәчәк.

НАЗАРБАЕВ ТАТАРСТАННЫ САНЛАМАДЫ

90нчы елларда Татарстан республикасы автономияле статусыннан баш тартып, үзен СССРдагы 16нчы Союздаш Республика итеп игълан итәргә, Мәскәү белән федераль килешүләр төзеп, яңача яши башларга теләгәндә, беренчеләрдән булып каршы чыгучы Нур-Солтан Назарбаев булды:

– Татарстан союздаш республика булса, без кем булабыз, – дип сөрән салды ул?

Яңа реформаны СССР Президенты Горбачев хуплады һәм ул Союздаш республикалар белән моңарчы булмаган тәртиптә ирекле килешүләр төзеп, чын мәгънәсендә федераль дәүләт төзү турында уйлана башлаган иде. Бар планнарны август фетнәсе бозды һәм бу ПУТЧны бер төркем республикалар башлыклары, шул исәптән Назарбаев та Ельцин җитәкчелегендә үз максатларына борып җибәрделәр, союзны яклап тавыш биргән Бөтенсоюз референдумы нәтиҗәләрен дә санга сукмадылар. Мин моны бүген, шулай ук переворот-фетнә дигән атама бирерлек вакыйга булды, дип бәялим. Чөнки бу шәхесләрнең һәркайсы хан дәрәҗәсендәге ил башлыклары булу теләге белән яна иде: үз җирлекләрендә генә булса да чикләнмәгән хакимияткә ия булу начармыни, ә Союз эчендә ул «самый главный» була алмый. Әнә шул кемнәрнеңдер шәхси амбицияләре нигезендә таркалды кодрәтле СССР мәмләкәте. Аны бүген шул ук элекке Союздаш республикаларда да сагыналар, Русиядә генә түгел.

Нур-Солтан әфәнденең Казанга килүе хөрмәтенә Казанда да истәлекле тарихи урамның исеме алышынды. Кайдадыр яңа төзелә торган урам да түгел, ә бар кешегә дә таныш, үзәктәге Эсперанто иде ул. Халык протест белдереп урамнарга чыкты. Әмма халык сүзен ишетү гадәте юк бит.

Инде Казандагы Нур-Солтанга күнектек. Дөрес, Казахстанда Назарбаев кланы, культы җимерелгәч, бу урамның исемен кире кайтару мәсьәләсе кузгатылды, әмма Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу теманың актуаль түгеллеген белдерде, янәсе урам исемнәрен алыштыру анда яшәүчеләргә кыенлыклар тудыра икән. Әлбәттә, Эсперанто исеменнән баш тартканда да кыенлык тугандыр инде ул.

Хәер, иртәме-соңмы тарих барын да үз урынына утыртачак. Шәһәрнең тарихи исемен ниндидер шәхесләр исеменә алыштыру гына бу шәхесләрнең дәрәҗәсен күтәрми, яман эз калдырганнар тарихтан сызыла, искә алганда да бер төрле генә шәрехләнми. Моңа мисаллар җитәрлек.

АВТОРЫ – СТАЛИН

Шәхес культы Ленин үлгәннән соң башланган. Ленин Маркс-Энгельс кебек үк үзен данлауга каршы булган. Шәһәрләрне генә түгел, урамнарны да үз исеме белән атауга каршы чыккан. Әмма ул үлгәч, хатыны Крупскаяның ризасызлык белдерүенә карамастан, аның исеме белән атау башланган. Бу Сталинга үз шәхес культын булдыру мәнфәгатендә уңайлы алым булган. Ленин исемен киң җәелдерү компаниясе ышыгында СССР картасында Сталинградлар, Сталинскилар, Сталиногорскилар үрчеп китә. Сугыштан соң ул чит илләргә дә җәелә. 1957нче елда бу моданы Хрущев туктата: үзе исән чакта шәһәрләргә, урамнарга шәхесләр исемен бирүне тыя. Күп тарихи исемнәр кире кайтарыла, ләкин исем алыштыру тукталып калмый. Ул бигрәк тә Брежнев үлеменнән соң яңа күтәрелеш ала. Мин мәсәлән, 1982нче елда армиягә Чаллы шәһәреннән киттем, ә 1984нче елда шунда ук – әмма Брежневка әйләнеп кайттым. Брежневтан соң терәтеп кенә куярлык бабайларны СССР җитәкчесе итеп куеп, алар үлгәч тә шәһәрләр исемнәрен алыштырып алгаладык. Андропов, Устинов калаларында да аз гына яшәп алдык. Черненко каласы да чак кына булмый калды.

Әмма тарих дөресләде барын да, Бүген Устиновка түгел, Ижауга барабыз, мәсәлән. Яраслау өлкәсендәге Андроповны да белмибез, ә менә Рыбинск таныш. Назарбаев та тарихтан төшә бара.

Ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

P.S. Сүз уңаенда газеталарыбызга киләсе ел өчен язылу компаниясе баруын да искәртәм. 3 – 13нче октябрьдә ташламалы язылу ункөнлеге үтә. Ташламалар саллы, уңайлы форсатны кулдан ычкындырмагыз.

Комментарии