Русиялеләр аяк астында бәла күп

Русиялеләр аяк астында бәла күп

Дүшәмбе көнне никтер күңелем тыныч булмады, күземә йокы да кермәде. Аунап ята торгач, аптыраганнан иртәнге 4тә эшкә киттем. Иртәнге 9ларда авылдан шалтыраттылар, авылдан давыл, көчле яңгыр узды, синең бакча артында корт ояларың аунап ята, кортлары бар микән? Күршеләргә шалтыратам, телефоннар начар эшли. Көчкә элемтәгә керә алдым. Алар исә өермә китергән зыянны барлап йөри. Алмагачларын сындырган, сарай түбәсенә зыян килгән, ут беткән, телефоннар начар тота. Һәм чираттан минем хуҗалыкка да күз салып йөрешләре. Бәхеткә бер генә умарта түнгән. Кортлары исән. Торгызып куйдылар. Узгынчы, һәм онытыла торган күңелсезлекләр булсын.

Үзем Казанда, минем күз алдында Казан да акты. Редакциябез урнашкан Совет районында күк белән җир су белән тоташты дип торам. Боз да төшкәләп алды.

Көннәр бик кыздыра, Аллаһы Тәгалә бәла казалардан сакласын инде. Юкса, мондый кызулыкта килеп чыккан болытлар әллә нинди гарасатлар тудырырга сәләтле. Яңгырлар юк, дип бер зарлансак, аның әнә шулай минем авылыма ишелеп төшкән кебек куркыныч та булуы бар.

БӘЛА ЕРАК ЙӨРМИ

Хәтеремдә, студент елларымда чакта килеп чыккан давыллы яңгыр астында калып, җил минем үземне очырта язды, абзар түбәләрен алып ташлады. Печәнлектәге печәнне кире чыгарып, абзар түбәсен кире ябып азапландым. Ул елда өермә юлында очраган бар агачларны сындырып, теткәләп ташлады. Әмма анда су артык зыян салмаган иде. Минем туган авылымны 1975нче елда (шулай булса кирәк) ярты сәгать яуган җәйге яңгырдан су басты, риваятьләр буенча 1800нче елларда да аккан ул. Быелгы өермә андый булмады, әмма Алла саклый күрсен бәлаләрдән.

Табигать бәлаләре өчен кешелек ерактан гына сәбәпче (экологияне бозуыбыз, табигатьне вәхшиләрчә пычратуыбыз, аямавыбызга ишарәлим). Нигездә ул казалар алдында без көчсез һәм аны булдырмый кала алмыйбыз. Ә менә кеше факторы белән бәйле зур казалар ешайды тормышыбызда. Ниндидер эреле-ваклы фаҗига турында хәбәр ишетелмәгән берәр көн бар микән бүген? Хәер фаҗиганең эресе-вагы юктыр. Аның һәркайсы кайгы. Менә чираттагысы – Карелиядә 18нче июньдә килеп чыкканында Сям күлендә 14 бала батып үлде. 12–13 яшьлек 11 малай һәм 3 кыз.

БӘЛАНЕ ЯЗМЫШКА ГЫНА СЫЛТАП БУЛМЫЙ

Сям күлендә ял итүче 47 мәктәп баласыннан һәм 4 инструктордан торган төркем, синоптикларның һава торышы бозылу ихтималы турындагы хәбәренә игътибар итми, көймәләрдә походка чыга. Көчле шторм вакытында көймәләр әйләнә. 2шәр метрлы дулкын арасында балалар 14 градуслы салкын суда, кайсы өшеп, кайсы кыяга бәрелеп һәлак була. 12 яшьлек бер кыз бала ярга йөзеп чыгып, якындагы авылга барып ярдәм сорый ала. Бары шуннан соң гына коткару эшләре башлана. Әлеге лагерьда Мәскәү балалары ял иткән. Хәбәрләргә караганда, балалар инструкторларыннан походны кичектереп торуны сораган. Әмма тегеләре тыңламаган. Кисәтүләргә карамастан, сәфәргә чыккан.

20нче июньдә Карелиядә һәм Мәскәүдә матәм көне үтте.

Карелия губернаторы матбугат сәркатибе лагерьда оештырылган бу походны, ваемсыз башбаштаклык, дип атады. Республикада шторм кисәтүе булган, көчле җил искән. Шундый чакта суга керүне берничек тә аклап булмый.

Әлеге лагерьның репутациясе моңарчы да бик шәптән булмаган. Бүгенге көндә элекке директор урынбасары төрмәдә утыра. Күмәкләшеп эчү бәйрәменнән соң ул каравылчыны үтергәнче кыйнап, 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Җирле матбугатта да лагерьның яман аты турында шактый мәкаләләр дөнья күргән. Узган ел ата-аналар яшәү шартларына, ә балалар начар мөгаләмәгә зарланган.

