Уч тутырып пенсия аласы бар, кайчан?

Уч тутырып пенсия аласы бар, кайчан?

Әлеге язманы газетага әзерләгәндә Русия ДәүДумасында пенсия реформасы буенча парламент тыңлаулары үтә иде. Газетаны нәшриятка тапшырганда парламент стеналары эчендә ни булганлыгы турында тәгаен мәгълүмат булмады. Әлеге реформа шул рәвешле кабул ителә калса, ирләр 65тән, ә хатын-кызлар 63 яшьтән генә пенсиягә чыга алачак. Әлегә Путин да үз фикерен анык белдермәде. Минем уйлавымча, реформа шул рәвешле кабул ителмәс, аз гына йомшартылыр. Халык моны шатланып йотып җибәрер һәм моның белән Владимир Путин тагын яхшы атлы президент булып калыр. Гәрчә ул үзе, хакимияттә булганда пенсия яшен арттырмыйм, дип ышандырган булса да. Ышандырса соң, кирәк, ди ич. Әнә телевизор да шулай ди, анда дөресен сөйлиләр.

РЕФОРМА ТҮРӘЛӘРГӘ КИРӘК

Тик әлегә йомшартылуга өмет күренми. Сишәмбе көнендәге парламент тыңлауларында Хисап палатасы һәм стратегик үсеш үзәге башлыгы Алексей Кудрин пенсия реформасының мөһимлеген ассызыклады. Аның фикеренчә, пенсия реформасы пенсионерларның үзләре өчен яхшыга гына, юкса, башкача пенсия күләмен артырырга мөмкинлек юк. Ә хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдергәнчә, пенсиягә чыгу яшен арттыру 5–10 елдан үзен яхшы яктан сиздерәчәк, янәсе хезмәт хаклары белән пенсия күләме арасында аерма кимиячәк.

Дүшәмбе көнне парламент тыңлаулары алдыннан «Бердәм Русия» фиркасе төбәкләрдән кергән тәкъдимнәрне игълан итте. Ләкин бу тәкъдимнәр ЭШ ЮГЫНДА ЭШ КҮРСӘТҮ генә булып чыкты.

Мәсәлән, коррупциядә тотылып конфискацияләнгән малны пенсия фондына күчерү турында тәкъдим бар. Ләкин бу масштаблар белән чагыштырганда тиенле тәкъдим. Коррупционерларны гел тотып тормыйлар, тотсалар да, барысын да утыртмыйлар. Моңа мисаллар җитәрлек. Әле гафу итеп кенә калмыйлар, тартып алынган малын кире дә кайтаралар. Ә шул ук вакытта бюджеттан ташламалар алып табигый байлыклар белән эш итүче ширкәтләр, аларның түрәләре баюларын дәвам итә. Бу компанияләр бармакка бармак сукмыйча, Аллаһы Тәгалә байлыгыннан файдаланып, доллар-рубль курсында гына да өстәмә миллиардлар эшли. Мәгълүм олигарх (аны Кремльдә олигарх түгел, дип саныйлар) «Роснефть» башлыгы Игорь Сечин: айга түгел көнгә 2 миллион ярым сум хезмәт хакы ала әнә. Менә ул пенсиягә чыкса, аңа күпме тәгаенләнер икән. Өлкәнрәкләр хәтерлидер, кемнең кем булуына карамастан, Совет чорында иң зур пенсия 120 сум иде.

Тагын бер тәкъдим күренде: ирләрнең эш стажы 42, ә хатын-кызларның 37 булса, алар пенсиягә иртәрәк чыга ала. Ләкин хөкүмәт бу чикне 45 һәм 40 яшькә җиткермәкче.

Кыскасы, реформа туктатылмаячак. Дөрес, 2021нче елда парламент сайлаулары үтәсе бар әле. Пенсия реформасын алга сөрүче депутатларны халык сайлар микән?! Хәер, бездә зомби тартма бик яхшы эшли. Моңа мәкаләмнең ахырында аңлатма бирермен.

ПРИКАЗ: ОЗАК ЯШӘРГӘ!

Хакимият реформаны халык-ара нормаларга карап аклый. Янәсе без шул рәвешле хезмәт хакының 40 проценты дәрәҗәсенә ирешеп шул рәвешле халык-ара конвенцияне гамәлгә куябыз. Моңа сәбәпләр бар: хакимият гомер озынлыгы арта бара, дип хисап бирә. Ләкин экспертлар Русиядә бүген уртача гомер озынлыгын нибары 62 яшь кенә булуын таный. Пенсиягә чыгып эшләүчеләр арасында да 65не узганнар күп түгел, өлкәннәрне бик иртә төрле авырулар куып тота. Шулай да бездә халык күндәм, Президент Владимир Путинның быелгы 204нче май указын үтәми булдыра алмас: 2024нче елга 78 яшькә кадәр, ә 2030нчы елга 80 яшькә кадәр яшәр. Тиеш, димәк, яшибез, указны үтибез… Тик Аллаһы Тәгалә башкачарак боера күрәсең, нигәдер минем авылым Түбән Оры зиратында ятучылар Путин указын әллә ишетмәгәннәр, әллә инкарь итәргә батырчылык итәләр: вакытыннан алда китеп барганнар. Хәзер 57–58 яшьлек сабакташларым арасында да шактый кеше юк инде. Минем авылдашларым гына Путин указын санга сукмый дияр идең, башка зиратларга кереп карасаң да шул ук күренеш. Аннан килеп механизатор, яисә сыер савучы 65кә кадәр ничек эшли алыр икән?! Озак яшибез дип кеше гомерен күпсенүче хакимнәр ул хакта уйлап карый микән?! Депутат үлгәнче утыра алыр парламентында эшсезлектән интегеп, яисә җүләр кануннар иҗат итеп. Ә менә авыр хезмәттәгеләр нишләр? АКШ санкцияләренә каршы торырга, урлашулар аркасында хасил булган бюджет тишекләрен томаларга халык кирәк шул. Бәяләрнең үсүен, социаль кыенлыкларның үрчүен, социаль гаделсезлек арта баруын, кемнеңдер череп баюын, ә кемнеңдер очын-очка ялгап яшәргә мәҗбүр булуын күреп мин Русиядә халыкны яши алу мөмкинлегенә сыныйлар, эксперимент үткәрәләр микән әллә, дип уйлап куям. Һәм хисапсыз нык үрчегән түрәләргә, бюрократларга (бүген Русиядә түрәләр саны, мөстәкыйль дәүләтләр булып яшәүче илләрне дә кертеп, компьютерсыз бөтен СССРдагы чиновниклар санына караганда да 3 тапкырга күбрәк диләр) үзләренчә яшәргә халык комачау итә сыман.

ЭЛИТА КЕМ ДӘ, ХАЛЫК КЕМ?

Менә хәзер түрәләр ничек яши дә, халык ничек көн күрә? Тәгаен саннар ярдәмендә шул сорауга җавап эзлик.

Бүген Русиядә балда-майда йөзүче элита бар. Алар хакимият тирәсендәгеләр. Ул аерым өстенлекле статуслы катлам. Аларның хезмәт хаклары да гади халык күз алдына да китерә алмый торган дәрәҗәдә, аларга үзгә яхшы медицина ярдәме күрсәтелә, шулай ук пенсияләр дә аерым тәртиптә тәгаенләнә. Әйбәт хезмәт хакы булгач, пенсиясе дә шулай була инде, диләр. Ләкин бу гына түгел шул.

1 ай элек ДәүДума интернет сәхифәсендә, 5–10 еллык депутатлык стажы булганнарга 46 626 сум айлык пенсия билгеләнә, ә 10 елдан артык парламент канәфиендә ыштан туздырсаң – 63 581 сум, диелгән иде. Бәй, хезмәт хаклары белән чагыштырып караганда, бу бик аз чыга бит, диярсез… Ашыкмагыз: Росстат мәгълүматына караганда Русиядә быел июнь аена уртача пенсия 13 339 сум булган (бу тагын бер кат искәртәм, йөзәр мең сум пенсиялеләрне һәм 7–8 мең сум алучыларны кушып «болгаткач», килеп чыккан уртача күрсәткеч). Әле бу пенсия өчен 5–10 ел гына эшлисе түгел бит. Ә депутатның эше авырмыни, 5 елда шундый пенсия алырга?!

Кануннар халыкны түгел, чиновникларны яклый шул: 1994нче елда кабул ителгән 3нче федераль канун нигезендә Федерация шурасы әгъзасына һәм Дәү Дума депутатына 5 – 10 ел эшләсә үз айлык хезмәт хакларының 55 процентын, ә 10 елдан артык эшләсә – 75 проценты күләмендәге өстәмә акча айлык пенсияләренә өстәлә.

Шундый ук тәртип дәүләт чиновникларына да карый. Алар хәрбиләр, эчке эшләр хезмәткәрләре кебек үк 15 ел эшләгәннән соң вакытыннан алда (выслуга лет) ташламалы пенсиягә чыга. Очучылар мәсәлән, ирләр 25, ә хатын-кызлар 20 ел эшләп кенә мондый пенсиягә ия була ала. Димәк, түрәләрнең эше очучыларга караганда кыенрак булып чыга.

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу ташламасы ни өчен бирелә соң? Мәсәлән, зарарлы эшләрдә эшләүчеләр моңа ия. Димәк, ул хезмәт вазыйфасын үтәгәндә кешенең сәламәтлеге какшау, авыр хезмәт аркасында бирелә. Ә түрәләр авыр күтәрәмени? Өстәвенә чиновникның пенсиясе аның соңгы 12 айлык хезмәт хакының 75 проценты күләмендә билгеләнә.

Аңлашылганча, чиновниклар үзләрен кыерсытмый, ә менә салым системасындагы реформалар, пенсия яшен үзгәртү хисабына илдә коммунизм төземәкче.

МОНДЫЙ ХАЛЫК БЕЛӘН БУЛА РЕФОРМАЛАНЫП

«Левада-үзәк» үткәргән сораштырудан күренгәнчә, халык бүген төп канәгатьлекне телевизор карап ала. Икенче урында акча-финанс мәсьәләләре, ә өченче урында гына гаиләсе һәм балалары кызыксындыра.

Ничек инде кызык булмасын, бер елдан бирле бар халык көчкә атлап йөргән карт актер Джегарханянның хатыннары тарткалашын күзәтә. Хәзер менә Петросяннар мал бүлешә. Кызык ич, пенсия реформасы, бәяләр проблемасы пүчтәк ул. Аннан бер үк экспертлар бер федераль телеканалдан икенчесенә күчеп дошманнар эзли.

Шул ук сораштыруда катнашучыларның 63 проценты русиялеләрнең рухи кыйммәтләрен җимерүче оешмалар барлыгына ышана икән. 66 процент русияле Русиянең тарихына куркыныч яный дип саный, алар уенча, аерым төркемнәр данлы тарихыбызны үзгәртеп яңадан язмакчы икән. Кыскасы, безне дошманнар чолгап алган. Шуңа күрә, пенсия реформасына да түзәрбез, бәяләрне дә күтәрербез, акчабыз ипигә җитсә – ярый, сугышлар гына булмасын… Әнә бит телевизордан куркыталар, тапшыруда әтәчләнгән экспертларга ничек ышанмыйсың, алар шул борчылуларына түзә алмыйча ут йотып психланалардыр. Тик аларның акчага килеп чыгыш ясаучы штатлы артистлар икәнен халык белми шул. Мондый зомби тартма белән аңнарны әле бик озак агулап була. Мондый аңга барын да сеңдерергә мөмкин: әйтик, пенсия реформасы бик кирәк. Әнә бит инде 60тан артык төбәк аның кирәклеген таныган. Мондый чакта ана телебезне тыю да күзгә күренми, бәй, урысча сөйләшербез, сугыш кына булмасын.

НАМАЗДА КЫЗЛАР ВӘГАЗЬ УКЫЙ

Сишәмбе көнне танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко фейсбугындагы битендә хәбәр урнаштырган. Аны Владимир мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтәргә чакырганнар. Журналист язуынча, кешеләр 3 катлы мәчетне, аның ишегалдын тутырган, урамга сыешмаган. Ә мәчет төзергә рөхсәт юк.

Әле монысы бөтенләй искитәрлек: бәйрәмне телевидение өчен төшерергә һәм губернаторның котлавын җиткерергә хатын-кызларны җибәргәннәр. Максим Шевченко, моны хакимият махсус эшләгән, ул аерым халыкларның гореф-гадәтләренә, диненә төкереп бирә, дип белдерә. Губернаторның котлавын намазга җыелган ирләр алдында хатын-кыз укый. Чынлап та безнең илдә генә мөмкиндер мондый мәсхәрә.

Әнә Путин Австрия эчке эшләр министры туена барып кайтты. Бүләккә казаклар хорын да иярткән иде. Һәм бу сәфәр аңа 2 миллион сумга төшкән. Бездә казакларны яраталар бит. Өлкәннәр арасында казак камчысын хәтерләүчеләр юк түгел әле.

МИҢА ПЕНСИЯГӘ ЕРАК ӘЛЕ

Кем ничектер, мин менә мәсәлән 63 яшьтә чыгачакмын пенсиягә. Ярый инде, 65 түгел ич… 42 ел хезмәт стажым булачак. Эшли башлаганчы институтта укыган 4 ел керми чөнки, армия саналса да. Беркөнне интернеттагы махсус программа белән исәпләтеп караган идем, бүген чыксам пенсиягә, мин 9 мең сумга якын аласы икәнмен. Ярый әле Путин кайгырта, пенсиягә чыгармый. Алайса, нишләр идем ул 9 мең белән?!

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии