Финалмы, әллә дәвамы бармы?

Финалмы, әллә дәвамы бармы?

«Тырыша торгач», Татарстан җирендә дә икенче торгызыла бугай. 19нчы июль вакыйгалары башка кабатланмас дип юрап, шуңа ышанасы килгән иде. Барып чыкмады. Хәер, шәхсән, мин үзем тыныч кала алмадым. Күңелем нидер сизә, нидер булыр кебек иде. Һәм рас булып чыкты.

юрап китерер, дигән әйтемне истә тотып, Татарстан Диния нәзарәте белән бәйле вәзгыятьнең канлы дәвамы булу ихтималын, эчемнән шөбһәләнеп көтсәм дә, кычкырып әйтергә базмадым. Әмма курыкканым юш килде: Яшел Үзән районында Казан–Яшел Үзән трассасыннан ерак түгел, Казандагы җинаятьләрдән соң 1 ай дигәндә, 19ыннан 20нче августка каршы төндә шартлатылган машина табылды. Русия Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, фаҗига урынында 3 кеше җасәде калдыклары (алар 50шәр метр читкә сибелгән), автомат, дини әдәбият табыла. Хокук саклаучылар фаразынча, һәлак булучылар теракт әзерләгән. Һәм бомба ясаганда шартлаган булырга тиешләр. Хәзерге вакытта терактка әзерләнү матдәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Һәлак булучыларның шәхесе ачыклана…

Мәгълүмат чаралары аша менә шундый саран гына рәсми хәбәр таратылды. Хәер, шартлатылган машина янында кемнәрнең җасәде табылуы турында полиция үзе дә белә алмый әле. Аларны ДНК экспертизасы аша гына ачыклап була ди, фаҗига урынын һәм теткәләнгән мәетләрне күргәннәр.

Бүгенге көндә 19нчы июль вакыйгалары белән бәйле гаепләнүче 3 кеше рәсми эзләнүдә. Альберт Исмәгыйлов, Роберт Вәлеев һәм Рәис Мингалеевның фотолары кеше күп йөри торган урыннарга ябыштырылган. Эчке эшләр министрлыгында эзләнүчеләрнең күбрәк булу ихтималын да яшермиләр һәм җинаятьчеләрне тотуда ярдәм итүчеләргә 1 миллион сум акчалата бүләк тә вәгъдә итәләр. Болары эзләнә, ә менә теракттан соң ук шикләнелеп кулга алынучылар изоляторлардан иреккә чыгарылды.

Әлеге язма әзерләнгән вакытта тагын бер хәбәр килеп иреште: Казанның Идел буе районы Атар бистәсендәге бер шәхси йортта шартлаткыч корал табылган, дип хәбәр итә «Эфир» телеканалы. Күршеләре сүзенә караганда, йортка мөселман кануннары буенча яшәүчеләр 9 ел элек Самарадан күчеп килгән. Рәсми органнардан бу хәбәргә әлегә аңлатма юк.

***

Һәр вәхшилеккә бәя бер төрле генә булырга тиеш. ҖИНАЯТЬЧЕНЕҢ МИЛЛӘТЕ ДӘ, ДИНЕ ДӘ ЮК. Ул, бәхәссез, милләтнең яман улы, йә кызы, ә дин буенча, иблискә хезмәт итүче имансыз бер адәм актыгы. Ләкин, бүгенге җинаятьчеләрне мөселманнар дип тәкрарлап, ассызыклап күрсәтү миңа ошамый. Русиядә гаҗәп хәл: җинаятьне урыс фамилияле зат кылса, ул җинаятьче дип кенә атала, хәтта скинхед-фашист, йә сектант, яки фанат диндар булса да. Әгәр шундый ук яманлыкны Кавказ кешесе, йә булмаса, татар кылса, аның чыгышы гына күрсәтеп калынмый, мөселман булуы да кат-кат тәкрарлана. Юкса, тик торганда корал күтәргән, бер гаепсез кешеләрне рәнҗеткән адәмне берничек тә мөселман дип атарга мөмкин түгел. Башлары киткәннәр, психик тайпылышлылар һәр кавемдә бар.

Тагын бер нәрсә эчемне кимерә. Дәлилсез шикләнүләрнең гөнаһ икәнен белсәм дә, берни эшли алмыйм. Ышанмыйм мин, чөнки күп тапкыр алдадылар, алданган язмышлар белән бик күп очрашканым бар. Мин генә түгел, интернет форумнарга керсәң дә, рәсми мәгълүматлардан халык ачыктан-ачык көлә, минем кебек скептиклар бихисап. Минемчә, Яшел Үзән районында шартлаган мәрхүмнәрнең теге эзләнүдәге 3 кеше булып куюы бар. Ул чагында шикләрем тагын да артыр: «Нурлат сценарие», «Кавказдагы дары исе Татарстанда?» «Безнең гәҗит» (№47, 1 декабрь 2010 ел)кабатлана кебек. Хәтерләсәгез, 2010 елда вертолетлар, БТРлар, 500 кешелек махсус отряд белән 3 кеше штурмланды һәм шул вакытта каршылык күрсәткәне өчен үтерелде. Һәм мәрхүмнәр экстремистлар, радикал исламчылар дип аталды. Бүгенге техника заманында, газ-противогазлар белән эш иткән чакта, бу кешеләрнең шулай зур отряд белән штурмланып та исән калмавы шик уята. Мәетләр «дәшми», ни әйтсәң дә, ничек гаепләсәң дә, «ризалаша». Бу очракта да шулай килеп чыга бугай, дим. Чөнки, 19нчы июль вакыйгаларына да әле һаман соңгы нәтиҗә ясалганы юк. Ул мәчет тирәсендә йөргән, намаз укыган һәм шәригать кануннары буенча яшәгән мөселманнарны «кошмарить» итүгә генә кайтып калды бугай. Яшел Үзән районында һәлак булганнар, Казандагы терактларда шикләнелүчеләр булып чыкса, эшкә нокта куелачак. Җинаятьчеләр үз-үзләрен шартлаткан һәм шуның белән үз җәзаларын да алган… Вәлиулла Ягъкубны үтерүдә шикләнеп, башта күрсәтелгән фотороботлар да онытылды…

Инде булганы булган, башка афәтләр, хәсрәтләр килмәсен. Киләсе Рамазаннарыбызны иминлек, тынычлык, горурлык белән каршы алырга язсын. Юкса, бүген иң олуг бәйрәм көнебездә дә, бер-беребезне бәйрәм белән котлаганда иминлекләребезне дә белештек, аннан тынычланырга, иминлек урнаштырырга язсын иде инде, дип теләкләр теләдек. Ә теләкләр кирәк безгә. Ләкин теләкләр теләп, сүз сөйләп кенә түгел, гамәлләребез дә күркәм, ихлас булса иде. Менә ул чагында җиргә иминлек килер. Әмма әлегә, бу хакта хыялланырга, һәм Аллаһыбызга ялварырга гына кала. Бәндәләреңә, әй Аллаһым, тәкъвалык бир, күңелләрен иман нуры белән яктырт!!!

Тәкъвалык җитми шул. Шул җитмәгәнлектән ихлас мөселманнар зыян күрә. Авылларыбызда мәчетләр буш тора. Шәһәрләребездә дә мәчетләргә халкыбызның ничә проценты йөри икән, уразаларыбызны 100 кешенең ничәсе тотадыр… Бүген яулык япкан кызларны террорчыга тиңлибез, 5 вакыт намазын калдырмаучы тәкъва мөселманны ваһабчы-террорчы дибез. Хатын-кызларыбызның чишенүенә дә, кулларына аракы, тәмәке тотуына да, фахишәлеккә дә, ирләребезнең хатыннары сыртына атланып көн итүләренә дә, хатыны тапканны ашап ятучыларга да, «рюмочный»ларның чәчәк атуына да, исереклеккә, ятимлеккә дә аптырамыйбыз, ә менә дөрес яшәүче мөселманнарга гаҗәпләнәбез. Мин бозык икән, ул да шундый булырга тиеш, дигән принцип буенча яшибез. Һәм… шундый «гаделлек» өчен репрессияләр сорыйбыз, оештырабыз… Хәтта Мәскәүгә ялынабыз: «Килеп тәртип урнаштырыгыз, пожалуйста, шәригать кануннарын тормыш өлгесе итеп алган кешеләрнең арт сабагын укытыгыз…»

Мине бу вәзгыять бик нык куркыта. 37нче еллар, Сталин концлагерьлары бүген мөмкин түгел, ул безнең кара тап булып үткән тарихыбызда калды, дип йөри идем. Юк икән, НКВД системасын торгызу берни тормый. Аның турында хыялланучылар җитәрлек, баксаң… Ни өчен эзәрлекләнүеңне, ни өчен төрмәләргә утыртылуыңны аңлатып та тормыйча, сине бүген алып китәргә мөмкиннәр. Соңгы хәлләр – шуңа дәлил.

Узган гаетебез белән котлап, һәркайсыбызга аек акыл, иминлек, ихласлык теләп Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

P.S. Газетабыз нәшриятка китәр алдыннан яңа хәбәр мәгълүм булды: Яшел Үзән районында шартлаучыларның якынча кемнәр булуы ачыкланган. Алар – дүртәү: икесенең моңарчы хөкем ителгәне һәм барысының да радикаль Ислам тарафдарлары булулары хәбәр ителә. Ләкин исемнәре әйтелми, моңа кадәр эзләүдә булганнар түгел диелә. Әмма бу яңа эзәрлекләүләргә сәбәп булырга тора. Инде беренче кулга алынучылар бар. Мәсәлән, Сергей Ашимовның хатыны өйләрендә тентү үткәрелүе һәм ирен кулга алулары турында хәбәр итте. Финалмы, әллә дәвамы бармы? , 4.6 out of 5 based on 8 ratings

Комментарии