АРЗАНЛЫ, ГАДӘТТӘ, КУРКЫНЫЧ БУЛА

«Парк отель «Сямкүле» ширкәте 2007нче елда оешкан. Узган ел 30 миллион сумлык хезмәт күрсәтеп, 9 миллион сумнан артык чиста керем алган. Анда 12–17 яшьлек үсмерләр ял иткән. Мәскәүлеләр сатып алган җәйге путевкаларның бәясе 38 мең сум тирәсе, көзгеләре – 12,6 мең, кышкылары 25,2 мең сум булган. Мәскәү социаль яклау органнары путевкаларны биредә 12–15 яшьлек ятимнәр һәм авыр хәлдәге гаиләләр балалары өчен сатып алган.

Мин никтер мәгълүмат чараларында таралган мәгълүматларның монысына игътибар иттем: ятимнәр һәм авыр хәлле гаилә балалары ял иткән. Лагерьның абруе зур булмаган. Әлбәттә мондый балаларга мондый лагерь да ярый булып чыга. Өстәвенә дәүләт тә түлисе булгач… Әнә шул «әйдә ярый», арзанлы булсын (бу путевкаларның бәясе Мәскәү хаклары белән чагыштырганда кыйммәт түгел) дия торгач – картлар йортларында сырхау өлкәннәр янып үлә, ямаулы тишек көймәләрдә арзанлы путевкаларга кызыгып, сәфәр чыккан туристлар батып үлә… Фаҗига, әйтерсең, менә шул арзанлы, булыр-булмас урыннарда сагалап тора. Без көндәлек мәшәкатьләребезгә чумып үз эшләребез белән чапканда, әлеге кайгылы хәбәрләрне ишетәбез дә, Алла сакласын, дип уфтанып, алга чабуыбызны дәвам итәбез. Ә аннан эштән бушап, ял итәргә мөмкинлек тапсак, арзанлы урын эзлибез. Килешүләрне өйрәнеп, артыгын төпченеп тә тормыйбыз: иминлекне Аллага тапшырабыз да, утырабыз да китәбез. «Болгария» көймәсендә һәлак булган туристлар да нәкъ менә шулай итеп юлга чыккан иде.

ГАЕПЛЕЛӘР БАРМЫ?

Һәлакәтләр исемлеген карыйсың да, хәзерге заман фән-техника казанышлары чорында ник соң бу болай?! Ник бу бездә генә соң, дип куясың. Чөнки соңыннан һәлакәткә кагылышы булган тармак дәррәү тикшерелергә тотына. Ә фаҗигагә китергән сәбәпләр арасында кемнеңдер ваемсызлыгы, саксызлыгы, хатасы һәм техниканың иске, тузган булуы турында мәгълүмат теркәлә. Бу белешмә бер фаҗигадән икенчесенә шулай күчереп язылган кебек.

Бу фаҗиганең дә гаеплеләре чираттагы тапкыр ачыкланыр. Җәмәгатьчелек ниһаять тынычланыр. Ә фаҗига яңа корбаннарын, яңа гаеплеләрне көтеп торыр. Миңа Русиядә бу калыпка салынган, үзгәртеп булмас кебек тоела.

Моннан берничә ел элек туган авылымда 21 яшьлек сөлектәй егет, язгы кыр эшләре вакытында, төзек булмаган тракторы астында калып, тапалып һәлак булган иде. Шул вакытта инженер вазифасын башкарган егетне хәйран матавыклаганнар. Янәсе, ник төзек булмаган тракторны эшкә чыгарган. Инженер кем ул, өстәге түрәсе әйткәч, кая барсын?! Язгы чәчүне үткәрәсе, ә эшләргә техникасы кирәк. Ватык булса ни… Директор эш таләп итә. Ул синең ватык дигәнеңне аңламый. Бәла гел булып тормый ич.

Әнә, чын капитаннарча, көймәсе белән бергә батып үлгән «Болгария» капитанын жәллим. Тишек көймәдә йөзәргә ризалашмаса, башканы тапкан булырлар иде. «Ризалашмасаң, дөреслекне эзләсәң, кит юлдан, икенчеләр табылыр…» Безнең илебездә гасырлар дәвамында тирән тамыр җәйгән, тормыш итү рәвешенә әверелгән әнә шушы канун бернинди документлар белән беркетелмәгән үзе. Ул хокукый һәм башка рәсми кануннарга каршы килә, ә менә яшәвен дәвам итә. Балаларның үлеменә китергән ялны оештыручы инструкторлар, лагерь хуҗалары, «Болгария» көймәсе ияләре кебекләр, шул рәвешле башкаларны да бәла кырыена китереп бастыручылар биниһая күптер бүген Русия илендә. Бар да акча эшли. Аның ничек, нинди юл белән табылуы мөһим түгел. Шуңа күрә барыбызны да, бәла-казалардан Алла сакласын, дип теләргә генә кала.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Русиялеләр аяк астында бәла күп, 3.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии